План-конспект урока

8 нче сыйныф рус төркемендә татар теленнән сингапур методикасы кулланып эшләнгән «Исем, фигыль, сыйфат сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау» темасы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе.Дәрелек авторлары Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева.Максат: 1.Сүз төркемнәрен кабатлау һәм ныгыту.                2. Логик  фикерләү,  уйлау  сәләтен,  уку  активлыгын,                мөстәкыйльлеген,  диалогик  сөйләмне  үстерү;  күнегүләр ярдәмендә белемнәрне  камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.                 3. Табигатькә , тирә-якка карата сакчыл караш тәрбияләү.   Җиһазлау: мультимедиа, карточкалар, Дәрес тибы: Кабатлау-йомгаклау дәресе.
Раздел Украинский язык
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Исем, фигыль, сыйфат сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1.Сүз төркемнәрен кабатлау һәм ныгыту.

2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик сөйләмне үстерү; күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.

3. Табигатькә , тирә-якка карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, карточкалар,

Дәрес тибы: Кабатлау-йомгаклау дәресе.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

1)Дежур укучы белән әңгәмә.

2) Әңгәмәне укучылар белән дәвам итү.

- Хәзер елның кайсы вакыты?

-Язның нинди билгеләрен беләсез?

- Нинди кошлар кайттылар инде?

-Тиздән нинди кошлар кайтырлар?

- Сез аларны каршы алырга ничек әзерләнәсез?

3). Дәреснең максаты белән таныштыру. Бүгенге дәрестә без сезнең белән сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфатны кабатлап китәрбез, шулай ук табигать, аны саклау турында да сөйләшербез.

2. Актуальләштерү.

Укучылар, сез өйдә сүз төркемнәрен кабатлап килергә тиеш идегез. Хәзер сезнең белән куиз-куиз-трейд структурасы ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрен тикшерерсез. (Укучыларга карточкалар таратыла.) Торабыз, урындыкларны этәбез, кулыгызны күтәреп үзегезгә пар эзлисез, соравыгызны бирәсез, әгәр иптәшегез җавап бирә алмаса аңа булышасыз, карточкаларны алмашасыз. Иптәшегезне мактарга онытмагыз. Шулай өч тапкыр эшләргә тиеш буласыз.

-Вакыт бетте, утырыгыз. Димәк, исем дип нәрсәгә әйтәбез?

Фигыль? Сыйфат? Мультимедиа аша кабатлыйбыз.

3. Текст өстендә эш.

1) Мультимедиа аша текст күрсәтелә. "Табигатьне саклау"

Кеше тормышы табигать белән бәйләнгән. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә, тормышыбызны бизи.

Хәзерге вакытта табигатьне саклау проблемасы аеруча мөһим, чөнки үсемлекләр, хайваннар, җирдәге байлыклар кими. Ә киләчәк еллар өчен без хәзер кайгыртырга тиеш, чөнки бу җирдә без яшибез, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз яшәячәкләр. Шуңа күрә һәр кеше табигатьне сакларга тиеш. Аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш.

Табигатьне саклау- һәр кешенең изге бурычы.

2) Текстны укып чыгабыз.

3) Текстның эчтәлеген аңлагансыздыр, дип уйлыйм. Текстны аңлавыгызны Релли-робин структурасы ярдәмендә тикшерик. Мин сезгә җөмләләр әйтәм, ә сез җөмләнең тәрҗемәсен тексттан табып биткә-бит партнерларыгыз белән фикер алышырга тиеш буласыз.

- Природа украшает нашу жизнь.

-Каждый человек должен беречь природу.

-На этой земле мы живем.

-В настоящее время особенно важно проблема природы .

4. Ял итү. Фолоу за лидер структурасы .

5. Текст өстендә эшне дәвам итү.

Текстта калын хәреф белән бирелгән сүзләрне табыйк әле. Финк-райт-раунд робин (подумай-запиши-обдумай в команде) структурасы буенча эшләрбез. № 1 өстәлгә табигатьне, №2 өстәлгә яшәячәкләр , №3 өстәленә изге сүзләре. Һәрберегез бирелгән сүзләргә характеристика бирә, уйлаганыгызны язып куясыз, чират буенча җавапларыгызны тикшерәсез.Һәр өстәлдән берәр кеше җавап бирә.

6. Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү.

Дәрестәге белемнәребезне тәртипкә салу өчен без Фрейер моделе структурасын кулланырбыз. (Укучыларга А4 битләре таратыла.) 1нче № укучылар битләрне урталай, тагын урталай бөклиләр, аннары ачасыз, уртага түгәрәк сызабыз, һәм сызыклар буенча дүрткә бүләбез. 1-билгеләмәсе, 2-характеристика, 3-мисаллар, 4-капма-каршы мисаллар язабыз. 1№ өстәлгә-исем, 2№ өстәлгә- фигыль, 3№ өстәлгә- сыйфат. Эшләрне бетергәч 2№ укучылар җавап бирәләр.

7. Йомгаклау өлеше.

Исем, фигыль, сыйфат сүз төркемнәрен кабатладык. Хәзер сез дәрестән чыгу билетлары эшләргә тиеш буласыз. Укучылар, без бүген табигатьне саклау турында текст укыдык. Без табигатьне саклауга ничек өлеш кертә алабыз? Хәзер сез кызыл һәм яшел яфракларга табигатькә карата яхшы һәм начар эшләрне язып агачларга беркетергә тиеш.

8. Билгеләр кую.

9. Өй эше.

134 нче бит, 7 нче күнегү.



© 2010-2022