Математик кичә эшкәртмәсе “Математик көч сынашу”

“Математик көч сынашу”.              Кичәне үткәрүнең максаты: Укучыларның математика дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү, күренекле математиклар тормышыннан, математика фәне тарихыннан яңа мәгълүматлар бирү, математика фәне белән кызыксындыру, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларның дәрестән тыш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү. 1.       Оештыру моменты. 1)      Кичәне үткәрүнең максаты һәм программасы белән таныштыру. 2)      Командалар белән танышу. ( Өй эшенә һәр класска ү...
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Биектау районы

Суыксу урта мәктәбе













Математик кичә эшкәртмәсе

"Математик көч сынашу"









Төзеде: Гарипов Рафаэль Насих улы

I квалификацион категорияле

математика укытучысы

















2015

"Математик көч сынашу".

Кичәне үткәрүнең максаты:

Укучыларның математика дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү, күренекле математиклар тормышыннан, математика фәне тарихыннан яңа мәгълүматлар бирү, математика фәне белән кызыксындыру, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларның дәрестән тыш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү.

  1. Оештыру моменты.

  1. Кичәне үткәрүнең максаты һәм программасы белән таныштыру.

  2. Командалар белән танышу.

( Өй эшенә һәр класска үз командасына исем уйларга һәм бу исемне озынайтырга кушыла.)

Жюри белән таныштыру.



  1. "Математик көч сынашу" уен - ярышы.

  1. Разминка.

Һәр команда ун сорауга җавап бирә.Җавапларны тиз, кыска һәм аңлаешлы итеп әйтү таләп ителә.

6 нчы класска сораулар:

  1. Иң кечкенә гади санны әйтегез.

  2. Санаучысы ваклаучысыннан зуррак булган вакланма ничек атала?

  3. 2 дән зуррак, 3 тән кечерәк сан килеп чыксын өчен 2 һәм 3 арасына нәрсә куярга кирәк?

  4. Ягы 100 м га тигез квадратның мәйданы нәрсәгә тигез?

  5. Үтелгән юлны табу кагыйдәсен әйтегез.

  6. Сәгать уклары кайчан җәелгән почмак төзи?

  7. Уртак бүлүчеләре 1 гә тигез булган саннар ничек атала?

  8. Шырпы кабы, кирпеч, аяк киеме тартмасы һ.б.ш. формадагы фигураның геометрик исемен әйтегез.

  9. Бөтен өлеше вакланмалы өлештән "," белән аерылган вакланмалар ничек атала?

  10. Квадратның ягы а га тигез булса, аның мәйданын исәпләү формуласын әйтегез.

7 нче класска сораулар:

  1. Ике чагыштырманың тигезлеге нәрсә дип атала?

  2. 1 гектарда ничә Математик кичә эшкәртмәсе “Математик көч сынашу”?

  3. Бер нокта аша ничә туры үткәреп була?

  4. Турының ике нокта белән чикләнгән өлеше нәрсә дип атала?

  5. Ике санның суммасы кайчан 0 гә тигез була?

  6. Почмакларны үлчәү приборы.

  7. Иң зур өчурынлы санны әйтегез.

  8. Чиктәш почмакларның суммасы ничә градуска тигез?

  9. 1 литрда ничә Математик кичә эшкәртмәсе “Математик көч сынашу”

  10. Параллелепипедның күләмен исәпләү кагыйдәсен әйтегез.

Ял вакыты. 4 нче класс укучысы Шәйхелмәрдәнова Гүзәл башкаруында җыр "Дважды два четыре..."

  1. Капитаннар ярышы "Кем беренче ?".

Магнитлы тактага 3 таблица эленә. Бу таблицаларда 1 дән 25 кә кадәрле саннарның урыннары бутап язылган. Капитаннар саннарны табалар, күрсәтеп укыйлар. ( Һәр капитанга башка класстан күзәтүче билгеләнә 6 нчы класска 7 нче класс, 7 нче класска 6 нче класс.)

  1. "Мәсьәләләр чишү ярышы".

Командаларга мәсьәләләр бирелә. Укучылар бер - берсе белән киңәшләшеп, мәсьәләләрнең җавапларын кәгазьгә язалар.

Мәсьәләләр:

1. Кирпечнең массасы 2 кг һәм тагын ярты кирпеч массасына тигез. Кирпеч ничә кг?

(4 кг.)

2. Бер шырпының озынлыгы 4 см 5 мм. 15 шырпыдан метр төзергә. (М Е Т р)

3. 7 дус фотолар алмаша. Ничә фотография таратылган? (42 фото.)

4. Көнчыгыштан көнбатышка 50 км/сәг тизлек белән электр поезды бара. Шул ук юнәлештә 8 км/сәг тизлек белән җил исә. Поездның төтене кайсы якка авышыр? (Электропоездның төтене булмый.)

5. 9 акчаның берсе ялган һәм ул чын акчаларга караганда җиңелрәк. Тәлинкәле үлчәү ярдәмендә ике тапкыр гына үлчәп, бу ялган акчаны ничек табарга? (Акчаларны өчешәрләп 3 өемгә бүләргә кирәк. Теләсә кайсы ике өемне үлчәү тәлинкәләренә куеп карарга. Өемдә ялган акча булса, ул тәлинкә өстәрәк калачак. Тәлинкәләр тигез торса, ялган акча өченче өемдә булачак. Ялган акча булган өемдәге акчаларның икесен тәлинкәләргә куеп чагыштырабыз. Тәлинкәләр тигез торса, өченче акча ялган булачак, ә тәлинкәләр тигез тормаса өстәрәк калган тәлинкәдәге акча ялган була.)

Командалар мәсьәләләр чишкәндә тамашачыларга сораулар бирелә. Җавапны белгән укучы кул күтәреп үз фикерен әйтә. (Сораулар проектор аша экранда күрсәтелә). Слайд 3,4 һәм 5.

  1. Иң озын тәүлекләр кайда? (Тәүлекләр һәркайда да бертөрле - 24 сәгатькә тигез.)

  2. Таудан төшкәндә автомобильнең кайсы тәгәрмәче әйләнми? (Запас тәгәрмәче әйләнми)

  3. Өч электр лампочкасы яна иде. Икесен сүндерделәр. Ничә лампочка калды? (3 лампочка калды)

  4. Сәгать 13 тапкыр суга. Нинди вакытны күрсәтә? (Сәгатьне ремонтка алып барырга кирәк.)

  5. Бер елда ничә ай 30 көннән тора? (Бер елда 4 ай 30 көннән тора)

  6. Борынгы масса үлчәү һәм акча берәмлеге. (Талант.)

  7. Борынгы Пифагор мәктәбендә белем бирү дүрт бүлектән торган. Алар нинди бүлекләр? (Арифметика, геометрия, астрономия, музыка.)

  8. Борынгы телдә "мантейн" сүзе бүгенге көндә ничек әйтелә? Нинди мәгънәне белдерә? (мантейн - Математика- "укырга һәм белем тупларга" (Учиться и приобретать знания.))

  9. "Саннар дөнья белән идарә итә" дип кем әйткән? (Пифагор сүзләре "Числа правят миром")

Командалар җавапларын жюрига тапшыралар. Мәсьәләләр экранда күрсәтелә, җаваплары әйтелә. Слайд 6.

Ял вакыты. Укытучы: "Авыр, эшлекле дәрестән соң тәнәфескә чыгып, ял итәргә кирәк. Ә без ял итәргә күңелле дәрескә керәбез". (Звонок тавышы) .

6 нчы класс укучылары әзерләгән сәхнәләштерелгән күренеш.

  • Рузил! 8 не икегә бүлгәч ничә була әле?

  • 8 не икегә бүлгәч, 3 була.

  • Ничек алай? Дөрес түгел.

  • Менә бит! (8 санын буйга кисеп күрсәтә.)

  • Рафаэль! Синдә нинди җавап?

  • 8 не икегә бүлгәч, 0 була. (8 санын аркылыга кисеп күрсәтә.)

Бер укучы кул күтәрә.

  • Минем сезгә бер соравым бар. Мөмкинме?

  • Әйтеп кара әле, Айнур.

  • Айда бөтен әйбер дә җиңел диләр, дөресме шул?

  • Дөрес, Айнур. Чөнки Айда тартылу көче азрак.

  • Их, анда димәк математика да җиңел инде.

  • Укучылар! Сез бер капчык акча һәм шулкадәр үк акыл таптыгыз ди. Кайсын алыр идегез?

  • Акчалысын әлбәттә.

  • Мин дә акчалысын алам.

  • Берәү генә ди бит. Мин алдым бит инде, сиңа калмады.

  • Ә мин акыл тулы капчыкны алыр идем.

  • Һәркем үзенә җитмәгән әйберне эләктерергә тырыша инде.

  • Юк, мин аны сезгә өләшергә дип алам.



  1. Аукцион.

Укытучы: "Сорауга җавапны команда членнары бергәләшеп уйлыйсыз, кул күтәреп җавап бирәсез. Дөрес яки дөрес җавапка иң якын килүче команда үз «товарын» ала".

  1. (Карандаш күрсәтелә) Бу карандашның озынлыгы ничә сантиметр?

  2. (1 плитка шоколад күрсәтелә) Бу шоколадның массасы ничә грамм?

  3. (Дәфтәр күрсәтелә) Бу дәфтәрнең өслек мәйданы ничә квадрат сантиметр?

  4. (Савыт белән конфет күрсәтелә) Бу савытта ничә конфет бар?

  5. (Апельсин күрсәтелә) Бу апельсинның диаметры ничә сантиметр?



  1. "Музыкаль сәлам" .

Укытучы: "Ә хәзер сезне сәламләп ___ нче класс укучысы _____________________ җыр башкара. Командаларга сорау: җыр сүзләрендә нинди математик терминнар очрады? Терминнарны язып барасыз һәм җюрига тапшырасыз."



  1. Анаграммалар.

Анаграммалар экранда күрсәтелә. Беренче булып кул күтәргән укучы җавапны әйтә. Слайд 7 - 12.



  1. Йомгаклау.

Жюри нәтиҗәләрне әйтә. Иң күп очко җыйган команда җиңүче була.



© 2010-2022