Сценарий внеклассного мероприятия по математике «Тамчы-шоу»

Проведение предметных недель стало традицией во многих школах. Неделя математики в нашей школе проходит в начале февраля. В подготовке участвуют и учителя математики , и ученики. На этой неделе старшеклассники выпускают стенгазеты , выступают с лекциями перед младшими классами, помогают проводить внеклассное мероприятие. В течении недели проводятся математические конкурсы , викторины, КВН . Все это благотворно сказывается на развитии кругозора учащихся, их заинтересованности математикой.   Предл...
Раздел Математика
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сценарий внеклассного мероприятия по математике для учащихся 5-8 классов - интеллектуальная игра «Тамчы-шоу».

Составитель-учитель математики МБОУ «Нижнетабынская СОШ» Амирова Лейсан Анваровна.



"Тамчы - шоу"-интеллектуаль уен

" Батыр берне- белемле меңне егар!"

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар,уенда катнашучылар!

Барыгызга да уңышлар, яхшы кәеф теләп уеныбызны башлап җибәрәбез.

Алып баручы: Бүген була "Тамчы - шоу"

Бик күңелле бу уен.

Укучылар ярыша

Үзара көч сынаша,

Менә булыр тамаша.

Алып баручы: Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,

Һәр укучы үзенең белемен

Акылын һәм тапкырлыгын,

Игътибарын, зирәклеген

Эшкә җигәргә тырышсын.

1нче а.б. Бәйге булгач, бәйге инде. Уенчыларыбызны бәяләү өчен безгә жюри сайларга кирәк. Түбәндәге укытучыларыбызны жюрига тәкъдим итәбез-Хафизова Гөлфирә Вагыйзовна, Хазиева Резеда Максутовна, Минһаҗетдинова Фәйсә Фәүзәтовна. Рәхим итегез!

1нче а.б. Хәзер үзләре белән таныштыру өчен сүзне командаларга бирәбез.

I турны башлыйбыз. Разминка.

Һәр командага утыз сорау, һәр дөрес җавап өчен 1 балл бирелә.

Беренче команда өчен сораулар:

Кушу нәтиҗәсе ничек атала? (Сумма)

Бер сәгатьтә ничә минут ? (60)

Почмак үлчәүприборы ничек атала? (Транспортир)

Иң кечкенә өчурынлы сан? (100)

-6 санының модуле ? (6)

Чиктәш почмаклар суммасы ничә градус? (180)

Тискәре саннарны уңайларыннан аеручы сан (0)

72:8. (9)

Санның йөздән бер өлеше (1%)

Җәйге каникулның өченче ае (Август)

Иң кечкенә җөп натураль сан (2)

Ике ягы тигез өчпочмак (тигезьянлы)

Күппочмакның яклары суммасы? (Периметр)

Турының ике нокта белән чикләнгән өлеше? (кисемтә)

Алу нәтиҗәсе. (Аерма)

5 санына капма-каршы сан. (-5)

Һәр ягы тигез булган турыпочмак (Квадрат)

1 метрның йөздән бер өлеше. (1см)

Кисемтәләрне үлчәү өчен инструмент? (Линейка)

Тапкырлау нәтиҗәсе ничек атала? (Тапкырчыгыш)

Бер минутта ничә секунд? (60)

Иң зур өчурынлы сан? (999)

Санаучысы ваклаучыдан зуррак вакланма ничек атала? (Аралаш)

Җәелгән почмак ничә градус? (180)

-1 дән зуррак, ә 1 дән кечерәк бөтен сан? (0)

60:5. (12) .

"Математика-5" китабы авторы - (Виленкин)

Ничә цифр беләсез? (10)

Уку елының соңгы ае (Май)

Иң зур икеурынлы сан (99)

Икенче командага сораулар:

Квадратның ничә ягы бар? (4 )

Почмак үлчәү берәмлеге (Градус)

Үзара туры почмак ясап кисешүче турылар? (Перпендикуляр)

Тигезянлы өчпочмакта тигез яклар ничек атала? (Ян ягы)

Бер ноктадан чыгучы ике нур белән ясалган фигура?(Почмак)

Игрекның дусты (Икс)

Бүлү нәтиҗәсе ничек атала? (Өлеш)

Бер елда ничә ай? (12)

Иң зур берурынлы сан? (9)

Нинди санга бүләргә ярамый? (0)

42:6 (7)

Елның беренче ае? (Гыйнвар)

Мәктәптә иң югары билге (5)

Вертикаль почмаклар үзлеге (Тигез)

Иң зур бишурынлы сан(99999)

Бер тәүлектә ничә сәгать ?(24)

Әйләнә үткәрү өчен инструмент? (Циркуль)

Санаучысы ваклаучыдан кечерәк булган вакланма ничек атала? (Ялгыз)

Туры почмак ничә градус? (90 )

100:4. (25)

Бер атнаның җидедән бер өлеше? (Көн) .

Сан тулысынча бүленмәсә нәрсә кала? ( калдык)

Бер гасырда ничә ел? (100)

Иң кечкенә бөтен уңай сан (1)

Өч ягы да тигез өчпочмак (тигезьяклы яки төзек)

Почмак түбәсеннән чыгып почмакны ике тигез почмакка бүлүче нур ничек атала? (Биссектриса)

Сишәмбедән соң нинди көн була? (Чәршәмбе)

Кайсысы авыр- 1 кг мамыкмы , әллә 1 кг тимерме? (Тигез)

Кайсы очракта тапкырчыгыш нульгә тигез? (Тапкырлаучының берсе нульгә тигез булса)

90 градустан кечерәк почмак (Кысынкы)


II турны башлыйбыз. Математик ералаш.

1.Һәр команда карточка 1 не ала, шуны тутырып жюрига бирә. Квадратта буш шакмакларга 1, 2, 3, 4 саннарын горизонталь, вертикаль буенча һәр сан бер генә мәртәбә булырлык итеп урнаштырырга.

Алар эшләгән вакытта тамашачылар белән табышмаклар конкурсы үткәрәбез. "Табышмак-бил алышмак". Мин сезгә саннар кергән табышмаклар әйтәм.Кем җавабын тизрәк әйтә?

1)Унике аккош куыша,

Берсен-берсе уза алмый.(12 ай)

2)Икәүдер умырткасы,

Унаудыр кабыргасы,

Атлам-атлам арасы,

Атлап өскә барасы.(Баскыч)

3)Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

Шушы дуслар барысы да

Башкаралар бер үк эш,

Юк аларда энәләр,ләкин бизәк чигәләр.(Буяу карандашлары)

4)Ике тапкыр туа,

Бер тапкыр үлә.(Кош)

Карточка 1

Квадратта буш шакмакларга 1, 2, 3, 4 саннарын горизонталь, вертикаль буенча һәр сан бер генә мәртәбә булырлык итеп урнаштырырга.

Сценарий внеклассного мероприятия по математике «Тамчы-шоу»

2.Анаграмма чишәргә-хәрефләрнең урыннарын алыштырып математик териминнар төзергә (һәр командага 1 сүз)

а) РИПЕТРЕМ

б) ДРВАКАТ

Ә бу вакытта тамашачылар белән уен: « Математик терминнар аукционы" .

Кайсы тамашачы күбрәк математик терминнар әйтер?

III нче тур. «Игътибарлы бул» Бу турда укучыларга компьютерда рәсемнәр күрсәтелә. Шул рәсемнәрдән чыгып төрле сораулар бирелә.

1 нче командага сораулар:

Сценарий внеклассного мероприятия по математике «Тамчы-шоу»

1.Бу галимнәрнең кайсысы 24 яшендә университет профессоры була?

(Н.И.Лобачевский)

2. Бу галимнәрнең кайсысы иң яше? (Н.И.Лобачевский)

3.Аларның кайсысы : «Математика - царица наук, арифметика - царица математики» дигән сүзләрне әйткән? (К.Ф.Гаусс)

2 нче командага сораулар:

Сценарий внеклассного мероприятия по математике «Тамчы-шоу»

1.Бу галимнәрнең кайсысы яңа ачыштан соң "Эврика" дип кычкырган?

(Архимед)

2.Кайсы галим олимпия уеннарында катнашып , җиңү яулаган?

(Пифагор)

3.Бу галимнәрнең кайсысы үзенең туган шәһәре Сиракузаны саклаганда

катнаша һәм шул вакытта һәлак була? (Архимед)

IV тур . "Мәкальне дәвам ит"

Мин хәзер сезгә саннар кергән мәкальләрнең беренче өлешен әйтәм,ә сез, икенче өлешен әйтергә тиеш буласыз.Һәр командага бишәр мәкаль-һәр дөрес җавап өчен 1 балл бирелә.

1 нче командага мәкальләр:

-Җиде кат үлчә,(бер кат кис).

-Бәлачыгы бер таяк,(әләкчегә мең таяк).

-Белмәү бер гаеп,(белергә тырышмау ун гаеп.)

-Бер акыл-ярты акыл,

(2 акыл-тулы акыл).

-Йөз кат әйткәнче (бер кат эшләп күрсәт).

2 нче командага мәкальләр:

-Йөз ел яшә,(йөз ел өйрән).

-Беләге юан берне егар,(белеме булган меңне егар).

-Егет булса мут булсын,(ике күзе ут булсын!).

-Алтыда белгән ана телең,(алтмышта онытылмас)

-Берәү унга сөйләр,(унау-йөзгә).

V тур. Ә хәзер командалар "АРИФМЕТИКА" һәм "ТАБЫШМАК" сүзеннән сүзләр төзи, бу сүзләр-русча да була ала. Һәр хәреф сүздә ничә мәртәбә очрый, шуның хәтле кулланыла , мәсәлән- "а" хәрефен - бер сүздә 2 мәртәбә кулланырга ярый.Бер сүз өчен 1 балл куела.

Мөмкин булган вариантлар:

1)акр, ар, арка, арфа, икра, камера, кара, карат, карта, крем,катер, кит,марка,

мера, мерка, метка, метр, метрика, мир, миф, мрак, ракета, рама, река, ритм,

ритмика, риф, рифма, тара, тариф, тема, тик, тир, тиф, фара, фа, ферма,

фирма, фрак, фетр, Африка, Америка, акт ( татарча-кар,кат, фикер, так, кара, тире, кире, кер, ат,ак)

2) табыш, мак-русча, мата, каш, шат, таба, кат,кыш,каба, башмак, башак, бака, абак, каба, камыш, шым, шык, баш,тамак, мат,ката, табак, тыш, кам , таш, ат, аш, ак, ата, так.

Ә бу вакытта 9 нчы сыйныф укучылары концерт номеры тәкъдим итә.

VI тур. " Кара тартма" уены.

А.б. Бу тартма эченә нәрсә яшерелгән?

1 нче командага:

- Ул калын яки нечкә булырга мөмкин. (10 балл)

- Кайбер балалар аны еш кулларына алалар. Ә кайберләре тотып та карамыйлар.(8 балл)

- Ул кече яшьтәге балалар өчен, мәктәп балалары өчен, өлкәннәр өчен булырга мөмкин. (6 балл)

- Аның белмәгәне юк. (4 балл)

- Аның өе-китапханә (2балл) (Җавап-"ктиап")

2 нче командага:

-Ул зур яки кечкенә булырга мөмкин ( 10 балл)

-Кайбер балалар аны еш куллана, ә кайберләре -кулланмый ( 8 балл)

-Ул барлык яшьтәге укучылар өчен дә кирәк.( 6 балл)

-Аны кулланганда сызым дөресрәк чыга (4 балл)

-Ул геометрия дәресләрендә , сызым дәресләрендә бик кирәк (2 балл) (Җавап-"линейка")

VII тур. Финал. Капитаннар өчен "Әйе , юк" конкурсы.

Исеменнән күренгәнчә, бу конкурста һәр капитан сорауларга " әйе" яки "юк" дип җавап бирергә тиешләр. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл куела.

1нче команда өчен:

1)ике-икең 6 була (юк), 2) дүшәмбедән соң сишәмбе була(әйе), 3) геометрия

фәне үсемлекләр турында фән (юк), 4) 36 ның квадрат тамыры 12 була (юк),

5) почмакны линейка белән үлчибез (юк), 6) 15 саны -так сан (әйе) ,

7) яклары 3 см, 4 см, 5 см булган өчпочмак -турыпочмаклы була ( әйе),

8) Пифагор -рус галиме булган (юк), 9) нульгә бүләргә ярамый (әйе),

10) Сочи олимпиадасында Россия хоккей командасы капитаны П.Дацюк була( әйе).

2нче команда өчен:

1)4нең квадрат тамыры 2 була (әйе), 2) -7 нең модуле -7 була (юк),

3)уку елы 31 нче майда башлана (юк), 4) ике ягы тигез өчпочмак - тигезьянлы дип атала (әйе), 5) һәр ягы да 3 см булган квадрат мәйданы-12 квадрат сантиметр була (юк), 6) транспортир ярдәмендә почмак үлчиләр( әйе), 7) Н.И.Лобачевский-Казан университеты ректоры булган( әйе),

8) нульгә тапкырлагач җавапта 0 чыга (әйе), 9) быел Ралли Дакар яры-

шында 6 "КАМАЗ-Мастер" командасы катнашты (юк) , 10) геометрия дәресен 7-9 классларда гына укыйбыз (юк).

А.б. Шулай итеп, безнең бүгенге чарабыз ахырына якынлашты. Бүгенге кичәбездә без укучыларыбызның белемнәрен , фикерләүләрен тикшердек.

Математика фәнен юкка гына "Фәннәр патшабикәсе" димәгәннәр.Ул бөтен фәннәрне өйрәнгәндә дә кирәк. Бүгенге кичәбездән үзегезгә нәрсә дә булса алгансыздыр дип ышанып калабыз.

Ә хәзер нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез.

Кичәбез шуның белән тәмамланды, игътибарыгыз өчен рәхмәт.Катнашкан укучыларга аерым рәхмәт. Хушыгыз, сәламәт булыгыз!


© 2010-2022