- Преподавателю
- Математика
- Математика дәресләрендә Microsoft Excel программасын куллану
Математика дәресләрендә Microsoft Excel программасын куллану
Раздел | Математика |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Сабирзянова Л.Я. |
Дата | 29.12.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Microsoft Excel программасы белән танышу, тигезләмәләр чишкәндә куллану
Microsoft Excel программасы белән танышуны иң гади , кызыклы һәм кызыктыргыч биремнән башларга кирәк . Мисал өчен , тапкырлау таблицасын төзү. Балык укучылар да тапкырлау таблицасын яттан белә, шуңа күрә компьютерның дөреслеген тикшерү дә ансат. Тапкырлау таблицасы төзү өчен Microsoft Excel битен ачабыз.
А1 күзәнәгенә "Тапкырлау таблицасы" дип язып куябыз. А3 күзәнәгенә -1ле, А4- 2 ле санын язабыз да, бу ике санны аерып алып( выделить), уң якта астагы почмакта + тамгасы чыккач, 10 га кадәр тартып тәшерәбез. В2 күзәнәгенә 1, С2 күзәнәгенә 2 ле язгач та нәкъ шулай ук 10 га кадәр арттырабыз. (Саннарны тапкырлау өчен 10нан артык та алырга була). Хәзер формула төзеп карыйк. Формула һәрвакыт тигезлек билгесеннән башланганын искә төшерәбез һәм түбәндәге күзәнәкләргә формулалар урнаштырабыз:
В3- =В2 Enter
В4- =B3+B$2 Enter
В4 күзәнәген аерып алып (выделить), аска тартып төшерәбез, шулай итеп , 1 не тапкырлау баганасы әзер. Таблицаны тутыру өчен В3 - В12 күзәнәкләрен аерып алып, таблица ахырына кадәр тартып китерәбез- тапкырлау таблицасы әзер. Хәзер таблицаның исемен уртага куеп, бизисе генә кала.
Квадрат тигезләмәләр чишү
В4, В5, В6 күзәнәкләренә a, b, c коэффициентларын язабыз.
В8 күзәнәгенә дискриминант исәпләү өчен формула язабыз: =B5^2-4*B4*B6 (Рәсемдә В8 күзәнәге аерып алынган , формула юлында язылган формула ярдәмендә Д кыйммәте исәпләнгән)
Тамыры бармы дигән сорауга җавап язу өчен С7 күзәнәгенә формула язарга кирәк: =ЕСЛИ(B8>=0;"Тамыры бар";"тамыры юк") (= "вставка", функция, ЕСЛИ функциясен алгач, яңа тәрәзә ачыла, аны тутыру үрнәге:
Лог выражение- В8
Значение если истина - тамыры бар
Значение если ложь- тамыры юк
ОК
Тамырлар исәпләү өчен түбәндәге формулаларны язарга кирәк: =(-B5-КОРЕНЬ(B8))/(2*B4) һәм =(-B5+КОРЕНЬ(B8))/(2*B4)
Теләсә нинди квадрат тигезләмә чишү өчен В4, В5, В6 күзәнәкләрендәге коэффициентларны гына үзгәртергә кирәк
График ярдәмендә тигезләмә чишү
у=х4-4х3-10х2+37х-14 тигезләмәсен чишәбез [-4; 6] саннар аралыгында h=0,5 адымы белән х кыйммәтләрен тезеп төшәбез. Моның өчен А3 күзәнәгенә -4 санын , А4 күзәнәгенә -3,5 санын язып , шуларны аерып алырга(выделить) һәм уң якта астагы + тамгасыннан тартып төшерергә кирәк. В3 күзәнәгенә у кыйммәтен исәпләү өчен формула язабыз:
=A3^4-4*A3^3-10*A3^2+37*A3-14 Enter
Шул ук формуланы В4- В24 күзәнәкләре өчен кулланабыз (Моның өчен В3 күзәнәген аерып алып, В24 кә кадәр тартып төшерергә кирәк)
График төзү өчен барлык у кыйммәтләрен аерып алабыз (выделить), вставка-диаграмма- нестандартные- гладкие графики- далее
Яңа тәрәзә ачылгач, ряд бүлегендә Подписи оси Х күзәнәгенә курсорны куеп, А3- А23 күзәнәкләрен аерып алырга кирәк. Далее- далее- готово кнопкаларына басып график чыгарабыз.Графикның х лар күчәре белән кисешү нокталары - тигезләмәнең чишелеше булачак.
Хәзер бу кыйммәтләрне төгәл итеп исәпләп карыйк. Графиктан күренгәнчә, х1€ [-3,5;-3]
х= -3,5 булгандагы у кыйммәтен аерып алабыз : 55,5625- сервис- подбор параметра- "значение" юлын 0 санын "изменяя значение ячейки" юлына курсорны куеп А4 күзәнәгенә басабыз, ОК. Результат подбора параметра тәрәзәсе чыккач, ОК кнопкасына басмыйча гына таблицадагы А4 күзәнәгенә карасак, андагы кыйммәт -3,192582 санына үзгәргән- бу х1нең төгәл кыйммәте була . Графикны үзгәртмәс өчен, бу кыйммәтне язып алып, отмена кнопкасына басарга кирәк. Калган тамырлар да шул ук ысул белән табыла: х2= 0,438448, х3= 2,192577, х3= 4,561553