Конспект на тему «Сказка о Точке и ее друзьях»

"Описание материала: «Сказка о Точке и ее друзьях» родилась при совместной творческой работе учителя и учеников. При первоначальном изучении основных понятий планиметрии в 5классе учащиеся знакомились с основными геометрическими фигурами. Исследовали, анализировали, выявляли общие сходства и принципиальные отличия прямой, луча, отрезка. Учились ставить вопросы к изучаемому материалу и давать ответы на эти вопросы. В ходе изучения темы ученикам было предложе...
Раздел Математика
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Бөек татар шагыйре

Максат:

  1. Укучыларныӊ лексик - грамматик белемнәрен камилләштерү.

  2. Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү.

  3. Имтиханга әзерләү.

  4. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру.

  5. Укучыларныӊ иҗади активлыгын үстерү .

  6. Татар халкыныӊ күренекле шагыйрләренә хөрмәт тәрбияләү.

I. Оештыру өлеше

  1. Исәнләшү.

  2. Дежур белән әңгәмә.

II. Төп өлеше

  1. Үткән материалны кабатлау, сөйләмдә ныгыту. Мотивация тудыру..

Тиздән без татар теленнән дәүләт имтиханын бирәчәкбез. Аны яхшы бирер өчен безгә бу белемнәр кирәк булыр дип уйлыйм. Һәм балалар, гомумән, без татар телен ни өчен өйрәнәбез:

-Чөнки без Татарстанда яшибез.

- Татарстанда ике дәүләт теле бар.Татар һәм рус телләре.


  • 26-нчы апрель, сезнеӊчә, бу нинди көн?

  • 26-нчы апрель бу бәйрәм көне.

  • Нинди бәйрәм?

  • Шигырь бәйрәме.

  • Ә тагын, нинди көн?

  • Габдулла Тукайныӊ туган көне.

  • Габдулла Тукай кем ул?

  • Ул татар халкыныӊ бөек шагыйре.

  • Сез тагын нинди татар шагыйрьләрен беләсез?

  • Хәсән Туфан, Роберт Миӊнуллин, Фаиль Шафигуллин һ.б.

  • Ә рус әдәбиятыннан кемне беләсез?

  • А.С. Пушкин, М.Ю. Лермантов, Сергей Есенин, Елена Абрамова һ.б.

  • Габдулла Тукай нәрсәләр язган?

  • Габдулла Тукай шигырьләр, әкиятләр, поэмалар язган.

  • Сез кайсыларын әйтә аласыз?

  • "Шүрәле", "Су анасы", "Бала белән күбәләк", "Бишек җыры", "Пар ат" һ.б.

Ә хәзер сезгә бер табышмак тәкъдим итәм. Установка: җавабын табырга һәм авторын әтергә.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт? -

Я, әйтеп кара! (ЯЗ)

Бу табышмакны кем язган?

  • Минемчә, бу табышмакны Габдулла Тукай язган.

  • Ә синеӊчә, Анастасия, бу табышмакны кем язган?

  • Минемчә дә, бу табышмакны Габдулла Тукай язган.


  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

а) Теманы һәм максатны ачыклау. Өй эшен тикшерү

Бүген дәрестә без сезнеӊ белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйләшербез, аныӊ ижаты белән танышырбыз. Ѳй эше итеп балаларга иҗади эш бирелгән иде. Беренче - Кирилл белән Павел. Рәхим итегез егетләр. Алар сезгә слайдлар күрсәтәчәкләр һәм текст укыячаклар. Сез игътибар белән тыӊлагыз.

б) Аудирование.

Габдулла Тукай

Габдулла Тукай - татар халкының бөек шагыйре. Ул Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туган. Габдуллага 4 ай булганда, аның әтисе үлә. Әнисе күрше Сосна авылына кияүгә чыга. Озакламый әнисе дә үлә. Кечкенә Габдулланың ятимлек чоры башлана. Ул гаиләдән- гаиләгә күчеп йөри. Габдулланың балачагы Өчиледә, Казанда, аннан Кырлай авылында үтә. Тугыз яшендә бертуган апасы аны Уральск шәһәренә алып кайта. Алар Габдулланы укуга сәләтле, зирәк булуын күрәләр һәм мәдрәсәгә укырга бирәләр. Бер үк вакытта 3 еллык рус мәктәбендә укый. Мәдрәсәдә гарәп, фарсы, төрек телләрен үзләштерә. Мәктәптә рус телен өйрәнә, рус һәм Европа әдәбияты белән таныша.

Тукай шигырьләр яза башлый. Кулъязма журналда басылып чыга. Уралъск шәһәрендә Габдулла журналист һәм шагыйрь буларак таныла. Ул төрле әдәби ж урналларда эшли. Фельетоннар, публицистик мәкаләләр, шигырьләр яза.

1907 нче елда Тукай Казанга күчеп килә. Казан - культура, сәнгать, белем үзәге. Шагыйрь Казанда 5 елдан артык яши һәм иҗат итә. Бу чорда балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр яза. Балалар өчен "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык" әкиятләрен, "Бала белән күбәләк", "Туган тел", "Туган авыл" һәм башка күп әсәрләр яза. Аның әсәрләре туган якка һәм ана теленә мәхәббәт тәрбияли, хезмәтне һәм укуны яратырга, әдәпле булырга өйрәтә.

Кечкенәдән ятимлектә үскән, күп авырлыклар күргән шагыйрьнең сәламәтлеге бик начар була. Ул 1913 елның 15 апрелендә 27 яшендә үлә. Халык аның әсәрләрен яратып укый. Татарстанда Тукай исемен йөртүче урамнар бар, аңа багышлап музейлар, һәйкәлләр ачылган. Тукай турында поэмалар, романнар, симфонияләр язылган.

Сораулар:

  1. Габдулла Тукай кем ул?

  2. Ул кайда һәм кайчан туган?

  3. Уральскида ул нәрсәләр яза башлый?

  4. Кайчан Г.Тукай Казанга килә?

  5. Балалар өчен нинди әсәрләр яза?

  6. Г.Тукай кайчан үлә?

  7. Татарстанда Тукай исемен йөрткән нинди урыннар бар?

Никита Межеричер башкаруында җыр тыӊлап китегез.

Җыр «Туган тел»


И туган тел, и матур тел,

Әткәм - әнкәмнеӊ теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Иӊ элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе

Әбкәм хикәят сөйләгән

  • Бу җыр нәрсә турында?

  • Бу җыр тел турында.

  • Нинди тел турында?

  • Туган тел турында.

  • Дөрес, ә рус, инглиз, яки япон теле турындамы? Билгелеме?

  • Юк. Бу җыр туган тел турында.

Кем әзер? Регина Гурьянова шигырь укый.


Пар ат.

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын. Уй миӊа тик әллә ни җырлый, укый;

Нәрсәдәндер күз эленгән, һәм тамам баскан йокы.

Берзаман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;

Аһ, бу нинди аерылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем;

Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! Инде еракта калдыгыз;

Аһ! Таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;

Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин…

Бер тавыш килде колакка, яӊгырады берзаман:

«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».

Бу тавыш бик ачты күӊлем, шатлыгымнан җан яна;

«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларыӊ ку: на! на-на!»

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моӊлы азан;

И Казан! Дәртле Казан! Моӊлы Казан! Нурлы Казан!

Мондадыр безнеӊ бабайлар түрләре, почмаклары;

Мондадыр дәртле күӊелнеӊ хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;

Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…

  • Балалар, сезнеӊ фикерегезчә, бу шигырь нәрсә турында?

  • Ә русча мөмкинме?

  • Әлбәттә.

  • Это стихотворение о разлуке с городом, который его воспитал и о радости встречи с новым городом, Казанью. Он в ожидании нового, светлого и желанного.


  1. Белемне һәм күнекмәләрне ныгыту.

Балаларга электрон яки язма рәвештә тест тәкъдим ителә



ТЕСТ: Имтиханга әзерлек

А. Җөмләдә cүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?

  1. Арча

  2. авылында

  3. Тукай

  4. районыныӊ

  5. Кушлавыч

  6. туа

  7. Габдулла

  1. 3; 7; 5; 4; 1; 2; 6

  2. 7; 3; 1; 4; 5; 2; 6

  3. 6; 7; 3; 1; 4; 5; 2

(Җавап: b -2 балл)

В. Сорауларныӊ кушымчаларын язып бетерегез һәм сүз төркемнәрен күрсәтегез.

  1. Нишлә_____ язу

  2. Нишлә_____ язарга

  3. Нишлә_____ язса

  4. Нишлә_____ язсын

____ шарт фигыль

____ боерык фигыль

____ инфинитив

____ исем фигыль

Кушымчалар: a) -сен; b) -ргә; c) -ү; d) -сә

(Җавап: cbda cdba -8 балл)

С. Сүзләрне сайлап, җөмләләрне язып бетерегез.

Габдулла Тукай ______ халкыныӊ бөек шагыйре. Ул Татарстанныӊ Арча районыныӊ Кушлавыч авылында ______ . Габдуллага 4 ай булганда, аныӊ ______ үлә. ______ әнисе дә үлә. Кечкенә ______ ятимлек чоры башлана.

Сүзләр:

  1. әтисе

  2. озакламый

  3. татар

  4. Габдулланыӊ

  5. туган

(Җавап: ceabd -5 балл)

Шкала оценок:

«5» 12-15 балл

«4» 9-11 балл

«3» 6-8 балл

«2» Конспект на тему «Сказка о Точке и ее друзьях»5 балл

III. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗәләр ясау. Билгеләр кую.


  1. Габдулла Тукай кем ул?

  2. Ул кайда һәм кайчан туган?

  3. Уральскида ул нәрсәләр яза башлый?

  4. Кайчан Г.Тукай Казанга килә?

  5. Балалар өчен нинди әсәрләр яза?

  6. Г.Тукай кайчан үлә?

  7. Татарстанда Тукай исемен йөрткән нинди урыннар бар?

IV. Өй эше.

19-нчы билет, 1-нче сорау. "Габдулла Тукай" Сөйләргә.


© 2010-2022