Абдулла Алишны искә алып

               Абдулла Алишны искә алып....                                             Язучы да Алиш, батыр да,                                           Яуда яшен сыман яшьнәгән!                                           Ил алдында тик бер тапкыр да                                           “Мин батыр” дип гайрәт чәчмәгән.   Абдулла Алиш... Дөньяда аз гына яшәсә дә, ул үзенең тормыш юлы, эшчәнлеге белән халык күңеленә кереп калган кеше. Абдулла 1906 нчы елның 15 нче сентябрендә Татарстанның хә...
Раздел Математика
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Абдулла Алишны искә алып....

Язучы да Алиш, батыр да,

Яуда яшен сыман яшьнәгән!

Ил алдында тик бер тапкыр да

"Мин батыр" дип гайрәт чәчмәгән.

Абдулла Алиш... Дөньяда аз гына яшәсә дә, ул үзенең тормыш юлы, эшчәнлеге белән халык күңеленә кереп калган кеше.

Абдулла 1906 нчы елның 15 нче сентябрендә Татарстанның хәзерге Спас районы Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган.

Әтисе игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнергә яраткан. Балаларын да эшкә өйрәткән. Аларны белемле, тәрбияле итәргә тырышкан.

Әнисе Газизә апа шигъри күңелле булган. Абдулланы кечкенәдән үк иҗатка тарткан.

Авылның иркен болыннары, күлләре, серле урманнары булачак әдипкә күп көч биргән. Шул гүзәл табигать кочагында үскән зирәк малай кечкенәдән үк сәләтле бала булган, тырышып укыган, китап укырга яраткан.

"Китап җене" аңа мәктәптә укый башлаганчы ук кагылган. Аларның өендә китаплар, газета-журналлар күп, бабасының бай китапханәсе булган.

Алишка 5 яшь тирәсендә әтисе аңа үзенә беренче китабын сатып алган. Ул "Кызыл калфак" исемле әкият булган. Бу әкиятне кечкенә Абдулла, зурлардан укытып, ятлап бетергән.

Аннары ул бәйрәмнәрдә җыелган 2-3 тиен акчасын да китап алырга дип җыя барган.

Әлмәттән килгән Мостафа абзый өйдән-өйгә кереп китап сатып йөргәндә, Абдулла китаплар сатып алган. Шулай итеп, аның үзенең дә китапханәсе барлыкка килгән.

Мәктәптә укыганда, концертлар оештыру, стена газеталарын чыгару эшләрен Абдулла Алиш үзе башкарган, шигырьләр, хикәяләр язган.

Мәктәпне тәмамлагач, Спас педагогика техникумында, аннары Казан җир төзү техникумында, соңыннан Казан дәүләт педагогика институтында укыган.

Татар әдәбиятына Абдулла Алиш балалар язучысы дип кереп калган. Ул балаларны бик яраткан. Алар өчен күп хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр иҗат иткән.

Абдулла Алиш балалар белән чын күңелдән сөйләшә белгән. Аларга гади сүзләр белән тормышның катлаулы серләрен ачып биргән.

Үзенең иҗаты белән сабыйларны туган илне яратырга, аны сакларга, табигатьнең матурлыгына сокланырга, күңел белән тоемлый белергә өндәгән.

Балалар үзләре дә Алишны бик яратканнар. Ул мәктәпкә килеп керүгә: "Әкият сөйли торган абый килгән!"- диешеп, аны шундук сырып ала торган булганнар.

Абдулла Алиш балалар өчен 25ләп әкият иҗат итеп калдырган. Татар әдәбиятында аны "Әкиятләр иясе" дип атыйлар.

(Аның әкияте буенча бер мультфильм )

1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе... Иҗатының чәчәк аткан вакытында, Бөек Ватан сугышы башланган. Шул сугыш аның гөрләп торган иҗатын бүлгән.

Алиш, кулына корал алып, сугышка киткән. Ул бик батыр солдат булган, бернәрсәдән дә курыкмаган.

1941 нче елның октябрендә Брянск шәһәре янында Дёсна елгасы буенда чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшкән. Аны лагерьга ябып, Германиягә озатканнар.

Берлин янындагы төрмәдә Абдулла Алиш Муса Җәлил белән очрашкан. Тоткынлыкта да алар бергә фашистларга каршы көрәш алып барганнар, яшерен оешмада эшләгәннәр.

Кызганычка каршы, 1944 нче елның 25 нче августында алар дуслары белән бергә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгәннәр.

Муса Җәлил Абдулла Алишка багышлап, "Дуска" шигырен язган.

("Дуска" шигырен укучы сөйли)

Абдулла Алишның гомере бик иртә өзелә. Аңа бары 36 яшь кенә була. Шул кыска гына гомерендә ул безгә искиткеч матур, кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләрен бүләк итеп калдырган.

( " Үзем турында җыр" шигыре сөйләнә)

Бүген Абдулла Алишның тууына 105 ел тулу уңаеннан "Әкиятче" бәйгесен үткәрәбез. Әкият иҗат итеп килгән укучыларга сүз бирәбез.

© 2010-2022