Тема: Һ. Такташ “Әйдә, энем!” шигыренә анализ

Тема: Һ.Такташ  “Әйдә, энем!” шигыренә анализ 1.    Язучының стилен табу 2.    Шигырьнең асылын аңларга өйрәнү 3.    Язучы әсәрләрендә уртак алымнар эзләү 4.    Шигырьне сәнгатьле уку 5.    Логик фикер йөртергә өйрәнү Бүгенге дәрескә керешкәнче бер нәрсәне искә төшерәбез     А) Бу ни дип уйлыйсыз?     Б) Тартма, дөрес, бу тартмада бик матур, кыйммәтле әйберләр,           ләкин аны ачарга кирәк.     В) Аны ничек ачабыз? Нәрсә белән ачабыз?Әсәр дә шундый ук, тартма шикелле бербөтен.    А) Әсәрдә дә никадәр матурлык, шуны ачу өчен алымнар кирәк.    Б) Сез нинди алымнар беләсез? Жанры ягыннан нинди әсәрләр була?Чәчмә әсәрләр – хикәя, повесть, роман. Тезмә әсәрләр – шигырь, поэма, баллада.
Раздел Математика
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Тема: Һ.Такташ "Әйдә, энем!" шигыренә анализ.

Максат:

  1. Язучының стилен табу

  2. Шигырьнең асылын аңларга өйрәнү

  3. Язучы әсәрләрендә уртак алымнар эзләү

  4. Шигырьне сәнгатьле уку

  5. Логик фикер йөртергә өйрәнү

  6. Хис матурлыгын табу.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

1. Бүгенге дәрескә керешкәнче бер нәрсәне искә төшерәбез

А) Бу ни дип уйлыйсыз?

Б) Тартма, дөрес, бу тартмада бик матур, кыйммәтле әйберләр,

ләкин аны ачарга кирәк.

В) Аны ничек ачабыз? Нәрсә белән ачабыз?

2. Әсәр дә шундый ук, тартма шикелле бербөтен.

А) Әсәрдә дә никадәр матурлык, шуны ачу өчен алымнар кирәк.

Б) Сез нинди алымнар беләсез?

3. Жанры ягыннан нинди әсәрләр була?

Чәчмә әсәрләр - хикәя, повесть, роман.

Тезмә әсәрләр - шигырь, поэма, баллада.

II. Яңа күнекмәләр формалаштыру.

  1. Әйдәгез әле, бүген Һ.Такташның "Әйдә, энем!" шигыренә анализ ясауга керешәбез.

А) Башта шигырьне укып чыгабыз.

Б) Эчтәлеген хикәяләп сөйләргә.

2. Бу әсәр жанры ягыннан нинди, кайсына керә?

3. Андый әсәрләрне нинди алым кулланып анализлыйбыз?

4. Автор аны үзе дә бүлеп куйган - ничек итеп, нинди алым белән?

А) хәзерге заман

Б) үткән заман

В) киләчәк заман

5. Бүлдек, хәзер аерым-аерым өйрәнәбез.

А) Хәзерге заман -

Лирик герой һәм аның энесе хәзер дә шулай эшлиләр. Әмма гади кешегә акчаң булмагач, бер кадер дә күрсәтмәячәкләр.

Б) Үткән заман -

Алар тормышларын кызганмыйча, граңданнар сугышында катнашканнар, башкалардан уздырып эшләгәннәр, бу эшләре өчен, күрәсең, бик аз акча биргәннәр, югыйсә, фатирларына гына түләрлек акчалары булыр иде.

В) Киләчәк заман -

Киләчәк заман вакыйгасында лирик герой үзләрен алмаштыручы буынга мөрәҗәгать итә. Үзләренең күргән авырлыклары, ертык ыштан белән йөрүләре бушка китмәвенә өметләнә, үзен юатмакчы була. Киләчәк буын бәхете белән бүгенге көн кимсетүләр дә, авырлыклар да акланырга тиеш дип, үзен ышандырырга тырыша.

  1. Тагын нинди алым белән анализлап була?

А) Бу нинди шигырь?

Б) Лирик шигырьнең эчтәлегендә ни ята?

В) Нинди хис - үпкә хисе.

Г)Үпкәнең дәрәҗәсе - шәһәрне ташлап авылга кайту

Д) Бер сәбәбе - гаепсез кешеләрне рәнҗетү.

Е) Гади хезмәт кешесенең хокуксызлыгы

Җ) Юану хисе - катлаулы - иң кыйммәтле эчтәлеге.

Шәһәр киемнәрен ташлап, авылга кайту, анда ник кайтуларын

яшерү.(шәһәрләрен яратмадык). Бу горурлык турында сөйли.

З) Лирик герой үзен илгә бик файдалы кеше дип исәпли.

Фатирдан куучы чиновникларга караганда үзен рухи яктан өстен

булуына шикләнми.

Шул өстенлеге белән горурлана.


  1. Хисе нинди каршылыклы - катлаулы. Башта үпкәли, аннан аны горурлык хисе белән ала:

  • үпкә хисенә - лирик геройның эчке иреге, эшләнгән эшләре өчен горурлану биләп ала.

  1. Үпкә хисе горурлык хисенә алмашыну, әсәрдәге вакыт үзгәрүе белән бәйле.

  1. Хәзерге заман - фатирдан куу үпкә хисе тудырган иде.

  2. Үткән заман - көрәш, хезмәт заманы гына үткән горурлык хисе тудыра - юану буларак дәвам итә.

  3. Киләчәк заман - яшәячәк буынга мөрәҗәгать итә, лирик герой гына хисләре белән чикләнми, үз исеменнән сөйли, киләчәк буынга мөрәҗәгать итә.

  4. Шулардан чыгып нәтиҗә ясыйбыз.

  5. Һ.Такташ бу шигырендә нинди алымнар кулланылган, аның стиле нәрсә белән үзенчәлекле?

  6. Башка шигырьләре белән уртак яклары нәрсәдә?

  7. Бу шигырь ни турында? Темасы?

Кешенең каршылыклы хисләре турында.

  1. Язучының теләге - идеясе: кешеләр матур хисләр белән генә яшәсен иде.

  2. Автор нинди проблема күтәрә?

Бөтен хаксызлыктан, тормышның гаделсезлегеннән ничек югары торырга?

  1. Йомгаклау. Шигырьне анализлау өчен ниләр эшләдек? Нинди нәтиҗәгә килдек?

    1. Билгеләр кую

    2. Өй эше. Һ.Такташ шигырьләрендәге үзенчәлекләрне санап язарга.





© 2010-2022