Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык әкияте» аша математика өйрәнәбез

Тема: Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык әкияте” аша математика өйрәнәбез. (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен) Максат: Әкият аша балаларны тапкырлыкка,  гади юллар белән тапкырлау алымнарын өйрәтү, белемле кешенең барлык авырлыкларны җиңә алуын төшендерү.   Җиһазлау:  агачлар, 5 чиләк, бүре киемнәре, маскалар. Дәрес баырышы:  Урман күренеше, уртада учак ясала, аңа казан асыла, 5 бала бүре киеменнән кулларына агач кашыклар тотып, казан янында утыралар. Тәрбияче: Балалар, бу кайсы әкият геройлары? Әйе, балалар “Кәҗә белән сарык әкияте” нән. Тәрбияче:Ә бу әкиятне кем язган? Дөрес балалар, татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукай язган. Балалар сез бу әкиятне кечкенәдән үк беләсез, әйдәгез әле тагын бер кат кәҗә белән сарыкның тапкырлыгын, зирәклеген кечкенәләргә күрсәтик. / бер бала әкиятнең эчтәлеген сөйләп тора, шөгыльгә башка төркем балаларыда чакырыла/. Алып баручы: Кәҗә белән сарыкны  хуҗалары куып чыгаргач, капчык асып урман буйлап киткәннәр. /Кәҗә белән сарык киеменнән капчык тотып ике бала керә/. Кәҗә:  Ми-ки-ки, ми-ки-ки, сарык кайда барыйк, кайда куныйк икән? Сарык: Бә-ә-ә, бә-ә-ә, әнә тегендә бер ут күренә кәҗә дус, шунда барыйк булмасаа. Алып баручы: Кәҗә белән сарык капчыкларын асып, ут күренгән якка киткәннәр, барып җитсәләр, ни күрсеннәр,  учак янында бүреләр тезелеп утыра икән. Тәрбияче: Балалар санагыз әле, ничә бүре күрәсез? Дөрес  балалар, биш бүре. Алып баручы: Кәҗә белән сарыкның бүреләрне күргәч котлары алынган. Бүреләр: (куанышып бергә) О-о-о, менә боткабызга ит! Карт бүре: Менә боткабыз итсез пешә, дип кайгырган идегез, үзләре килеп керделәр. Алып баручы: Кәҗә белән сарык үзләренең курыкканнарын сиздермәгәннәр. Кәҗә: (башын иеп)  Исәнмесез, урман дуслар! Күчтәнәч безнең зурдан, Тулы капчык итебез бар Табын булыр бик мулдан.   Бар син сарык тиз арада Бүре башын алып кер. Салыйк аны без казанга Боткабызга тәм керер.   Алып баручы: Сарык та кәҗәнең хәйләсен бик тиз аңлап алган, чыгып китеп әлеге бүре башын алып кергән.   Кәҗә: Әй аңгыра сарык, тинтәк сарык Һәр бүрегә икешәр, Кунак кеше тыйнак була Безгә булыр берешәр.   Тәрбияче: Балалар, һәр бүрегә икешәр бүре башы туры килгәч, аларга  барысы ничә бүре башы кирәк була инде? Дөрес  балалар, 10. Ә кәҗә белән сарыкка берешәр булгач, аларга ничә бүре башы кирәк? Әйе 2.  Кәҗә әйтүенчә барсы ничә бүре башы кирәк булыр иде? 12 ке.   Балалар капчыкта чыннанда, ничә бүре башы бар иде әле ул? Әйе, берәү генә иде. Алып баручы:Шулай итеп, бүре башын күргән бүреләр куркудан калтырый башлыйлар, бар да ярдәм сораган караш ташлап карт бүрегә карыйлар, аның артына качалар. Карт бүре: Кадерле кунакларыбыз Узыгыз түребезгә, Боткабызның суы беткән Йөгерим әле суга. Алып баручы: Карт бүре чиләк алган да суга йөгергән. “Башлыклары” киткәч калган бүреләр бөтенләй калтырый башлаганнар. Икенче бүре: Безнең “башлык” әллә инде Адашып йөри икән, Боткабыз көя ахыры Бөтенләй суы беткән. Алып баручы: Шулай итеп, икенче бүре дә  чиләк алып, суга дип, чыгып качкан. Өченче бүре: Без дә сиңа иярсәк Тиз табарбыз хуҗаны, Кадерле кунакларыбыз Карап торыр ботканы. /Бүреләр кулларына чиләк тотып, чыгып йөгерәлә/. Алып баручы: Кәҗә белән сарык бүреләр качып беткәч, көлешә-көлешә аякларын бөкләп,  ботка ашарга учак янына утырганна да һәм сезне күреп үзләре янына чакыралар ди. Кәҗә: -Балалар, килегез безнең янга, бергәләп ботка ашыйбыз! /Карап утыручы балалар, учак янына  чүгәләп, ботка ашарга утыралар/. Кәҗә: Башы барның-ашы бар, дип Юкка әйтмиләр аны, Тотыгыз зур кашыкны Ашыйк бергә ботканы.
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык әкияте" аша математика өйрәнәбез.

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)

Максат: Әкият аша балаларны тапкырлыкка, гади юллар белән тапкырлау алымнарын өйрәтү, белемле кешенең барлык авырлыкларны җиңә алуын төшендерү.

Җиһазлау: агачлар, 5 чиләк, бүре киемнәре, маскалар.

Дәрес баырышы:

Урман күренеше, уртада учак ясала, аңа казан асыла, 5 бала бүре киеменнән кулларына агач кашыклар тотып, казан янында утыралар.

Тәрбияче: Балалар, бу кайсы әкият геройлары?

Әйе, балалар "Кәҗә белән сарык әкияте" нән.

Тәрбияче:Ә бу әкиятне кем язган? Дөрес балалар, татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукай язган. Балалар сез бу әкиятне кечкенәдән үк беләсез, әйдәгез әле тагын бер кат кәҗә белән сарыкның тапкырлыгын, зирәклеген кечкенәләргә күрсәтик.

/ бер бала әкиятнең эчтәлеген сөйләп тора, шөгыльгә башка төркем балаларыда чакырыла/.

Алып баручы: Кәҗә белән сарыкны хуҗалары куып чыгаргач, капчык асып урман буйлап киткәннәр. /Кәҗә белән сарык киеменнән капчык тотып ике бала керә/.

Кәҗә: Ми-ки-ки, ми-ки-ки, сарык кайда барыйк, кайда куныйк икән?

Сарык: Бә-ә-ә, бә-ә-ә, әнә тегендә бер ут күренә кәҗә дус, шунда барыйк булмасаа.

Алып баручы: Кәҗә белән сарык капчыкларын асып, ут күренгән якка киткәннәр, барып җитсәләр, ни күрсеннәр, учак янында бүреләр тезелеп утыра икән.

Тәрбияче: Балалар санагыз әле, ничә бүре күрәсез?

Дөрес балалар, биш бүре.

Алып баручы: Кәҗә белән сарыкның бүреләрне күргәч котлары алынган.

Бүреләр: (куанышып бергә) О-о-о, менә боткабызга ит!

Карт бүре: Менә боткабыз итсез пешә, дип кайгырган идегез, үзләре килеп керделәр.

Алып баручы: Кәҗә белән сарык үзләренең курыкканнарын сиздермәгәннәр.

Кәҗә: (башын иеп)

Исәнмесез, урман дуслар!

Күчтәнәч безнең зурдан,

Тулы капчык итебез бар

Табын булыр бик мулдан.

Бар син сарык тиз арада

Бүре башын алып кер.

Салыйк аны без казанга

Боткабызга тәм керер.

Алып баручы: Сарык та кәҗәнең хәйләсен бик тиз аңлап алган, чыгып китеп әлеге бүре башын алып кергән.

Кәҗә:

Әй аңгыра сарык, тинтәк сарык

Һәр бүрегә икешәр,

Кунак кеше тыйнак була

Безгә булыр берешәр.

Тәрбияче:

Балалар, һәр бүрегә икешәр бүре башы туры килгәч, аларга барысы ничә бүре башы кирәк була инде?

Дөрес балалар, 10.

Ә кәҗә белән сарыкка берешәр булгач, аларга ничә бүре башы кирәк?

Әйе 2.

Кәҗә әйтүенчә барсы ничә бүре башы кирәк булыр иде?

12 ке.

Балалар капчыкта чыннанда, ничә бүре башы бар иде әле ул?

Әйе, берәү генә иде.

Алып баручы:Шулай итеп, бүре башын күргән бүреләр куркудан калтырый башлыйлар, бар да ярдәм сораган караш ташлап карт бүрегә карыйлар, аның артына качалар.

Карт бүре:

Кадерле кунакларыбыз

Узыгыз түребезгә,

Боткабызның суы беткән

Йөгерим әле суга.

Алып баручы: Карт бүре чиләк алган да суга йөгергән. "Башлыклары" киткәч калган бүреләр бөтенләй калтырый башлаганнар.

Икенче бүре:

Безнең "башлык" әллә инде

Адашып йөри икән,

Боткабыз көя ахыры

Бөтенләй суы беткән.

Алып баручы: Шулай итеп, икенче бүре дә чиләк алып, суга дип, чыгып качкан.

Өченче бүре:

Без дә сиңа иярсәк

Тиз табарбыз хуҗаны,

Кадерле кунакларыбыз

Карап торыр ботканы.

/Бүреләр кулларына чиләк тотып, чыгып йөгерәлә/.

Алып баручы: Кәҗә белән сарык бүреләр качып беткәч, көлешә-көлешә аякларын бөкләп, ботка ашарга учак янына утырганна да һәм сезне күреп үзләре янына чакыралар ди.

Кәҗә: -Балалар, килегез безнең янга, бергәләп ботка ашыйбыз!

/Карап утыручы балалар, учак янына чүгәләп, ботка ашарга утыралар/.

Кәҗә:

Башы барның-ашы бар, дип

Юкка әйтмиләр аны,

Тотыгыз зур кашыкны

Ашыйк бергә ботканы.


© 2010-2022