Математик сабантуй (6 класс)

6 нчы  сыйныф  укучылары  өчен  дәрестән тыш  чара "Математик сабантуй".    Чара  барышы: “Сабантуй” көе яңгырый. Укытучы:           Татар халкында  һәр  елны Сабантуйлар  үткәрү  матур гадәткә кергән. Без  барыбыз да Сабантуй  бәйрәмен көтеп  алабыз. Безнең милли Сабантуйларыбыз язгы чәчүләр, кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә. Ә без сезнең белән “Вакланмалар” дигән зур бүлекне тәмамладык. Менә бүген бездә дә Сабантуй.                       Бәйрәмебезне башлап җибәрәбез. Беренче уен – флаг алу уен...
Раздел Математика
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Математик сабантуй (6 класс)Математик сабантуй (6 класс)Математик сабантуй (6 класс)Математик сабантуй (6 класс)Математик сабантуй (6 класс)Математик сабантуй (6 класс)Математик сабантуй (6 класс)Математик сабантуй (6 класс)Математик сабантуй (6 класс)ТАТАР ТАУ ИЛЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ















МАТЕМАТИК

САБАНТУЙ









6 нчы сыйныф укучылары өчен

дәрестән тыш чара













Укытучы:

Идрисова Гүзәлия Хәйдәровна





Максат:

  1. "Вакланмалар" бүлеге буенча белем һәм күнекмәләрне системалаштыру системалаштыру, кабатлау;

  2. фикерләү сәләтләрен, игътибарны, хәтерне һәм сөйләмне үстерү;


  1. математика белән кызыксыну, туган якка, халкыбызның гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү.









Чара барышы:

"Сабантуй" көе яңгырый.

Укытучы:

Татар халкында һәр елны Сабантуйлар үткәрү матур гадәткә кергән. Без барыбыз да Сабантуй бәйрәмен көтеп алабыз. Безнең милли Сабантуйларыбыз язгы чәчүләр, кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә. Ә без сезнең белән "Вакланмалар" дигән зур бүлекне тәмамладык. Менә бүген бездә дә Сабантуй.

Укучы:

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Дуслар килгәннәр бәйрәмгә,

Сабантуй бүген бездә.

Укытучы:

Бәйрәмебезне башлап җибәрәбез. Беренче уен - флаг алу уены. Флагны алу өчен, сезгә өч баскыч аша үтәргә кирәк. Һәр баскычта да биремнәр язылган. Шуларны дөрес чишеп, кем беренче флагка "менеп" җитә, шул җиңүче була. Ә бирем слайдта:

1 Математик сабантуй (6 класс) - 0,2

1,8 : Математик сабантуй (6 класс)

( 1 - Математик сабантуй (6 класс) ) * Математик сабантуй (6 класс)

Бәйрәмебезнең икенче уены - колгага менү.

Укучы:

Иң уртага утыртканнар

Иң озын бер колганы.

Колганың да бик тиз генә

Менеп булмый торганын.

Колга тора мәйданда,

Мәсьәләне чишә-чишә,

Баскыч ясап,

Менәрбез без айга да.

Укытучы:

Колгага менү өчен сезгә бирелгән мәсьәләне дөрес чишәргә кирәк. Мәсьәлә слайдта бирелә:

Банкка салынган акчалар бер елда 8% ка арта. Әгәр кертем 50000 сум булса, ике елдан ул күпме булыр?

Чиратта - табышмаклар бәйгесе.

Укучы:

Сабан туе - хезмәт туе,

Бәхет һәм шатлык туе.

Йөгерек, тапкыр җавап биреп,

Бәйрәм итик дәрес буе.

Табышмаклар:

  1. Өч хәрефле бу сүзнең

Чиген беркем дә белми. (сан)

  1. Унике аккош узыша,

Берсен-берсе уза алмый. (12 ай)

  1. Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

Шушы дуслар барысы да

Башкаралар бер үк эш.

Юк аларда энәләр,

Ләкин бизәк чигәләр. (төсле карандашлар)

Укытучы:

Ярышларны дәвам итәбез: гер күтәрү уены.

Герне күп тапкыр күтәреп,

Җиңүче булып була.

Ә бит уйлап җавап биреп,

Беренче булып була.

Күзең белән кара син,

Күңелең белән уйла син.

Ашыгып уйлап фикереңне

Ялгыш әйтеп куйма син.

Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар җавапны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Җиде кат үлчә, бер кат кис!

Бу уенда иң күп гер "күтәреп", балл җыйган укучы җиңүче була. Биремнәр слайдта:

10 кг - 1: Математик сабантуй (6 класс)

10 кг - Математик сабантуй (6 класс) *2

15 кг - 3, 2 +1 Математик сабантуй (6 класс)

15 кг - Математик сабантуй (6 класс) : Математик сабантуй (6 класс)

20 кг - (1 + Математик сабантуй (6 класс) ) * (1 - Математик сабантуй (6 класс) )

20 кг - (Математик сабантуй (6 класс) +1 Математик сабантуй (6 класс) ) * Математик сабантуй (6 класс)

Сабантуйда күмәк ярышлар да була.

Әйдәгез, без дә, күмәкләшеп, "математик аркан" тартыйк. Командалар, кара-каршы басалар. Беренче командадагы укучы вакланмалы сан әйтә, икенче командадагы аңа каршы торган укучы аңа кире санны атарга тиеш була. Кайсы командада дөрес җаваплар күбрәк, шул җиңүче була.

Сабантуйның йөзек кашы саналган иң кызыклы уены - көрәш башлана.

Бәйрәмдә белем дә сынала,

Батырлар алыша билләрдән.

Йөрәкләр кош кебек талпына,

Йөрәкләр атылып чыгар күк.

Бер сорау күңелдә:

Кем калыр көрәштә төп батыр?

Без хәзер тигезләмәләр чишеп көрәшербез. Иң беренче һәм дөрес җавапларны атаучы көрәш батыры була.


  1. (0,4 х + х) : 0,7 = Математик сабантуй (6 класс)

  2. (0,7 х - Математик сабантуй (6 класс) ) * 6,4 = 9,6

Укучы:

Уйнадык та, белемне дә тикшердек.

Көчле, җитез безнең һәммәбез.

Белемгә омтылыйк, тырышыйк -

Татар улы, татар кызы без!

Чарага йомгак ясау. Сабантуй җиңүчеләрен билгеләү, бүләкләр өләшү.

© 2010-2022