Так һәм җөп саннар

МАТЕМАТИКА Тема: Так һәм җөп саннар Максат: 1.Тапкырлау таблицасы турындагы белемнәрне ныгыту. 2. Кыскача шартын төзеп, мәсьәләләр чишә белүне камилләштерү. 3. Логик һәм иҗади  фикерләве үсешенә ярдәм итү, телдән исәпләү күнекмәләрен                     ныгыту.    Җиһазлау: терәк таблицалар, төрле авырлыктагы ( балалар үзләштерүенә карап) карточкалар, компьтер, мультипроектор.   Дәреснең тибы: гомумиләштерүче   Дәрес барышы: I.        Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.       Таблица умножения Достойна уважения. Она всегда во всем права: Чтобы ни случилось в мире,- А все же будет дважды два По- прежнему четыре.                    С.Маршак.   Тапкырлау таблицасы Ихтирамга лаек. Җир йөзендә ни генә булса да Ике икең була бит дүрт. I.          Телдән  исәпләү. ИНДИВИДУАЛЬ ЭШ 1.     Һәр укучыга саннар язылган карточкалар бирелә. Шарты: тапкырлау таблицасындагы тапкырчыгышларын түгәрәклән чыгарга Мәсьәлән 35.  ничә ничәң 35 була? Б: 5  7 була 35 У: димәк 35 санын түгәрәклибез. Калганнарын үзегез түгәрәкләп чыгасыз.    1,   2,    3,    4,    5,    6,    7,    8,    9,    10,   11, 12,  13,  14,   15,  16,  17,  18,  19,  20,   21,  22,  23,  24,  25,  26,  27,  28,  29,  30,   31,  32,  33,  34,  35,  36,  37,  38,  39,  40,   41,  42,  43,  44,  45,  46,  47,  48,  49,  50,   51,  52,  53,  54,  55,  56,  57,  58,  59,  60,   61,  62,  63,  64,  65,  66,  67,  68,  69,  70,   71,  72,  73,  74,  75,  76,  77,  78,  79,  80,   81,  82,  83,  84,  85,  86,  87,  88,  89,  90,   91,  92,  93,  94,  95,  96,  97,  98,  99,  100.   Әйдәгез, экранга карап эшләрегезне тикшереп чыгыгыз.   1.     Дәреслекнең 62 нче битендәге 6 мисалны телдән чишәргә. Күбәләкләр энә каракларына караганда ничә тапкырга кимрәк? Күбәләкләр 2, энә караклары 6. 6:2=  3тапкырга кимрәк.   1.     Дәреслекнең 62 нче битендәге 4 мисалны  чишәбез. 4 ,5 ,7, 8, 9 саннары бирелгән. А) Һәр җөп санны 2 тапкырга кимет, Б) һәр так санны 9 тапкырг арттыр. У: Нинди саннарны җөп саннар дип, нинди саннарны так саннар дип  атыйлар? Б: 2 гә калдыксыз бүленә торган саннарны җөп саннар дип атыйлар.      2 гә бүленми торган саннар так саннар дип атала. 4 : 2=2     8 : 2=4 5 * 9=45     7 * 9= 63      9 * 9=81   1.     Саннарны язарга. а) 12 дән 3 тапкыр ким.                   4 б) 20 дән 5 кә зуррак                       25 в) 8 дән 4 тапкыр зуррак                 36   1.     Аңлатмаларын языгыз һәм чишегез. а) 24 санын 4 һәм 2 саннарының тапкырчыгышына бүл һәм исәплә.          24: (4*2)=24:8=3   б) 81 һәм 9 саннарының өлешен 5 кә тапкырларга          (81: 9)*5= 9*5=45   в) 53 һәм 11 саннарының суммасын 8 гә бүл.           (53+11):8= 64:8=8   III.Яңа тема өстендә эшләү. Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны, класс эше дип язып кыегыз. Дәреслектәге 2 мәсьәләнең эчтәлеге белән танышып чыгыгыз.     У: Мәсьәләнең кыскача язылышын ничек язырга уңай булыр? Б: Таблицага   У: Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара. Б: Бертөрле чынаяклар җыелмасы турында.   У: 9 саны нәрсәне аңлата? Б: ҖЫЕЛМАЛАР САНЫН   У: 54 саны нәрсәне аңлата? Б: Барлык 9 җыелмалардагы чынаяклар санын. У: Мәсьәләдә нәрсә табарга кирәк? Б: 5 җыелмадагы чынаяклар санын. У: 60 чынаяктан ничә җыелма чыгар? Боларны кыскача таблицага язарбыз.  Таблица ничә баганадан торачак? Б: 3 У:Таблицаны тутырабыз. Б: Бер җыелмадагы чынаяклар саны бертөрле диелгән.(Димәк мондый графа кертәбез)             Шулай итеп бу мәсьәлә бар дип карарга була.(Шарты бер 9-54) Соравы икәү. Шуңа күрә бу таблицаны 2 таблица аерып та була.   I       9 – 54                              II       9 – 54          5 - ?                                         ? - 60    1 җыелмадагы чынаяк   Җыелмалар саны Барлык җыелмадагы чынаяк                   1 җыелмадагы чынаяклар   Җыелмалар саны Барлык җыелмадагы чынаяк   бердәй 9 54 5 ? ? 60   №3. 62 бит у: Мәсьәлә белән танышыгыз. Шартында нәрсәләр язылган? Б: Кәрзиндә 5 кг., бөртерле 6 ящикта 60 кг. чөгендер булган. У: нәрсә табарга дигән? Б: Бер ящикта чөгендер кәрзинәзгегз караганда ничә тапкыр күбрәк булган? У: Хәзер дәфтәрегезгә рәсем ясарга киңәш итәм? Нәрсәләр ясыйсыз әле? Б: 1 кәрзин 6 ящик ясыйбыз.
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Так һәм җөп саннарТак һәм җөп саннарТак һәм җөп саннарТак һәм җөп саннарТак һәм җөп саннарТак һәм җөп саннарТак һәм җөп саннарТак һәм җөп саннарТак һәм җөп саннарТак һәм җөп саннарТак һәм җөп саннарТак һәм җөп саннарТак һәм җөп саннар

МАТЕМАТИКА

Тема: Так һәм җөп саннар

Максат:

1.Тапкырлау таблицасы турындагы белемнәрне ныгыту.

2. Кыскача шартын төзеп, мәсьәләләр чишә белүне камилләштерү.

3. Логик һәм иҗади фикерләве үсешенә ярдәм итү, телдән исәпләү күнекмәләрен

ныгыту.

Җиһазлау: терәк таблицалар, төрле авырлыктагы ( балалар үзләштерүенә карап) карточкалар, компьтер, мультипроектор.

Дәреснең тибы: гомумиләштерүче

Дәрес барышы:

  1. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

Таблица умножения

Достойна уважения.

Она всегда во всем права:

Чтобы ни случилось в мире,-

А все же будет дважды два

По- прежнему четыре. С.Маршак.

Тапкырлау таблицасы

Ихтирамга лаек.

Җир йөзендә ни генә булса да

Ике икең була бит дүрт.

  1. Телдән исәпләү.

ИНДИВИДУАЛЬ ЭШ

  1. Һәр укучыга саннар язылган карточкалар бирелә.

Шарты: тапкырлау таблицасындагы тапкырчыгышларын түгәрәклән чыгарга

Мәсьәлән 35. ничә ничәң 35 була?

Б: 5 7 була 35

У: димәк 35 санын түгәрәклибез. Калганнарын үзегез түгәрәкләп чыгасыз.

1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10,

11, 12, 13, 14, 15, 16, 17, 18, 19, 20,

21, 22, 23, 24, 25, 26, 27, 28, 29, 30,

31, 32, 33, 34, 35, 36, 37, 38, 39, 40,

41, 42, 43, 44, 45, 46, 47, 48, 49, 50,

51, 52, 53, 54, 55, 56, 57, 58, 59, 60,

61, 62, 63, 64, 65, 66, 67, 68, 69, 70,

71, 72, 73, 74, 75, 76, 77, 78, 79, 80,

81, 82, 83, 84, 85, 86, 87, 88, 89, 90,

91, 92, 93, 94, 95, 96, 97, 98, 99, 100.

Әйдәгез, экранга карап эшләрегезне тикшереп чыгыгыз.

  1. Дәреслекнең 62 нче битендәге 6 мисалны телдән чишәргә.

Күбәләкләр энә каракларына караганда ничә тапкырга кимрәк?

Күбәләкләр 2, энә караклары 6.

6:2= 3тапкырга кимрәк.

  1. Дәреслекнең 62 нче битендәге 4 мисалны чишәбез.

4 ,5 ,7, 8, 9 саннары бирелгән.

А) Һәр җөп санны 2 тапкырга кимет,

Б) һәр так санны 9 тапкырг арттыр.

У: Нинди саннарны җөп саннар дип, нинди саннарны так саннар дип атыйлар?

Б: 2 гә калдыксыз бүленә торган саннарны җөп саннар дип атыйлар.

2 гә бүленми торган саннар так саннар дип атала.

4 : 2=2 8 : 2=4

5 * 9=45 7 * 9= 63 9 * 9=81

  1. Саннарны язарга.

а) 12 дән 3 тапкыр ким. 4

б) 20 дән 5 кә зуррак 25

в) 8 дән 4 тапкыр зуррак 36

  1. Аңлатмаларын языгыз һәм чишегез.

а) 24 санын 4 һәм 2 саннарының тапкырчыгышына бүл һәм исәплә.

24: (4*2)=24:8=3

б) 81 һәм 9 саннарының өлешен 5 кә тапкырларга

(81: 9)*5= 9*5=45

в) 53 һәм 11 саннарының суммасын 8 гә бүл.

(53+11):8= 64:8=8

III.Яңа тема өстендә эшләү.

Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны, класс эше дип язып кыегыз.

Дәреслектәге 2 мәсьәләнең эчтәлеге белән танышып чыгыгыз.

У: Мәсьәләнең кыскача язылышын ничек язырга уңай булыр?

Б: Таблицага

У: Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара.

Б: Бертөрле чынаяклар җыелмасы турында.

У: 9 саны нәрсәне аңлата?

Б: ҖЫЕЛМАЛАР САНЫН

У: 54 саны нәрсәне аңлата?

Б: Барлык 9 җыелмалардагы чынаяклар санын.

У: Мәсьәләдә нәрсә табарга кирәк?

Б: 5 җыелмадагы чынаяклар санын.

У: 60 чынаяктан ничә җыелма чыгар? Боларны кыскача таблицага язарбыз.

Таблица ничә баганадан торачак?

Б: 3

У:Таблицаны тутырабыз.

Б: Бер җыелмадагы чынаяклар саны бертөрле диелгән.(Димәк мондый графа кертәбез)

Шулай итеп бу мәсьәлә бар дип карарга була.(Шарты бер 9-54)

Соравы икәү. Шуңа күрә бу таблицаны 2 таблица аерып та була.

I 9 - 54 II 9 - 54

5 - ? ? - 60

1 җыелмадагы чынаяк

Җыелмалар саны

Барлык җыелмадагы чынаяк

1 җыелмадагы чынаяклар

Җыелмалар саны

Барлык җыелмадагы чынаяк

бердәй

9

54

5

?

?

60

№3. 62 бит

у: Мәсьәлә белән танышыгыз. Шартында нәрсәләр язылган?

Б: Кәрзиндә 5 кг., бөртерле 6 ящикта 60 кг. чөгендер булган.

У: нәрсә табарга дигән?

Б: Бер ящикта чөгендер кәрзинәзгегз караганда ничә тапкыр күбрәк булган?

У: Хәзер дәфтәрегезгә рәсем ясарга киңәш итәм? Нәрсәләр ясыйсыз әле?

Б: 1 кәрзин 6 ящик ясыйбыз.

60 кг.

Ничә тапкырга зуррак?

У: Нәрсә чагыштырырга кирәк?

Б: Кәрзиндәге һәм ящиктагы чөгендерләрне.

У: Кәрзиндә ничә кг. чөгендер икәнен беләбезме?

Б: Әйе, 5кг.

У: 1ящикта ничә кг. чөгендер икәнлеген беләсезме?

Б: Юк

У: Белә алабызмы?

Б: Әйе.

У: Ничек беләбез?

Б: Бүлеп.

У: Димәк, мәсьәләнең беренче эше бүлеп эшләнелә.

  1. :

У; Ә бер санның икенчесенә караганда ничә тапкыр зуррак икәнен ничек белеп була?

Б: Зуррак санны, кечерәгенә бүлеп.

У: Димәк, мәсьәләбезнең икенче эше нинди гамәл белән табыла?:

ЧИШҮ: 1) 60:6=10 (кг) 1 ящик авырлыгы

2) 10:5=2 тапкырга күбрәк.

Җавап: Бер ящиктагы чөгендерләр кәрзиндәгегә караганда 2 тапкырга күбрәк булган.

  1. Үткәннәрне ныгыту:

ТЕСТ:

1.Китап 56 битле. Азат көн саен 8 бит китап укый. Ул бу катапны ничә көндә укып бетерер?

а) 7көндә б) 9көндә в) 8 көндә

2. Беренче китап 9 битле. Бу икенче китапка караганда 3 тапкыр кимрәк. Икенче китап ничә битле?

а) 3 битле б) 6 битле в) 27 битле

3. Бер китап 40 битле, ә икенчесе 5 тапкырга кимрәк.Ике китап ничә битле?

а) 45 битле б) 48 битле в) 75 битле

4.Беренче китап 30 битле, ә икенчесе 10 битле. Беренче китапның битләре икенчесенә караганда ничә тапкыр күбрәк?

а) 10 тапкыр б) 3 тапкыр в) 5 тапкыр

5. Турыпочмаклык формасындагы китап тышының буе 12 см, иңе 8 см. Бу турыпочмак-лыкның периметрын табыгыз.

а) 40 см б) 20 см в) 60 см

ҖАВАПЛАР: 1- а (7көндә) 2- в (27битле) 3 - в (75 битле) 4- б (3тапкыр) 5- а (40см)

Мөстәкыйль эш.

А)Әни 32 пәрәмәч пешерде. Шуларның 13 ит белән, 9 творог белән, калганнары алма белән. Әни ничә алма пәрәмәч пешергән?

Чишү: 32 -(13+9)=32-22= 10 алма пәрәмәче.

Б) Класста 15 кыз һәм 9 малай. Аларны берләштереп ике командага бүлделәр. Һәр командада ничә бала булыр?

Чишү: (15+9) :2=24:2=12 бала 1 командада.

Мөстәкыйль эшне тикшерү.

Дәрескә йомгак ясау.

У: Сезгә бүгенге дәрестә нәрсә ошады? Нәрсә ошамады?

Бигрәк тә кайсы эш сезгә ошады? Һәм ни өчен?

Б:------

У: Укучылар, бүгенге дәрестә үзен бик актив катнаштым, төгәл җаваплар бирдем, дип кайсыгыз уйлый, шулар басыннар әле. Бу укучыларга "5" куябыз. Калганнар килешәләрме?

Ә хәзер, миңа азрак тырышырга кирәк, дип кайсыгыз саный, шул укучы бассын.

Бу укучыларга "4" ле билгесе куябыз. Калганнар каршы түгелме?

ӨЙ ЭШЕ: Дәреслектәге 63нче биттәге мисал өчне эшләргә



© 2010-2022