Сингапур элементлары кулланып төзелгән математика дәресе. Кушу һәм тапкыр арасындагы бәйләнеш

Раздел Математика
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сингапур элементлары кулланып төзелгән математика дәресе. Кушу һәм тапкыр арасындагы бәйләнеш.Сингапур элементлары кулланып төзелгән математика дәресе. Кушу һәм тапкыр арасындагы бәйләнеш.Сингапур элементлары кулланып төзелгән математика дәресе. Кушу һәм тапкыр арасындагы бәйләнеш.Сингапур элементлары кулланып төзелгән математика дәресе. Кушу һәм тапкыр арасындагы бәйләнеш.Сингапур элементлары кулланып төзелгән математика дәресе. Кушу һәм тапкыр арасындагы бәйләнеш.Сингапур элементлары кулланып төзелгән математика дәресе. Кушу һәм тапкыр арасындагы бәйләнеш.Сингапур элементлары кулланып төзелгән математика дәресе. Кушу һәм тапкыр арасындагы бәйләнеш.Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

МББУ "Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе"

_______________________________________________________

















Кушу һәм тапкыр арасындагы бәйләнеш.

(2 нче сыйныфта математика дәресе)








Ахметшина Алсу Габделхак кызы

I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Эшчәнлек максаты: тапкыр һәм бүлү төшенчәләрен формалаштыру,ныгыту.

Белем бирү максаты: кушу һәм тапкырлау арасындагы бәйләнешләрне мәсьәләләр чишү аркылы ныгыту;

УУГ ны формалаштыру:

Шәхес буларак : үз тирәңдә дуслык,җылылык атмосферасы тудыру, дәрестә актив , тәрбияле,кайгыртучан иптәш булу;

Регулятив : эшчәнлекне планлаштыра белү,үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу;

Танып-белү : мәсьәлә чишүдә гамәлләрне дөрес билгеләү, кушу-тапкыр,тапкыр-бүлү арасындагы бәйләнешне күрә белү, көндәлек тормышта исәпләүне куллануга өйрәтү;

Коммуникатив : группада эшләгәндә бер-берсен тыңлый белүләренә, сөйләшү барышында үз фикерен җиткерү, үзара килешү,алган мәгълүматларны куллана белү.

Җиһазлау: компьютер, карточкалар, смайликлар.

Дәрес формасы: Сингапур методикасы алымнары кулланып төзелгән кабатлау дәресе.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

Исәнмесез,укучылар. Бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Моның өчен дәрестә үзебезгә кирәк булган кагыйдәләрне искә төшерик:

1.Дәрестә иптәшеңне тыңлый бел!

2.Үз фикереңне аңлата бел!

3.Тулы итеп җавап бир!

Дәрескә билетлар-стикер тарату.

Дәрескә кереп китү өчен мин сезгә билетлар "сатам". Моның өчен сезгә бәхетле санны ачыкларга кирәк. (билеттагы цифрларны кушарга,әгәр килеп чыккан сан 2 гә бүленсә,билет-бәхетле.) Билетлар:

билет билет билет билет

№141 №242 №330 №541



билет билет билет билет

№ 112 №606 №732 №808

(Билетлар барысы да бәхетле)

2 -ул пар. Ә янәшәңдә ярдәмчел, таянырлык дустың-парың булу үзе зур бәхет. Сезгә дә бу дәрестә яхшы дуслар,пар гына телим. Әйдәгез, янәшә һәм каршы күршеләрегез белән исәнләшик тә дәресне башлыйк. Ә билетларны читкә алып куегыз, ул әле безгә кирәк булачак.

II. Телдән исәпләү. Сингл Раунд Робин.

(Экранда мисаллар барлыкка килә.)

Ә хәзер телдән мисаллар чишәрбез. Мин сезгә уйлар өчен 30 секунд вакыт бирәм. Шул вакыт аралыгында сез бирелгән мисаллар арасында төгәл җавап чыкмый торган чишелешне табарга тиеш. 30 секундтан соң таймерның тавышын ишетерсез. Һәрберегезгә 10 секунд вакыт бирелә. Шушы вакыт эчендә чиратлашып үзегез дөрес дип санаган җавапны өстәлдәге иптәшләрегезгә җиткерәсез. Вакыт бетте. Һәр өстәлдән 2 нче сан астында утырган укучы үз өстәлендәге иптәшләренең җавапларын әйтә.

а) Кайсы мисалларда төгәл җавап чыкмый?

10:5 2х6-18

12:7 9х2-18

15:6 5-6х2

24:8 9:4

20:4 1х5

12:3 0-8

6+15:9

б) "Синең апаңа ничә яшь?"-дип сораган Марат Ринаттан. "Ә син үзең бел,-дип җавап биргән Ринат. Әгәр дә иң зур берурынлы санны ике тапкыр зурайтсаң минем апамның яшен белерсең." Марат аңлады. Ә син? (18)

III. Дәреснең темасын ачыклау.

Иң еш кулланылган математик гамәлне атагыз. (тапкыр һәм бүлү). Димәк , безнең бүгенге дәресебезнең темасы...... тапкыр һәм бүлү темасын кабатлау. Ничек уйлыйсыз,тормышта тапкырлау таблицасын белү кирәкме?

IV. Тема буенча эш.

а) Дәреслек һәм дәфтәр белән эш.

№1-геометрик бирем (бергәләп эшләү)

№5-такта янында эш,мисаллар чишү; калганы дәфтәрдә мөстәкыйль эш.

№3-телдән

б) Физкультминутка. Микс-Пэа-Шэа.

Әкрен генә урыннарыгыздан торыгыз һәм урындыкларыгызны этеп куегыз. Күңелле музыка астынды сез сыйныф буйлап хәрәкәт итәсез.Музыка туктауга янәшәгездәге иптәшегез белән парлашып исәнләшегез. Соңрак мин сорау бирәм һәм билгеле бер вакытта сез аңа җавап табарга тиеш. Җавап бирү өчен Релли Робин алымын кулланырбыз. Искә төшерик, Релли Робин- ике укучы чиратлашып фикер алышалар. Беренче булып җавапны,мәсәлән, иң озын буйлы укучы башлый (кара чәчле укучы.... һ.б.) һәм партнерының җавабын миңа җиткерә.

  1. "Кушу " белән "тапкыр" арасында нинди бәйләнеш бар? (20 секунд)

  2. Ә "бүлү " белән "тапкыр" арасында нинди бәйләнеш бар? (20 секунд)

  3. Март аенда 12 бал корты болынга бал җыярга чыгып киттеләр. Җыелган балны тигез 2 өлешкә бүлеп очып кайттылар. Бал кортлары ничә төркемгә бүленеп очып кайтты? (10 секунд)

  4. Мин нинди сан : "Мине 2 гә тапкырласаң 20 чыга"? (15 секунд)

Партнерларыгызга рәхмәт әйтеп урыннарыгызга утырыгыз.

в) Уен "Кем тизрәк?" Группада практик эш.

Өстәлләргә карточка таратыла. 1нче өстәл бүлү һәм 2 нче өстәл тапкыр белән чишелә торган мисалларны гына түгәрәк эченә алыгыз. Эшне тәмамлаган өстәл артындагы укучылар торып баса. (1 минут)

Кем тизрәк,башладык!

1 өстәлгә бирем. 2 өстәлгә бирем.

12*2=6 24*8=3 3*4=12 10*10=20

12*6=6 10*10=20 5*5=10 8*3=24

15*3=5 6*3=9 4*4=16 6*2=12

18*2=9 20*10=10 8*4=12 16*2=8

16*4=4 40*4=10 5*3=15 6*3=18

д) Тэйк Оф Тач Даун (утыр-бас) структурасын кулланып телдән мәсьәләләр чишү. Мәсьәлә бүлү белән чишелә дисәгез-басыгыз, ә кем башка фикердә -утырып калсын.

Ни өчен бастыгыз яки утырып калдыгыз-дәлилләгез. Дәлилләгәннән соң,дөрес дип саналган җавап белән килешсәгез-басыгыз.

1. Алия 12 помидорны 3 тәлинкәгә салды. Бер тәлинкәдә ничә помидор?

2. Әни өстәлгә 2 тәлинкә куйды һәм һәркайсына 8 әр кабартма салды. Тәлинкәләргә барлыгы ничә кабартма салынган?

3. Инглиз теле түгәрәгенә 8 малай һәм шуның яртысы кадәр кыз йөри. Түгәрәктә ничә кыз йөри?

4. Бер киштәдә 8 китап бар. Шундый 4 киштәдә ничә китап бар?

V. Йомгаклау.

Үзбәя. Рефлексия.

Сезгә дәрес ошадымы? Бу сорауга җавап бирер өчен сезгә менә бу күңелле смайликлар ярдәмгә киләчәк. Шушы өч смайликның берсен сайлап алып ишектәге машинага беркетегез.

Сингапур элементлары кулланып төзелгән математика дәресе. Кушу һәм тапкыр арасындагы бәйләнеш.Сингапур элементлары кулланып төзелгән математика дәресе. Кушу һәм тапкыр арасындагы бәйләнеш.Сингапур элементлары кулланып төзелгән математика дәресе. Кушу һәм тапкыр арасындагы бәйләнеш.

Мин аңладым! Миңа кызык булды! Миңа читен булды!



© 2010-2022