Конкурс: «Батырларны барлар чак»

"Описание материала: "Это внеклассная работа для учащихся 8 классов. Она посвящается 70-летию победы в Великой Отечественной войне. "Учащиеся решают примеры на устный счет, кросснамбер, решают неполные квадратные уравнения и квадратные уравнения, используя формулы. Узнают о 5 Героях Советского Союза из Арского района Республики Татарстан, о героях - односельчанах, участвовавших в войне. "Этот материал повышает математическую зоркость при вычислении квадратных корней, степени и корней квадратных ...
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак»

Арча районы Түбән Мәтәскә авылы муниципаль бюджет гомумбелем оешмасы "Арча районы Түбән Мәтәскә урта гомумбелем мәктәбе"



Батырларны барлар чак...

(8 нче класс укучылары өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга әзерлек максатында үткәрелгән класстан тыш чара)



Чараны әзерләде: математика укытучысы Газизова

Алия Хәкимулла кызы



2013

Чараның максаты: 8 нче класста өйрәнелгән темалар белән бәйләп, укучы-

ларның Бөек Ватан сугышы турындагы мәгълүматларын

баету.

Укучыларда туган як тарихы белән кызыксыну тәр-

бияләү.

Җиһазлау: 1. "Священная война" җырының язмасы.

2. "Хәтер" китабы.

3. Плакат "Мир победит войну".

4. Компьютер, проектор, экран.

5. "Якташларыбыз - Советлар Союзы Геройлары", "Авылдаш-ларыбыз Бөек Ватан сугышында" дигән темаларга презентацияләр.

"Священная война" җырының бер куплеты тыңлана.

Әйе, укучылар, 1941 нче елның 22 нче июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Фашист илбасарларына каршы көрәшкә кулына мылтык тота алган һәркем күтәрелә.

1941- 1945 нче елларда Арча районыннан 25 мең кеше чакырыла. Ни аяныч, шуларның 14 меңгә якыны Ватан азатлыгы өчен көрәшләрдә башын салды. Аларның исемнәре изге китап - "Хәтер" китабына теркәлгән. ("Хәтер" китабы күрсәтелә)

Безнең Иске Кырлай авыл җирлеге территориясеннән Түбән Мәтәскәдән 99, Күпербаштан 166, Казиледән 137, Югары Мәтәскәдән 116 кеше сугышка алынган. Сугышта Түбән Мәтәскә авылыннан 57, Күпербаштан 106, Казиледән 85, Югары Мәтәскәдән 65, Мөндештән 69 кеше һәлак булган. Исән кайту Түбән Мәтәскәдән 42, Күпербаштан 60, Казиледән 52, Югары Мәтәскәдән 51, Иске Кырлай, Өтнә, Әзәк авылларыннан 155 кешегә генә насыйп булган. Хәзерге көндә исән калган ветераннарның саны көннән - көн кими бара. Алар бары тик икәү калдылар. Болар Мөндештән Җамалиева Бибисара Җамали кызы, Иске Кырлайдан Камалов Әнвәр Галәветдин улы.

Сугыш... . Бресттан Мәскәүгә кадәр 1000 км, Мәскәүдән Берлинга 1600 км. Барысы 2600 км. Турыга санаганда күп тә түгел кебек. 2600 км, поезд белән 4 тәүлектән кимрәк, ә самолет белән 4 сәгать. Җәяүләп һәм үрмәләп 4 ел. 4 ел! 1418 көн! 34032 сәгать!

Без зур саннар эпохасында яшибез. Мең км/сәг, миллион тонна чимал, миллиард сум табыш. Боларны без көн дә ишетәбез. Ләкин 27 миллион һәлак булучылар! Сез моның ни икәнен күз алдына китерәсезме? 2 мең ярым километрга - 27 миллион. 1 километрга 10800, һәр 2 метр җиргә 22 һәлак булучы. 1418 көнгә 27 миллион. 1 көнгә 19040. 1 сәгатькә 793, 1 минутка 13 кеше үтерелгән.

Ә хәзер, әйдәгез, ярышыбызны башлап җибәрик. Командалар чакырыла, алар үзләренең визит карточкаларын тәкъдим итәләр.

1 нче уен. "Биеклекне иң беренче кем ала?"

1 нче команда баскыч буйлап түбәндәге гамәлләрне эшләп югарыга күтәрелә: (( 5∙ 20 - 10) : 3 +110) : 2 , 2 нче команда түбәндәге гамәлләрне эшли: (( 5∙ 30 - 20) : 2 + 145) : 3 . Мисаллар алдан тактага баскыч рәвешендә язып куела. Биеклеккә иң беренче булып 70 санын кайсы команда укучысы яза, шул команда җиңүче була.

Нәтиҗә ясала: тизлеккә һәм дөрес эшләүгә.

2 нче уен. Кросснамбер "Җиңү- 70"

Горизонталь буенча:

а) Бөек Ватан сугышы башланган ел.

г) Бөек Ватан сугышы беткән ел.

з) Бөек Ватан сугышы ничә көн дәвам иткән?

к) Бресттан Берлинга кадәр ара.

Вертикаль буенча:

а) (Конкурс: «Батырларны барлар чак»2 аңлатмасының кыйммәте.

б) Гади санның квадраты.

в) 2015 нче елда Бөек Ватан сугышы беткәнгә ничә ел була?

д) Икеурынлы иң зур натураль сан.

е) 232 исәпләргә.

ж) (Конкурс: «Батырларны барлар чак» )2 аңлатмасының кыйммәте.

и) Берурынлы иң зур санның квадраты.

л) (Конкурс: «Батырларны барлар чак» )2 аңлатмасының кыйммәте.

м) Икеурынлы иң кечкенә натураль санның квадраты.

н) Бөек Ватан сугышы башланган көн.

о) Сезнең класстагы барлык укучылар санының квадраты.


в

а

б

г

д

е



о


ж


м

и

л

з


к


н


Кросснамберның җаваплары.

Горизонталь буенча: а) 1941; г) 1945; з) 1418; к) 2600;

Вертикаль буенча: а) 121; б) 49; в) 70; д) 99; е) 529; ж) 441; и) 81; л) 36; м)100; н) 22; о) 196.

Кроссворд чишүгә нәтиҗә ясала.

Барлык укучыларга сорау бирелә: Иске Кырлай авыл җирлегендәге хәзерге вакытта исән- сау булган ветераннар саны.

Җавап: 2.

Сорау: аларны әйтеп чыгарга.

Җавап: Җамалиева Бибисара Җамали кызы, Камалов Әнвәр Галәветдин улы.

Презентация ярдәмендә 2 укучының сугыш ветераннары турындагы чыгышы тыңлана.

3 нче уен. "Йолдыз" төзү. Ике командага да чишәргә тигезләмәләр бирелә.Табылган тамырлар координаталар яссылыгында билгеләнә, бирелгән эзлеклелектә тоташтырыла һәм йолдыз килеп чыга.

Тигезләмәләрне чишәргә:

  1. х2 - 4х = 0; (х1; х2)

  2. х2 - 2х + 1 = 0; (х1; х2)

  3. х2 - 5х + 4 = 0; (х2; х1)

  4. х2 - х - 2 = 0; (х2; х1)

  5. х2 + х - 12 = 0; (х2; х1)

  6. х2 + 2х = 0; (х2; х1)

  7. х2 +7 х +12 = 0; (х2; х1)

  8. х2 + 3х + 2 = 0; (х1; х2)

  9. х2 + 3х - 4 = 0; (х1; х2)

  10. х2 - 1 = 0; (х1; х2)

Җаваплар: 1.(0;4), 2.(1;1), 3.(4;1), 4.(2;-1), 5.(3;-4), 6.(0;-2), 7.(- 3;-4),

8.(-2;-1), 9.(-4;1), 10.(-1;1).

Бишпочмаклы йолдыз фуражкага, бүреккә беркетеп йөртелә торган хәрби значок. Хәрби дәрәҗәне күрсәтә торган йолдыз формасындагы кечкенә билге, ул погоннарга да беркетелә. Шундый формада ясалган орден, медаль батырлык билгесе булып тора.

Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак» Конкурс: «Батырларны барлар чак» Конкурс: «Батырларны барлар чак»Конкурс: «Батырларны барлар чак»

Кызыл Йолдыз ордены, I, II, III дәрәҗәдәге Дан орденнары, "Алтын Йолдыз" медале.

" Йолдыз" төзү



у
































х
























3 нче уенга нәтиҗә ясала.

Барлык укучыларга түбәндәге сорау бирелә:

- Арча районында туып үскән ничә кеше Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган?

Җавап: 5.

Сорау: аларны әйтеп чыгарга.

Җавап:

  1. Иске Кишет авылында туып үскән генерал - майор Гани Биккенә улы Сафиуллин.

  2. Түбән Оры авылында туган сержант Гатаулла Салих улы Салихов.

  3. Мирҗәм авылында туган сержант Нәкыйп Сафа улы Сафин.

  4. Арча бистәсендә туып үскән гвардия өлкән лейтенанты Валентин Федорович Ежков.

  5. Бимәр авылында туган гвардия майоры Леонид Михайлович Соколов.

Геройлар белән танышу "Якташларыбыз - Советлар Союзы Геройлары" презентациясе ярдәмендә дәвам ителә.

Йомгак ясала. Командаларга грамоталар тапшырыла.

Кулланылган әдәбият

  1. Батырлар китабы. Книга героев. Редколлегия. Татарстан китап нәшрияты, 2000.

  2. Арчалылар - Бөек Ватан сугышында. Харис Закиров. Беренче китап. Казан, 2005.

  3. Арчалылар - Бөек Ватан сугышында. Харис Закиров. Икенче китап. Казан, 2005.

  4. Поурочные планы по учебнику «Алгебра. 8 класс». Часть II. Составитель Д.Ф.Айвазян. Волгоград. Издательство «Учитель-АСТ», 2003



© 2010-2022