Урок. Тема: Д. Аппакова «Йолдызкай» хикәясен өйрәнү. (Дәрес – сәяхәт.)

""Описание материала: "Этот урок-путешествие проведён в 5 классе. "Целью урока является привитие любви к домашним животным, привитие навыков осознанного, выразительного чтения. На примере главного героя девочки Насимы учим детей, чтобы они никогда не обманывали никого. Всегда говорили правду. "У всех народов есть такая пословица: «Шило в мешке не утаишь», хотя и горькая правда - нужно сразу извиниться. ученики данного класса составили рассказы из личного опыта, приводили примеры из прочитанных п...
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

V класс. Әдәбият.

Тема: Д. Аппакова «Йолдызкай» хикәясен өйрәнү. (Дәрес - сәяхәт.)

Максатлар: 1) хикәяне сәнгатьле һәм аңлап укырга өйрәтү; 2) укучыларда үзләре эшләгән эшләргә җаваплылык тәрбияләү; 3) алдауның,ялганның кеше абруен югалта

торган кире сыйфатлар икәнлегенә төшендерү; 4) фикерләү сәләтен,бәйләнешле

сөйләм телен үстерү;5) йорт хайваннарына мәхәббәт,җаваплылык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Д. Аппакованың портреты, тормыш юлы һәм иҗаты буенча таблица, укучыларга бирелгән шигырь җыентыклары, йорт хайваннары рәсемнәре, дәреслек, презентация материаллары.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру өлеше.

    • Уңай психологик халәт тудыру


  1. Актуальләштерү.

    • Г. Ибраһимовның "Яз башы" хикәясе эчтәлеген үзләштерүләрен бәяләү (сорауларга тулы җаваплар алу).

  1. Малайлар давыл башланганчы нинди эшләр эшлиләр?

  2. Малайларның кайсы эшләрен хуплап булмый?

  3. Кайткан чагында малайлар искә төшергән әкиятнең эчтәлеге нидән гыйбарәт?

  4. Хикәя азагында "Хыялдан нинди балалар туа бит" дигән җөмлә Салихның нинди ягын ачыклый? Шуны Г. Тукайның "Сабыйга" исемле шигыренә бәйләп сөйләгез.


  1. Яңа теманы аңлату.

    1. Д. Аппакованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

1 слайдта бирелгән хронологик таблицага нигезләнеп, язучы турында белешмә бирү.

02.03.1898 -

Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Түбән Кама районы) Байгол авылында туа.

1911

Казанда укытучылар мәктәбендә укый.

Укытучылар мәктәбен тәмамлагач, Казанда һәм туган авылында балаларга белем һәм тәрбия бирә.

1938 - 1943

Урта Азиядә яши, укытучылык итә.

1932 - 1940

Ташкентта төрле милләт халыкларының үткәндәге һәм революциядән соңгы тормыш күренешләрен яктырткан әсәрләре дөнья күрә.

1943 - 1948

Балалар драматургиясен үстерүгә зур көч куя.


  1. Дәреслек белән эш. Д. Аппакованың тормыш юлы турында бирелгән белешмәне уку (чылбыр тәртибендә), аңлау - аңламауларын тикшерү.

Укучылар. Без сезнең белән сәяхәткә кузгалабыз, сәяхәтнең карта - схемасы белән танышып үтик (автобус кузгалып китә).

  • 1нче тукталыш "Халык авыз иҗаты" аланы.

  • 2нче тукталыш. Гыйлем - төпсез тирән күл.

  • 3нче тукталыш. Үзең эшләгән эшкә җавап бирә белү - чын кешенең гүзәл сыйфаты

  • 4нче тукталыш. Изгелек ит тә суга сал, балык белмәсә, халык белер.

1нче. Тукталыш исеме язылган аланга җиттек.

2нче (Слайдта табышмаклар бирелә).

"Җомак әйтәм, җавап көтәм" уенын уйнау (дөрес җаваплар кызыл квадрат, хатасы булган зәңгәр квадратлар белән бәяләнә бара).

  1. Мыегы бар, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк;

Файдасы өйдә булгач,

Яланга сәфәре юк. (мәче)


  1. Үзе суфый,

Колак артыннан сыйпый,

Көндез йоклый,

Төнлә урлаша. (мәче)


  1. Үзе суфый, үзе урлаша

Әле тотсаң тырнаша. (мәче)


  1. Үзе мич башында,

Үзе тун ябынып йоклый. (мәче)


  1. Ак киезнең өстендә

Метри мулла утыра. (мәче)

Булдырдыгыз, әфарин.


  • Укучылар, ә мәче нинди төркемгә керә?

  • Ул йорт хайваны төркеменә керә.

  • Әйтегез әле песи, мәчеләргә нинди кушаматлар бирелә?

  • Мырауҗан, Тиктормас, Шаянкай, Матуркай, Йолдызкай.

  • Ә ни өчен песигә Йолдызкай кушаматы бирдегез?

  • Маңгаенда - нәкъ ике колак уртасында ап-ак табы булганга.

Дәреснең темасы һәм максатын бергәләп чыгару.

Укучылар, 2нче тукталышка да җиттек. Бу тукталышның исеменнән күренгәнчә белем алырбыз, "Йолдызкай" хикәясе белән танышырбыз, өлешләп, рольләргә бүлеп укырбыз, план төзербез.

  1. Сүзлек эше.

Көянтә - коромысло

Гөбе - каймак туглап, май язу өчен кулланыла торган тар, тирән кисмәк

Чыбык - прут, прутик

Үпкәле караш - кемгә дә булса үпкәләп карау.

Песигә кырын күзен салды-күз кырые белән карады.

Йокы килмәде - йокыга китә алмады.


  1. Өлешләп уку, планын төзи бару, дәфтәргә язып кую.

    1. Нәсимәнең дусты "Йолдызкай"ның тышкы кыяфәте.

    2. Кызчыкның песигә күрсәткән ярдәме.

    3. Көтелмәгән бәла.

    4. Нәсимә үз ялгышын таный.

    5. Якын дуслар тагын бергә.


  1. План буенча эчтәлекне чылбыр тәртибендә сөйләп чыгу.

Физпауза. Җил исә, исә, исә

Агачларны селкетә

Җил тына, тына, тына

Агачлар үсә, үсә.

(Һәр шигырь юлы буенча хәрәкәтләр ясала.)

3нче тукталышка туктыйбыз. Тукталыш исемен бергәләп уку.


  • Укучылар, нәрсә соң ул җаваплылык?

  • Җаваплы булу хисе, эшкә җитди караш. Нәрсәгә дә булса тулы хуҗа булу, барлык хокуклардан файдалану һәм бурычларны үтәү.

  • Нәсимә дөрес эшләдеме?

  • Нәсимә алдашты, әнисенә дөресен әйтергә курыкты.Нәрсә ул алдау?

1.Хәйләләү,кешене авыр хәлдә калдыру

2.Ялганлау,ялган сөйләү.

3.Дөрес булмаган,чын булмаган хәбәр.

-Алдау,ялган һәм хәйлә сүзләре арасында уртаклык бармы?

-Бар,әлбәттә.Хәйлә төшенчәсе урыны белән алдауны да, ялганны да үз эченә ала.

Слайдта бирелгән мәкальләр һәм әйтемнәрне уку, үз сүзләре белән аңлатуларына ирешү.

  • Алдашсаң-абруең китәр,тиргәшсәң-кадерен китәр.

  • Алдакның аягы кыска.

  • Акыллы кеше алданмас та, алдатмас та.

  • Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.

  • Ялганчы күзеннән күренә.

  • Яңгырдан соң кояш бар,

Алдаудан соң оят бар.

  • Ялган сүзне дөресләү таш ватудан авыррак.

  • Ялган сүзнең гомере кыска.

Укучыларның фикерләрен тыңлау, гомуми нәтиҗәне чыгару.

Әйе, Нәсимә ялганлый, аның намусына тап төшә, ләкин ул түзә алмый, дөресен сөйләп бирә. Алдашу- көчсезлек, куркаклык һәм башка начар сыйфатлар билгесе.

"Намуслылык", "намус" сүзләре белән бергә "чисталык", "сафлык" сүзләре дә йөри.

  • "Намуслы" дип, без нинди кешегә әйтәбез?

  • Намуслы кеше - ул туры сүзле, кыю кеше.

  • Әдәпле, намуслы кеше нинди була?

  • Ул- соңыннан оят булырдай, ата-аналарына, дусларына сиздерергә ярамаган эшләрне эшләмәскә тырышучы.

Автобусыбыз соңгы "Игелек", "Шәфкать" тукталышына җитте. Нинди матур чәчәкле алан, "игелек, шәфкать, миһербан" сүзләре кергән мәкальләр эленгән.

Һәрбер укучы тормыштан алынган төрле мисаллар ярдәмендә игелеклелек турында сөйли,

әңгәмәдә катнаша.

Нәтиҗә ясау. Без кечкенәләргә, әби - бабайларга, әти - әниләргә, гомумән, бар кешегә дә игътибарлы, шәфкатьле, мәрхәмәтле булып үсәргә тиешбез,шулай ук тереклек ияләрен дә рәнҗетергә ярамый.

З. Мансурның "Кырмыска", Ш. Галиевнең "Таяныч", Ф. Зыятдинованың "И сөенәм" шигырьләрен тыңлау(һәр рәттән бер укучыга яттан өйрәнергә шигырь бирелгән иде).

Тирә - юньдәге кешеләргә, игътибарлы, ихтирамлы, инсафлы, әдәпле мөгамәләдә булу - әдәплелек билгесе ул.


  1. Дәресне йомгаклау.


  1. Рефлексия. Дәрестә нәрсә белдегез, нәрсәгә өйрәндегез?


  1. Өйгә эш. Әдәплелек турында 3 мәкаль язып килергә, хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә, Йолдызкай рәсемен ясарга.


Әлмәт шәһәре 10нчы гомуми урта белем бирү

һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-

нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәт-

шина Фәридә Мәхмүт кызы.

4

© 2010-2022