- Преподавателю
- Математика
- Математик ярыш уен
Математик ярыш уен
Раздел | Математика |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Самигуллина А.Х. |
Дата | 27.02.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Арча районы
Апаз урта гомумбелем мәктәбенең
башлангыч класслар укытучысы
Самигуллина Алсу Харисовнаның
математика атналыгы кысаларында
үткәргән кичә эшкәртмәсе.
Математик ярыш уен.
Исеме : Кем тапкыр , кем зирәк , сынап карыйк тизрәк !
Уенда 2 команда катнаша.
1 команда 2 команда
Җитезләр Зирәкләр
дип атала.
Һәр командага укучылар чакырыла.
1.Дильяр 1 кл 1.Эльвира 1 кл
2.Зилә 2 кл 2.Гөлчәчәк 2 кл
3.Тазиева Э . 3 кл 3.Нуриева Гөлнур 3 кл
4.Фәйзиев Раиль 3 кл 4.Закиров Ильмир 3 кл
5.Миннебаева Э. 4 кл 5.Мазитова Э. 4 кл
6.Ибрагимова З. 4 кл 6.Нуриева Алисә 4 кл
Уенны башлыйбыз. Командаларга уңышлар телибез. Сез кайсы командага булышырга телисез? Шул команда өчен авыртып утырыгыз. Кирәк вакытта ярдәм итәрсез.
1) 30 секунд карап торып, саннарны хәтердә калдырырга : ( рәт буенча )
7 , 5 , 9 , 6 , 1 , 4 , 8 , 10.
Яздырып алу, нәтиҗә ясала. Кем күбрәк истә калдыра - шул җиңүче.
2) Блиц - турнир.
1 минут вакыт бирелә , сорауларга дөрес җаваплар биргән буенча җиңүче билгеләнә.
( Һәр команда аерым уйный ) 1 команда ( беренче ) , 2 команда ( икенче )
-
Кушканда саннар ничек атала?
-
Алудан чыккан сан ничек атала?
-
Берурынлы санга берне кушкач, икеурынлы сан килеп чыккан. Берурынлы сан нинди булган ?
-
1 см 1 дм дан күпмегә кечкенә ?
-
Фигураның яклар озынлыгы суммасы ничек атала?
-
Нинди фигураның мәйданы буен иңенә тапкырлап табыла ?
-
Җиде дүртле ничә була ?
-
Бөтен яклары да тигез дүртпочмак ничек атала ?
-
Башы һәм ахыры булган туры ничек атала ?
-
Алу гамәлендә алына торган сан ничек атала ?
-
Алу гамәлендә ала торган сан ничек атала ?
-
Кушканда чыккан җавап ничек атала ?
-
Икеурынлы саннан унны алгач, берурынлы сан чыга . Икеурынлы сан нинди булган ?
-
3 дистә 3 берәмлектән ничәгә зуррак ?
-
Кушу тамгасы булган аңлатма ничек атала ?
-
Турыпочмаклыкның буен иңенә тапкырлагач , нәрсә килеп чыга ?
-
15 санында ничә бишле бар ?
-
1 сан икенчесеннән ничә тапкыр зур икәнен нинди гамәл белән табарга ?
-
Фәннәрнең патшасы нинди фән ?
-
Иң уңайлы тапкырлау таблицасын кем төзегән ?
-
нәтиҗә ясала.
3) Лабиринт .
Кыш бабай кайда яши? дип атала. Командаларга бер үк төрле уеннар бирелә.
Кайсы команда Кыш бабайның өен беренче таба - шул җиңүче. Башта дөрес эзне табыгыз һәм аннан кызыл төс белән йөртегез.
Кайсы команда тизрәк ?
4) Саннар рәтен дәвам итәргә.
Кем күпме булдыра. Эзлеклелекне сакларга.
1 , 2 , 4 , 8 , 16 , . . . 1 , 3 , 9 , 27 , . . .
( 32 , 64 , 128 , 256 ) (81 , 243 , 729 , 2187 )
-
нәтиҗә ясала.
5) Шашка күчереш уены. ( 3 класс )
Раиль Илмир
Шашкаларны капма - каршы якка күчерергә .
6) Шырпы белән эш. Таякчыклар белән эшләнә.
Бер зурлыктагы 5 квадрат бирелгән. Кайсы 3 таякчыкны алсаң, шундый ук өч квадрат кала?
Җавап :
7) Әниләргә бирем.
10 таякчыктан төзелгән өй рәсеме бирелә.
2 таякчыкны гына күчереп, өйне икенче якка әйләндереп куегыз.
а) Җавап :
б)
16 таякчыктан 4 квадрат төзелгән , шул ук 16 таякчыктан 5 квадрат ничек төзергә ?
8) Акча санау.
Команда саен 1 бала, 1 әни чакырыла. Акча санаган арада төрле сораулар бирелә .
Соңыннан ничә сум акча санаганы сорала.
Балаларга : Әниләргә :
-
Синең туган көнең , елың кайчан ? 1. Гаиләдә ничә бала ?
-
Әниеңә ничә яшь ? 2. Иң олысына ничә һәм иң ке-
-
Тулы адресың ? һ.б. ( Гаилә темасына ) чесенең туган көне кайчан ?
3. Мәктәпне кайсы елда
тәмамладыгыз ?
9) Кәгазь кисәген уртадан үзең сыярлык итеп кисәргә. ( Әниләргә ике командага бүлеп бирелә. )
10) Фикерләү мәсьәләләре.
Кайсы команда алдан җавап бирә, сез игътибар белән күзәтегез. Алдан кул күтәрә.
1. Бүрәнәне 3 тигез кисәккә бүлү өчен ничә урыннан кисәргә кирәк? ( 2 )
2 Кулларда 10 бармак . 10 кулда ничә бармак? ( 50 )
3. 8 не 2 гә бүлгәч 0 чыккан . Ничек эшләгәннәр? ( 0 )
0
4. Каз 4 кг 1 аякка бастырып үлчәсәң ничә кг була ? ( 4 )
5. Өстәлдә 5 шәм янып утыра . Җил белән 1 се сүнде. Өстәлдә ничә шәм калды? ( 1 ,ә калганнары эреп бетә)
6. Яшелчә бакчасында бабай , әби , онык , эт , мәче һәм тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше бар ?
7. Машинага 3 кәҗә бәтие утырган . Һәр кәҗә бәтие 8 әр км юл үтәргә тиеш булса , машина ничә км юл үткән ?
8. Каз һәм мәче аякларының саны тигез булса, ишегалдында ничә каз бар ?
9. Бер рәттә 8 урындык , Алия сулдан 5 нче урынга , ә Рәйсә уңнан 5 нче урынга утырган . Алар икесе бер урынга туры килмәгәннәрме ?
10. Җәй көне самолет Мәскәүгә 95 минут оча ,ә кыш көне 1 сәг.35 минут оча. Бу ни өчен шулай?
11. Бер кешенең дөрес сөйләми торган гадәте булган. Сез дөрес сөйлисезме дигән сорауга ул ничек җавап бирер ?
12. Фотоальбом 20 битле. Әгәр 5 битнең калынлыгы 1 см булса , бу альбом нинди калынлыкта булыр ?
13. Минем әтием Камил Нуретдин улы. Ә улымны Илнар Илгизәр улы диләр . Минем исемем ничек ?
14. Алсинә үзенең энесеннән 3 тапкыр олырак . 2 елдан соң ул үзенең энесеннән 3 тапкыр зуррак була алырмы ?
15. Камилә 3 нче катта яши . Фәнис тә шул ук подъездда тора. Ул үзенең квартирасына күтәрелгәндә Камиләгә караганда 2 тапкыр күбрәк баскычка күтәрелә. Фәнис ничәнче катта яши?
16. 1 санын үз - үзенә 1000 тапкыр тапкырласаң , нинди сан килеп чыга ?
17. Рәнис , Айнур , Рәдис шахмат уйнадылар. Һәрберсе 2 шәр мәртәбә уйнаса, уен ничә тапкыр уйналган булыр ?
18. Туры өстендә 4 нокта билгеләделәр. Әгәр очлары шул нокталар белән билгеләнсә , барысы ничә кисемтә килеп чыгар ?
Шушының белән уеннар тәмам.
Нәтиҗәләр ясала.
Катнашучыларга Кыш бабай котлавы.
Арча районы
Апаз урта гомумбелем мәктәбенең
башлангыч класслар укытучысы
Самигуллина Алсу Харисовнаның
математика атналыгы кысаларында
үткәргән ачык дәрес эшкәртмәсе .
24 нче декабрь, 2008 ел
Математика
4 класс
Дәрес - сәяхәт.
Те ма : Күбурынлы саннарны кушу , алу , тапкырлау , бүлүне ныгыту.
Хәрәкәткә мәсьәләләр чишү.
Максат :1) Күбурынлы саннар белән мисал һәм хәрәкәткә мәсьләләр чишү.
2) Фикерләү күнекмәләрен һәм мөстәкыйльлекләрен үстерү.
3) Ярдәмчеллек , кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү.
-
Дәрес барышы .
-
Исәнләшү. Кар бөртеге бөтерелеп төшә.
Аңа язылган сүзләрне уку.
Исәнмесез, кадерле балалар !
Мин сезнең бәйрәмгә чакырып язган хатыгызны алдым. Кызым белән кунакка барырга хәзерләндек. Ләкин безне кичә урмандагы җәнлекләрнең Чыршы бәйрәменнән Дию урлап китте. Ул безне үзенең 7 кат ишекле зиннәтле сараенда тота. Юк ул безне рәнҗетми., ләкин бәйрәмгә дә җибәрми. Безсез бәйрәмегез бик күңелсез булыр инде . Тик котылу юлы бар. Сезнең белемнәрегез алдында дию ишекләре көчен югалта. Зинһар , ярдәм итегез!
Зур ышаныч белән Кыш бабагыз һәм Кар кызы.
2. Балалар сез ярдәм итәргә әзерме?
Әйдәгез юлга кузгалыйк! Кышкы юлны уза бик җиңел булмас , сезнең каршыгызга биек
таулар , тирән елгалар , зур кар көртләре , калын урманнар очрап торачак. Аларны үтү өчен сезгә сорауларга җавап табып барырга кирәк!
-
1 елда ничә ай? Ничә көн ?
-
Кәбисә ел ничә көнле?
-
2008 ел нинди ел ?
-
Кыш айларын санагыз.
-
Декабрьдә ничә көн?
-
Яңа ел кайчан башлана?
1 нче капканы үтеп тә киткәнбез.
Алда нәрсә күренә?
Тау. Тау аша үтү өчен китаптагы № 409 биремне үтәргә кирәк. ( 81 бит )
4 укучы тактада эшли : Гумеров , Загидуллин , Илмир , Илнар.
Гумеров Загидуллин
8571 : 3 = 2857 ( баганалап чишәргә ) 6512 : 4 = 1628 ( баганалап чишәргә )
Илмир Илнар
1722 : 6 = 287 ( баганалап чишәргә ) 2435 : 5 = 487 ( баганалап чишәргә )
Урыннарда 1896 : 6 = 316
-
тикшерү.
2 нче капканы да уңышлы үттек.
Алда елга күренә . Тик бозлары ярылган . Биремнәрен дөрес чишсәк кенә , без аның аша җиңел үтәрбез.
1) Ягы 5 см лы квадратның Р = ? һәм S = ? 2) Мәйданы S = 12 см2 булган
( Р = 5*4 = 20 см ; S = 5*5 = 25 см2 ) турыпочмаклыкның яклары нинди
озынлыкта булыр?
( 6 - 2 ; 3 - 4 ; 12 - 1 )
3 нче капканы да уңышлы үттек.
Алда урман күренә . Тик бездән урманга кадәр 18 км. Әгәр без сәгатенә 6 км / сәг тизлек белән хәрәкәт итсәк , ничә сәгатьтә барып җитәрбез? 18 : 6 = 3 ( сәг )
4 нче капканы да үттек.
Ял минуты.
Ләкин урман бик калын күренә . Аны үтеп чыгар өчен тагын бер мәсьәлә чишәргә кирәк.
№ 424 ( 83 бит )
Җәяүле 1 сәг 4 км
Велосипедчы 3 тапкыр арт. ? (х)
Велосипедчы җәяүледән ничә км га артык юл үткән ?
5 нче капкага кергәндә
2 төркемгә бүленәбез.
1 төркем 2 төркем
Малайлар Кызлар
Һәр төркемнән 1 әр укучы такта янында тигезләмә чишә.
№ 406
48 : х = 92 :46 х : 10 = 600 + 60
48 : х = 2 х : 10 = 660
х = 48 : 2 х = 660 * 10
х = 24 х = 6600
48 : 24 = 92 : 46 6600 : 10 = 600+60
2 = 2 660 = 660
-
тикшерү.
5 нче капканы да уңышлы уздык.
Әйдәгез , балалар , Диюгә Яңа ел бүләге әзерләп калдырыйк.
Кар бабай ясыйк .Ләкин аның һәр өлешен ясаганда, мәсьәләләрне дә чишеп барыйк.
-
Чыршыга 35 кызыл шар
эленгән.
Алар зәңгәрләреннән
5 кә күбрәк.
Зәңгәрләре ничә? ( 30 )
-
Бәйрәм табынын 1 әби, 2 әни,
2 кыз , 1 онык хәзерли.
Барысы ничә кеше табын хәзерли?
( 3 әү - әби, әти , кыз )
-
Кар кызына 16 яшь .
Ул бабасыннан 44 яшькә кечерәк.
Кыш бабайга ничә яшь ? ( 60 яшь )
6 нчы капканы уңышлы үттек.
Ә соңгы капканы ачу өчен мисаллар чишәргә һәм җаваплардагы саннар астына хәрефләрне язарга кирәк булачак.
4
16
100
32
96
81
36
96
48
3
Я
ң
а
е
л
б
е
л
ә
н!
4 х 4 = 16 ( ң ) 56 : 14 = 4 ( я ) 32 х 3 = 96 ( л ) 0 + 32 = 32 ( е ) 25 х 4 = 100 ( а )
24 х 2 = 48 ( ә ) 60 : 20 = 3 ( н! ) 27 х 3 = 81 ( б ) 12 х 3 = 36 ( е )
Молодцы !
Кыш бабай белән Кар кызына юл ачтык .
Рәхмәт , балалар ! Тиздән бәйрәмебезгә килеп җитәрләр .
Барыгызны да Яңа ел белән ! Яңа ел яңа бәхетләр , яңа шатлыклар , сәламәтлек алып килсен.
Йомгаклау.
-
Билгеләр кую.