Внеурочное мероприятие по математике

Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБОУ"Старомензелябашская СОШ" им. Адлера Тимергалина

Сармановского муниципального района

"Зирәкләр һәм тапкырлар" ярышы.

Максат:

  • укучыларнын алган белемнәрен яңа ситуацияләрдә куллана белергә өйрәтү;

  • математика фәненә мәхәббәт,кызыксыну уяту;

  • укучыларда җаваплылык тәрбияләүне дәвам итү;

  • игътибарлыкны,тыңлый белүне үстерү.

Формасы: уен-КВН

Җиһазлау: интерактив такта,карточкалар, төсле кәгазь

Әзерләде 1 нче категорияле математика укытучысы:

Ямалиева Фарида Вагизовна








Алып баручы:

Хәерле көн,укучылар,укытучылар,килгән кунаклар!Бүген сезне мәктәбебезнең 7 нче класс укучылары сәламли.

Барлык кеше дә мәктәпнең беренче классыннан ук математика нигезләрен өйрәнә башлый,чөнки бу фән барысына:физика һәм химиягә,тел фәннәренә һәм медицина,астрономия һәм биологиягә үтеп керә.

Математика- фәннәрнең иң борынгысы,ул кешеләргә кирәк һәм кирәк булып калачак."Математика" сүзе грек сүзеннән чыккан.Ул"фән","уйлану"дигәнне аңлата.

Безнең мәктәп укучылары да, төрле конкурсларда ,олимпиадаларда катнашып,җиңү яулыйлар.

Бүгенге ярышыбыз да математика фәненә багышланган.Уенда катнашучылар ,сезгә уңышлар телибез.

Уен барышы.

Алып баручы командалар белэн таныштыра,жюри составы сайлана.

Алып баручы:"Бүлү" һәм "тапкырлау" командалары арасында математик КВН ны башлап җибәрәбез.Сәламләу өчен сүз команда капитаннарына бирелә.

"Бүлү" командасы капитаны.

Хәерле көн,кадерле дуслар ,

безнең белән ярышучылар!

Телибез сезгә бүген зур уңышлар,

Зур дәрт белән гөрләп үтсен ярышлар!

Шулай да без сезне аяп тормабыз

Салынмасын җиңелсәгез борыныгыз!

"Тапкырлау" командасы капитаны.

Сәлам сезгә хөрмәтле дуслар,

Безнең белән көч сынашучылар!

Бездә шулай яхшы теләктә

Көч бетмәсен бүген сезнең беләктә!

Сынмасын тик бу көрәштә муеныгыз,

Бетсә җиңү белән безнең уеныбыз!

ЭТАП 1. Разминка.

Командалар чиратлап, таблицада күрсәтелгән саннарның берсен әйтергә һәм шул сан астында яшеренгән сорауга җавап бирергә тиеш.

1.Капма-каршы саннарның суммасы ничәгә тигез? (0)

2.Чиктәш почмакларның суммасы ничә градуска тигез? (180)

3.Почмакның түбәсеннән чыгучы һәм аны ике тигез почмакка бүлүче нур ничек атала? (биссектриса)

4.Өчпочмакның нигезе янындагы ике почмагы тигез булса ,ул нинди өчпочмак? (тигезьянлы)

5.Квадратның мәйданы 16 см2. Квадратның периметры күпме? (16 см)

6."Геометрия" сүзенең грекча тәрҗемәсе ничек? ("гео"-җир,ә "метрео"- үлчәү)

7.Турыпочмаклыкның яклары 8 см һәм 9 см.Турыпочмаклыкның мәйданы

нинди? (72 см2)

8.Үзгәрешле кергән тигезлек ничек атала? (тигезләмә)

9.Абциссалар күчэре нинди хәреф белән билгеләнә? (х хәрефе)

10.Нинди сан ваклаучыда язылмаска тиеш? (0)

11.Туры почмактан кечерәк почмак ничек атала? (кысынкы)

12.Әйләнәнең радиусы 8 см булса,диаметры күпме? (16 см)

13.Әйләнәнең диаметры 34 см булса, радиусы күпме? (17 см)

14.Күппочмакның барлык якларының суммасы ничек атала? (периметр)

15.ОУ күчәре ничек атала? (ординаталар күчәре)

16.Нинди җөп сан,гади сан? (2)

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16


ЭТАП 2.

Командалар ярышы. Таблицадагы 16 шакмакка 1 дән 20 гә кадәр саннар язылган. Күзләр белән генә җитмәүче саннарны атагыз.( Тизлек һәм дөреслек- 3 балл)

1 нче таблица

2

5

12

3

11

19

15

10

16

13

4

20

8

17

18

7

( 1,6,9,14)

2 нче таблица

1

14

17

9

11

5

19

7

16

20

2

15

4

8

10

13

(3,6,12,18)

ЭТАП 3.

Командалар бирелгән нокта координаталарын тоташтыру юлы белән"КУВШИН" сурәтен ясарга тиеш. (Тизлек һәм дөреслек өчен - 5балл.)

(1;-3), (-3;1), (-1,5;5), (2,5;5,5), (2;2), (4;2),

(-1;-3), (-2;2 ), (-2,5;5,5) , (1,5;5), (3;4), (3;1),

(-2;-2), (-1;3), (-1;6), (1;4), (5;4), (3;-1),

(-3;-1), (-1;4), (1;6), (1;3), (5,5;3), (2;-2),

(1;-3), (1,5;5), (-1,5;5).

ЭТАП 4.

Анаграммалар чишү.(Тизлек һәм дөреслек өчен һәр җавапка - 1 балл)

1. ЫМРТА (тамыр)

2. ГЕЛМӘИЗТӘ (тигезләмә)

3. МОСАКИА (аксиома)

4. ЧОАЧКМПӨ (өчпочмак)

5. ГЕАРЛБА (алгебра)


ЭТАП 5.

Тиздән 23 нче февраль-Ватанны саклау чылар көне җитә. Сез хәзер төсле кәгазьләрдән, аларны котлап ,открыткалар ясарга тиеш буласыз.Тизлек һәм матурлык өчен -5 балл.

ЭТАП 6.

Түбәндәге таблица ярдәмендә һәм икенче таблицаны кулланып үзегезгә кирәкле киңәшне укый аласыз.

!

К

Е

Е

Е

Ң

Б

У

Г

Р

Л

Л

Н

Ы

Д

К

Д

Е

Н

Е

Ы

А

С

З

24

6

22

18

20

9

17

2

21

14

4

19

7

5

1

10

12

15

16

13

8

11

3

23



ДУСЛЫКНЫҢ КАДЕРЕН БЕЛЕГЕЗ !


ЭТАП 7. Йомгаклау.

Жюри балларны саный. Җинүче команданы билгели.



© 2010-2022