- Преподавателю
- Математика
- Уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгару
Уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгару
Раздел | Математика |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Абдуллин Р.Р. |
Дата | 24.02.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Тема: Уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгару.
Максат: 1. Укучыларга уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгару турында мәгълүматлар бирү.
2. Мисаллар эшләү күнекмәләрен үстерү.
3. Чисталык, төгәллек сыйфатлары тәрбияләү.
Материал: Ю.Н.Макарычев һ.б. "Алгебра 7", 118 бит
Җиһазлау: мультимедийный проектор, ноутбук, презентация
Дәреснең тибы: яңа тема аңлату
Укыту алымы: репродуктив
Дәрес барышы:
-
Оештыру өлеше:
-исәнләшү
-укучыларны барлау
-
Белемнәрне актуальләштерү:
-
өй эшен тикшерү
-
телдән исәпләү ( 1 кушымта )
-
тарату законы: (а+в)с = ас + вс
-
Яңа төшенчәләр бирү:
Исәпләгәндә күпбуынны берничә буынның тапкырчыгышы белән алыштыру файдалы була. Күпбуынны ике яки берничә күпбуын тапкырчыгышы рәвешендә күрсәтү күпбуынны тапкырлаучыларга таркату дип атала.
( 2 кушымта)
6а2в + 15в2 күпбуынын карап китик. Аның һәр буынын тапкырлаучыларның берсе 3в га тигез булган тапкырчыгыш белән алмаштырырга мөмкин:
6а2в + 15в2 = 3в 2а2 + 3в 5в
Килеп чыккан аңлатманы тарату үзлеге буенча ике тапкырлаучының тапкырчыгышы рәвешендә күрсәтеп була.
3в 2а2 + 3в 5в = 3в(2а2 + 5в)
Шулай итеп, 6а2в + 15в2 = 3в(2а2 + 5в)
Күпбуынны тапкырлаучыларга таркатуның без кулланган юлы уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгару дип атала.
Уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгарганда:
1.Саннар арасыннан иң зур уртак бүлүче җәя тышына чыга.
2.Үзгәрешлеләрдән иң кечкенә дәрәҗәдә булганы чыга.
-
Белем һәм күнекмәләрне үзләштерү:
№ 703. Уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгарырга:
а) 5х + 5у = 5(х+у)
(укучылар тактада эшлиләр)
Физкультминутка.
№ 705. Тапкырлаучыларга таркатырга:
а) 7ах + 7вх = 7х(а+в)
(укучылар тактада эшлиләр)
№706. Уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгарырга:
а) а2 + а = а(а+1)
(укучылар тактада эшлиләр)
-
Дәресне йомгаклау:
-
нәтиҗә ясау
-
билге кую
-
Өй эше:
-
укырга 118-120 бит
-
№704, №707 тапкырчыгыш рәвешендә күрсәтергә.