- Преподавателю
- Математика
- Урок по математики на тему Решение уравнений
Урок по математики на тему Решение уравнений
Раздел | Математика |
Класс | 5 класс |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Сайфуллина М.М. |
Дата | 06.02.2016 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Тема: Тигезләмәләр чишү.
Максат :
Белем бирү:1. Тигезләмә төшенчәсен үзләштерү;
2. Тигезләмәләрне чишәргә өйрәнү;
3. Тигезләмә төзеп мәсьәлә чишәргә өйрәнү;
4. "Билгесез кушылучы" , "Билгесез кимүче" , "Билгесез киметүче" нетабу күнекмәләре булдыру.
Танып -белү үстерү: Укучыларга үз гамәлләрен мөстәкыйль планлаштыр һәм анализлау ,ситуациядән чыга белү юлларын табу , белем һәммөмкинлекләрен бәяләү өчен шартлар тудыру.
Тәрбия бирү: Математика фәне белән кызыксыну , эзләнү , үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияләү;
Төгәллек , чисталык , пөхтәлек , бер-береңә ярдәм ләшел эшләү күнекмәләрен үстерү.
Дәреснең тибы: алдагы дәресләрдә алган белемнәрне, күнекмәләрне ныгыту.
Дәреснең төре: әңгәмә , сөйләү ,аңлатмалы - күрсәтмәле.
Материал : Математика дәреслеге . Авторлары - Н.Я.Виленкин , В.И.Жохов , А.С. Чеснаков , С.И.Шварцбурд.
Җиһазлау: Power Point презентациясе , сигнал карточкалары,кире элемтә өчен битләр.
Дәрес барышы:
-
Оештыру өлеше.
Укучылар, бүген безнең дәреснең девизы белән танышыйк әле. Экранга игътибар итегез. Андагы җөмләне укыгыз "Эзләргә , табарга һәм җиңелмәскә".
-
Өй эшләрен тикшерү.
Укучылар бер-берсенең эшен тикшерә.
-
Актуальләштерү.
-
Экранга игътибар итегез. Анда нәрсә күрәсез?. ( Аңлатмалар).
-Әйдәгез , бу аңлатмаларны 3 төркемгә бүлик. Сезнең партагызда карточкалар ята. Шул карточкаларда языгыз.
1 нче төркемгә санлы аңлатмаларны;
2 нче төркемгә хәрефле аңлатмаларны;
3 нче төркемгә тигезләмәләрне языгыз.
-
Санлы аңлатмалар
Хәрефле аңлатмалар
тигезләмәләр
316-18 - 116
(х + 42)*х
275 - х =14
(274 + 323 ):3
( х +184) -63
( х+25 ) - 13 = 49
(742 +856) +(134+144)
Х:3 +3х
638 +х =896
(4789+х) - 1789
-
Соңгы баганага карагыз әле , чөнки бүгенге дәресебезнең темасын ачыклыйбыз.
Укучылар дәреснең темасын әйтәләр " Тигезләмәләр чишү". Дәфтәрләргә тема языла.
-
Укучылар , дәреснең максатын кайсыгыз әйтер икән.
Укучыларның җаваплары тыңланыла.
-
Телдән исәпләү .
Тигезләмәләрне чишәргә . Кайсы компонент билгесез ? Кагыйдәсен әйтегез.
С+10 =90; а - 5 = 45; 120 - у = 20;
В + 15 = 100; х - 10 = 10; у + 8 = 18;
Б - 9 = 9; 40 + х = 80 ; р - 7 = 13;
20 + м = 50; у - 78 =0; 5 + с = 14;
25 - х = 12; а + 75 = 100; 50 - в = 20;
( х + 36) -18 =58;
-
Укучылар соңгы тигезләмәне чишә алдыгызмы ?
-
Ни өчен юк?
-
Әйдәгез , бергәләп эшлик әле.
-
Яңа белемнәрне формалаштыру.
-
Экранга карагыз һәм бер -берегезгә билгесез кимүчене табу кагыйдәсен әйтегез.
-
Бер укучының җавабын тыңлыйбыз.
-
Слайдка карыйк. Бу тигезләмәне чишүнең ике ысулы бар. Шул ысуллар белән танышып китик.
1 нче ысул.
Х + 36 = 58 + 18;
Х + 36 = 76;
Х = 76 -36;
Х = 40.
2 нче ысул.
Х + 36 - 18 = 58;
Х + 18 = 58;
Х = 58 -18 ;
Х = 40.
Җавап : 40.
-
Ныгыту.
Үзлектән чишү өчен бирем.
Тигезләмәләрне чишәргә:
А). ( х + 98 ) + 14 = 169;
Б). ( 35 + у) - 15 =31.
Тигезләмәләрнең чишелешен парларда тикшерәләр. Җаваплар экранда.
А). Х + 98 = 169 - 14;
Х + 98 = 155;
Х = 155 - 98;
Х = 57.
Җавап : 57.
Б). 35 + у =31 + 15;
35 + у = 46;
У = 46 - 35 ;
У =11.
Җавап: 11.
Нәтиҗә ясыйк. Сорауларга җавап бирегез.
-
Билгесез кимүчене ничек табарга?
-
Билгесез киметүчене ничек таптыгыз?
-
Билгесез кушылучыны ничек таптык ?
-
Физкультминутка.
Күрсәт әле үскәнем , җилләр ничек исәләр?
Менә шулай,( куларны күтәреп болгыйлар) менә шулай исәләр.
Күрст әле үскәнем сулар ничек агалар?
Менә шулай, (кулларын як -якка җәяләр) менә шулай агалар.
-
Мөстәкыйль эш. Укучылар эшләрен үзләре тикшерә һәм үзбәя куялар. Җаваплар экранга бирелә.
1 нче вариант.
1).Тигезләмәләрне чишик.
А). (х +25) + 34 = 152;
Б). 67 + ( х - 24) =235.
2). Мәсьәләне тигезләмә төзеп чишәргә.
Сыйныф бүлмәсендә берничә укучы бар иде. Бүлмәгә 7 укучы кереп ,9 ы чыгып киткәч 31 укучы калды. Башта бүлмәдә ничә укучы булган?
2 нче вариант.
1). Тигезләмә чишик.
А). ( х + 34) - 18 =68;
Б). 89 +( 15 +х) =219;
2). Мәсьәләне тигезләмә төзеп чишәргә.
Гаражда берничә машина бар иде. 35 яңа машина алып , 12 иске машинаны металлоломга тапшыргач , гаражда 93 машина булды. Башта ничә машина булган?
Җаваплар:
1 вариант.
А).93;
Б).192;
2).33 укучы.
2 вариант.
А).52;
Б).115;
2). 70 машина.
Йомгаклау.
Җөмләне дәвам итегез:
Бүген дәрестә мин ... кабатладым.
Бүген дәрестә мин ... өйрәндем.
Бүген дәрестә мин ... аңладым.
-
Өй эше.
Дәреслектән № 377(г). 376 (в,г,д).
"Әтием һөнәре һәм математика" дигән чыгыш хәзерләргә.
-
Рефлекция.
-Укучылар сезнең алда яшел һәм кызыл түгәрәкләр бар.
Яшел төс -дәрестә миңа барысы да аңлашылды
Кызыл төс - ярдәм итегез миңа күп нәрсә аңлашылмады.