Укучыларны фән белән кызыксындыру максатыннан дәресләрдә дидактик уеннар куллану

"Описание материала: Уен – кызыксындыру һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул. Уен баланың шул фән белән кызыксындыруын көчәйтә, дәресне җанландыра, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, зирәклеген үстерә, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. Уйный –уйный белем алганда, телдән үзләштерә торган материал җиңел ныгытыла һәм мавыктыргыч була, укучының күзәтүчәнлеге арта. Тик әлеге эш төрен оештырганда, укучыларның яшь үзенчәлеген истә тотып, аны дәрестә урынлы куллану мөһим. 5 нче сыйныфта ... Орфографияне өйрәнү нәтиҗәсендә үз фикерен һәрбер кеше тиз аңларлык грамоталы итеп язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш.
Раздел Изобразительное искусство и Мировая художественная культура (ИЗО и МХК)
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Галиева Расима Муллануровна

МБОУ Гимназия с.Большой Сардек

Кукморского муниципального района РТ



Укучыларны фән белән кызыксындыру максатыннан дәресләрдә дидактик уеннар куллану.

Без, бүгенге көн укытучылары, укучыларны заман шартларына яраклашкан камил, тормышта үз урыннарын табып яшәрлек, көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләргә тиеш. Дәресләр укучыга ныклы белем бирергә, логик фикер йөртеп, фикерләрен дәлилләп аңлата белергә, телдән оста файдаланырга һәм төрле тәрбия бирергә тиеш. Академик М.И. Мәхмүтов язганча: "...хәзерге дәреснең төп үзенчәлеге: ул - укучыларның акыл сәләтен үстерү".

"Без барыбыз да балачактан", дигән атаклы язучы Антуан де Сент -Экзюпери. Бу чыннан да шулай. Кем генә булсак та - язучымы, укытучымы, әллә бер гади эшчеме - күңел балачакка еш әйләнеп кайта. Ә балачактагы иң истәлекле, иң кызыклы мавыгу ул , мөгаен, уендыр.

Уен - кызыксындыру һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул. Уен баланың шул фән белән кызыксындыруын көчәйтә, дәресне җанландыра, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, зирәклеген үстерә, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. Уйный -уйный белем алганда, телдән үзләштерә торган материал җиңел ныгытыла һәм мавыктыргыч була, укучының күзәтүчәнлеге арта. Тик әлеге эш төрен оештырганда, укучыларның яшь үзенчәлеген истә тотып, аны дәрестә урынлы куллану мөһим.

Дәрестә уеннар оештыру - укытуның актив формалары һәм методларыннан файдалану. "Психология күзлегеннән караганда, бала -чага һәртөрле уенга һәвәс була. Дидактика күзлегеннән караганда, уен - мавыктыргыч, кызыклы ситуацияләрдә укытуның диалогик һәм эвристик методларының бергә берләштерелүеннән гыйбарәт ул", - дип, М.И.Мәхмүтов "Хәзерге дәрес" мәкаләсендә берьюлы берничә методтан файдалануның өстенлеген күрсәтә. Шуны күздә тотып, мин "Татар теле дәресләрендә дидактик уеннар куллану аша укучыларның фән белән кызыксынуларын, иҗади фикерләүләрен үстерү" дигән методик тема өстендә эшлим. Укучыларның ныклы белем үзләштерүен, тотрыклы күнекмәләр алуын гына түгел, мөстәкыйль рәвештә танып - белү эшчәнлеге белән кызыксынуларын уятуны да, шуны кече яшьтән үк укучыга сеңдерүне дә күздә тотам. Дәрестә укучы никадәр актив катнашса, мөстәкыйль фикер йөртсә, һәр яңаны нәтиҗәле итеп тану ысуллары белән коралланса, грамматик теорияне һәм сөйләм практикасын үзләштерү процессы да шулкадәр уңышлы барачак дип уйлыйм. Моның өчен дәресләрдә мавыктыргыч уеннар белән авырлык ситуациясе тудырылырга, проблемалы сораулар куелырга тиеш.

5 нче сыйныфта "Фонетика, графика, орфография" темасын үткәндә орфографик уеннар куллануны уңышлы дип саныйм. Орфографияне өйрәнү нәтиҗәсендә үз фикерен һәрбер кеше тиз аңларлык грамоталы итеп язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш. Ләкин кагыйдә ятлап кына, укучылар грамоталы итеп язарга өйрәнә алмаячаклар. Моның өчен мин "Орфографик лото " дигән уен төрен бик уңышлы дип саныйм. Әлеге уеннан соң авыр язылышлы сүзләрдән торган сүзлек диктанты яздырыла. Нәтиҗәдә,сүзләрнең язылышы күз алдында тора, уйланалар һәм сүзләрнең язылышын истә калдыралар.

6 нчы сыйныфта "Морфология" курсын укытканда , һәр сүз төркеменнән соң оештырыла торган эшлекле уеннар уңай нәтиҗә бирә.

Югары сыйныф укучыларына татар теленең кирәклеген, аны өйрәнәсе килү теләген арттыру максатыннан дәресләрнең бер өлешендә уеннар куллануны нәтиҗәле дип саныйм. "Сүзләрне бәйли бел!" уены мөмкин кадәр күбрәк сүзтезмәләр табарга булыша. "Сәяхәтче" уенын укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү максатында үткәрәм. Нәтиҗәдә укучылар, үзләре дә сизмәстән, уенга керешеп китә. Сүзләрнең күп мәгънәгә ия булуларына, сөйләгән һәм язган вакытта үз фикерләрен төгәл һәм эзлекле рәвештә әйтә белүләренә ирешелә.

Берничә ел әлеге укыту технологиясе белән эшләп, түбәндәге нәтиҗәне ясадым: талантлы укучыларның интеллектуаль һәм иҗади үсеше күзәтелде, "4" ле һәм "5" ле билгеләренә укучылар саны артты, ә фәннәрне йомшак үзләштерүче укучыларда үз көчләренә ышаныч туды.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дидактик уеннар укучыларның белемнәрен күтәрүдә, фәнгә карата кызыксыну тәрбияләүдә, сөйләм телен һәм язма телне үстерүдә әһәмиятле чараларның берсе булып тора.









































© 2010-2022