Сценарий на тему Встреча выпускников

Раздел Завучу
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Очрашу кичәсе

- Исәнмесез, кадерле дуслар!

- Хәерле көн, килгән кунаклар!

- Саумы сез, хөрмәтле сабакташлар!

- Бүген бездә зур бәйрәм,

Бар кеше дә сөенгән.

Чөнки алар мәктәбемә

Бүген кунакка килгән.

- Сәлам сезгә, барлык кунаклар!

Сәлам сезгә, әй сабакташлар!

Каршылыйлар сезне авылдашлар

Бик күңелле үтсен очрашулар.

Җыр: "Исәнмесез.."

- И, мәктәбем!

Сөенгәнсеңдер бүген,

Бу көннәрне көтеп алганга.

Синдә белем алган укучылар

Кошлар кебек очып кайтканга.

- Котлыйм сезне, дусларым!

Очрашу көне белән.

Якты бәхет утларын,

Яңа шатлык нурларын

Сибелдергән көн белән,

Котлыйм ихлас күңелдән.

- Кадерле дуслар! Рөхсәт итегез Очрашу кичәсен ачык дип белдерергә!

Хөрмәтле дуслар! Быелгы очрашу кичәсе яңа мәктәбебезнең юбилее көннәренә туры килде. Яңа мәктәбебезгә 23 декабрьдә 10 ел була.

Мәктәбем бик матур

Бәхетлеләр без хәзер.

Мәктәбебез зур кунаклар

Кабул итәргә әзер.

Бүген синең юбилейны котлап,

Җыелганнар кыз һәм улларың.

Кайткан алар җылы хисләр белән

Якын итеп ерак юлларын.

Бүгенге тантанада бергәләп яңа мәктәбебезнең юбилеен билгеләрбез, сабакташларыбыз белән очрашырбыз.

- Бәйрәм белән, сабакташлар!

- Юбилеең белән, мәктәбем!

- Мәктәп бүген ничек яши? Укучыларыбыз, укытучылар нинди уй-фикерләр, хыял-өметләр белән яна? Мәктәбем бүген нинди сулышта? Менә шулар турында таныштыру өчен сүз мәктәп директоры Налия Мирсәет кызына бирелә.

- Яңа мәктәпкә күчүдә зур көч куйган шул вакытта директор вазифаларын башкаручы укытучыыз Нурфаил Тауфик улына сүз бирәбез.

- Әлфинә Назимовна, әгәр сездән Акбаш мәктәбе нинди ул дип сорасалар, нидияр идегез?

- Һе-е, Әйдәгез әле бу сорауга җавапны икебез бергә эзлик.

- Монда талантлы, эзләнүчән тырыш педагогик коллектив эшли. Монда балкып елмаючан йөзләр күп...

- Димәк, бәхетле мәктәп!

- Монда укып чыккан укучыларны колач җәеп каршы алалар.

- Димәк, кунакчыл мәктәп!

- Монда һәрбер укучыга булышырга әзер торалар.

- Димәк, кешелекле мәктәп!

- Монда укып чыккан укучылар үзләренең балаларын һәм оныкларын китерәләр.

- Димәк, яраткан мәктәп!

- Ә залда утыручылар безнең мәктәп турында ниләр уйлыйлар икән?

- Хәзер беләбез аны... Дуслар, яңа мәктәбебезнең беренче чыгарылыш укучыларын сәхнәгә чакырабыз. Алар 4 укучы иделәр.

- Исәнме, мәктәбем!

Сагынып беттеңме?

Кабат без килгәнне

Сагынып көттеңме?

- Дуслар, менә тагын Акбаш мәктәбенә кабат очрашу бәйрәменә җыелдыгыз. Язмышлар сезне җир шарының төрле почмакларына таратса да, туган җиргә, туган авылыбызга, мәктәбебезгә булган мәхәббәт хисе сезне яңадан очраштырды.

- Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шушы җиргә дәшеп кайтара.

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр зурлап чакыра.

- Һәр очраган үтә сәлам биреп,

Бар да таныш монда.

Очынып йөрим яшь чактагы кебек

Акбаш урамында.

- Һәр очраган белән сәламләшәм,

Якын дуслар монда.

Яшь чактагы кебек очынып йөрим

Акбаш урамында.

- Сихри ягым, туган ягым!

Серле , нурлы таңнарың.

Синдәгедәй уңган кызлар,

Алтын куллы тырыш уллар

Кай җирләрдә бар тагын, Акбашым?!

- Синдә - яшьлек язларым,

Синдә - башлап язганым.

Уйларымны гел тартасың,

Ахры, тартып кайтартасың,

Читтә кала алмамын, Акбашым!

- Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлап яшәр чагыбыз.

Нинди матур, нинди гүзәл

Безнең туган ягыбыз!

Җырлый

- Сагынып килдегезме, сабакташлар,

Онытылмас Акбаш якларын?!

Искә алырга дип гомеркәйнең

Бер кайгысыз үткән чакларын.

Хәтирәләр күңел түрләрендә,

Бер серләшик таңга кадәрле.

Бүген бездә яшьлек үзе кунак-

Бу очрашу шуңа кадерле.

- Кемнәр генә укымаган бу мәктәптә,

Үсеп чыккан күпме белгечләр.

Еллар узган саен алар артып бара

Бу бит укытучы биргән зур эшләр.

- Ил карты да сиңа сәлам биреп,

"Мөгаллим" дип, зурлап эндәшә.

Яшьләр синнән матур үрнәк алып,

Күркәмлектә сиңа тиңләшә.

- Укытучы! Һәр баланы хәреф танырга, укырга-язарга өйрәтүче, чын кешеләр булсыннар дип, зур көч куючы, төрле якларга таралган укучыларының уңышларына сөенеп яшәүче, барлык энергиясен, тазалыгын, бөтен гомерен мәктәп тормышына биргән олы җанлы һөнәр ияләре. Менә бүген сезнең хезмәт җимешләрегез залда, алар сезгә зур рәхмәт хисләрен юллап елмаялар, сезнең алда баш ияләр һәм зур алкышларын бүләк итәләр. Сәхнәгә укытучылар коллективын чакырабыз.

Хор.

- Бүген биредә ветеран укытучыларыбыз бар. Сезгә сүз бирелә, хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз.

- Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезгә нык тазалык, озын гомер, тормышыгызда иминлек, җан һәм күңел тынычлыгы телибез.

Сезнең өчен

- Сау гынамы, газиз укытучым?!

Таныйсыңмы мине, юк микән?

Җан сыкравы булып кемдер дәште:

"Кайберәүләр инде юк күптән..."

- Дуслар, бүгенге очрашу кичәсендә безнең арабыздан киткән кадерле укытучыларыбыз, шулай ук дөньядан вакытсыз киткән классташларыбызны юксынабыз. Аларның гүр туфраклары җиңел булсын, тыныч йокласыннар, безнең йөрәкләрдә алар мәңге яшиячәкләр. Мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алыйк.

- Хәтеремдә көмеш кыңгыравың,

Яңгыравы соңгы, азаккы.

Шушы моң астында, укытучым,

Зур юлларга безне озатты.

- Хөрмәтле, дуслар! Кыңгырау чыңы тавышын ишетү безнең күңелләребезне дулкынландыра. Аның моңлы тавышын ишеткәч, балачаклар, үсмер чаклар, матур чаклар искә төшә. Әйдәгез, кадерле кыңгыравыбызны бирегә чакырабыз. Аның моңлы тавышын тагын бер тыңлыйк.(Кыңгырау шалтыратып, 2 кыз бала түргә уза, "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй"җыры ишетелә.)

- Истә әле минем тәүге кабат

Бусагаңнан атлап керүем

Һәм тактага ак сызыклар белән

"Мәктәп" дигән сүзне күрүем.

- Оныталмыйм шуны бүгенгәчә,

Мәңге калыр минем йөрәктә.

Истән чыкмас шушы бәхетле көн

Нинди генә җирдә йөрсәктә.

- Укытучы һәм дә мәктәп сүзе

Күңелләрдә бергә үрелә.

Төрле яктан сагынышып бүген

Кайттык менә сезне күрергә.

- "Мәктәбем" дип, сиңа кайттым әле,

Олыгаеп барган көннәрдә.

Синдә үткән юләр яшьлекләрне

Искә алып, сагынып сөйләргә.

Җырлый

- Бүгенге Очрашу кичәсендә бездә кунакта Акбаш мәктәбен 10, 15, 20, 25, 30, 35, 40 ел элек тәмамлаучы укучылар.

- Сәхнәгә мәктәпне 1975 нче елда (40 ел) тәмамлаучы укучыларны чакырабыз. Рә

- Сәхнәгә мәктәпне 1980 нче елда (35 ел) тәмамлаучы укучыларны чакырабыз.

Сәхнәгә мәктәпне 1985 нче елда (30 ел) тәмамлаучы укучыларны чакырабыз.

Сәхнәгә мәктәпне 1990 нчы елда (25 ел) тәмамлаучы укучыларны чакырабыз.

Сәхнәгә мәктәпне 1995 нче елда (20 ел) тәмамлаучы укучыларны чакырабыз.

Сәхнәгә мәктәпне 2000 нче елда (15 ел) тәмамлаучы укучыларны чакырабыз.

Сәхнәгә 2005 нче елда (10 ел) мәктәпне тәмамлаучы укучыларны чакырабыз.

- "Уф" дияргә әле иртә, дустым,

Йөрәгеңә кулың китермә.

Зур сәфәргә чыккан юлчыларны

Яшьлек яме белән сихерлә.

Кирәк икән, булыйк солидный да,

Ерак йөрми бездән шуклык та.

Бармак аша карап яшик шулай

Байлыкка һәм акча юклыкка

Хәзинәңдә әле запас җитәр

Романнарга, сөю утына.

Уртасында йөзсәң утның - суның,

Усал түгел тормыш чуртым да!

- Мәктәбем!

Шушы бәйрәмеңә ямь өстәрлек

Бирим икән сиңа ни генә?

Иң яхшысы - җырым бүләк булсын!

Безнең йөрәк типсен җырларда.

ХОР: " Саубуллашу вальсы"

Берәүгә дә гомер ике килми,

Ике кабат кайчан яшьнәргә?

Теләк телик: шушы бер гомерне

Ике гомер итеп яшәргә.

-Тормышыгыз гүзәл булсын

Ак бәхетләр телибез.

Ак чәчәкләр сыман ап-ак карлар

Барыр юлыгызга сибелсен.

Һәр яңа таң бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

- Хөрмәтле, дуслар! Очрашу кичәсенең беренче өлеше тәмам. Барлык очрашуга килгән выпускникларны мәктәптә 20 минуттан соң линейкага чакырабыз. Хөрмәтле кунаклар, авылдашлар! Сезне бәйрәм белән котлап, зур тазалык, иминлек, уңышлар теләп калабыз. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!


© 2010-2022