Тест по татарскому языку для 7 класса русскоязычных групп

Җиденче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән тест тәкъдим итәм. Бу тест «Табигать һәм без» циклын кабатлау буенча бирелә. Тест ике вариантта эшләнелде. Түбәндәге биремнәр: дөрес тәрҗемәне  тап, нокталар урынына тиешле хәрефләрне һәм кушымчаларны куй, бирелгән сүзләрдән җөмлә төзе, тезмә сүзне һәм сыйфат фигыльне билгелә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә ит, җөмләдә тиешле теркәгечне урнаштыр, кушма сүзне сайлап ал. Әлеге биремнәр укучыларның белемнәрен тикшерергә ярдәм итә һәм татар теле ф...
Раздел Завучу
Класс 7 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Табигать һәм без" темасы буенча тест

7 сыйныфның рус төркеме өчен

1 вариант

А 1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Полезные ископаемые

А) гысыр чире Б) кими В) файдалы казылмалар

А 2. долг

А) гасыр Б) бурыч В) буын

А 3. Беречь леса.

А) Кышын кошларга җимлекләр ясарга Б) Кошларга кышын авыр була В) урманнарны сакларга

А.4.Природа - наш дом, давайте держать её в чистоте.

А) Табигать - безнең байлыгыбыз, әйдәгез аны чистартмыйк Б) Табигать - безнең өебез, әйдәгез аны чисталыкта тотыйк В)Табигать - безнең өй, ул чиста булсын.

А 5. Нокталар урынына тиешле сүзне куегыз.

Иртәгә урманга бармыйбыз, ... көн салкын.

А) кадәр Б) чөнки В) аша

А 6. Тиешле кушымчаны куеп языгыз

Табигать... пычратырга ярамый.

А) -нең Б) - не В) -га

А 7.Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзегез

Һәр, изге, табигатьне,кешенең, саклау, бурычы.

А) 5,3,1, 4,6,2 Б) 3,5,1,4,2,6 В) 3,1,4,6,2,5

А 8. Дәвам итегез

Борын-борын заманда бөтен җанварлар ... ... .

А) зарарлы матдәләр белән агулана Б) дус яшәгәннәр В) балык тоталар

А 9. Кеше урманнан ... ала.

А) балык Б) җиләк В)җылылык

А 10. Нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куеп язарга.

Бу гөмбәләрне җыймадык, ......... алар агулы

А) һәм Б) чөнки В) әмма

А 11. Тезмә сүзне табыгыз

Безнең урманнарда каен җиләге бик күп була

А) каен җиләге Б) Безнең урманнарда В) урманнарда каен

А 12.Сыйфат фигыльне тап.

Кар эрегәч чыккан чирәмнәр ямь-яшел була.

А) чыккан чирәмнәр Б) чирәмнәр ямь-яшел В) кар эрегәч

В. Как скажете о том, что:

1. Нужно охранять природу 2. Надо беречь природу для будущего поколения


"Табигать һәм без темасы буенча тест

7 сыйныфның рус төркеме өчен

2 вариант

А 1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

кайгыртырга

А) уменьшается Б) заботиться В) век

А 2. Поколения

А) гасыр Б) бурыч В) буын

А 3. Беречь зверей.

А) кошларга булышырга Б) хайваннарга авыр В) җәнлекләрне сакларга

А 4. Природа - наш дом, давайте держать её в чистоте.

А) Табигать - безнең өй, ул чиста булсын. Б) Табигать - безнең байлыгыбыз, әйдәгез аны чистартмыйк. В) Табигать - безнең өебез, әйдәгез аны чисталыкта тотыйк.

А 5. Нокталар урынына тиешле сүзне куегыз.

Урманнарны сакларга кирәк, ... алар иң зур байлыгыбыз.

А) белән Б) чөнки В) соң

А 6. Тиешле кушымчаны куеп языгыз

Төлкеләр бүрәнәләр... өйгәннәр.

А) -не Б) -тә В) -тән

А 7. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзегез

Көрәшик, урманның, әйдәгез, чисталыгы, өчен

А) 5,3,1, 4,2 Б)3,5,1,4,2 В) 3, 2,4,5,1

А 8. Дәвам итегез

Урман - кешенең ... ... .

А) дусты түгел Б) якын дусты В) балык тоталар

А 9. Кеше кояштан ... ала.

А) балык Б) җиләк В)җылылык

А 10. Нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куеп язарга.

Табигать матур, ........ аны сакларга кирәк.

А) һәм Б) чөнки В) әмма

А 11. Кушма сүзне табыгыз

Язын көньяктан кошлар кайттылар

А) көньяктан Б) кошлар В) язын

А 12.Сыйфат фигыльне тап.

Җылы яклардан кайткан кошлар күренә башлады

А) кайткан кошлар Б) җылы яклардан В) күренә башлады

В. Как скажете о том, что:

1. Нужно беречь природу

2. Нельзя отравлять природу

© 2010-2022