Милли белем һәм тәрбия торышы

Раздел Завучу
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Милли белем һәм тәрбия торышы

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше моңа битараф кала алмый торгандыр.

Соңгы елларда, милли хисләр тәрбияләү проблемасы кисәк кенә калкып чыкты. Хәзерге чорда радио һәм телевидение, урам йогынтысы балаларның аңына, рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдергән заманда, милләтнең гасырлар буе формалашкан тәҗрибәсе, әхлак кагыйдәләре югала бара. Менә шуның өчен дә мәктәп, гимназияләрдә укучыларга халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш.

Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге беренче гимназия нәкъ менә шул максатларны күздә тотып эшли. Ул 1991 елда оеша.

1996нчы елда 700 укучыга исәпләнгән гимназиянең яңа бинасы ачыла. Укыту тәрбия эшен заманча алып бару өчен барлык мөмкинлекләр ачыла, 42 уку кабинеты, 3 компьютер классы, бассейн, концерт залы, китапханә, остаханә, 2 спорт залы, укыту-тәрбия участогы бүген дә укытучыларыбызга хезмәт итә.

57% халкы татар милләтеннән булган Әлмәт шәһәрендә гимназия бердәнбер милли белем бирү учреждениесе. Шул нисбәттән гимназия үз алдына татар телен саклау, үстерү максатын куя. Укучыларга милли тәрбия бирү, гыйлемле,бай рухлы татар элитасы сафларын баету бүгенге көндә дә гимназиянең төп бурычы булып тора.

Уку йортында татар телен саклау, милли тәрбия бирү белән һәр мөгалим шөгыльләнә. Эшкә кабул ителгәндә татар телен белү таләбе дә куела. Төп тел сагында торучы - татар телчеләре кафедрасы һәрвакыт көчле кадрларга ия булды. Хәзерге көндә 1 телчебез югары категориягә, 3се 1 категориягә ия. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре татар телле укучыларга тәкъдим ителгән иң катлаулы программа белән укытыла. Һәм бу үз нәтиҗәсен бирә дә: татарча иркен яза һәм сөйләшә белүче, милли үзаңы булган укучылар үсә.

Телебезнең көндәлек гимназия тормышында кулланылуына тәрбия чараларының татар телендә алып барылуы да ярдәм итә. Атналык линейкаларда, барлык тәрбия чараларында яңгыраган татар теле - телне йомшаграк белүчеләрне дә аны камил билергә этәргә.

Укучыларыбызның милли үзаңнары үскән саен, әйләнә - тирә тормыштагы вакыйгаларга карата үз фикерләрен әйтәсе килү теләге дә көчәя. Иҗат җимешләрен гимназия, шәһәр, республика күләмендә күрәселәре килә.

Бу максатны тормышка ашыру өчен гимназия оешкан елдан ук үзенең газетасын барлыкка китерә. Аның беренче саннары "Кыңгырау" исеме астында чыгарыла. Яңа бинада 1996-1998 елга кадәр "Төгәллек" исеме астында бастырыла. 1999 елдан бүгенге көнгә кадәр "Офык" газетасы - мөгәллим һәм укучыларыбызның иҗат җимеше. Клара Булатова, Кәбиров Рәдис Рәис улы, Илүсә Нәбиуллина, Сираиева Зөлфия Дәүләт кызы, Хәсәнова Фәрдия Рифгать кызы, төрле елларда газета чыгару өчен җаваплылыкны үз кулларына алдылар. Күп еллар газета укучыларыбыз өчен иҗат мәйданы булып тора. Соңгы елларда "Офык" газетасы эшчәнлегенә гимназиябез директоры Вәлиуллина Фирүзә Җәвит кызы ныклы игътибар бирә. Җитәкче игътибары белән газетаның сыйфаты да яхшырды.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди безнең халык. Ризаэддин Фәхретдин исемендәге музеебыз 1999елның 22нче гыйнварыннан эшләп килә. Ул берничә өлештән тора, төп өлеш - Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеге һәм иҗатына багышланган. Икенче бүлек үзебезнең гимназия тарихын чагылдыра. Өченче бүлек гимназиягә зур ярдәм күрсәткән нефтьчеләргә багышланган, киләсе бүлектә татар халкы көнкүреше һәм этнографиясе белән таныша аласыз. Шулай ук Әлмәт шәһәре, Әлмәт Драма театры, Язучылар берлеге эшчәнлеген һәм тарихын чагылдырган бүлекләр бар. Музейда еш кына төрле күргәзмәләр үткәрелә. Безнең музейга якын тирә мәктәпләр, балалар бакчалары гына түгел, дәрәҗәле кунаклар да килә. Миркасыйм Госманов, Энгель Таһиров, Туфан Миңнуллин, Гәрәй Рәхим әнә шундыйлардан.

Белем йортыбыз ачылган көннән үк гимназиядә әдәби кунакханә эшләп килә. Клара Булатова, Әсхать Сәлахов, Илүсә Нәбиуллина, Нур Әхмәдиев, Зөфәр Дәүләтов, Разим Валиуллин, Минзифа Хөснетдинова, Сәрия Бикмөхәммәтова, очрашулар вакытында үзләренең иҗатлары белән укучыларыбызны рухландырдылар. Алар үрнәгендә балалар үзләре дә шигырьләр яздылыр, язмаларын гимназия, Әлмәт, Республика газеталарында бастырып чыгардылар. Габидуллина Зәринә, Файзуллина Ләйсән, Шайдуллина Лилия Казан театры сәхнәләрен яулыйлар. Рәсәйкүләм әдәби-иҗади "Алтын Каләм" конкурсында Хәбибуллин Ирек, Юрикова Камилә, Газизуллина Алисә, Шәрәфетдинова Альбина лауреат булдылар. Укучылырыбыз Рөстәм Бикмуллин исемендәге фестивальдә, «Яңгыравыклы тамчы», «Дулкыннар», «Ватан», «Театр кебек театр» бәйгеләрендә күп тапкыр җиңүчеләр булдылар. Клара Булатова исемендәге премия конкурсының җиңүчеләре дә - безнең укучыларыбыз. Милли музыкаль тәрбия, сәхнә дәресләре, җыр һәм бию ансамбльләренең бергәләп эшләвеннән килә мондый нәтиҗәләр. Талантлы укучыларыбыз бик күп. Республикабызда талантлы укучыларны туплаган "Сәләт" лагеренең безнең гимназия базасында оешып китүе - үзе дә күп нәрсәне сөйли.

Максатыбызга ирешеп илебезгә сәләтле укучылар үстереп бирүебез белән чиксез горурланабыз.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Мөхәммәтҗанова

Гүзәлия

Минислам кызы

© 2010-2022