“Анализ урока татарского языка” с применением сруктрур Сингапурской методики

Я предлагаю материал, в котором даю образец анализа урока по сингапурской системе в татарском классе. Урок дается в татарском классе. На столах таблички , они называются МЭНЭДЖ МЭТ.Аудиторияне тынычландыру өчен ХАЙФ ФАЙВ, КЛАСС структуралары кулланыла  Ә хәзер аралашуны МИКС – ПЭА – ШЭА структурасын кулланып дәвам итәбез. Ясаган рәсемнәрегезне, дәфтәрләрегезне аласыз да, урындыкларны этеп, бүлмә уртасына чыгасыз. Музыка агышында сез сыйныф буенча биеп йөрисез, музыка туктагач, үзегезгә пар табас...         30 секунд вакыт бирелә) (Музыка куела)....(Музыка туктатыла
Раздел Завучу
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБОУ "Пестречинская СОШ № 2"

Пестречинского муниципального района

Республики Татарстан


"Анализ урока татарского языка"

с применением сруктрур Сингапурской методики


Никитина Валентина Николаевна

Учитель татарского языка

Ә хәзер без сезнең белән МИКС - ФРИЗ - ГРУП структурасы ярдәмендә ял итеп алабыз. Сез хәзер музыкага ияреп биисез. Көй туктагач катып калабыз. Мин сезгә сорау бирәм, сорауның җавабы ничә була шуның кадәр кеше төркемнәргә туплана. (Мәсәлән җавап 3 икән, 3 кеше бергә баса). Киттек!!!

(Музыка куела)....(Музыка туктатыла)

  • Сорау: Татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыру өчен төзелгән КИМ нарда, А өлешендә ничә вариантта җаваплар тәкъдим ителә? (4 вариантта)

Ә хәзер һәр төркем өстәлләргә утыра.

Аудиторияне тынычландыру өчен ХАЙФ ФАЙВ, КЛАСС структуралары кулланыла

Өстәл уртасындагы инстументка, табличкага күз салабыз. Бу МЭНЭДЖ МЭТ дип атала. МЭНЭДЖ МЭТ өстәлнең уртасында ята. Ул эшне җайлы итеп оештыру өчен кулланыла. (Күргәнегезчә анда иңгә-иң, кара-каршы утыручы, А һәм Б партнерлары дигән язмалар бар).

Хәзер кара-каршы утыручы партнерлар бер-беребезнең кулларын тотып, исәнме дустым диеп исәнләшик!!! Мине дә онытма дип иңне иңгә куеп алыйк!!!

Сезнең өстәлләрдә А4 битендәге кәгазьләр бар, шуларны алабыз, минем күрсәтмә буенча кәгазьгә рәсем төшерәбез...

  • Бер зур әйләнә ясыйбыз...

  • Әйләнә эченә 5 кечкенә әйләнә ясыйбыз...

  • Зур әйләнә буйлап туры сызык сызабыз...

  • Зур әйләнә тирәсенә бер кечкенә ярым әйләнә ясыйбыз...

  • Ике якка 3 әр итеп, 6 кыек сызык сызабыз...

Ә хәзер аралашуны МИКС - ПЭА - ШЭА структурасын кулланып дәвам итәбез. Ясаган рәсемнәрегезне, дәфтәрләрегезне аласыз да, урындыкларны этеп, бүлмә уртасына чыгасыз. Музыка агышында сез сыйныф буенча биеп йөрисез, музыка туктагач, үзегезгә пар табасыз, исәнләшәсез һәм парыгыз белән нәрсә ясадыгыз, бу биремне үтәгәндә сезгә кыен булдымы? Шул турыда сөйлисез. Аралашу өчен сезгә

30 секунд вакыт бирелә)

(Музыка куела)....(Музыка туктатыла)



  • Сөйли башлый шул кеше, кемнең туфли үкчәсе биегрәк)))

(30 секунд вакыт үтте, икенче партнер башлый... вакыт үтте)

  • Ә хәзер ___ узенен рәсемен күрсәтә һәм аңлата (Нәрсә ясадыгыз, бу биремне үтәгәндә сезгә кыен булдымы?

(Рәсем күрсәтелә)

МИКС - ПЭА - ШЭА структурасын кулланып аралашуны дәвам итәбез.

  • Сорау: Биремне үтәгәндә нинди проблема туды, рәсемне дөрес итеп ясарга сезгә нәрсә комачаулады?


(Музыка куела)....(Музыка туктатыла)


  • Кемнең киемендә төймәләр күбрәк, шул кеше сөйли башлый)))

(30 секунд вакыт үтте, икенче партнер башлый... вакыт үтте)

  • Ә хәзер ___ сөйләп күрсәтә (биремне үтәгәндә нинди проблема туды, рәсемне дөрес итеп ясарга сезгә нәрсә комачаулады?)

___________________________________________________________________

Дәвам итәбез.

  • Сорау: Биремне җиңеләйтү өчен, мин нәрсә эшли алам? Нишләп мин биремне дөрес башкармадым?

(Музыка куела)....(Музыка туктатыла)


  • Кемнең чәче зуррак, шул сөйли башлый)))

(30 секунд вакыт үтте, икенче партнер башлый...вакыт утте)


  • Биремне җиңеләйтү өчен, мин нәрсә эшли алам? Нишләп мин биремне дәрес башкармадым? Шул турыда ____ сөйли)))

Ә хәзер без сезнең белән тагын МИКС - ФРИЗ - ГРУП структурасын кабатлап китәбез.

(Музыка куела)....(Музыка туктатыла)

КОНЭРС

(АБДУЛЛИНА Ф.М., ХӨСӘЕНОВА Г.Г., БАЯЗИТОВА Ф.С., ВАРАКСИНА М.А.


Хәзер КОНЭРС структурасын кулланып, кемнәр, стенада Фамилияләре күрсәтелгән укытучыларның дәресләрендә катнашты, шул почмакка баруыгызны сорыйм.

Һәр яңа төркем өстәлләргә утыра.


(Мин монда структураны үземчәрәк үзгәртәм (программа буенча да...30%))

Менэ сез аралаштыгыз, сөйләштегез, фикерләрегез белән уртаклаштыгыз... Нәтиҗә итеп шуны әйтеп китәм, без укытучылар, укучыларга, ишетәсе килгән җавабыбызны дорес сорау биреп, дөрес юнәлеш күрсәтергэ тиешбез!!!

Белгәнебезчә, дәрес анализлауның күп төрләре бар. Без дә бүген сезнең белән Сингапур методикасы структураларын кулланып, бүген каралган ачык дәресләргә анализ биреп китәрбез!!!

Анализны башлаганчы, барыбызда өстәлдәге кәгазьне укыйбыз. Хәзер кулланыла торган структура ЭЙ АР ГАЙД дип атала. Аңа (моңа) кадәр (до) дип язылган баганага " - " яки " + " тамгалары куябыз. Сезгә бу эшне башкару өчен бер минут вакыт бирелә.

Аңа (моңа) кадәр

(до)

Тәгаенләү

(Утверждение)

Аннан (моннан) соң

(после)


Бу дәрестә укучылар үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар



Укытучы метод һәм алымнарны отышлы кулланды



Укучыларда, бу дәрестән соң, телгә карата кызыксыну уянды



Татар телен өйрәтүдә кыенлыклар күп



Федералҗ дәүләт белем бирү стандарты таләпләренә туры килә торган дәрес



Дәрестә Сингапур методикасы структуралары куллану отышлы



Белем дәрәҗәсен күтәрүдә, фәкать укытучы җаваплы



Укытучыларның үзанализлары тыңланыла.

Ә хәзер таблицаны алабыз да, Тәгаенләү баганасындагы җөмләләрне тагын бер тапкыр укып чыгабыз да, аннан (моннан) соң (после) дип язылган баганага " - " яки " + " тамгалары куябыз.

Я, укытучыларның узанализларын тыңлаганнан соң сезнең фикерләрегез үзгәрдеме? Ни өчен? Сезнең өчен кайсы җөмлә аерата мәгънәгә ия? Язып куегыз!!!

Аралашуны без тагын МИКС - ПЭА - ШЭА структурасын кулланып дәвам итәбез. Анализларыгыз язылган дәфтәрләрегезне аласыз да, урындыкларны этеп, музыка агышында сыйныф буенча биеп йөрисез, музыка туктагач, үзегезгә пар табасыз, сезнең белән фикерләремне уртаклашасым килә дисез дә, парыгызга үзегез караган дәрес турында фикерегезне әйтәсез. Аралашу өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә

(Музыка куела)....(Музыка туктатыла)



  • Сөйли башлый шул кеше, кемнең буе кыскарак)))

(1 минут вакыт үтте, икенче партнер башлый... Парыгызны, миңа Сезнең белән аралашу бик ошады, рәхмәт диеп кочаклап алабыз)

  • Ә хәзер үзенең фикере белән _______ уртаклаша

Киттек!!! (Музыка куела)....(Музыка туктатыла)



  • Кемнең итәге кыскарак, шул сөйли)))

(1 минут вакыт үтте, икенче партнер башлый... Парыгызга, мондый фикерләр башыгызга ничек килде, бигрәк акыллы икәнсез диеп кул иң башыннан сыйпап аласыз)

  • Ә хәзер сүзне _______ бирәбез

ТИМ ЧИР

(СИН, МИН, БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!!!)



© 2010-2022