«Ана - бөек исем» әниләр бәйрәме

"Описание материала: Тема: “Ана – бөек исем...” Максат: Әниләрнең җир йөзендә иң изге, бөек икәнлекләренә дан җырлау, аларны әниләр көне белән тәбрикләү. 1 нче алып баручы. Әниләрнең кул эшләренә - күргәзмәгә йомгак ясала. “Иң уңган әни”- ... “Көзге бал” бәйрәмендә иң матур торт аныкы булды. Бәйрәмгә әзерләп җибәргән сыйларыгыз, пешкән тортлар, пирогларыгыз өчен , рәхмәт сезгә! 1 нче алып баручы. Алтын куллы әниләр өчен кызлар башкаруында татарча шаян бию. 2 нче алып баручы.Әнкәемнең ал күлмәге...
Раздел Завучу
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Ана - бөек исем..."

Максат: Әниләрнең җир йөзендә иң изге, бөек икәнлекләренә дан җырлау, аларны әниләр көне белән тәбрикләү.

Җиһазлар: Әниләр турында язылган шигырьләрдән өзекләр, магнитофон, кассета, "Алтын куллы әниләр" кул эшләреннән күргәзмә. Кичәне 1 егет, 1 кыз алып бара.

I. Тәбрикләү сүзе

II.

1 нче алып баручы. Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң атканда,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк? (Б. Рәхимова)

2 нче алып баручы. Кем куллары өйне, жирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз! (Б. Рәхимова)

1998 нче елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе - Аналар көне буларак үткәрелә. Һәр авылда, районда, республикасында, илебездә әлеге бәйрәм билгеләп үтелә. Бүген без дә сезнең белән әлеге бәйрәм уңаеннан җыелдык. Кадерле әниләребез, сөекле дәү әниләребез бәйрәм белән сезне!

Җыр "Җырлыйм әнием турында" Г.Зәйнашева сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе

1 нче алып баручы. Әни, әнием әнкәй, мама, мамочка! Әнкәй сүзе һәр телдә дә төрлечә, үзенчә, йомшак, ягымлы ишетелә. Төрле-төрле телдә төрлечә яңгыраса да барыбер бер нәрсәне, бер олы мәгънәне аңлата.

2 нче алып баручы. Әнкәй, диләр, әнкәй генәм диләр,

Йомшак искән җылы җилләрне

Әни сулышыдай иркә диләр,

Хәтта туып үскән җирләрне.

Туган илне Ватан-Ана диләр

Ул әнкәйдән кыйммәт булганга.

"Әнидән дә гүзәл бармы бер сүз?

Әйтегезче, дуслар туганнар!"(Г. Әмири)

1 нче алып баручы. Әниләр турында сүз башлаганда, иң алдан хәтергә туып-үскән йорт, чәчәкле - чирәмле ишегалды, капка төбендәге киң ябалдашлы тупыл агачы, чишмә юлы искә төшә. Туган йорт, туган туфрак һәм әнкәй - берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле кеше! Кешедә булган бөтен гүзәллек кояш нурыннан һәм әнидән килә. Менә шулар безнең йөрәкләребездә яшәүгә мәхәббәт тудыралар. Кояшсыз гөлләр чәчәк атмый, Мәхәббәтсез бәхет юк, Хатын-кызсыз мәхәббәт юк. Әнисез шагыйрь дә, батыр да юк.

2 нче алып баручы. Ә хәзер әниләр, сезнең өчен җыр яңгырый. "Озак яшә, әнкәй, шатлык белән" Оскар Усманов көе, Гөлсәрвәр сүзләре.

1 нче алып баручы. - Гөлнара, кара әле, мин күптән түгел генә барлык кызлар да тизрәк үсеп, кияүгә чыгарга хыялланалар дип ишеттем.

2 нче алып баручы. - Әлбәттә, шулай. Кем генә бүләкләр, чәчәкләр, конфетлар алырга теләмәс икән?

1 нче алып баручы. - Ә син кияүгә чыккач һәм әни булгач, бизәнеп, конфет ашап һәм бүләкләр алып кына утырырмын дисеңме?

2 нче алып баручы. -Башкача да булырга мөмкинмени?

1 нче алып баручы. - Статистикага күз салыйк әле: уртача алганда, әниләр авыру балалары янында 3 меңнән артык йокысыз төн үткәрәләр; әниләр, повар һөнәренә ия булмасалар да, үз гомерләрендә 500 төрле ризык әзерлиләр; әниләр тау хәтле кер юалар. Аларның гомер буе юган керләрен өеп барсаң, Эльбрус тавы биеклеге булыр иде; Әниләр тарафыннан үтүкләнгән сөлгеләрне җыйсаң, Җир шарын уратып алырлык булыр иде; Әниләр елыйлар да әле. Аларның күз яшьләре - диңгез яки океан булыр иде; Әни булу - балаларыңның бәхетле булуын күрү дә әле ул, Гөлнара!

2 нче алып баручы. - Әйе, шул, Ирек, Әни булу зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый икән шул. Ә әниләрнең бәхете нидә соң? Фәнис Яруллинның шигырен тыңлап үтик." Аналар бәхете нидә?"

1 нче алып баручы. Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә -

Һәр чәчәкнең аның төсе бар.

Сөйкемсез сөяк буламы?-

Һәркемнең әнисе бар.

Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә-

Һәр җимешнең аның төше бар.

Кеше бәләкәй буламы?-

Кешенең әнисе бар. (Н.Измайлова)

2 нче алып баручы. Баласына сүз тидермәс өчен,

Газиз җанын бирер кеше бар.

Бер бәләкәй генә адәмгә дә

Берәүләрнең таудай хисе бар!..

"Мәрхәмәтле бул балама"- диеп,

Дога укып торыр кеше бар.

Кимсетә күрмә кешене-

Кешенең әнисе бар. (Н.Измайлова)

Әниләргә багышлап җыр башкарыла. "Әнкәем - сердәшемә" С.Әхмәтҗанова сүзләре, В.Харисов көе.

1 нче алып баручы. Бүген залда 4 һәм аннан да күбрәк бала үстерүче аналар утыра.(Исем, фамилияләре әйтелә) Бәйрәм белән сезне! Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез, әлеге җыр сезнең өчен яңгырый.

"Әниемнең туган көне" С.Әхмәтҗанова сүзләре, О.Усманов көе.

Нурания Җамалиның" Ана мәхәббәте "хикәясе яттан сөйләнә.

Әниләрнең кул эшләренә - күргәзмәгә йомгак ясала.

"Иң уңган әни"- ... "Көзге бал" бәйрәмендә иң матур торт аныкы булды. Бәйрәмгә әзерләп җибәргән сыйларыгыз, пешкән тортлар, пирогларыгыз өчен , рәхмәт сезгә!

1 нче алып баручы. Алтын куллы әниләр өчен кызлар башкаруында татарча шаян бию.

2 нче алып баручы. Әнкәемнең ал күлмәген киеп,

Бөтереләм көзге каршында.

Нинди хатирәләр саклыйсың син?

Сер булмаса, сөйлә барсын да.

Бала итәкле алсу күлмәгеңне

Бәйрәмнәрдә алып кидеңме?

Талчыбыктай нәзек билләреңә

Ак алъяпкыч бәйләп йөрдеңме?

Күлмәкләрнең киям затлыларын:

Я кыскасын, яки озынын.

Тик әнкәмнең алсу күлмәгеннән

Урам әйләнергә кызыгам. (С.Әхмәтҗанова)

Әниләрне яшь чакларына әйләнеп кайтырга чакырабыз.

Яшьлек турында җыр башкарыла

1 нче алып баручы. Әгәр дә сезнең бишек җырларыгызны тыңламасалар, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр дә улларыгызны корыч ихтыярлы, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә батырлар? Әгәр дә кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр иде микән татарда? Әгәр дә сез тырышмасагыз булыр иде микән безнең мәктәптә шуның кадәр "4" һәм "5" легә укучылар?

2 нче алып баручы. (Яхшы укучы балаларның әниләре саналып китә) Балаларыгызның"4" һәм "5" леләрендә сезнең өлеш тә күп бит. Рәхмәт сезгә! " Очрашу мизгеле " җыры сезнең хөрмәткә. Гөлсәрвәр сүзләре, О. Усманов көе,

1 нче алып баручы. Әниемнең әнисе әбием була минем

Әби генә түгел әле ул минем дәү әнием ,-

дип язган шагыйрәбез Әминә Бикчәнтәева, җир йөзендәге иң йомшак күңелле, изге җанлы кешеләребез - әбиләр турында. Залда утыручы дәү әниләребезне дә Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Алдагы чыгышларыбыз Сезнең өчен дәү әниләребез.

"Әйбәт тә минем әби" Фәнис Яруллин шигыре укыла.

Татар халык биюе "Чабата" башкарыла

Ә.Юнысның "Әбекәйнең энҗе-мәрҗәннәре" шигыре укыла.

2 нче алып баручы.Әнкәй, мине нинди көйләр

Көйләп тирбәттең икән?

Күңелемне моңланырга

Ничек өйрәттең икән?

Син иң озын җырларыңны

Миңа җырлагансыңдыр,

Көйләреңне төннәр буе

Миңа юллагансыңдыр.(Р.Миңнуллин)

1 нче алып баручы. Миңа гына җырлангандыр

Җаныңда бар булган моң,

Чөнки мин чорсыз булганмын,

Төнлә йокламаганмын.

Ул моңа кадәр беркем дә

Белмәгән моң булгандыр.

Миндә дә җыр яши икән,

Мөгаен, шул моңнандыр?! (Р.Миңнуллин)

2 нче алып баручы. Мин әле дә, Әнкәй, синең

Моңнарыңа елышам,

Асыл бишек җырларыңны

Хәтерләргә тырышам.

Искә төшерче шуларны -

Җаның моңга тулы ла!

Ул җырларың кирәк миңа

Җырлар өчен улыма,

Җырлар өчен кызыма! (Р.Миңнуллин)

Җыр "Иң якын кешем син - әнием". З. Минһаҗева сүзләре, М. Минһаҗев көе.

1 нче алып баручы. Чәчләремнән сыйпа әле, әнкәй,

Тойыйм кулларыңның җылысын.

Изге йөрәгеңә сыйдыргансың

Мәхәббәтнең иң-иң олысын.

Күңел кошым көн-төн сайраса да,

Син һәрвакыт әзер тыңларга.

Җанымдагы телсез сагышларым,

Ярый син бар, сүзсез аңларга. (С.Әхмәтҗанова)

2 нче алып баручы. Рәнҗетмикче әнкәйләрне.

Хат язганчы, кайтып килик.

Күчтәнәчләр юллаганчы,

Бер күрешеп, хәлен белик. (С.Әхмәтҗанова)

1 нче алып баручы. Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Анага! Безнең өчен ут йотып яшәүче кем? Ана! Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага! Иң дөрес юлны да ана күрсәтер. Аналарның барысына да фидакарьлек хас. Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту - аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә ана назы аша салына. Сезнең мәрхәмәтлелек чиксез!

2 нче алып баручы. Чиксез уйларымны кушып,

Җеп эрлим җырлый- җырлый.

Кулымда әни орчыгы

Әйләнә зырлый-зырлый.

Төн йокылары күрмәгән

Әнием яшь чагында.

Кул җылыларын тоям күк

Шул җитез орчыгында. (С.Әхмәтҗанова)

"Гашыйк җыры" башкарыла О. Усманов көе, Гөлсәрвәр сүзләре

1 нче алып баручы. Сайламадың язмышыңны,

Сайланган язмыш булмый.

Шулай да ул - үзеңнеке!

Язмышлар ялгыш булмый.

Болай булыр идеме соң,

Әгәр үзең сайласаң?

Биш балалы тол хатынга

Кайда кадер, кайда сан?!

Берәү булса, ай-һай, белмим..

Уйлыйм - үзәк өзелә!

Язмыш урынына безне

Сайлагансың үзеңә.

Сайлагансың. Берүзеңә

Күпме соң без, азмы соң?

Күп булсак та, аз булсак та,

Бишебез - биш язмышың! .(Р.Миңнуллин)

2 нче алып баручы. Изге йөрәкле аналарга багышлап җыр башкарыла "Ялгыз әнкәй", С.Әхмәтҗанова сүзләре, З.Хәйретдинов көе.

1 нче алып баручы. Ф.Яруллинның "Ак яфрак" спектакленнән өзек карарга тәкъдим итәбез.

2 нче алып баручы.Әнкәйнең әле яшь чагын,

Чибәр чагын беләм мин.

Шуңа күрә Әнкәйнең мин

Картаюын теләмим!

Әнкәй, чибәр килеш тор син,

Яшь килеш кал, түз, яме!

Елмая ул, белә шул ул -

Көзләрнең дә үз яме.(Р.Миңнуллин)

1 нче алып баручы Кереп бара ул гомернең

Иң якты фасылына. Аны уйлыйм - төшенергә

Тырышам асылына.

Күзләренә карыйм - алар

Мин белгәндәге килеш.

Ә минем Әнкәй бик чибәр

Һәм яшь булырга тиеш! (Р.Миңнуллин)

2 нче алып баручы Чөнки ул бит минем Әнкәй!

Минеке! Үземнеке!..

Маңгаенда - якты нурлар, Алары - көзенеке.

Сизәм мин - аның җанында

Тынмаган әле давыл.

һаман чибәр минем Әнкәй,

Карт түгел әле дә ул! (Р.Миңнуллин)

2 алып баручы бергә. Рәхмәт, сиңа, әнием,

Рәхмәт сиңа барсына.

III. Әниләр катнашында "Җырлыйк әле, караоке" уены.

IV. Йомгаклау.


© 2010-2022