Сценарий к татарской народной сказке Кто что любит

Сценарий "Кем нәрсә ярата" исемле татар халык әкияте буенча төзелде. Әкияттә йорт хайваннары: Кәҗә, Эт, Песи һәм Әтәч һәркөнне кич, ишегалдында җыелгач, нинди ризык тәмлерәк, нинди ризык файдалырак икәне турында бәхәсләшә башлыйлар. Билгеле инде, һәркайсы үзенең фикерен дөресрәк дип таба: зткә сөяк тәмлерәк, кәҗәгә - кәбестә, песигә - сөт яхшырак, ә әтәчкә - ярма. Төрле дәлилләүләргә дә карамастан, әкият геройлары үз фикерләрендә кала. Сөенарий кызыклы, мавыктыргыч, заманча булсын өчен музыка ку...
Раздел Завучу
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кем нәрсә ярата?

(ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ БУЕНЧА)

Катнашалар:

Автор

Акбай

Әтәч

Песи

Кәҗә

Сәхнә авыл ишегады итеп бизәлә.

Автор:

Әтәч: Кик-ри- кү- үк! Хәерле кич, дусларым! Көннәрегез ничек үтте?

Песи: Рәхмәт, туганкай, бары да яхшы, бары да тәртиптә.

Кәҗә: Мин дусларым, күршеләрем белән матур аланда көтүдә йөрдем. Анда шундый рәхәт, саф һава...

Акбай: Һау-һау! Ә мин хуҗам белән урманга бардым, анда рәхәтләнеп чаптым, уйнадым, күбәләкләр кудым.

Әтәч: Ә мин ишегалдында булдым: тавыкларны саклап йөрдем, чебиләрне ашаттым.

Песи: Мия-я у-у! Мин хуҗабикә янында бөтерелдем. Ул миңа матур савытка салып сөт бирде.Белсәгез иде ул сөтнең ничек тәиле икәнен! Иң тәтле сый - сөт!

Кәҗә: Менә-ә сиңа мә-ә! Нәрсә сөйлисең син, Мыраубикә-ә! Менә кәбестә булса икән... Иң тәмле азык - кәбестә-ә!

Акбай: Һау - һау! Кәбестә нәрсә ул! Менә бер рәхәтләнеп сөяк кимерсәң, аның янында күпмедер ите дә булса, тамак туя, күңел күтәрелә!

Әтәч: Ничек инде сөяк кимереп тамак тук булсын. Ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң, менә шунда тамак тук була!

Песи: Нинди азык тәмле, файдалы икәнен миннән генә сорагыз. Сөт ул, дусларым, сөт! Ә сөттән соң бер тычкан да тотып булса, бигрәк тә шәп була.

Кәҗә: Ә кәбестәдә витаминнар күп. Шулай булгач, иң файдалы, тәмле азык - кәбестә-ә-ә!

Акбай: Һау һау! Берегез дә дөрес сөйләми. Иң шәп ризык - сөяк. Аны кимереп, тешләрне дә ныгытабыз бит без.

Әтәч: Юк инде, якын дусларым, юкка бәхәсләшеп вакыт уздырмагыз. Иң тәмле азык - ярма бөртекләре. Кик-ри-кү-үк!

Песи: Мин - песи, акыл иясе. Ник минем белән бәхәсләшәсез? Сөт эчсәң таза-сәламәт буласың, күзләрең дә шәп күрә, сөякләрең дә нык була.

Кәҗә: Нинди сөт, нинди ярма бөртекләре?! Кәбестә - менә иң тәмле, витаминлы азык! Сусыл кәбестәне кимерсәң, тамагың да туя, су эчәсе дә килми.

Акбай: Кәбестә кимереп кенә тамак туйса, балалар бакчасында гел кәбестә генә бирерләр иде. Сөяк - менә иң тәмле сый!

Әтәч: Кик-ри-кү-үк! Солы, ярма бөртекләре иң тәмлесе. Солы боткасын балалар да бик яратып ашый. Юкка гына аны матурлык боткасы дип атамыйлар бит!

Песи: Мия-яу-у! Сөт! Сөттән тәмле сый юк!

Кәҗә: Кәбестә-ә-ә!

Акбай: Һау-һау! Сөяк!

Әтәч: Кик-ри-кү-үк! Ярмадан да тәмле нәрсә юк-юк-юк!

Автор: Һәр көн саен кич җитеп, хайваннар ишегалдында җыелгач, алар шулай бәхәсләшүләрен дәвам итәләр, икән.

Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, хайваннарның кайсы хаклы?





© 2010-2022