Конспект урока татарской литературы Холкым - язмышым

        Конспект урока татарской литературы в 8 классе "Холкым - язмышым" по произведению татарского писателя Фатиха Хусни "Перстень" (1942 г.)          На уроке используются элементы психоанализа при рассматривании характеров героев. Уроки по ФГОС включают и вопросы личностного роста, личностного развития. Произведение известного писателя позволяет построить урок так, чтобы помочь определить свои точки роста в личностном развитии. Сегодня это становится особенно актуальным в жизни, когда повсем...
Раздел Завучу
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Минем холкым- минем язмышым.

(Ф.Хөснинең "Йөзек кашы" әсәре буенча йомгаклау дәресе, 8 нче сыйныф)


Төзүче: Бишбүләк районы Кунаккол төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазуллин Илгиз Сәйфулла улы.

Дәрес барышы:

1.Ориентлаштыру, мотивлаштыру этабы.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Дәресебез күңелле дә , файдалы да үтсен өчен, бер-беребезгә елмаю бүләк итеп , дәресебезне башлап җибәрик. (Экранда "Елмаю" смайлигы)

2. Өй эшләрен тикшерү, материалны үзләштерүне ачыклау.

-Үткән дәрестә сез нинди язучының иҗаты белән таныштыгыз?

-Аның тормыш һәм иҗат юлы турында ниләр белдегез? Әйдәгез, искә төшерик әле. Моның өчен сезгә тестлар белән эшләргә туры киләчәк.

(Тест сораулары экранда күрсәтелә.)

1.Ф.Хөснинең туган елы:

- 1908

- 1836

- 1913

- 1887

2.Белеме буенча ул кем була?

- укытучы

- экономист

- юрист

- врач.

3.Бу әсәрләрнең кайсысы Ф. Хөснинеке?

- "Кәҗүл читек"

- "Нәҗип"

- "Курай"

- "Җәяүле кеше сукмагы"

4."Йөзек кашы" әсәре ничәнче елны иҗат ителгән?

- 1939

- 1935

- 1942

- 1962

5.Ф.Хөснигә нинди мактаулы исем бирелә?

- Советлар Союзы Герое

- Татарстанның халык язучысы

- Татарстанның халык артисты

- Россиянең халык язучысы.

-Исемнәрегезне язып , җавапларыгызны тапшырыгыз.

Укытучы: И Гази каләмдәше Ф.Хөсни турында "Ф. Хөсни - үзе бер дөнья... Без , язучылар , Хөснинең тел байлыгына сокланабыз"- дигән.

  • Ник алай диде икән И. Гази ? (Җаваплар тыңлана)

  • Ә Ф.Хөснинең "Йөзек кашы" әсәре сезгә ошадымы?

- Әсәрнең кыскача гына эчтәлеген кем сөйләп бирә ала?

3. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Укучылар, сезгә Газим Ильясов башкаруында "Кеше бәхете" исемле җырның бер өлешен тыңларга тәкъдим итәм. (Экранда видеоклип кабызыла.)

Җыр сүзләре буенча кыска гына әңгәмә корыла. Нәтиҗә ясала.(Кеше бәхетеннән көнләшмә.)

- Безнең дәрескә ни рәвешле кагыла бу җыр?(Җаваплар тыңлана.)

- Җырның исемен дәрес темасы итеп алып булыр идеме? Ни өчен?

- Ә көнчеллек нәрсә ул? (Кешедәге яман сыйфатларның берсе.)

- Нәрсә турында сөйләшербез, нинди проблема өстендә эшлиячәкбез дип уйлыйсыз?

- "Йөзек кашы" әсәрен анализлыйбыз.

- Яшәү мәгънәсе турында уйланырбы.

- Холык-язмыш турында сүз алып барырбыз.

- Иҗади эш белән шөгыльләнербез.

Укытучы: Мин дәрескә алма алдым.(Күрсәтелә.) Ни өчен дип уйлыйсыз? Әсәргә нинди исем биреп булыр иде (Бер алма тарихы. Алма агачыннан ерак төшми һәм башка вариантлар.)

4.Актуальләштерү. (Әсәргә анализ ясау)

-Төп геройны әйтегез, катнашучыларны атагыз.

-Төп герой дип кемгә әйтәбез?- 1 нче группа

(Төп герой -әдәби әсәрнең үзәгендә торган, сурәтләнгән мөһим вакыйгалар белән бәйләнешле , үз характеры булган зат.)

- Әсәрне өлешләргә бүлегез. - 2 нче группа.

- Әсәрнең темасын ачыклагыз. - (Мәхәббәт турында) - 3 нче группа.

-Автор әйтергә теләгән теләк .- (Әсәрнең идеясе)

- Әсәрнең иң дулкынландырган югары ноктасын табыгыз (Кульминация).

Төп герой - әдәби әсәрнең үзәгендә торган, сурәтләнгән мөһим вакыйгалар белән бәйләнешле , үз характеры булган зат.

Персонаж - әсәрдә сүрәтләнгән бөтен катнашучылар.

Тема - әдәби әсәрдә язучының сайлап алган һәм сурәтләгән тормыш-көнкүрешләре, хәл-вакыйгалар.

Идея - язучы укучыга җиткерергә, әйтергә теләгән фикере.

Кульминация - сюжет үсешендә хәл-вакыйгалар кискенләшеп җиткән иң көчергәнешле момент.

5. Уку мәсьәләсен өлешләп, адымлап чишү этабы.

Укытучы: Дөньяга караш мәсьәләсен тикшерү белән шөгыльләнүче философия белгече фәлсәфәче (философ) була. Хәзер без дә үзебезне фәлсәфәчеләр дип хис итеп , укылган әсәр буенча фикер алышып , бәхәсләшеп , үз фикерләребезне яклап , нәтиҗәләр чыгарыйк.

Укучылар , бүгенге дәреснеү темасында холык һәм язмыш дигән сүзләр бар. Бу сүзләрнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?

-Әйе, татар теленең аңлатмалы сүзлегендә холык - кешенең үзенә генә хас кыланышлары, тәртибе диелгән, ә язмыш - кеше гомере буенча башыннан үткәрелгән хәл- вакыйгалар чылбыры дип аңлатма бирелгән.

Ә хәзер группаларда эшли башларбыз. Кем әзер , шул группа җавап бирә башлар. Айдар һәм Госман холкына хас сыйфатларны языгыз:

АЙДАР

1 нче төркем

Уңай сыйфатлары

2 нче төркем

Тискәре сыйфатлары


Сөйкемле,шаян , шук,

җор телле, тәвәккәл,

хезмәт сөючән, әти-әни-

сенә яхшы мөнәсәбәттә, матурлыкны бәяли белә.

Вәсиләне ярата.

Кызып китүчән,

дуамал,башта эшли,

аннары уйлый, "Мин эшне

уйлап эшли алмыйм,"ди.



Госман

3 нче төркем

Характерына хас сыйфатлар

Көнче, кешенең өстенлеген күрә алмый, башкаларның

бәхетсезлегеннән тәм таба,сөйкемсез, ялган сүз әйтә, ике гашыйкның мәхәббәтен челпәрәмә китерә, кеше бәхетсезлегенә куана, шуннан тәм таба. Күңеле ямьсез кеше.

-Укучылар , бу тормышта һәркем үзен башкалар урынына куеп карап , дөньяны аның күзләре белән бергә өйрәнергә тиеш, дип әйтәбез. Шулай булганда гына, кеше хәлен аңлап , аның шатлыгын һәм кайгысын уртаклашырга мөмкин. Шуңа күрә , хәзер үзегезне әсәр геройлары урынына куеп карап, алар булып сөйләп карарга тәкъдим итәм.

-Кем үзен Айдар , Госман, Вәсилә урынына куеп карый ала яки аларга нинди дә булса киңәш бирә ала?(Мөмкин булганда һәм балалар саны җиткән очракта укучылар ике боҗра ясап, бер-берсенә каршы басалар һәм рольләп сөйләшү үткәрелә.)

-Ә тормышта шундый вакыйгалар булуы мөмкинме?Әллә бу уйлап кына чыгарган вакыйгамы?

-Әлбәттә, чөнки кеше гомер иткәндә әллә нинди вакыйгаларга дучар була. Берәүләр уйлап кына , тыныч кына авырлыклардан чыгу юлын эзли , икенчеләре, тиз генә , уйлап тормый гына, әллә күпме ялгышлыклар эшләп ташлый.

-Ә хәзер без психологлар булып карыйбыз. Алманы искә тәшерәбез, бәлки кирәге чыгар. Айдарның әтисе турында ниләр әйтә алабыз. (Әсәрдән үзсүзлелек, тискәрелек, дуамаллык сыйфатларын гәүдәләндергән Айдарның әтисе Шәяхмәт образын күрәбез, өзек укыла). Ата белән бала арасында охшашлык бармы? Әтисенең нинди кушаматы бар? Нәрсә турында сөйли ул сезгә?

-Кыен сорау, әйе. Алма теле белән ничек әйтер идек? (Алма агачыннан ерак төшми). Ничек уйлыйсыз, алма әсәргә очраклы килеп кердеме икән? (Фикерләр тыңлана)

Айдарның :"Уйлавым булды -тартуым булды" дип әйтүе нәрсә турында сөйли? Әгәр бер төрле гамәл еш кабатланса, нәрсәгә китерә?

-Гадәткә әйләнә. Гадәткә кергәч исә, ул холкыңны формалаштыра, ә холкың язмышыңа тәэсир итә, шулай бит?

-Туйда кызулык белән ыргытылган таш кеше үлеменә дә китерергә мөмкин идеме? (Вариантлар тыңлана )

-Кызулык, дуамаллык -һәлакәткә итүче юл.

-Күз алдыгызга китерегез әле , вакыйгалар менә шулайрак була алыр идеме: Айдар Сабан туенда беренче булып килә , Вәсилә белән таныша. Шахтада эшләп кайткач, алар кавышалар да ике гашыйк матур итеп дөнья көтәләр,

- Әлбәттә була алыр иде. Ләкин моңа кем комачаулый?

- Госман.

- Ә бит тормышта да Госман кебек көнчел , ямҗсез күңелле кешеләр очрап тора. Айдар белән Вәсилә кавыша алмаганга Госман гына гаеплеме?

- Юк шул , Айдар да гаепле. Дөресрәге , Айдарның холкы. Аңа нинди сыйфатлар җитми?

- Сабырлык, акыл белә эш итү.

- Төп сәбәп, җитешсезлек Айдарның , кызганычка каршы үзендә. Ул да бер алма, ата-ана һәм уңай булмаган тәрбия, уңай булмаган үрнәк җимеше.

- Әти-әниләргә, димәк, киләчәктә үзегезгә дә нинди киңәшләр бирер идегез? (Җаваплар тыңлана)

- Ә шушы сыйфатлары булса, Айдар белән Вәсилә кавыша алырлар идеме? Әйе, алар кавышып , матур гаилә корып яшәрләр иде. Димәк , сюжетны барлыкка китерүче төп көч - Айдарның холкы. Ул холык Айдарга бик күп бәхетсезлекләр алып килә."Минем холкым- минем язмышым" дигән сүз бу очракта тулысынча аклана.

Укытучы: ә хәзер үткән дәресләрдә туплаган мәкалҗләрегезне укып ишеттерерсез.

-Сабыр иткән морадына җиткән.

-Сабыр төбе сары алтын.

-Кеше акылын ишет , үз акылың белән эш ит.

-Эше алдан йөри, акылы арттан йөри.

-Ачу алдан, акыл арттан.

-Кара эшне караңгыда эшләсәң дә яктыга чыгар.

-Ялган дустан дошманың яхшырак.

-Күңел матурлыгы булганда , кием ертыгы күренми.

-Дусың үзеңнән яхшы булсын.

-Күтәргән дә холык, үтергән дә холык.

-Эт печән ашамый, атка да бирми.

-Кеше күңеле - кара урман.

-Тычканга үлем, мәчегә көлке.

Йөзек кашын җемелдәп торган асылташлардан ясыйлар. Аны гади ташлар янына ыргытсаң да, ул әллә кайдан ялтырап тора. "Йөзек кашы" әсәре дә әдәбиятыбызның зур байлыгы эчендә югалып калмады. Әсәр 1942 елда Бөек Ватан сугышының иң куркыныч елында язылган. Бу вакытта язучылар күбрәк фронттагы, тылдагы вакыйгалар турында яза. Ә Фатих Хөсни җыр кебек җиңел укыла торган әсәр яза. Бу бер яңалык - сугыш вакытытында кырысланган күңелләр матурлыкка нык сусаган иде.

165 нче бит укыла. Идеал кеше була алмый. Кешенең уңай да , тискәре дә яклары була. Айдар да шундый. Лә.кин язучы укучыларга үскән саен үз холык- фигылеңә игътибарлырак булырга, андагы тискәре башлангычларны киметә барырга, матур сыйфатларның артуына ирешергә кирәк, ди.

Әйләнә-тирәңдәге кешеләрнең асылын танырга өйрәнү дә шулай ук бик мөһим. Госманның кара эчле булуын вакытында күрә алмавы Айдарга бик кыйммәткә төшә.

Айдарга шундый дус очраклы туры киләме, әллә бу закончалыкмы? Ничек уйлыйсыз? Айдар үзенең бу холкы белән Госман кебек кешеләр очрамаса, бәхетле булыр идеме? (Язмыш тарафыннан бу Айдарга көчле сынау иде, үзеңне җиңә алу бик авыр, гаепне үзеңнән эзләү, үзеңне үзгәртү - көчлеләр эше).

- Госман исә очраклы дус түгел. Аның да бәхете шик астында. Көнчел көн күрмәс, диләр. Үзенә дә, тирә-яктагыларга да комачау итәргә мөмкин.Гаиләдә дә, эштә дә, тормыш итү өчен дә ямьсез сыйфат.

- Көнләшүгә капма-каршы нинди хисне атый алыр идегез?

- Соклану хисе. Бу инде уңай хис.

-Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер өйрәнгән әсәребезнең теле ягына игътибар итик.

Ф.Хөсни китаплары мавыктыргыч тел белән язылган. Җыр шикелле күңелгә ләззәт һәм рух өсти. Язучының әсәрләрең теленә, сурәтләү чараларына игътибарлы булырга кирәк.Эпитет, метафора, чагыштырулар, синоним, фразеологик әйтелмәләрне ул бик күп куллана.

Әйдәгез әле, 144 нче битне ачыйк. Бер биттә генә дә күпме фразеологизм: егыл да үл инде, егетлекне күрсәтү, язгы яшен төсле ялтырый, йөрәгендә булса, аягында булыр, атлар җиргә түгел , хәйләгә басып килделәр, аның түшәмен без шунда күрдек, күземә кан бәрелде.

Ә 145 нче биттә күпме чагыштыру - сөлек төсле сузылган, боҗыр күк, кадакланган шикелле, очып кына килә, умарта корты төсле, тартып алган төсле һ.б.

6. Рефлексив бәяләү һәм йомгаклау этабы.

- Нәтиҗә ясыйк инде, балалар. Укучылар , сез бүгенге дәрестә ниләр белдегез, нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

-Әсәрдә сүрәтләнгән вакыйгалар тормышчан.

-Әсәр тәрбияви әһәмияткә ия.

-Кеше холкы - аның язмышы.

-Кешеләрне танып белергә.

-Язучы тел-сүрәтләү чараларын оста файдалана.

Мин сезгә хәзер карточкалар бирәм, ә сез аларны үзегез уйлаган тәртип буенча тезеп карагыз һәм бердән бишкә чаклытәртип саны белән билгеләгез.

Уй,

фикер,хис,

тойгы


Гамәл



Гадәт



Холык,

характер



Язмыш


Нәтиҗә ясыйбыз:

1.уйлаганча яки хисләр нәтиҗәсендә гамәллләр кылабыз;

2. бер төрле гамәлләр безнең гадәтләребезне барлыкка китерә, алар ныгый, оеша, шулай эшләргә гадәтләнәбез;

3.гадәтләребездән холкыбыз (характерыбыз) оеша, бу инде җитди күренеш, тискәре яки зарарлы гадәттән җиңел генә котылып булмый;

4.характер инде язмышыбызны билгели, аңа нык бәйләнгән. Холкым-язмышым.

Укучылар, әле сез үз характерыгыз өстендә эшләү турында модель төзедегез. Әдәби әсәр , андагы образлар ярдәмендә үзегезгә, холкыгызга , андагы уңай һәм тискәре якларга икенче күзлектән карадыгыз. Бу исә бүгенге көндә бик тә әһәмиятле . Сезнең холык-фигылегез әле яңа формалашып кына килә. Әйтүебезчә, әсәр 1942 елда язылган . Ә менә якташыбыз , танылган язучы М. Садыйкованың "Сәмрекош канат кага" дигән әсәрендә дә шундый сюжет бар: кешеләргә ышанган, яхшылык кына уйлап йөргән Зөбәрҗәт тә күп кенә кыенлыклар аша үтә. Димәк, бу проблема мөһим булып кала бирә.

Мин ниләр белдем? Минем холкымда уңай һәм тискәре яклар.

Кеше холкы - кеше язмышы.

Үз холык-фигылеңә игтибар-

лы булырга,андагы тискәре

башлангычларны киметергә,

матур сыйфатларны арттырырга.

Идеал кеше булмый.

Кешене кимчелеге белән кабул итә белү -зур йөрәкле һәм акыллы кеше эше.

Тирә-яныңдагы кешеләрнең асылын

танырга өйрәнергә.



Минем холкымдагы

уңай һәм тискәре яклар

(Бу модель -таблица сезгә киләчәктә уйланыр , үзанализ өчен)



Миңа нәрсә өстендә эшләргә кирәк? (Нәтиҗәне һәркем бары тик үзе ясый, ышанычлы , тәҗрибәле кешең , психолог , класс җитәкчең, укытучың белән киңәшергә мөмкин.)





(Таблица укучыларга таратып бирелә)


7.Өй эше бирү.

1 нче дәрәҗә- кешене бизәүче сыйфатлар һәм аларның антонимнарын язып килергә.

2 нче дәрәҗә- рухи яктан бай кеше дип нинди кешене атыйлар?(Язма җавап)

3 нче дәрәҗә - эчке һәм тышкы матурлык төшенчәләрен сез ничек аңлыйсыз? (Язма җавап)

-Хәзер Резеда Төхвәтуллина башкаруында "Иң зур бәхет" җырының бер генә куплетын тыңлап үтәбез.

Тыңлаганнан соң:

- Сез җыр сүзләре белән килешәсезме?(Җаваплар тыңлана.)

-Рәхмәт,бүген сез бик тырышып, кызыксынып эшләдегез.Бик эчтәлекле, тирән мәгънәле диалог һәм монологлар төзедегез, образлар аша тормыш, үзегез турында уйланып, фикерләрегезне әйттегез.Дәрестә актив катнашып утыруыгыз белән бик канәгатьмен. Әдәпле булыгыз, кешеләргә бары тик яхшылык кына эшләргә тырышыгыз. Дәрес тәмам. Сау булыгыз.



Фазуллин Ильгиз Сайфуллович -учитель татарского языка и литературы ООШ с.Кунакулово -филиала МОБУ СОШ с.Кунакулово Бижбулякского района Республики Башкортостан



© 2010-2022