- Преподавателю
- Директору, завучу
- Хәсән Туфан Киек казлар шигыре
Хәсән Туфан Киек казлар шигыре
Раздел | Завучу |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Абдулбярова Э.Ф. |
Дата | 02.01.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Тема:Хәсән Туфан "Киек казлар"шигыре
Максат:1.Х.Туфан турында булган белемнәрен
киңәйтү,камилләштерү.
2.Шигырьләре аша хисләрне табигать
фонында,кошлар,җәнлекләр язмышы белән
бәйләп аңлату.
3.Сәнгатьле уку күнекмәләрен
булдыру,бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
4.Укучыларда туган якка,аның табигатенә мәхәббәт
тәрбияләү.
Җиһазлау:Х.Туфан китапларыннан
күргәзмә,газеталар,укучыларның
рефератлары.
Дәрес барышы:
1.Оештыру
а)исәнләшү
б)дәрескә әзерлекне барлау
2.Актуальләштерү
-Укучылар,без сезнең белән алдагы дәрестә нинди шагыйрь турында сөйләштек?
-Хәзер Х.Туфан турында белгән белемнәрегезне кроссворд чишкәндә кулланырсыз.
а)кроссворд чишү
Сораулары:
1.Х.Туфанның туган көне кайчан?
2.Туган авылының исеме?
3.Кая сөрелгән?
4.Хатынының исеме?
5.Әдипнең чын исеме ничек?
6.Х.Туфан кайда яшәгән?
7.Без аны кем буларак беләбез?
-Димәк,Х.Туфан турында сөйләшүне бүген дә дәвам итәбез.Бүген аның "Киек казлар" шигырен укырбыз.
б)дәреснең максатын,темасын хәбәр итү.
3.Яңа белемнәр хәбәр итү
а)Сүзлек өстендә эш
-КИЕК КАЗЛАР-кыргый казлар
КЫЙГЫЛДАША-өзек-өзек авазлар чыгарып кычкыру
б)укытучының үрнәк укуы
в)Шигырь өстендә эш
г)"Чылбыр"тәртибендә укучылардан укыту.
4.Белемнәрне камилләштерү
-Туган як турында тагын нинди шыгыйрьләрнең шигырьләрен беләсез?
Ф.Яруллин"Туган ягы кирәк кешегә"
"Туган якка"һ.б.
-Туган як,туган җир турында нинди мәкальләр беләсез?
Туган илең-туган анаң
Туган илем-туган өем.
-Бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз?
- Туган як турында хикәя язу(терәк сүзләр бирелә)
Тактага сүзләр языла:туган ягым,Һәрбер почмагы,изге,кадерле.
5.Дәресне йомгаклау
-Нинди яңалыклар алдыгыз?
-Дәрестә ниләр белән шөгыльләндек?
6.Билгеләр кую.
7.Өй эше:"Киек казлар"шигырен сәнгатьле укырга.