План мастер -класса по родному языку в 6 классе Алмашлыкларны кабатлау

Раздел Завучу
Класс 6 класс
Тип Статьи
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрен А.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе нигезендә укыту тарафдары. Шул юнәлештә алып барылган методик эшчәнлекнең формалары төрле була ала. А.З.Рәхимовның мирасын дәвам итүгә багышланган "мастер-класс" конспектын тәкъдим итәм.

Тәртипсаны

Мастер-класс алгоритмы

Мисал

Искәрмә

1

Кереш

Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую чорында, гомуми белем бирү оешмаларында татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре тынгылык бирми. «Нәрсә эшләргә тиешбез? Ничек?» - классик сораулары барыбызны да эзләнергә мәҗбүр итә. Чыннан да, затлы туган тел һәм әдәби мирасыбызны киләчәк буынга җиткерергә әзерме соң без? Эшебез максатка ярашлымы?

«Россия Федерациясе мәгарифе турында»гы федераль закон - ( 2012 нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә);

2.

Актуальләштерү

- Татар халык көен тыңлап үтик. Бу көй турында нәрсә әйтә алырсыз?

- Г.Тукайның "Туган тел" шигыре безгә бишектән үк таныш. Белгәнебезчә, бу әсәргә халык бик матур көй дә чыгарган. "Туган тел" шигыре туган телебезгә гимн буларак яңгырый. Шуңа күрә дә туган телебезгә мәхәббәт: "Туган тел - әнкәм теле, Тукай теле ул!" - дигән хис белән тәрбияләнә.

Музыка яңгырый - татар халык көе , Г,Тукай сүзләре."Туган тел"

Сөйләшү фронталь оештырыла.

3.

Мотивлаштыру

-Хәзерге катлаулы чорда туган телебезне, бөек Тукаебыз иҗатын балаларга тиешле дәрәҗәдә өйрәтәбезме һәм аны киләчәк буынга нинди юллар аша җиткерәбез соң? Нинди форма, методлар эзлибез?

Куелган сорауга җавап эзләү төркемнәрдә оештырыла. Вакыт бирелә. Җаваплар тыңланыла.

4.

Уку мәсьәләсен кую (Проблеманы кую ситуациясе тудыру )

-Тукай "Туган тел" шигырендә: "Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы", - дигән. Шул юлларда ул туган телне өйрәнергә кирәклеген әйтә. Татар телен өйрәнгәндә, Тукай иҗатын файдалану мөмкинме?

-Тукай турында булган белемнәрегезне кулланып, кроссвордны дөрес чишәрбез, бүгенге дәресебезнең темасын ачыкларбыз.

-Куелган максатларны ачыклыйк.

Электрон тактада:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Төркемнәрдә Г.Тукайга багышланган кроссворд чишү. Җаваплар электрон тактага карап тикшерелә.

5.

Уку мәсҗәләсен чишү (Проблеманы адымлап чишүне оештыру).

1) - Алмашлык нинди сүз төркеме?

2) Текстны төзәтеп язарбыз.

Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай ижат мирасы калдырган. Г.Тукай исән чакта ук татар милләте тарафыннан татар милләтенең рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын, Г.Тукайны хөрмәт итәбез.

- Шулай итеп, алмашлык җөмләдә нинди әһәмияткә ия?

3) Г.Тукайның"Милли моңнар" шигыре. Бу шигырьдә алмашлыклар бармы? Алмашлык төркемчәләренең схемасын ясарбыз.

4) Тукай шигырьләреннән өзекләр. Шул юллардан алмашлыкларны табып, төркемчәләрен билгелик.




5) Алмашлыкларның җөмләдә нинди кисәк булуын ачыклыйбыз.

300 нче күнегүне эшләү.

6) Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

Төркемнәрдә тулы кагыйдәне чыгару.

Электрон тактада:

Текст(үзгәртелгәч) Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай иҗат мирасы калдырган. Ул исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын, аны хөрмәт итәбез.

Текст укучыларга бирелә.

Электрон тактада:

Алмашлык төркемчәләре схемасы.

Электрон тактада:

1. Балтасы кулда, Егет эштән

бераз туктап тора;

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы

әллә нәрсә кычкыра.

2. Айрылып китсәм дә синнән

гомеремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым

сөеп тагын да мин.

3. Нәрсә бу? Качкынмы, җенме?

Йә өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез,

әллә нинди нәрсә бу!

4. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Дәреслек белән эшләү.

Электрон тактада:

1) Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган.

2) Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр.

6.

Рефлексия. Үзбәя. (Нәтиҗә ясау).

-Нәтиҗә ясыйк: моңарчы балаларга Тукайның иҗатын шулай өйрәттекме? Г.Тукайның бөеклеген танытып белдерү өчен биографиясен һәм әсәрләрен яттан белү генә җитәме? - Юк!

-Нишләргә кирәк? - Әсәрләрен татар теле дәресләрендә дә файдаланырга кирәк (предметара бәйләнеш);

- Үткәрелгән дәресне кабат күздән кичерик - Г. Тукай әсәрләрен кулланып үткәрелгән дәрестә көтелгән нәтиҗәлелеккә ирештек:

  • алмашлык турындагы белемнәр ныгытылды;

  • шагыйрь иҗатына карата кызыксыну артты;

  • Г. Тукай иҗатын башка предметлар белән бәйләү мөмкинчелеге билгеләнде.

Электрон тактада:

1. Алмашлык турында төзелгән схема;

2.Г.Тукайның дәрестә кулланылган әсәрләр исемлеге:

- "Туган тел"

- "Исемдә калганнар";

- "Милли моңнар";

- "Шүрәле"

- "Туган авыл"



© 2010-2022