Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу компетенциясен үстерү

Татарстан Республикасы мәгариф сәясәтенең төп бурычы –иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Икетеллелек (билингвизм) һәм күптеллелек (полингвизм) кешеләрнең аралашуы өчен зур әһәмияткә ия булып тора, этнослар арасындагы төрле каршылыкларны кисәтә, халыклар дуслыгын ныгыта.Тик рус мәктәпләрендә бу икетеллелек проблемаларын чишүдә түбәндәге каршылык күзәтелә:бер ...
Раздел Завучу
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу компетенциясен үстерү.

Мөхәмәтшина Лилия Габдрәшит кызы, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районның "16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы



"Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы." А.Сент-Экзюпери.

Актуальлек. Татарстан Республикасы мәгариф сәясәтенең төп бурычы -иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Икетеллелек (билингвизм) һәм күптеллелек (полингвизм) кешеләрнең аралашуы өчен зур әһәмияткә ия булып тора, этнослар арасындагы төрле каршылыкларны кисәтә, халыклар дуслыгын ныгыта. Тик рус мәктәпләрендә бу икетеллелек проблемаларын чишүдә түбәндәге каршылык күзәтелә:бер яктан, бүгенге көндә җәмгыятьтә татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә социаль ихтыяҗ артса, икенче яктан, рус балаларында татар телен икенче тел буларак өйрәнүгә теләк, уңай омтылыш юк, традицион укыту системасы аларның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерми. Алар, унбер ел буена тел һәм әдәбият өйрәнеп тә, татарча иркен сөйләшә алмыйлар, яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткән "Мин бурычлы яки тиеш булган өчен түгел, ә белемсез мөмкин түгел икәнен аңлаганга укыйм" дигән фикергә өстенлек бирмиләр. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Мәдәниара диалогка оста, социаль компетентлы, толерантлы, иҗади һәм фәнни фикергә ия булган шәхесне ничек тәрбияләргә? Мин, рус мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, бу проблемаларны чишү юлы итеп - уку-укыту эшчәнлегендә шәхескә кагылышлы, метапредмет, предмет нәтиҗәлегенә ирешүдә ярдәм иткән инновацион технологияләрне куллануда күрәм. Шуңа күрә дә мин "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү" дигән методик тема өстендә эшлим. Тик шуны да истә тотам: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә, инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала.

Өйрәнү объекты: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Өйрәнү предметы: мәгълүмати коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнары.

Максат: аралашу күнекмәләрен үстерүдә мәгълүмати-коммуникатив технологиянең нәтиҗәлелеген исбатлау.

Шуннан чыгып мин үз эшчәнлегемдә түбәндәге бурычларны куйдым:

1. Шәхеснең универсаль уку күнекмәләре аша дөньяны танып белүе, билгеле компетенцияләргә ия булуы һәм белем бирүнең нәтиҗәгә юнәлтелүе ;

2.Эшчәнлек төрләрен, аралашу формаларын укучыларның шәхси һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайлау, аларның шәхес буларак үсешен тәэмин итү;

3.Эшләрне оештыруда төрле формалар куллану, мөстәкыйль эшчәнлекне игътибар үзәгенә алу;

4. Укучының теоретик белемен генә түгел, ә танып-белү, гамәли мәсьәләләрне уңышлы чишүен тәэмин итү.


Мәгълүмати коммуникатив технологияләрне куллану формалары.

Мәгълүм ки, аралашу осталыгына ия булу өчен, баланың дәрестә һәрдаим сөйләм эшчәнлегендә катнашуы кирәк. Ә моңа ирешүдә заманча технологияләр файда китерә. Шуңа күрә татар теле, әдәбияты һәм сыйныфтан тыш чараларда мин мәгълүмати- коммуникатив, мультимедиа технологияләрен максатчан файдаланырга кирәк дип уйлыйм. Минем тарафтан мәгълүмати коммуникатив технологияләрне куллану формалары:

1.Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.

2.Мультимедиалы презентацияләр куллану. Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп,материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.

3.Интернет челтәре ресурслары куллану. Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.

Мультимедиа чаралары белән эшләү дәрес формаларын төрләндерү мөмкинчелеге бирә һәм аны дәреснең төрле этапларында кулланам: -проблемалы ситуация тудыру өчен; -яңа материалны аңлату өчен; -өй эшен тикшерү өчен; -дәрес барышында белемнәрен тикшерү өчен.

Беренчедән, мондый дәресләрдә укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре формалаштыра.

Әзер электрон ресурс булган "Татар телле заман " сериясеннән укыту программалары зур ярдәмгә килә. Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. "Кем миллионер булырга тели?", "Пирамида", "Поезд", "Чәчәкләр" уеннары , бер яктан, укучыларның сүзлек байлыгын арттырса, икенче яктан, дөрес язылыш кагыйдәләрен үзләштерергә булыша. Ә бу үз чиратында, татарча- русча сүзлекләр белән мөстәкыйль эшли белү, эзләнү күнекмәләрен үстерә. Килеш, иҗек, сүз төркемнәре темаларын үткәндә дә шушы "Татар телле заман " га мөрәҗәгать итәм. Шулай ук программада татар сүзләрен диктор укуында тыңлау, әйтеп карау һәм чагыштыру мөмкинлеге бирелгән. Ә бу алым рус телле укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыта һәм бердәм республика тестын (БРТ) ның В өлешен уңышлы тапшырырга мөмкинлек бирә.

Хәзерге көндә рус телле укучылары өчен татар теленә өйрәнүдә "АНА ТЕЛЕ" онлайн-мәктәбе материаллары да нәтиҗәлелекне арттыра. Рус милләтеннән булган укучылар, бик кызыксынып, дәресләрдән тыш, дистанцион рәвештә телне гамәли үзләштерә алалар. Бу курсларда алар, алган белемнәренә нигезләнеп, җанлы аралашу дәресләрендә катнашалар, төрле җирләрдә яшәүче кешеләр белән танышалар, үзләренең сөйләм күнекмәләрен сынап карыйлар, реаль шартлардагыча бер-берсе белән әңгәмә коралар, үзара аңлашалар, фикерләрен белдерәләр. Шунысы мөһим: дәресләрдә урын алган күпсанлы диалоглар, сөйләм күнекмәләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре, татар җырлары, танылган татар шагыйрьләренең шигырьләреннән алынган өзекләр, татар театры артистлары катнашкан видеоязмалар "тел мохите" булдырырга ярдәм итә һәм укучыларда дәрестән дәрескә тотрыклы кызыксыну уята.Шулай итеп, кешенең көндәлек тормышындагы ситуацияләренән алып сайланган материалларны үзләштерү нәтиҗәсендә, укучыларымда Федераль белем бирү стандартлары таләп иткән аралашу күнекмәләре һәм универсаль уку гамәлләре формалаша.

Бу уңайдан «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсен куллану дә уңышка китерә. Әлеге сайтта урнаштырылган татарча мультфильмнарны дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да нәтиҗәле файдаланам. Балалар аларны бик яратып карыйлар. Хәтта дәресләре беткәч тә, карау теләкләрен белдерәләр. Андагы аңлаешлы булган гади генә вакыйгалар рус балалаларының да фикерләү дәрәҗәсен, иҗади сәләтен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә. Ә иң мөһиме - татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, дип фикер йөртергә ныклы җирлек бар. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда мультфильмнарның эчтәлеге буенча диалоглар, кечкенә хикәяләр төзибез, ситуатив-рольле уеннар оештырабыз. Мәсәлән, "Дәрес-шоу" уздыру өчен сыйныф ике төркемгә бүленә. Һәр группа үзенең лидерын сайлый. Алар бирелгән темалар буенса әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итәләр. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Тәкъдим ителгән мәсьәләне чишкәндә (танып белү гамәлләре), әңгәмәдә катнашучылар үзара йөкләмәләрне тигез бүлешеп (регулятив), үз фикерләрен дәлилләргә (шәхескә кагылышлы), бүтән төркемнең фикеренә кушылырга һәм уртак фикергә (коммуникатив) килергә өйрәнәләр. Бу алым укучыларның иҗади проектлары да булып санала.

Шулай итеп, «Бала.рф» китапханәсе рус телле укучыларны күренекле татар язучыларының танылган әсәрләре белән таныштыра. Бала бөек татар язучыларының, аерым алганда, Г.Тукай, А.Алиш әсәрләре, татар халык әкиятләре, балалар әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләре булган шигырьләр, кыска хикәяләр һәм авторлар язган әкиятләр аша үзләренә таныш булган (бәлки әлегә бик үк таныш булмаган) вакыйгаларны, геройларны бөтенләй башка яктан күрә: алар берсеннән-берсе матур, ачык төсләр белән бизәлгән милли киемнәрдә, нәкъ менә татар халкына хас милли мохиттә ачылалар. Шулай итеп, рус баласы өчен чит телнең әдәбиятына гына түгел, ә милли сәнгатенә, тарихына һәм шулар аша милли мәдәнияткә юл ачыла.Бала, үзе дә сизмәстән, төрле вакыйгалар эчендә кайнап, күп мәгълүмат ала, хыяллана, фикер йөртергә һәм үзлектән нәтиҗә ясарга өйрәнә. Ә иҗади фикер йөртүче, төрле күренешләргә әхлакый - этик караштан чыгып бәя бирә белүче шәхесләр тәрбияләү- безнең төп бурычларыбызның берсе.





Йомгаклау.

Йомгаклап әйткәндә, мәгълүмати-коммуникатив технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикри тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә без дә үзгәрәбез. Яңалык белән без дә яңарабыз. Балалар белән бергә без дә үсәбез. Димәк, киләчәгебез безнең үз кулларыбызда. "Кеше рухи көчне җиргә карап түгел, зәңгәр күккә карап ала. Хыялга, идеалга, максатка омтылыш - шәхеслек билгесе", - ди күренекле язучы Галимҗан Гыйльманов. Минем укучыларым да киләчәктә шундый шәхес булуларына ышанып калам.






Кулланылган әдәбият.


  1. Е.И.Пассов. Основы коммуникативной методики обучения иноязычному общению.- Москва , 1989.

  2. Ф.С.Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.-Казан, 2001.

  3. Г.Д.Томахин. Лингвострановедение. Что это такое?// Ин.языки в школе.-1996.-№6.

  4. Ф.Ф.Харисов.Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. Л.З.Шакировой.- Казань, 2000.




© 2010-2022