Разработка урока на тему Эндәш сүзләр

Раздел Завучу
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

7 класс Татар теле

Тема: Эндәш сүз

Максат:1) Эндәш сүзләр турында тулы мәгъүлүмат бирү;

2) Текстлардан эндәш сүзләрне таба белү күнекмәләре һәм алган

белемнәрне ныгыту өстендә эш;

3) Эндәш сүзләрнең әһәмиятен практик рәвештә ачу;

4) Укучылырның сәнгатьле уку күнекмәләрен, эстетик зәвыгын үстерү.

Җиһаз: магнитофон, кассета, җыр-шигырь китаплары.

Дәрес планы.

I. Дәресне актуальләштерү. - 10 мин

II. Яңа тема. - 8 мин

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) Эндәш сүзләр ел фасылы, табигать белән бәйле поэтик теләкләрдә - 10 мин

2) Ажгихина Гәндәлибә апаның шигырьләр китабы белән эш - 5 мин

3) 182 нче күнегү - 5 мин

IV. Өй эше - 2 мин

V. Рефлексия.

Тест эшләү - 5 мин

Дәрес барышы.


  1. Дәресне актуальләштерү.

(Текстны җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә. Һәр укучыга 1 җөмлә бирелә. Башта карточкада, соңыннан тактада язылган текст буенча тикшерү)

Тиздән сыерчыклар - табигатьнең иң матур җырчы кошлары- туган якларына әйләнеп кайтырлар.Алар сайраганда шәүлегән, миләш чыпчыгы, сандугачның җырлауларын да кушып җибәрә. Сыерчыклар безнең якларга март азагында килә. Оя ясагач, 4-6 данә йомырка сала. Йомыркалардан ашауга бик комсыз булган сыерчык балалары чыга.

- Шулай итеп, без нинди җөмлә кисәкләрен өйрәндек?

(Баш кисәкләр: ия, хәбәр 1 слайд

Иярчен кисәкләр: аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч)

- Җөмләнең нинди кисәкләре аерымланып килә алалар? (хәлләр, аныклагычлар)

- Тагын нинди төр җөмлә кисәкләрен өйрәнәсе калды?

(җөмлә кисәге итеп каралмый, әмма мәгънә ачыклыгы һәм төгәллеге өчен әһәмияте зур булган синтаксик күренешләр ягъни җөмләнең модаль кисәкләре:

эндәш сүз, кереш сүз, кереш җөмлә, әйе, юк сүзләре) 2 слайд

Үзбәя

II. Яңа тема:

1)- Укучылар, бүген кайсыгыз дежур тора?

- Бу җөмләне мин ничек әйттем? (сорап, эндәшеп)

- Әйе, укучылар, дип эндәштем.

Бүгенге дәрестә без сөйләм төбәп әйтелгән затны яки предметны белдерә торган сүзләр эндәш сүзләр белән танышырбыз. Эндәш сүзләр җөмлә кисәге итеп каралмый, әмма мәгънә ачыклыгы һәм төгәллеге өчен әһәмияте зур булган синтаксик күренеш ягъни җөмләнең модаль кисәге. 3 слайд

2) - Димәк, дәрестә нинди сорауларга җавап эзләрбез?

- Нәрсә ул эндәш сүз?

- Эндәш сүзләр нинди сүз төркеме белән белдерелә?

- Эндәш сүзләр җөмләдә ничек урнаша?

- Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела? 4 слайд

3) Эндәш сүзләр кергән җөмләләрне тикшерү.

- И туган тел! Синдә булган

Иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

Әткәм-әнкәмнең, ходам! ("Туган тел") 5 слайд

-Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек? ("Бала белән күбәләк") 6 слайд

- Сандугачка каршы биргән җавабында Бала:

"Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала."

("Эш беткәч уйнарга ярый") 7 слайд

-Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,

Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

("Шүрәле") 8 слайд

- Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,

Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! Инде еракта калдыгыз;

Аһ! Таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

("Пар ат") 9слайд

4) Җавап:

Сәйләм төбәп әйтелгән заины яки предметны белдерә торган сүзләр эндәш сүзләр дип атала. 10 слайд

Эндәш сүзләр баш килештәге зат яки сынландырылган предмет исемнәре белән белдерелә, алар җөмләнең теләсә кайсы урынында килә алалар, җыйнак та, җәенке дә булалар. 11 слайд

Эндәш сүзләр җөмлә кисәкләреннән өтер белән аерыла, ә көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соң өндәү билгесе куела, җөмләнең дәвамы баш хәрефтән башлап языла. 12слайд

Бер гомуми интонация астында әйтелгән и, ай, әй, о, э ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куелмый. 13 слайд

  1. Кешедән кала башка җанлы һәм җансыз предметларга төбәп эндәшү күренешен сынландыру дип атыйлар. 14слайд

Сынландыру күренешен табыгыз.

Үзбәя

- Эндәш сүзләр татар халык җырларында еш очрый.

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА (1 җыр тыңлау).

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 15 слайд

1) Эндәш сүзләр ел фасылы, табигать белән бәйле поэтик теләкләрдә

(сәнгатьле укырга һәм эндәш сүзләрне табарга, тыныш билгеләрен аңлатырга, сүзлек белән эш).

Нәүрүз җитте, уйнагыз

Кызыкайлар, дустыкайлар,

Җитте ич нәүрүз айлар;

Эшегезне ташлагыз,

Йон-йомарлам катмагыз,

Орчык шырылдатмагыз.

Кызлар, кызлар, тыңлагыз,

Нәүрүз җитте, уйнагыз;

Казы, күкәй, коймак, май

Әзерләек без давай,

Нәүрүз, нәүрүз!

Яңгыркаем, яу, яу 16 слайд

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Илгә ачлык килмәсен,

Ачтан халык үлмәсен,

Чума чире йөрмәсен!

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Иген-ашлык күп булсын,

Башаклары тук булсын,

Кибән-эскерт зур булсын!

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Кара сыер суярмын,

Ботын сиңа куярмын,

Сөтле сыер абзарда,-

Бар да булыр яуганда,

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Кояш, чык, чык 17 слайд

Кояш, чык, чык, чык

Болыт кач, кач, кач,

Без уйнарбыз җылыткач!

Тәти кашык базарда,

Майлы ботка казанда,

Әти китте базарга,

Кызыл үгез бар анда.

Әти кайткач базардан,

Ботка төшәр казаннан,

Кояш, чык, чык, чык.

Җир, җир, көчем бир 18 слайд

Җир, җир, көчем бир,

Ябага тайның көчен бир,

Алтын алма төсен бир,

Алты атым куәт бир,

Алтмыш арба арыш бир,

Алтмыш арба бодай бир,

Алтмыш арба борай бир,

Алтмыш арба тары бир,

Бир, бир, барын бир!

Җир! Җир!

Сөрәннән киңәш кирәк 19 слайд

Сөрән сугып очтан-очка,

Килеп җиттек Куанычка.

Хәтәр, диләр, сырасы,

Бирсә ничек чыдасы;

Мал-туарлы курасы,

Иген тулы бурасы;

Улына кәләш кирәк,

Сөрәннән киңәш кирәк,

Куаныч агай, үгез суй,

Өстәп кызыл туның куй.

Илдән илгә йөрербез,

Матур кызлар күрербез,

Даулап алып бирербез,

Яулап алып бирербез!

Ә син, абыз түткәем,

Бир сөт, май, ипекәең,

Бирмәсәң, бирмәсәң,

Без әйткәнгә күнмәсәң,

Нурлар төшмәс йөзеңә,

Хурлар төшәр үзеңә.

Үзбәя

3) Ажгихина Гәндәлибә апаның шигырьләр китабыннан эндәш сүзләр кергән шигырьләреннән өзекләр уку.

Үзбәя

4) 182 нче күнегү.

Үзбәя

IV. Өй эше. 1) 180 нче күнегү; 20 слайд

2) Эндәш сүзләр кергән җырлардан өзекләр язарга;

3) Эндәш сүзле җөмләләр файдаланып, кемгә булса да хат языгыз.

V. Рефлексия.. Тест эшләү.

1. Эндәш сүз дип нәрсәгә әйтәләр?

а) Ия турында ни дә булса хәбәр иткән сүзгә.

б) Ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә төгәллек биргән сүзгә.

в) Сөйләм аңа төбәп әйтелгән затны яки предметны белдергән сүзгә.

г) Җөмлә кисәкләре белән грамматик бәйләнешкә кермәгән сүзгә.

21 слайд

2. Эндәш сүз җөмләнең нинди кисәге?

а) Җөмләнең иярчен кисәге.

б) Җөмләнең тиңдәш кисәге.

в) Җөмләнең модаль кисәге.

г) Җөмләнең баш кисәге.

3. Җансыз предметка төбәп эндәшү нинди сүрәтләү чарасы булыр?

а) Чагыштыру.

б) Эпитет.

в) Сынландыру.

г) Аллегория.

22 слайд

4. Эндәш сүз кайчан ике яктан да өтер белән аерыла?

а) Җөмлә уртасында килгәндә.

б) Җәенке эндәш сүз булганда.

в) Ымлык белән килгәндә.

г) Җөмлә башында урнашканда.

5. Эндәш сүзле җөмләнең дәвамы кайчан баш хәреф белән башлана?

а) Мондый очрак юк.

б) Эндәш сүз җөмлә башында килгәндә.

в) Эндәш сүз и ымлыгы белән бергә килсә.

г) Өндәү билгесе куелган эндәш сүздән соң.

23 слайд

6. Кайсы ымлыклар белән эндәш сүз арасына өтер куелмый?

а) Их, эх, аһ, ах.

б) И, ай, әй, о, э.

в) Ура, чү, тфү, тсс.

г) Ай-һай, ах, их, уф.

Үзбәя

Дәрескә гомуми йомгак ясау, билгеләр кую. 24 слай


Бирем

Билге

1

2

3

4

5

6

Дәрескә

гомуми

билге

"5"



"4"



"3"





Бирем

Билге

1

2

3

4

5

6

Дәрескә

гомуми

билге

"5"



"4"



"3"





Бирем

Билге

1

2

3

4

5

6

Дәрескә

гомуми

билге

"5"



"4"



"3"




Тест .

1. Эндәш сүз дип нәрсәгә әйтәләр?

а) Ия турында ни дә булса хәбәр иткән сүзгә.

б) Ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә төгәллек биргән сүзгә.

в) Сөйләм аңа төбәп әйтелгән затны яки предметны белдергән сүзгә.

г) Җөмлә кисәкләре белән грамматик бәйләнешкә кермәгән сүзгә.

2. Эндәш сүз җөмләнең нинди кисәге?

а) Җөмләнең иярчен кисәге.

б) Җөмләнең тиңдәш кисәге.

в) Җөмләнең модаль кисәге.

г) Җөмләнең баш кисәге.

3. Җансыз предметка төбәп эндәшү нинди сүрәтләү чарасы булыр?

а) Чагыштыру.

б) Эпитет.

в) Сынландыру.

г) Аллегория.

4. Эндәш сүз кайчан ике яктан да өтер белән аерыла?

а) Җөмлә уртасында килгәндә.

б) Җәенке эндәш сүз булганда.

в) Ымлык белән килгәндә.

г) Җөмлә башында урнашканда.

5. Эндәш сүзле җөмләнең дәвамы кайчан баш хәреф белән башлана?

а) Мондый очрак юк.

б) Эндәш сүз җөмлә башында килгәндә.

в) Эндәш сүз и ымлыгы белән бергә килсә.

г) Өндәү билгесе куелган эндәш сүздән соң.

6. Кайсы ымлыклар белән эндәш сүз арасына өтер куелмый?

а) Их, эх, аһ, ах.

б) И, ай, әй, о, э.

в) Ура, чү, тфү, тсс.

г) Ай-һай, ах, их, уф.



Нәүрүз җитте, уйнагыз

Кызыкайлар, дустыкайлар,

Җитте ич нәүрүз айлар;

Эшегезне ташлагыз,

Йон-йомарлам катмагыз,

Орчык шырылдатмагыз.

Кызлар, кызлар, тыңлагыз,

Нәүрүз җитте, уйнагыз;

Казы, күкәй, коймак, май

Әзерләек без давай,

Нәүрүз, нәүрүз!


Яңгыркаем, яу, яу

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Илгә ачлык килмәсен,

Ачтан халык үлмәсен,

Чума чире йөрмәсен!

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Иген-ашлык күп булсын,

Башаклары тук булсын,

Кибән-эскерт зур булсын!

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Кара сыер суярмын,

Ботын сиңа куярмын,

Сөтле сыер абзарда,-

Бар да булыр яуганда,

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Кояш, чык, чык

Кояш, чык, чык, чык

Болыт кач, кач, кач,

Без уйнарбыз җылыткач!

Тәти кашык базарда,

Майлы ботка казанда,

Әти китте базарга,

Кызыл үгез бар анда.

Әти кайткач базардан,

Ботка төшәр казаннан,

Кояш, чык, чык, чык.


Җир, җир, көчем бир

Җир, җир, көчем бир,

Ябага тайның көчен бир,

Алтын алма төсен бир,

Алты атым куәт бир,

Алтмыш арба арыш бир,

Алтмыш арба бодай бир,

Алтмыш арба борай бир,

Алтмыш арба тары бир,

Бир, бир, барын бир!

Җир! Җир!


Сөрәннән киңәш кирәк

Сөрән сугып очтан-очка,

Килеп җиттек Куанычка.

Хәтәр, диләр, сырасы,

Бирсә ничек чыдасы;

Мал-туарлы курасы,

Иген тулы бурасы;

Улына кәләш кирәк,

Сөрәннән киңәш кирәк,

Куаныч агай, үгез суй,

Өстәп кызыл туның куй.

Илдән илгә йөрербез,

Матур кызлар күрербез,

Даулап алып бирербез,

Яулап алып бирербез!

Ә син, абыз түткәем,

Бир сөт, май, ипекәең,

Бирмәсәң, бирмәсәң,

Без әйткәнгә күнмәсәң,

Нурлар төшмәс йөзеңә,

Хурлар төшәр үзеңә.


Тиздән сыерчыклар - табигатьнең иң матур җырчы кошлары- туган якларына әйләнеп кайтырлар.Алар сайраганда шәүлегән, миләш чыпчыгы, сандугачның җырлауларын да кушып җибәрә. Сыерчыклар безнең якларга март азагында килә. Оя ясагач, 4-6 данә йомырка сала. Йомыркалардан ашауга бик комсыз булган сыерчык балалары чыга.

Тиздән сыерчыклар - табигатьнең иң матур җырчы кошлары- туган якларына әйләнеп кайтырлар.Алар сайраганда шәүлегән, миләш чыпчыгы, сандугачның җырлауларын да кушып җибәрә. Сыерчыклар безнең якларга март азагында килә. Оя ясагач, 4-6 данә йомырка сала. Йомыркалардан ашауга бик комсыз булган сыерчык балалары чыга

Тиздән сыерчыклар - табигатьнең иң матур җырчы кошлары- туган якларына әйләнеп кайтырлар.Алар сайраганда шәүлегән, миләш чыпчыгы, сандугачның җырлауларын да кушып җибәрә. Сыерчыклар безнең якларга март азагында килә. Оя ясагач, 4-6 данә йомырка сала. Йомыркалардан ашауга бик комсыз булган сыерчык балалары чыга

Тиздән сыерчыклар - табигатьнең иң матур җырчы кошлары- туган якларына әйләнеп кайтырлар.Алар сайраганда шәүлегән, миләш чыпчыгы, сандугачның җырлауларын да кушып җибәрә. Сыерчыклар безнең якларга март азагында килә. Оя ясагач, 4-6 данә йомырка сала. Йомыркалардан ашауга бик комсыз булган сыерчык балалары чыга

Тиздән сыерчыклар - табигатьнең иң матур җырчы кошлары- туган якларына әйләнеп кайтырлар.Алар сайраганда шәүлегән, миләш чыпчыгы, сандугачның җырлауларын да кушып җибәрә. Сыерчыклар безнең якларга март азагында килә. Оя ясагач, 4-6 данә йомырка сала. Йомыркалардан ашауга бик комсыз булган сыерчык балалары чыга

Акбаш төп мәктәбе












Тема: "Эндәш сүзләр"

(татар теле, 7 нче сыйныф)





Укытучы: Кильдебаева С.С.







2012 нче ел.








Чума - йогышлы авыру, чир.

Эскерт - печәннән, саламнан махсус юл белән салынган зур кибән.

Ябага тай - бер язда туып икенче язга чыккан бер яшҗлек колын.

Борай - бөртекле ашлык үсемлеге, бодайның бер төре.

Абыз - укымышлы, абыз түткәй - бу очракта олы хөрмәткә лаек булган хатын-кызга эндәшү.

Кура - ихатаның абзарлар, кетәкләр урнашкаш һәм аерым киртәләнеп алынган өлеше.

Ихата - йортны, корылмаларны әйләндереп алган киртә, читән яки койма.

( ишегалды)

Сыра - йорт квасы, арпа салатыннан ясала торган җиңелчә исерткеч.

© 2010-2022