Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысы

Раздел Воспитательная работа
Класс 9 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


XIII межрегиональное Юношеские научно-исследовательские чтения имени

Каюма Насыйри




«Карга боткасы- балачак бәйрәме»



Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы

Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбе,

  1. нчы сыйныф,

Хузин Илсаф Алик улы

Фәнни җитәкчеләр:

Касимова Венера Наил кызы,

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы

Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбе,

башлангыч сыйныф укытучысы

Лотфуллина Илгизә Зөфәр кызы,

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы

Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбе,

китапханәче




2015 ел

ЭЧТӘЛЕК

I. КЕРЕШ …………………………………………………………………3

II. ТӨП ӨЛЕШ ……………………………………………………………..4

1.Көтеп алынган бәйрәм. ……………………………………………… 4

2. Бәйрәмнең тарихы ……………………………………………………5

3. Төрле буын вәкилләре « карга боткасы» турында . ………………7.

3.1 Зиннатуллин Гыйният ( 1925- 1930 еллар ) …………………….7

3.2 Мухамәтҗанов Муллаян ( 1935 - 1940 еллар ) …………………7

3.3 Хуҗин Сагыйр ( 1950 -1955 еллар ) ……………………………..8

3.4 Галиуллина Фәридә ( 1975 - 1980 еллар ) ………………………9

3.5 Нәҗмиев Рамил (1982 -1990 еллар ) ……………………………..9

3.6 Нәҗмиев Нияз ( 2004- 2008 еллар ) ………………………………10

4. Милли традиияләрне саклау - безнең бурыч. ……………………….10

III. ЙОМГАКЛАУ ……………………………………………………………11

IV. КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ………………………………………….12

V . КУШЫМТА ………………………………………………………………..12

1. Такмаклар , такмазалар……………………………………………………12

2. Бәйрәмдә уйналган уеннар………………………………………………..13

3. Рәсемнәрдә бәйрәм күренешләре……………………………………….16




I. Кереш

Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан. Болар - җанга якын сүзләр. Үсә барган саен Ватан төшенчәсе киңәя, ә туган авыл кадере арта бара. Һәркемгә үз туган җире, иле кадерле. Безгә үз тормышыбызны, телебезне гореф-гадәтләребезне, халкыбызның милли йолаларын һәм бәйрәмнәрен сакларга, ныгытып өйрәнергә кирәк.

Борынгы философ һәм «тарихның атасы» дип танылгын Геродот түбәндәге фикерне әйткән. «Әгәр дөньядагы халыкларга иң яхшы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне сайлап алырга кушсаң, игътибар белән караганнан соң, һәр халык узенекен сайлап алыр иде, чөнки барысы да үз халыкларының яшәү рәвеше иң яхшысы дип исәпли.» Моннан бик күп еллар элек әйтелгән бу фикер әле бүгендә үзенең дөреслеге белән таң калдыра, һәрбер халыкның борынгы йолаларына хөрмәт белән карарга кирәклеген кисәтә кебек.

Үз тарихын , мәдәниятен, телен белгән кеше генә азат, ирекле, бәхетле була, туган илен ярата, башка халыкларга хөрмәт белән карый ала.

Милли бәйрәмнәр , борынгы йолалар онытыла бару сәбәпле, бер-беребез белән аралашу, очрашу, күрешүләр һаман сирәгәя, хәтта авыл җирендә дә бер-берсен белмәүчеләр бар хәзер. Бәйрәм көннәрендә бергәләшеп , туйганчы җырлашып утыруларның, биюләрнең рәхәтлеге , ләззәте өлкәнрәк апа-абыйлар , әби-бабайлар хәтерендә генә саклана .

Ә бит мөкатдәс бәйрәмнәребез авыр фаҗигале елларны җиңелрәк кичерергә ярдәм иткән , күңелләрне җылытып , өметләрне өзмәскә булышкан. Кызанычка каршы ,хәзерге яшьләрнең күбесе шундый шатлыклы, йөрәккә ял бирә , рухыбызны нечкәртә , кешеләрне якынайта һәм берләштерә торган чаралардан мәхрүм .

Мәктәпләрдә мәдәният сарайларында тәрбия чаралары , шул исәптән "бәйрәм" дип атала торганнары бихисап , Ләкин бу чараларның милли үзенчәлеге чагылмый , алар гадәткә , йолага әверелмәгән . Шунысы аяныч , бүгенге көндә әби-бабаларыбыз да борынгыдан килгән күп кенә бәйрәм , йола күренешләрен хәтерләп тә җиткермиләр . Чөнки аларның яшьлегенә шул бәйрәмнәребезнең, милли гореф-гадәтләребезне җимерү , бетерү еллары туры килгән . Менә шуны истә тотып , без туган авылыбызда онытылып бара торган милли йолаларның берсе - "карга боткасы "н өйрәнергә уйладык .

Эшнең максаты: эзләнү эшчәнлеге өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр булдыру, авылыбыз милли йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тикшереп, татар халкы тарихын өйрәнүгә өлеш кертү.

Бурычлар: төрле бәйгеләрдә чыгыш ясау күнекмәләре булдыру, укучылырда аралашу этикасы булдыру, интервью алырга өйрәтү.

Эзләнү методлары: күзәтү, өлкәннәр белән әңгәмә (интервью), төрле әдәби чыганаклар белән эшләү, чагыштыру.

II ТӨП ӨЛЕШ

1. КӨТЕП АЛЫНГАН БӘЙРӘМ

Минем туган авылым Татарстан Республикасы , Әгерҗе районында , Әгерҗедән 40 км. көньяктарак , экологик чиста җиргә урнашкан. Авылым табигатенең матурлыгына сокланып туймассың. Тирә - ягында урман , күлләр, авылыбызны икегә бүлеп Бәркләт елгасы, ә авыл артында ук мул сулы Иж ага . Табигате шикелле үк, авыл үзе дә матур һәм төзек. Авылда яшьләр күп. Халкы тырыш , хезмәт сөючән, бай,мул яшиләр. Шул ук вакытта матур итеп ял итә дә беләләр, бәйрәм -йолаларны яраталар.

Россия hәм Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән бәйрәмнәрдән тыш , авылыбызның яше-карты, бигрәк тә балаларның көтеп алган бәйрәме бар.Бу бәйрәм "Карга боткасы". Бу йола-бәйрәм районыбызның берничә авылында гына сакланып калган.

Бәйрәм май аеның беренче көннәрендә уткәрелә.Иртәгә ботка пешерәсе дигән көнне,һәр йортта хуҗабикәләр төрле-төрле ярмалар, май,тоз,йомырка, ит,борчак,бәрәңге әзерләп куялар.Иртән таң атуга 7-13 яшьлек малайлар,янчык, капчык, чиләк,сумкалар тотып өйдән-өйгә кереп боткага азык-төлек җыялар. Балалар капкадан керүгә,хор белән "Бал-бал күкәй,ит, май,ярма, чыгар түтәй"- дип кычкыралар.Хуҗабикә әзерләп кйган әйберләрен балаларның савытларына бушата. Һәр төр азык аерым савытка салына. Әйберләрне алып бетергәч ,балалар тагын хор белән "Бал-бал күкәй,рәхмәт түтәй"- дип кычкыралар.

Әгәр берәр йортта әйбер бирмәсәләр, шулай ук хор белән "Бал-бал күкәй,саран түтәй"-диләр Ләкин бу күренеш бик сирәк, чөнки һәр йортта балаларны шатланып, көтеп алалар.

Малайлар җыйган әйберләрне ботка пешәсе урынга илтеп куйгач , укучы кызлар көянтә-чиләкләр белән боткага су ташыйлар. Малайлар берничә урынга учак ягып җибәрәләр, һәр учакка казан асыла. Бер-ике өлкән апа җыйган ризыклардан аш, ботка пешерә, кызлар аларга булышалар.

Бу вакытта авылның яше, карты, бигрәк тә әбиләр оныкларын җитәкләп, матур киемнәрен киеп, кашык-савыт алып болынга җыела.

Авылдан шәһәргә яшәргә киткән, кайчандыр үзләре "карга боткасына" ярма җыеп йөргән кешеләр, балаларын ияртеп бу бәйрәмгә кайтырга тырышалар.

Ботка пешүгә дуслар ,танышлар җир өстенә өстәл көйләп ботка белән сыйланалар,учакта пешкән аш ашыйлар.Ашап туйгач балалар төрле уеннар уйныйлар,егетләр -кызлар серләшәләр.Өлкәннәр дөнья хәлләрен ,хәл-әхвәлләрен сөйләшәләр .Ботка шул кадәр күп була,кайтканда һәркем савытына салып ,ботканы өйгә дә алып кайта.

Икенче көнне кечкенә балалар (5-8 яшьлекләр ) өйдән -өйгә кереп ,төрле төсләргә буяган йомырка, тәм-томнар җыялар. Аларны һәр йортта кунак көткән кебек , төрле тәм-томнар белән каршылыйлар. Балалар моңа чиксез шатланалар , алар өчен бу көн зур бәйрәм булып тора.


2. БӘЙРӘМНЕҢ ТАРИХЫ.

Туган авылыбызда үткәрелә торган шушы йола - бәйрәмнең ,"карга боткасы "ның мәгънәсе, тарихы нинди , тамырлары кая тоташкан икән дигән сорау туа .

Соңгы вакытларда борынгыдан килгән йолаларга ихътибар артты , чөнки башка халыклар кебек үк, татар халкы да үзенең үткән тарихы, югалган рухи байлыклары белән кызыксына һәм аларны кире кайтарырга тырыша.

Халык йолаларын фәндә икегә бүлеп йөртәләр: гаилә йолаларына һәм ел фасылларына караган йолалар.

Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәрнең тарихы бик ерактан килә.Алар буыннар арасындагы дәвамлылык,бер-берсеннән өйрәнү ,үрнәк алу,бердәм рухи халәт тудыруга хезмәт итәләр.Бәйрәмнәр алар күп кешеләр катнашып уздырыла торган күмәк күренеш һәм кешеләр арасында уртак рухи бәйләнеш булган очракта гына бәйрәм төсе барлыка килә.Кеше һәрвакыт бәйрәмнәрне , рухи бәйләнешне һәм уртаклыкны кирәксенгән.

Татар халкының традицион йолалары һәм бәйрәмнәре Идел буенда яшәгән башка күрше милләт халыклары : башкорт,мари,удмурт,шулай ук руслар белән зур уртаклыкны күрсәтә.Бу исә аларның элек-электән үк бер-берсе белән аралашып ,бер төсле табигый шартларда тормыш-көнкүреш тәҗрибәсен туплап көн итү нәтиҗәсе булып торадыр.

Ел фасылларына караган йолалар табигать белән , ел тәүлегенең үзгәреше белән бәйле ревештә яшәп киләләр .Игенчелек , терлекчелек белән шөгыльләнгән авыл кешелеренең күмәкләп, бөтен авыл кешелере белән бергәләп үтәлә торган бәйрәмнәр һәм йолалар да , кояш нурларына һәм көн җылынуга ,үләннәр , агачлар яшәрүгә, табигатьнең яңаруына шатлану булып башланып киткәннәр.

Борынгы төркиләр, башка күп халыклар кебек үк, яз җитүен түземсезлек белән көтеп алган. Россиянең урта полосасы, шул исәптән Идел буе татарлары яшәгән җирләрдә май аенда җылы яктан кошлар кайта башлаган. Бу күренешне яз җитү, җирнең уянуы белән бәйләп караганнар. Бу якларга беренче булып килүче - кара каргалар- яз хәбәрчеләре булган. Борынгы татар халкында язны кара каргалар алып килә дигән ышану булган.

Шуңа күрә кара каргаларны хөрмәтләп яз көне карга боткасы йоласы уздырылган. Карга туе кара каргалар килгәч уздырылган. Карга боткасыннан каргалар өчен дә өлеш чыгарылган.

" Карга боткасы " йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Әле безгә ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорыннан ук. Димәк, бу мәҗүси йола. Ә мәҗүсилек - ул айга, кояшка, күккә, җиргә, гөмумән табигатькә табыну.

Бик ерак заманнарда безнең бабаларыбыз да мәҗүси булганнар. Алар табигатькә табынганнар һәм җир - суларны, кошларны хөрмәтләп шундый йолалар уйлап чыгарганнар.

Бу йоланың килеп чыгуын аңлау кыен түгел : борынгы игенче ел фасыллары алмашынуының закончалыкларын аңламаган. Шуңа күрә кыш мәңге дәвам итеп, яз җитмәскә мөмкин дип уйлаганнар. Шундый бәла килмәсен өчен, язны чакырып, аны йолалар ярдәмендә тизрәк җиткерергә тырышканнар.

Бу көнне яшьләр яки балалар өй саен «карга боткасы» өчен ярма, май, он, йомырка җыйган. Балалар куллары белән карга канат каккан шикелле кыланып урам буйлап йөгереп, халыкны бәйрәмгә чакырганнар.

Ярма-майларны җыеп бетергәннән соң, яшьләр авыл читенә, тау башларына, су буена яки башка авыл халкы җыела торган берәр урынга юнәлгән. Анда казаннар асканнар, авыл әбиләре, апалары җыелган ризыклардан ботка пешергәннәр. Яшьләр бу вакытта төрле уеннар уйнаган. Бәйрәм бергәләшеп ботка ашау белән тәмамланган. Калган ботканың бер өлешен җир-су ияләренә дип җиргә салып калдырганнар. Ә бер өлешен авылга алып кайту мәҗбүри булган. Халыкта «карга боткасы» ашаган кеше ел буена сау-сәламәт була, авырмый дип ышану яшәгән.

«Карга боткасы» - ритуал уеннар, такмаклар, «тылсымлы» әйтелмәләр ярдәмендә җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләгә иминлек, язның , кояшлы җылы коннәрнең тизрәк килүен теләп , табигать көчләренә эндәшү , кырда пешерелгән ботканы җиргә , суга сибеп , җир-ананы хөрмәтләү , явыз рухларны куалау йоласы булган .

Карга туеның борынгыларда тагын да тирәнрәк тамырлары булуы мөмкин . Кошлар-мифологиядә җан символы. Үлгән кешенең җаны кошка әверелеп оча ала дип ышанганнар. Көз көне кара каргалар җирләр туңып , кар ява башлагач , иң соңгы булып җылы якларга китә. Алар киткәч кыш башлана , ягъни җирнең тереклек билгеләре күренми , үләннәр үсми , агачлар яфрак койган , елга-күлләр боз белән каплана. Димәк , борынгылар аңында җир үлә.

Аның үлүен кара каргалар белән бәйләп караганда , җирнең җаны кара каргалар булып китә. Ә яз көне шул ук кара каргалар яңадан җиргә җан алып кайта , җир терелә.

Каргаларны изгеләштерү, алар кайтуын бәйрәм итү йоласы бик борынгы заманнардан каргаларның җиргә җан алып кайтуы белән бәйле булырга мөмкин.

Тора-бара бу йолалар үзенең борынгы мәҗүсилек сыйфатларын югалтып , көтеп алган, күңелле, язгы бәйрәмгә әверелеп калды.

3. ТӨРЛЕ БУЫН ВӘКИЛЛӘРЕ « КАРГА БОТКАСЫ» ТУРЫНДА

Без дә төрле буын вәкилләре белән аралашып , карга боткасының үзенчәлекләрен тикшердек.Чөнки еллар узган саен ул үзенең мәгънәсен үзгәрткән.Шул максаттан чыгып авылыбызның төрле чорда яшәгән кешеләре белән әңгәмә кордык.

3.1 Зиннатуллин Гыйният ( 1925 - 1930 еллар )

Авылыбызның иң өлкән кешесе , 1917 елда туган Зиннатуллин Гыйният бабай сөйләгәннәрдән:

1925-1030 еллар. Яз көне , җир кардан әрчелгәч, без балалар өйдән-өйгә кереп ярма ,борчак, йомырка җыя идек. Аннан соң шушы әйберләрдән басуга чыгып, зур казаннарда ботка пешерәләр иде. Ботканы бар халык җыелып ашый идек. Калган ботканы каргаларга дип, берничә җиргә салып чыгалар Тагын шул хәтеремдә : Мин кечкенә чакта, чәчүгә чыгуның беренче көнендә ,әни күп итеп йомырка пешерә иде. Әти басуга безне дә алып бара. Ашлык чәчә торган тубалга , орлык янына пешкән йомыркаларны салалар . Әти, орлык белән бергә җиргә йомыркаларны да чәчеп бара , ә без,балалар , шул йомыркаларны җирдән җыя идек.

Шулай иткәч ашлыклар мул була ,уңа дип уйлаганнар.

Гыйният бабайның тормыш иптәше Тәскирә әби (1925 елгы): безнең Бакыр Заводы авылында да (безнең авылдан 25 км ераклыкта) мондый бәйрәм бар иде. Егетләр атка атланып, урам буйлап кычкырып, боткага ярма, йомырка һәм кирәк зйберләр җыялар Һәр хуҗа капка төбенә чыгып аларны көтеп ала иде.

3.2 Мөхамәтҗанов Муллаян ( 1935 -1940 еллар )

1928 нче елда туган Мөхамәтҗанов Муллаян Ахматгараевич менә ниләр сөйләде:

1935-1940 елларда "Карга боткасы"бәйрәме һәр елда уздырылды.Авыр вакытлар булуга карамастан авыл халкы Һәр елның 1 нче маенда бу бәйрәмне билгеләп үтте.Бәйрәм көнне Олы урамда һәр йортта кызыл әләмнәр эленә иде.Безнең урам бу бәйрәмне башта алма бакчасының тау өстендә пешерде,соңрак таллыкка күченде. Ботка пешерә торган урынны алдан әзерләп куя идек һәм бәйрәм алды кичендә чокырны саклау гадәте булды.Чөнки башка урам малайлары килеп, чокырларны җимереп китә иделәр.Ул вакытларда авыл халкы тыйнак, бик ярдәмчел булды.Кичтән үк әниләр хуҗалык хәзинәсендә булган бар нәрсәдән әз-әзләп өлеш әзерләп куйдылар. Төрле ярмалар, он, тоз, күбрәк борчак бирә иделәр. Ул вакытта безнең колхоз "Кызыл маяк" дип аталды. Колхозыбызның амбар җитәкчесе Шиһабетдинов Мирсаяф абый амбардан балаларга төрле ярмалар бирде. Әй сөенә идек инде без. Яше- карты, апалар, әбиләр барысы җыелып, тау битендә ботка пешкәнне көтеп тора иделәр. Гармунчылар уйный, яшьләр биеп-җырлап күңел ачты. Иң истә калган уен "Кабыргалы -камчылы".

Җыелган халык бер- берсен кыстап ботка белән сыйлана иде. Бер- береңнән көлү, кимсетү ул вакытларда бөтенләй булмады, бөтен кеше тигез булды.

Икенче көнне өйдән өйгә кереп күчтәнәч җыю бар иде. Көнбагыш, кипкән шомырт бирделәр. Ә иң якын туганнарга гына төрле төсләргә буяган йомырка эләкте.

Балаларның, оныкларның бу бәйрәмне онытып бетермәвенә сокланам. Соңгы елларда сәламәтлегем какшау сәбәпле минем ботка ашарга барганым юк. Шулай да оныкларым ботканы алып кайтып авыз иттерәләр.Борынгыдан килгән бәйрәмнәр онытылмасын иде. Алар халыкны берләштерде, дус яшәргә , ярдәмчел булырга өйрәтте .

Мөхамәтҗанов Муллаян, 1928 елда туган.

3.3 Хуҗин Сәгыйр : (1950 -1955 еллар)

1950-1955 елларда «Карга боткасы»н һәр елның 1нче Маенда пешердек. 10 көн алдан җыелып, ботка пешерәсе урыннарны чистартып, утыннар әзерләп куя идек. Казан куяр өчен чокыр казып, кырыйларын ныгыта идек. Бәйрәмгә 2 көн кала кем нәрсә җыярга тиешлеген билгеләдек. Бер атна буе ботка пешерә торган урынны саклап кунганнан соң, 1 май көнне иртәнге сәгать биштә әйбер ңыярга керешә идек. Ул вакытларда авыл халкы ярлы яшәсә дә, ботка пешерергә ризыкларны күпләп бирделәр. Һәрбер хуҗалыктан чыгып киткәндә хор белән "Бал-бал күкәй, рәхмәт түтәй яки рәхмән абзый" дип әйтеп чыгып китә идек.

Без үскән вакытта "Карга боткасы"н пешерергә рөхсәт бирмәделәр. Авыл советы председателе, мәктәп директоры ботка пешерәсе урынга килеп утыннарны туздырып ташлап, казан куя торган чокырны җимерәләр иде. Шулай булса да без ботканы пешерми калмадык. Ботка пешерә торган болындагы урынга кызыл материядән тегелгән флаг элеп куя идек. Тикшерүчеләрнең берсенең төп эше шул флагны алып ташлау була иде. Алга таба без хәйлә юлына бастык: СССР флагын элеп куя башладык. Флагка герб, урак- чүкеч төшерелгән булгач, тыючыларның флагны алып ташларга йөрәкләре җитмәде.

Иртәнге сәгать 10нар тирәсендә бик тәмле ботка пешеп җитә иде. Авыл халкы, яше-карты ботка ашарга җыелалар һәм бер үк вакытта җырлап-биеп ял иттеләр.

2нче май көнне иртән барлык балалар йомырка җыярга чыктык. Төрле төстәге йомырка белән сумкалар тула. Ул вакытларда конфетлар бирүче булмады, чөнки авыл кешесенең алырга акчасы юк иде. Шул сәбәпле халык төрле төсләргә буялган ,пешкән йомырка бирде. "Карга боткасы"-авыл халкы, балалар бәйрәме, аны дәвам итәргә кирәк"

Хуҗин Сәгыйр Гәрәй улы. 66 яшь

Урам белән урам арасында нинди аермалыклар булган , шуларны эзләдек , чагыштырдык

Ә менә тау буена урнашкан урамда бу бәйрәмне узган гасырның 70 нче елларында ничек уздырганнар соң ?

3.4 Галиуллина Фәридә (1975 -1980 еллар )

. « Яз айлары бәйрәмгә бик бай . Шуларның берсе әйтеп бетергесез иң күңеллесе - 1 нче Май көнендә үткәрелгән «Карга боткасы» көне .Бу бәйрәмне бездә күп еллар үткәргәннәр . Тау итәгенең иң матур җирен сайлап , апрель аенда бөтен урам баласы эшкә керешә идек Малайлардан кемдер балта , кемдер пычкы алып утын әзерли , кызлар тирә-юньне тырмалый идек . 31 апрель кичтән иртәрәк ятып йоклап , 1 нче майда иртәнге сәгать 4 тә торып , чиләкләрне таякларга кигезеп , тезелеп басып , «Бал-бал күкәй , ярма тоз , ит , тәм том» дип кычкырып өйдән-өйгә йөри башлыйбыз . Һәр кеше аерым төр ризык җыя : ит , тоз , ярма . Ә өлкәнрәкләр йомырка җыя . Йомырка 4-5 чиләк җыела . Җыелган әйберләрне алып кайтып тезеп куябыз . Учак ягып 3 чуен утырталар , берсенә чәй куялар , икенчесенә йомырка пешерергә куялар . Без кайтып килгәнче йомырка пешкән , чәй кайнап чыккан була . Ничә йомырка ашый аласың , шул кадәр ашарга була . Озакламый «Карга боткасы» пешә . Иң беренче ботканы әйбер җыючы балаларга бүлеп бирәләр иде . Тау итәгенә тезелеп утырып , шул тәмле ботканы ашыйсың .

Тамак туйгач , бала-чагаларны уйнатучы көтеп тора .

Ул нинди уеннар белә,шуларны уйната иде.Бигрәк тә хәтердә «Унике таяк», «Кабыргалы -камчылы», «Ахшару» уеннары истә калган. Без, бала-чагалар,2 сәгать ял итәбез, беренче чәчәкләрне җыя идек . Бу вакытта икенче казанда итле шулпа кайный, казан янында,бары пешекче апалар гына кайнаша. Менә итле аш өлгерә.Бар бала-чаганы кайнар аш янына чакыралар.Бөтен болын тынып кала,барча халык шулпа блән сыйлана.Бәйрәмнең бу өлеше 14:00 сәг кадәр дәвам итә.Бу вакытта белен пешә башлый.Анда пешкән белен шундый тәмле була иде. Тагын кичкә кадәр уйнарга көч җыя идек.Арып -талып кичке 5 ләрдә кайтып китә идек. Әгәр дә 1нче майда яңгыр ява икән , аны 2 нче майга күчерә иделәр. Сагындыра ул чаклар. Галиуллина Фәридә.40 яшь.

3.5 Назмиев Рамил ( 1982 - 1990 еллар )

Без карга боткасына язгы каникулдан ук әзерләнә башлый идек. Иң беренче карга боткасын уздыра торган урынның карын чистарттык. Ул урын кипкәч, аны бик әйбәтләп җыештырдык. Апрель урталарында анда ботка пешерә торган чокыр казып, аны берничә көн учак ягып киптердек. Утынны язгы ташу суыннан килгән агачларны ыргак белән судан алып, кисеп, ярып, өеп киптерергә куя идек.

31-нче апрель көнне, урам малайлары җыелып, ашау-эчүләр алып, шул урынга төн кунарга бара идек. 1-нче май көнне иртәнге сәгать 4-тә "бал-бал, күкәй ,ит-тоз, ярма"- дип, кычкырып урамнан ботка пешерергә ашамлыклар җыйдык.

Кайтып сәгать 10-га кадәр йоклагач, ботка пешерергә чыктык. Ботка пешкәч, ботка ашарга шушы урамдагы әбиләр, бабайлар, әти-әниләр, кунаклар бик күңелле итеп, бәйрәм ясап, ботка ашадылар. Назмиев Рамил ,1975 елда туган

3.6 Назмиев Нияз ( 2004 - 2008 еллар )

Без карга боткасын бик күңелле итеп уздырабыз. Карга боткасы җиткәнче , балалар белән карга боткасы җирен чистартабыз, ботка пешерергә, чәй кайнатырга чокырлар казыйбыз, утыннар алып куябыз. 1-нче май килеп җиткәч, малайлар белән сәгать 4тә торып ,боткага, ярмалар, итләр, майлар җыеп кайтабыз да, карга боткасы пешерәсе урында калдырабыз. Сәгать 10-да ботканы пешерәләр. Урамнан әбиләр, бабайлар, әниләр, әтиләр, малайлар, кызлар ботка ашарга киләләр. Шулай бергә-бергә тәмле ботка ашагач , төрле уеннар уйныйбыз. Назмиев Нияз, 3 класс укучысы

4. Милли традицияләрне саклау - безнең бурыч

Бала-чаганың йорттан -йортка кереп йомырка, төрле тәм- томнар җыеп йөрүе бик зур тәрбияви әһәмияткә ия булган .Алар үзләренең туганнары һәм якын кешеләре белән очрашканнар, сөйләшкәннәр,аралашканнар .Бу вакытта өлкәннәр балаларны игътибар белән күзәткән:исәнләшә беләме,кыюмы,тапкырмы яки оялчанмы-гомумән,баланың үз-үзен тотышына бәя биргәннәр.Икенче яктан исә,балалар да өлкәннәрнең ачыклыгын, кунакчыллыгын, юмартлыгын, түземлелеген сынаган. Сөйләүчеләр арасыннан берәүнең дә кемне дә булса яманлап, бала-чаганы өйгә кертмиләр, бүләк бирмиләр иде дип телгә алганы булмады. Киресенчә, без сорашкан кешеләр һәммәсе дә бөтен авылны йөреп чыгулары , бик күп йомырка җыюлары, аннары урам-тыкрыкларда йомыркалы уйнаулары турында сөйләделәр.

III. Йомгаклау

Туган як тарихын, аның йолаларын, гореф гадәтләренөйрәнү ни өчен кирәк соң?

Эшебездә шушы сорауларга җавап эзләдек. Эзләнү барышында төрле әдәби чыганакларны өйрәнеп, төрле буын вәкилләре белән очрашып әңгәмәләр кордык, шактый мәгълүмат тупладык һәм аларны анализлап , иҗади эшебездә кулландык. Төрле елларда үткәрелгән «карга боткасы» күренешләрен чагыштырдык, үзгәрешләрне күзәттек. Хәтта урам белән урам бәйрәмнәре арасында да аермалыклар бар икәненә төшендек . Заманнар үткән саен халкыбызның милли йолалары үз төсләрен югалта, алар яшьләрнең һәм балаларның җыелып күңел ача торган күмәк уеннарына әйләнеп бара . Хәзерге көндә районыбызның Көчек, Кырынды, Яңавыл авылларында гына «карга боткасы» бәйрәм - йоласы сакланып калган. Милли гореф -гадәтләребез, йолаларның югалуы, аларның икенче төс алуының сәбәпләре байтак. Совет власте урнашуның беренче елларында борынгы йола- бәйрәмнәр дини карашлар белән , кадимилек, искелек калдыклары дип исәпләнелгән. Ә искелек калдыклары белән көрәшергә, аларның тамырын корытырга кирәк дип караганнар. Коммунист җитәкчеләребез тарафыннан балаларның капчык - сумкалар тотып , өйдән -өйгә кереп, боткага азык -төлек җыюы хәерчелек билгесе , хәер сорашу дип кабул ителгән. Билгеле инде дөньяда беренче булып төзелгән Совет илендә мондый күренеш була алмый , чит ил матбугаты бу хәлләрне тиз күреп алып , советлар иленә каршы көрәштә файдаланырга мөмкин булган.

Халыкның милли бәйрәмнәре шул халыкны милләт итеп берләштерә. Бу бәйрәмнәрдә милли хис, милли культура тәрбияләнә. Бәйрәмдә катнашучыларда рухи канәгатьләнү барлыкка килә.

Йола һәм гореф гадәтләр күп очракта тәрбияви чара да булып торалар. Бәйрәмнәрдә халыкның олысы- кечесе катнаша, һәр буын кешесе, бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә үзенә сеңдерә. Бәйрәм вазифалары теләп, шатланып үтәлә. Шулай итеп һәр кеше үзе дә сизмәстән үзара аралашу, үз-үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, очрашу- танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса - үз авылына, үз төбәгенә тартып тора.

Димәк, онытыла барган гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне кире кайтарырга кирәк.






IV. Кулланылган әдәбият.

1.Баязитова Ф.С.Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. Казан . Татарстан китап нәшрияты 1995

2. Галиев Э . Ханбиков Н . Татар халык уеннары һәм бәйрәмнәре.Казан. Татарстан китап нәшрияты 1985

3. Камалиева Г . Карга боткасы яки карга туе. Фән һәм мәктәп. 9. 2006

4. Надыров И. Н. Йола поэзиясе, татар фольклоры жанрлары . Казан 1978

5. Уразманов Р. К. Татар халык йолалары һәм бәйрәмнәре. Казан. Татарстан китап нәшрияты 1995

6. Харисова Л. А. Татарстан халыклары культурасы . Казан. Мәгариф 2005

7. Ягъфәров Ф.Ф. Татар халкының уен фольклоры. Казан. Иман 2002






V. КУШЫМТА

Милли бәйрәм - йолаларда әйтәлгән такмаклар, такмазалар

Әби-бабай өйдә ме сез?

Карга туе, беләмесез?

Бер йомырка бирәме сез ?

Бер йомырка бирмәсәң

Тимерчегә барырмын

Тимер тукмак алырмын

Чүлмәгеңне ярырмын

Бер йөмырка бирсәң,

Тавыгың салып утырсын,

Иләк-иләк тутырсын,

Чиләк-чиләк тутырсын

Йомыркагыз күпбулын

Кыт-кытыйк

Кыт-кытыйк.

Карык-карык каргалар

Җир өстендә юргалар

Ботка өстендә май күрсәләр

Әлхәм укыр муллалар.

Кара-каргаларга аш булсын

Ала-каргаларга таш булсын.

Өйдәме түтәй?

Тизрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Май кирәк, ярма кирәк,

Карга туена бар да кирәк.

Тагын булса өн чыгар.

Пешерербез без чулмар

Шикәр кирәк, тоз кирәк,

Чыгар түтәй, тизрәк

Синең кебек уңган түтәй,

Бу дөньяда бик сирәк.

Бирәм балалар, мәгез,

Күпме кирәк алыгыз.

Рәхмәт сиңа түтәй.

Кулың- аягың сызлаусыз булсын,

Йөз яшә!

Амин,











«Карга боткасы»нда уйналган уеннар

Карга - карга

Уенга алты-җиде кеше катнаша ала. Уйнаучылардан берсе - «карга», берсе - «ана тавык», калганнары «чебешләр» булалар. Чебешләр барысы да әнкәләре артына бер-бер артлы тезеләләр. Карга кырыйга баса. Ул тавыкның чебешләрен тотып алырга тырыша. Тавык бирмәскә карый. Карга, чебешләр әниләре артында торган чакта аларны барып тота алмый. Ул тавыкка «Кар, кар, чебешеңне алам, синең күзең болай гына, минем күзем болай. Карр, кар! «-ди». «Синең күзең» дигәндә бармагы белән кечкенә итеп, «минем күзем» дигәндә кулларын җәеп, зур итеп күрсәтә.

Тавык «Кыш-кыш, бирмим, күзеңнән дә курыкмыйм, Кыт-кытыйк»- ди һәм койрыгын болгаган тавык кебек селкенә башлый. Аның артыннан чебешләре дә койрык әйләнгән якка чайкалалар. Барысы бергә әле бер якка, әле бер якка күчәләр. Карга шул вакытта бер чебешен эләктереп калырга тырыша. Тота алса оясына алып китә. Аннан соң яңадан килә. Шулай чебешләрне алып бетергәнче кабатлый. Актык чебешне алып киткәч, башка балаларны тавык һәм карга итеп уенны яңадан башлыйлар.

Ахшару.

Балалар бер-берсенең кулларын тотышып түгәрәкләнеп басалар. Бер баланың уртада калдыралар. Түгәрәктәге балалар аңа карап түбәндәгечә җырлап әйләнәләр:

Кисәк-кисәк болыт килә,

Киселмәгән арыш килә,

Ахшару, ахшару,

Ахшару атлы.

Саган алдым, суган татлы.

Суганыма бер кыз алдым,

Кәламкаш атлы

Кәлам кашка тун тектердем,

Үзенә ярашлы.

Соңыннан уртадагы бала иптәшләренә кушыла, үз урынына икенче берәүне чакыра. Ул уртага чыккач уен янә башлана. Шулай итеп, һәрбер уйнаучыга уртага берәр мәртәбә чыгарга туры килә.

Унике таяк.

Бүкән өстенә такта куела . Тактаның бер башына 10 - 15 см озынлыгындагы 12 таяк тезәләр . Шуннан соң балалар санамыш ярдәмендә гөрләүче сайлыйлар . Ул берәр багана яки агач төбенә барып гөрләгән арда башкалар качып бетәргә тиеш . Гөрләүче эзләргә керешә .Качучыларның берсе гөрләүче күрмәгәндә тактаның икенче ягына басып таякларны күккә чөя алса , барлык балалар да азат ителә . Шуңа күрә дә гөрләүче уяу һәм җитез булырга тиеш. Әгәр ул тактага басарга ирек куймыйча, барлык балаларны да табып - күреп , аларның һәрберсе өчен таягы белән суга алса , ул җиңүче була . Киләсе уенда яңа гөрләүче сайлана .

Кем кирәк ?

Балалар шобага әйтешләре ярдәмендә мке төркемгә бүленәләр дә , кулга-кул тотынып кара-каршы басалар . Ике төркем хор белән төбәндәгечә әйтешәләр .

-Камыр-камчылык .

-Камыр башы тимчелек .

-Ал кирәк , гөл кирәк .

-Ахирәткә кем кирәк ?

-Гөлкәй матур , шул кирәк .

Исеме чыккан бала , чакыручылар янына йөгереп , аларның сафын өзеп чыгарга тырыша . Әгәр өзә алса , бер баланы үз сафына алып китә , өзә алмаса , үзе шулар рәтендә кала .Уен шулай чиратлашып чакыру рәвешендә барып , сафларның берсендә уенчылар беткәнче дәвам итә .

Кабыргалы - камчылы.

Бу уенда гадәттә күп кеше катнаша . Алар пар-пар булып торалар . Бер пары кулга - кул тотышып бер якка баса . икенче пары утыз адымнар чамасы җир китеп боларга каршы басып, шулай ук кулга -кул тотынышып торалар .

Бер як каршы якка карап түбәндәгечә җырлый .

Кикрикүк -ни була?

Таң ата да кич була .

Акбүз атым йөгәнле,

Чатма көмеш иярле;

Кабыргалы , камчылы,

Ак кирәк , күк кирәк,

Бездән сезгә кем кирәк.

Каршы яктагы пар бу икәүнең кайсын сайларга булса, шуның исемен әйтеп, җырлап

чакыралар.

Кикрикүк-шул була,

Таң ата да кич була.

Акбүз атың йөгәнле;

Чатма көмеш иярле;

Кабыргалы, камчылы,

Тама торган тамчылы,

Ак кирәк, күк кирәк,

Фатыйма матур кыз кирәк.

Чакырылган кыз каршындагы парга йөгереп барып иңбаш-терсәкләре белән бар көченә

бәрелеп , тегеләрнең тотышкан өзеп үтеп чыгарга тиеш. Өзеп чыга алса, шул икедән берсе белән тотышып,аның буш калган иптәшен икенче якка үз иптәше янына җибәрә.

Боткага азык - төлек җыю

Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысы

Бал - бал күкәй,

Ит , май, ярма,

Чыгар түтәй!

Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысыХалкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысы

Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысы

Бал - бал күкәй ,

Рәхмәт түтәй !

Ботка пешерергә бар нәрсә дә әзер

Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысыХалкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысы


Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысыБотка пешә.

Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысы


Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысы


Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысыБотка пеште

Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысы

АХалкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысышларыгыз тәмле булсын !

Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысы

Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысыТамак туйгач , уйнарга да була.

Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысы

Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысы


Икенче көнне буяган күкәй, тәм-том җыю.

Халкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысыХалкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысыХалкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысыХалкым бэйрэмнэре -миллэт сакчысы


© 2010-2022