Класстантыш чара Орчык бәйрәме-башлангыч сыйныфлар

Раздел Воспитательная работа
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бүлмә татар өе шикелле киендерелгән. Тактаның ике ягында әти-әниләрнең чиккән, бәйләнгән әйберләреннән күргәзмә. Стенаның уртасында "Орчык өмәсе" дигән рәсем; ширмә- ишек;аның янында кровать- чигелгән урын- җирләр белән; тәрәзә янында өстәл- самовар һәм тәм- томнар, чиккән ашъяулыклар белән ябылган. Балалар стена буйлап түгәрәкләнеп, татар киемнәреннән утыралар, ян- якта килгән кунаклар.

Укытучы: (талгын гына көй ишетелә)

Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борынгыдан килә бәйрәмнәр,

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

Гадирәк итеп әйтсәк, бәйрәм ул- кеше, яисә ил тормышындагы әһәмиятле бер вакыйгага бәйләнештә үткәрелә торган шатлыклы, тантаналы вакыйга, уен- тамаша. Ә тормышта бәйрәмнәр итү өчен сәбәпләр җитәрлек- никах мәҗлесләре, туйлар, бәби туйлары, туган көннәр...

Борын- борын заманнардан безнең көннәргә килеп җиткән бәйрәмнәр дә бар бит әле. Ул бәйрәмнәрнең һәрберсенең үз вакыты, үз тәртибе бар.

  • Йә, менә сез, балалар, нинди бәйрәмнәр беләсез? (Җаваплар тыңлана, укытучы өстәп бара.)

Яңа ел бәйрәмен- яңа елны тәбрикләү, котлау; Нәүрүз бәйрәмен- язны каршы алу; Сөмбелә- көзге уңышны барлау, җыю; Сабантуй- сагынып һәм елның котлы булуын теләп алынган иң хөрмәтле бәйрәм- туй; Каз өмәсе- казлар суелгач, үткәрелә торган өмә; Аулак өй- яшьләр җыелып күңел ачканнар.

Ә менә сезнең әле бер дә "Орчык өмәсе" дигән бәйрәмне ишеткәнегез булмагандыр диеп уйлыйм. Менә шуңа күрә дә халкыбызның гореф- гадәтләрен, йолаларын онытмыйк әле дип, бүген сезгә бабай- әбиләребез, үзләре дә яшь чагында үткәрелгән бәйрәмгә чакыралар. Рәхим итегез!

( Гөлҗамал көе ишетелә. Әбиләр өйдә утыралар: кайсы бәйли,кайсы йон эрли, кайсы йомгакка җеп чорный, анага бала да ярдәм итә, бабай бер малай белән орчык ясап утыралар)

Ракыйга әби:

- И, Рашидә апа, син гомер буе шулай тигез итеп, гәрәбәдәй йон эрләдең, кулың ятып тора шул эшкә, син эрләгән җептән бәйләгән оекбаш- бияләй дә нәфис, матур була, күрегез әле сез аның ничек орчык тәгәрәтеп утыруларын!

Рашидә әби (елмаеп):

  • И,Ракыйга кордаш, җепнең тигез булу сере миндә түгел бит, синең картың ясаган орчыклар үзләре шундый җайлы, кулга ятып торалар, үзеннән- үзе зырылдап әйләнүе генә ни тора.

Земфира:

  • Менә мин дә, улым Тимурны да шул һөнәргә өйрәтергә дип алып килдем бит буген, орчык ясарга өйрәнсә, Мәсъгүт бабасы кебек оста орчыкчы булыр әле, алла боерса, әйе бит, улым.

Сәлимә әби:

  • Менә минем дә кызым, җеп тотышып торырга ярый башлады, эшкә шулай өйрәнәләр инде, үзең эшләп ашагач, тәмле була бит ул. ( Рәмис торып, ширма янына килә һәм иптәшләренә кул изи ).

  • Әй, дусларым, әйдәгез Мәгсъгүт абыйларга керәбез, аның карчыгы бик кызыклы әкиятләр сөйләргә ярата. Әйдәгез!

( Ишек шакый, Мәсъгүт бабай каршы ала )

  • Карчык, кунаклар килгән икән монда, кара элә, никадәр булышчы, никадәр өйрэнчек, чакырып та бу кадәр җыя алмассың.

  • Әйдәгез, узыгыз, балалар, ну эшлибез болай булгач, язылмаган бер йон да калмый инде. ( Балалар керәләр, исәнләшәләр ).

Ильнара:

  • Исәнмесез, өегезгә бәрәкәт иңсен. (Утыралар, уртада кәрзинәдә йон - шуның янына утырта Ракига апа)

Ранис:

  • Бабай, сездә кунаклар да барени?

Бабай:

  • Юк, улым, кунаклар түгел, өмечеләр болар. Бездә бит бүген орчык өмәсе. Сез белеп килмәдегезмени?

Азат:

  • Юк, бабай. Ә нәрсә соң ул орчык?

Бабай:

  • Алай икән, бу бәләкәчләр орчык өмәсенең нәрсә икәнен белмиләр икән бит.

(Әбиләр үзара сөйләшәләр)

  • Заманалар үзгәрде, бу балаларның белмәве гаеп түгел, җепне бит хәзер кибеттән генә сатып алалар, я булмаса, бәйләнгән, эше беткән аллы-гөлле матур оек, бияләйләр генә алып кияләр, белмәсәләр дә шул.

  • Әйе, шул, балалар, сез белмәсәгез дә гаепләп булмый.

Килен:

  • Орчык өмәсе - ул безгә әби-бабайлардан мирас булып калган бәйрәм. Ул кара көз җитеп, кешеләр сарык йоннарын алып бетергәч уздырыла. Хуҗа кеше куп итеп сарык йоннарын әзерләп, тәм-томнарын, кәнфит-шикәрләрен әзерләп куя, өмә буласы көнне коймак пешерә. Өмәгә дус-ишләре, туган-тумачалары чакырыла. Анда сарык йоннары эшкәртелә: кемдер йонны яза, кемдер эрли, кайберәүләр йомгакка чорный, кем бәйли, эшне шулай бүлешәләр.

  • Эш уен-көлке, күңел ачу белән аралаштыра. Эш беткәч, хуҗа өмәчеләрне тәм-томнар белән сыйлый.

Ракига апа:

  • Менә бездә бүген бәрәм. Өмә булгач, өмә булсын, сезгә дә эш бирик инде, балалар кеше эшләгәнне генә карап утыру килешмәс! Кил әле кызым син монда утыр, менә йон язаргы булышырсыз. ( Эш бирә).

Килен:

  • Балалар, эшкә бик бирелеп китеп, телдән язмыйк тагын, әйдәгез бер уен уйнап алабыз.

Уенның исеме "Башы телемдә, ахыры төендә". Мәкаль әйтеш була бу. Мин башын, сез ахырын әйтәсез.

  1. Кем эшләми - шул ашамый.

  2. Тирләп эшләсәң - тәмләп ашарсың.

  3. Тырышкан табар - ташка кадак кагар.

  4. Эш беткәч, уйнарга ярый.

  5. Эш кешене төзәтә - ялкаулык боза.

  6. Эш сөйгәнне- ил сөйгән.

  7. Бүгенге эшне - иртәгегә калдырма.

Ракига апа:

  • И, бигрәк уңган балалар булдыгыз. Әле сезнең, эшләгәндә, кулыгыз кулга йокмый, сөйләгәндә телегез дә шулай икән.

Земфира:

  • Ә тагын нинди һөнәрләрегез бар соң? Әйдәгез, мин дә бер уен уйнатыйм әле. "Шешә тәгәрәтеш" уены - һәрберегәз үз һөнәрләрегезне күрсәтегез әле.

Ильшат:

  • Әбием, ә нигә сезгә шулкадәр йон кирәк?

Ракига апа:

  • И, балам, без бит инде олы кешеләр, җылы яратабыз, "җылы сөяк сындырмас" ди бит , халык. Шуңа күрә, күпме җылырак булса, шулкадәр яхшырак. Оекбаш, бияләйләр бәйләрмен, алла боерса. Минем сезнең кебек оекларым да бик күп әле. Менә кайберләренә бәйләдем дә инде. (Сандыгын ачып күрсәтә).

  • И, балалар, мин сөйлим дә сөйлим, сез инде тыңлап арып беткәнсездер, әйдәгез әле, бераз ял итеп, бергәләп уйнап алыйк әле.

Илнара: -Әбием, әйдәгез "Шүрәле" дигән уенны уйныйк әле. (уен)

Рашидә апа: - И, балалар, менә нинди матур уеннар беләсез икән сез, бик уңган булып чыктыгыз бит әле сез, болай булгач.

Сәлимә апа: - Сезне орчык өмәсе дип өйрәтеп тә торасы юк, туганнан бирле орчык өмәсенә йөреп, шомарып беткәннәр, дип белерсең.

Бабай: - Ә менә "Шүрәле" дигән әкиятне кем язган соң әле ул ?

  • Әйе, Г.Тукай. Менә шул бөек әдип хезмәт турында бер шигырь язып калдырган белмисезме?

Лилия: - Беләбез, бабай, сөйлимме үзем? Г.Тукай " Эшкә өндәү".

Килен: - Рәхмәт, Лилия, молодец. Әле бу балалар җырларга да, биергә дә яраталар, әйдәгез әле җырлап-биеп курсәтсеннәр.

Ракига апа: - И, кызым, "Челтәр элдем,читәнгә" дигән җырны белмисезме соң?

( Челтәр элдем, читәнгә )

Килен: - Булдырдыгыз, рәхмәт балалар.

Рашидә апа: - Куңелләр тулып китте. Рәхмәт яусын, балалар!

Килен: - Менә чәй дә кайнап чыкты, кулларыгызны чайкап алыгыз да, килегез әле. ( Кул юалар,бабай кашыклар тотып чыга).

Бабай: - И, булдырдыгыз, менә сезгә шуның өчен (конфет өләшеп чыга).

- Әйдәгез әле, утырышыйк, аннары чәй эчербез.

- Кеше һәрчак матурлыкка омтылып яши. Кирәкле дә, бер үк вакытта матур да булган әйберләр аның куңеленә шатлык китерә, кайгы-хәсрәтләрен, мәшәкать-борчуларын онытыра.

Безнең әби-бабаларыбыз да элек-электән һәрчак матурлыкка омтылганнар.

Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, куңел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, сөлгеләр, кашагалары. Һәм

үзләре бәйләгән кирәк яракларны тою сәләтен чагылдырыла, төснең ямен, гузәллекнең бәһасен тирәнтен аңлый белүен курсәтә. Шуңа күрә без менә бу әйберләрне "Халкыбызның куңел көзгесе" дип атыйбыз икән - бер дә юкка түгел.

Менә бүген дә без җырга, монга бай булган "Орчык өмәсен" карап уттек.

- Шушы бәйрәм сезгә ошадымы, балалар?

Нәрсәләр эшләдек без бу бәйрәмдә, нәрсәләр белдек? Нинди уеннар уйнадык?

Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Ата-бабаларыбызның изге йолаларын онытмыйк, киң куңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырышыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны җәлләмик. Сезнең барыгызга да изгелек, иминлек, игелек телибез.

Ә балалар, бу бәйрәмнән үзләренә күп нәрсәләр алырлар: бәйләргә, йон эрләргә, орчык ясарга өйрәнерләр дип өметләник.

Бәйрәмебез бетеп килә.

Кунакларга әйтик шуны

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчуны.

Рәхмәт, безнең бабай-әбиләребезгә, исән-сау булсыннар, һәрвакыт шушындый ярдәмчел, сау-сәламәт булсыннар. Сезгә безгә бик кирәк! Рәхмәт, сезгә!

( Бергәләп чәй эчуләр).





© 2010-2022