Сценарий праздника Нәүрүз в школе

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ.

(Музыка уйный)

Алып баручы: Хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар! Бүген бездә зур бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз ул- Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 март - яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу- табигатьтә чын - чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз.

Әйдә, кояш, сип нурыңны,

Кызганма бер дә.

Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм-

Нәүрүз бүген бездә.

(Көн белән төн чыга.)

Көн: Исәнме, төнкәем!

Төн: Ярый әле син бар, көнкәем!

Көн: Мин дә сине бик сагындым, төнкәем.

Төн: Янар йолдызларым, көмеш аемнан сиңа сәлам китердем.

Көн: Туган ягыбызга яз килә, Нәүрүз килә! Бәйрәм белән тәбрик итәм сине, төнкәем.

Төн: Бүген без вакытларыбыз - сәгатьләребез белән тигезләшәбез. Мин кыскарам, ә син озыная барасың.

Көн: Күңелләрдә сагыну хисен тагын да көчәйтәсең икән, төн дустым. Ә мин, сине сагынып, гөрләвекләремне агызырмын. Тирә - юньне,урман буйларын кардан арындырып, сиңа беренче чәчәкләремне -умырзаяларымны бүләк итәрмен. Яз килә, яз килә! Тиздән җылы яклардан кошлар кайтып, тирә - юньне үзләренең моңлы җырларына күмәрләр.

Төн: Кырлар, басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшләре башланыр.

Көн: Еллар тыныч булсын!

Игеннәр мул булсын,

Я рабби, Ходаем!

Төн: Әйдә, көнкәем, Нәүрүзбикә килеп җитми микән, күзәтеп килик әле. (китәләр)

(Кояш чыга)

Кояш:

Мин булмасам,

Көнең матур булыр идеме, кешем!

Якты нурым сиңа бөркелә.

Колач җәеп, матурлыкка төренеп,

Бар табигать ямьгә күмелә.

Җыр: "Шома бас" көенә балалар җырлый

Уйнат, уйнат гармуныңны,

Авазлары чыңласын.

Нәүрүз бәйрәменең җырын

Иптәшләрем тыңласын.

Эх шома басабыз,

Биеп күңел ачабыз.

Әйдә, әйдә катырак бас,

Биегәнне күрсеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара

Бу балалар дисеннәр.

Эх, шома басабыз,

Биеп күңел ачабыз.

1 Бала:

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез.

Нәүрүз мөбәрәк булсын,

Нәүрүз мөбәрәк булсын.

(Бабай белән әби чыгалар)

Бабай: Исәнмесез, оланнарым. Нәүрүз мөбарәк булсын!

Әби: Әй балакайларым, күптән көтә идек сезне бабагыз белән. Күчтәнәчләремне дә әзерләп куйган идем. Иң элек сез безгә биеп күрсәтегез әле.

(Бию.)

Әби: Менә рәхмәт. Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Алып баручы: Балалар, инде Нәүрүзбикәнең үзен чакырырга вакыт җитте. Нәүрүзбикә, Нәүрүзбикә!

Кил, нәүрүз, кил!

Балалар:

Нәүрүзбикә, Нәүрүзбикә!

Кил, нәүрүз, кил!

(Музыка ишетелә)

Алып баручы: Карагызчы, нинди матурлык, җиргә ямь биреп, Нәүрүз килә, Нәүрүз килә!

Әби белән бабай бергә:

Әйдә, әйдә, Нәүрүзбикә,

Түрдән уз!

(Нәүрүзбикә керә.)

Нәүрүзбикә:

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Нәүрүз әйтеп үттем мин.

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бабай белән әби: Хуш киләсең, Нәүрүзбикә.

Нәүрүзбикә: Бүген бөтен җир йөзендәге мөселманнар мине зурлый, Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2 Бала:

Нәүрүз килде, тиз килде,

Нәүрүз килде- яз килде,

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

Бабай: Нәүрүзбикә, кызым, безне бу язда нәрсәләр көтә?

Нәүрүзбикә: Хөрмәтле дуслар, сез эш сөясезме?

Балалар: Сөябез.

Нәүрүзбикә: Арагызда ялкаулар юкмы? Җир эшен яратасызмы? Кеше хезмәтен хөрмәтлисезме? Мин бик шат. Алтын куллы уңган кешеләрне шатлыклы көннәр көтә. Җирдән муллык, кояштан җылылык, күктән яңгыр иңәр.

Бабай: Рәхмәт, кызым.

Әби: Газиз балаларым, улларым, кызларым! Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер- берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез. Шул вакытта тәнегезгә сихәт, күңелегезгә игелек нуры иңәр.

3 Бала:

Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз язны да.

(Музыка ишетелә)

Алып баручы: Ишеттегезме, тагын кунаклар киләләр ахыры. Менә кем килә безгә, рәхим ит түребезгә.

Кыш бабай: Бу нинди җыен монда? (Нәүрүзгә)

Миңа әйтми киткәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең,

Ха- ха- ха!

Бер өрермен - җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр,

Ике өрсәм - кар ятар,

Елга-күлгә боз катар,

Кит, Нәүрүз, кит.

Нәүрүзбикә:

Шап итсәм - җил тынар,

Елмайсам - карың елар.

Үзең кит, кыш!

Кыш бабай:

Минем җитез тайларым бар,

Гыйнвар, февраль айларым бар.

Нәүрүзбикә:

Минем дә бит тайларым бар,

Җитез апрель, майларым бар.

Әби: Кыш бабай, юкка ачуланасың. Безнең балалар да беләләр бит инде, кыш артыннан яз килә. Ходай тәгалә табигатьне шулай яраткан.

Кыш бабай: Ә шулай да көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.

Нәүрүзбикә: Бөтен шартларыңны да үтәрмен.

Кыш бабай: Менә, балалардан сорыйк әле, табышмакларны синең турыда күбрәк беләләрме, әллә минем турыдамы?

Табышмаклар:

1) Ак сыер торып китә,

Кара сыер ятып кала.

(яз килү)

2)Ак юрганымны алып куйдым,

Яшел юрганымны җәеп куйдым.

(яз килү)

3) Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.
(Буран)

4)Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.
(Кар)

Алып баручы: Кыш бабай, Нәүрүзбикә, менә күрәсезме, балалар икегезне дә яраталар.

Кыш бабай:

Рәхмәт, рәхмәт.

Менә хәзер карыйк әле ярышып,

Бераз аркан тартышып.

Нәүрүзбикә: Мин риза.

(Кыш бабай белән Нәүрүзбикә аркан тартышалар)

Әби:

Кыш бабай, ачуланма,

Яратсак та үзеңне,

Быелга син китеп тор,

Нәүрүзгә бир көнеңне.

Кыш бабай:

Әле минем көчем җитәрлек.

Менә кашык, менә йомырка.

Тот кулыңа чибәркәй.

Син дә йөгер, мин дә калмам,

Кайсыбыз алдан килер?

(Кашыкка йомырка салып ярышу)

Алып баручы: Кыш бабай, карт булсаң да, үзең хәйләкәр син. Яңа ел бәйрәмендә биегән идең, тагын биеп күрсәт әле.

(Кыш бабай биеп китә.)

Кыш бабай:

Уф, арыдым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем,

Яз алдында хур булдым.

Нәүрүз кызым, көчле, нык бул.

Бу сабыйлар хакына.

Киләсе елга кадәр сау булыгыз!

(Кыш бабай китә.)

Алып баручы: Әйдәгез, уеннар уйнап алыйк әле.

1) Итек атыш;

2) Чиләккә кар йомгагы ату;

3) Эстафета- 2 командада чәчкә белән;

4) Капкан уены.

Нәүрүзбикә:

Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз,

Тук булсын малларыгыз.

Мул булсын балларыгыз.

Имин йортта торыгыз.

Кәеф - сафа корыгыз.

Инде мине тыңлагыз.

Моңаеп утырмагыз.

Уйнагыз да, көлегез,

Биегез дә, җырлагыз.

" Чума үрдәк, чума каз" уены.


© 2010-2022