Сценарий мероприятия 1 сентября - день знаний! (на татарском языке)

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 сентябрь - белем бәйрәме!

1б.

Кояш нуры иркәли

Шат йөзле һәркем, кара!

Кайсы эшкә, хезмәткә,

Кайсы мәктәпкә бара.

2б.

Бар күңеллек бөтен дөньяда

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

1 А.б. Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Без сезне кабат күрүебезгә бик шат.

2 Ал.б.Бүген бездә зур бәйрәм. Белем бәйрәме - беренче кыңгырау бәйрәме! Кадарле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз!

1 Ал.б Балалар! Барыгыз да ничек үсеп килгәнсез, тагын да матурлангансыз.

1 сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Әмма аларның һәрберсе күңелдә кояшлы булып сакланып кала. Ничек шулай булмасын? Карагыз, әле ничек матур итеп, яңа төрле форма киеп килделәр безнең укучыларыбыз. Бик тә килешле!

2 Ал.б Чәчәктәй киенеп, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, һәр бала мәктәпкә ашыга. Белем иле юлыннан беренче адымны ясый, киләчәгенә юл яра! Менә без дә бу матур залга, белем бәйрәменә җыелдык.

1 Ал.б Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне - ул зур бәйрәм. Барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез.

Ә хәзер котлау өчен сүзне ............... бирәбез.

(Һәм килгән кунаклар сөйли)

Укучы:

Беренче сентябь - минем

Бәхет- шатлыклы көнем.

Сагынып белем учагын,

Мин кабат сиңа килдем.

Дулкыннанып карап торам,

Юксындарды мәктәбем.

Син - минем үткән гомерем,

Син - минем киләчәгем.

Укучы:

Синдә күрергә өйрәндем

Матурлыгын дөньяның.

Тәүге кат синдә башкардым

Балачагым җырларын.

Мәңге исебездә тотыйк

Монда үткән чакларны.

Алган белемебез белән

Бизик туган якларны.

Укучы:

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау сыйныфларга.

Бүгеннән - Белем ялыннан

Уку елын башларга.

Балалар кайта мәктәпкә,

Хушлашып җәйләр белән.

Көзге чәчәкләр һәммәсен

Тәбрикли бәйрәм белән!

Укучы:

Сентябрь дә килеп җиттте -

Сагынып көткән көннәр.

Бәйрәмгә дип үстердем мин

Өй тирәбездә гөлләр.

Укучы:

Мәктәпкә ашыктык без

Тотып чәчәк бәйләмен.

Чыңлый кыңгырау моңнары,

Котлап белем бәйрәмен!

Укучы:

Куанып бергә үтәрбез

Якты түрләргә.

Шуннан менеп киләбез без

Биек үрләргә.

Без шунда бөтен галәмнең

Серен ачарбыз.

Мәктәпкә кайнар сәламне

Бирик барчабыз!

Җыр: "Исәнме, мәктәп"

А.б. Әйе, бала мәктәптә матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне яулауда, белем алуда укытучы ярдәмгә килә.

Укучы. Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы, бөтен көчен биреп, барлык яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша: җирне,тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

А.б. Әйе, бүгенге бәйрәмнең хөрмәтле кешеләре - укытучылар. Хәзер барыгызны да шулар исеменнән тәбрикләү өчен сүз укыту эшләре буенча директор урынбасары……… бирелә.

( Завуч сүзе)

Укучы.

Аллы-гөлле букет кулларымда

Остазыма бүләк итәргә

Ә ул миңа мәңге шиңми торган

Гөл орлыгын бирер чәчәргә.

Укучы

Алыгыз сез бүген бүләк итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

Каршылыгыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!

(Музыка. Укытучыларга чәчәкләр бирү)

А.б. Залда безнең остазларыбыз, хөрмәтле хезмәт ветераннары утыра. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм тагын бик күп еллар якыннарыгызны шатландырып яшәвегезне телибез. Бүгенге бәйрәм уңаеннан сезнең дә әйтер сүзләрегез бардыр. Сүзне сезгә бирик әле.

(ветеран укучылар сөйли)

Укучы.

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Җыр: "Укытучыма"

Укучы

Без мәктәпкә барабыз

Хәерле сәгатьләрдә.

И мәктәбем, өйрәттең безне

Иң матур гадәтләргә.

Бик күп нәрсә белдем мин,

Туган илем турында

Мин бит инде бик зур булдым

Әлифбам бар кулымда.

Укучы

Дус, тату, матур яшәүнең

Серенә төшенгәнбез

Бик тырышып укыгаңга

Уңышка ирешекәнбез

Укучы

Ант бирәбез әниләргә

Һәрвакыт сүзен тыңларга

Мәктәптә дә, тормышта да

Яхшы кеше булырга.

Укучы

Беләсезме, дуслар,

Җирдә зур мәктәп бар,

Тормыш диләр аның исемен

Шатлыгы да шунда,

Кайгысы да шунда,

Сыналуы шунда кешенең.

Укучы

Еллар үтәр аккан сулар кебек

Гомер генә кайтмас кирегә

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә

Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.

Укучы

Кыңгырау, кыңгырау,

Шалтыра, шат җырлап.

Укучы исемен

Акларбыз яхшырак.

(Кыңгырау көе яңгырый)

Укучы

Җиз кыңгырау,

Дустымдай күрәм сине

Мәктәбемә тәүге тапкыр

Син бит чакырдың мине

Җиз кыңгырау,

Мәктәбем сандугачы

Һәркөн тыңлыйм җырыңны

Күңелләрем булганчы

Укучы

Җиз кыңгырау,

Чыңлавың ягымлы

Шат чыңлау, моң булып,

Күңелемә сарылды.

Сөекле мәктәбем белән

Хушлашырмын бер заман

Тик моңнарың, җиз кыңгырау,

Колакта чыңлар һаман.

(Кыңгырау шалтырату)

А.б.

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга

Бүгеннән - Белем көненнән

Уку елын башларга.

Җыр: Беренче звонок!


© 2010-2022