Материал из опыта работы

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Театральләштерү аша балаларга

әхлак тәрбиясе бирү.

Шәхеснең камиләшүе һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап,раслап килгән. Әле борынгы грек философы Сенека ук: "Гыйлемлектә алга китеп тә,әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши"-дигән.

Әхлак ул- кешенең эш хәрәктләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыймәтләрдән торган сыйфат. Әхлак сыйфатары, гадәттә, әхлакый аң әхлакый кыйммәтләр,әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә. Әхлакый аң кешенең чынбарлыкны үзенең карашлары, рухи бәяләве аша танып белүе, шушы чынбар-лыкны үз идеаллары аша чагылдыруы ул. Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешенең рухи кыйбласын,яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра. Монда инде кешенең, шәхеснең нинди идеаларга табынуы, аның яшәү максатын чагылдыручы төп төшенчәләр зур рольуйный. Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз - үзеңне артык ярату кебек хисләр билгели. Әхлакый хисләр кешенең башкаларга карата, үз - үзенә карата, иҗтимагый күренешләргә һәм,го-мумән,тормышның үзенә карата субъектив мөнәсәбәтен чагылдыра. Хисләр дөньяны та-нып белү процессына да үтеп керәләр һәм,эзләнү шатлыгы,ачышлар бәхете, хакыйкать көрәшләрдәге кичерешләр булып кешенең кылган барлык гамәлләрендә чагылыш табалар.

Әхлак тәрбиясенең нигезе-баланың шәхес буларак формалашуы.Әхлак тәрбиясе- тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Бала үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.Аралашу бала кеше эшчәнлегеннең барлык өлкәләрендә туа,ә инде әхлак мәсәләсе нәкъ менә аралашу дәвамында чагылыш таба.Шуңа күрә аралашу һәм әхлак һәрвакыт балалар уенында, хезмәттә бер берсенә тыгыз бәйләнгән булалар. Шәхеснең һәрьяклап үсешен тәэмин иткән башка төр тәрбияви берәмлекләр, акыл үсеше, физик тәрбия, хезмәт тәрбиясе, эстетик тәрбия һәм башкалар барысы, да әхлак мөнәсәбәтләре, әхлаклык принциплары аша уза.

Әхлак тәрбиясе баланың һәртөрле эшчәнлегенә үтеп керә, аның дөньяга карашын-да,кешеләр белән узара мөнәсәбәтендә чагыла. Әхлак тәрбиясенең төп бурычлары балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Яхшыны-яманнан, яманны-яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара.Яманны яхшыдан аера белмәү, әхлак турында тискәре тәҗрибәләр туплау исә җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләрен бозуга, шәхси бәхетсезлеккә илтә. Менә шуңа күрә әхлак тәрбиясенең бурычларына аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу бурычларга түбәндәгеләр:

-балаларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыру,

-балаларда әхлак төшенчәсе турында уңай тәҗрибә булуына ирешү,

-балаларның хисләрендә, аңында тәртибендә әхлаклылык принципларына омтылыш тәрбияләү,

-ирекле, һәрьяклап камил шәхеснең әхлакый идеалын балаларның тулысынча күзаллавына шуңа омтылуына ирешү.

Балалар бакчасында әхлак тәрбиясенең төп бурычлары балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү балада гражданлык хисләре,патриотизм,иҗтимагый һәм рухи активлык тәрбияләү. Бала, кеше димәк, үзенең шәхси тормышында,гаиләдә үзен билгеле бер җәмгыятьнең тулы хокуклы һәм җәмгыять алдындагы бурычларын тоя белгән гражданы итеп хис итәргә тиеш.Әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү исә баланың гомер юлын аның киләчәген, язмышын билгели торган фактор.Чөнки бала кеше, кайда гына булмасын, нинди генә җәмгыятьтә яшәмәсен,хезмәт мөнәсәбәтләреннән читтә кала алмый,нәкъ шушы мөнәсәбәтләр аны шәхес буларак формалаштыра. Әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү, бердәмлек, гуманлылык, намуслылык, чисталык пөхтәлек, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар тудыру дигән сүз. Үз-үзеңә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмгыятьтә үз урыныңны таба белү, үзеңне башкалар янәшәсендә дә,ялгыз калганда да әхлаклы итеп тота белү баланың шәхес булып формалашуында иң төп сыйфатларның берсе. Әхлак сыйфатлары тәрбияләү өлкәсендә тагын бер мөһим юнәлеш бар.Ул да булса -гаиләдә әхлаклы мөнәсәбәтләр тәрбияләү. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, билгеле булганча, бала күңеленә гомерлек тирән эз калдыралар, алар гадәттә, артык нечкә һәм даими булалар, әлеге мөнәсәбәтләр барлык әхлакый мөнәсәбәтләрнең нигез ташына әвереләләр.

Мәхәббәт дигән олы, бөек хис тә иң әүвәл нәкъ менә гаиләдә барлыкка килә. Ата - анага мәхәббәт, туганнарны ярату, ихтирам хисе тормышында киләчәктә дә, аның алдагы язмышында да мөһим рольуйный. Кыска гына әйткәндә,әхлаклылык баланың бәхете. Балалар бәхетле булсын өчен, аларны беренче чиратта әхлаклы итеп тәрбияләргә тырышабыз.

Безнең балалар бакчасында бәйрәмнәрне халык фольклоры нигезендә уздыру да традициягә кереп бара. Халык авыз иҗатын куллану - балалар бакчасы тормышын тагын да җанландырып, күңелле итеп җибәрә.

Әйе, дөрестән дә балалар белән бергәләп өйрәнелгән әкиятләр бик күңелле, алар балаларга эстетик, этик ,әхлак, рухи тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Күптән түгел генә балалар белән театрльләштерелгән "Шалкан" рус халык әкиятен алар искиткеч матур итеп башкардылар. Әкият аша алар үзләрен сынадылар, рухи байлыкка ия булдылар. Бер-берләре арасында мөгамәләләре үзгәрде, әйтерсең лә, балаларны алыштырып куйдылар. Бер-беренә карата игътибарлылык, дуслык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек артты, хәтта һәркемгә кирәкле көнчелек хисе дә барлыкка килде.

Әкиятләрләр -әхлакый тәрбия чыганагы ,хис тәрбияләү чыганагы.Балалар әкиятләрне тыңлап һәм театральләштереп уңай һәм тискәре сыйфатларны аера өйрәнәләр.Күңелләре белән гаделлекнең ,дөреслекнең җиңүен телиләр.Әкиятләр балаларда матурлыкка ,изге эшләргә соклану, усаллыкка ,явызлыкка нәфрәтләнү ,шулай ук яклаучысызларны кызгану ,кайгырту кебек хисләр тәрбияли.Татар халкының " Өч кыз", "Гөлчәчәк",Ф.Яруллинның "Кояштагы тап" әкиятләрен театрәллштергәндә өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек ,рәхим-шәфкатьлелек ,ярдәмчел булырга өйрәнәләр."Батыр әтәч","Ялкау малай","Куркак юлдаш"әкиятләре аша бала ялкаулык ,куркаклык, дорфалык ,тырышлык,кешелеклелек сыйфатлары белән чагыштыра өйрәнәләр.

Әхлак тәрбиясе бирүдә бер мөһим бурыч булып аларны көндәлек тәртип кагыйдәләренә төшендерү, ияләштерү, шул кагыйдәләрнең аңлы рәвештә үтәлүенә ирешү тора. Алай гына да түгел, бала әлеге кагыйдәләрне көндәлек тормышында файдалана, куллана белергә, кирәкле күнекмәләр алырга тиеш.

Әкиятләрне театральләштергәндә балалар әхлак тәрбиясе ныгытыла :балалар өлкәннәр белән исәнләшергә ,саубуллашырга өйрәнәләр,ягымлы сүзләр белән бер-берсенә эндәшәләр.Иң якын кешене-әнине борчымаска өйрәнәләр .Һәр әйбернең үз урыны барлыгын һәм аны һәрвакыт урынына куярга өйрәнәләр.Өлкәннәр хезмәтен хөрмәтләргә ,хезмәт эшчәнлегендә катнашырга омтылу һәм өлкәннәргә ярдәм итәргә теләк уяту теләге тәрбияләнә.

Татар халкының күркәм гореф -гадәтләре:кунакчыллык .пакъ-лек.чисталык һәм башка әхлакый сыйфатларны үзләрендә булдыралар.Мәрхәмәтле булырга ,әдәпле булырга ,тере һәм тере булмаган табигатькә кайгыртучан караш тәрбияләү.Бердәмлек , дуслык хисе ,халкыбызның йолаларына хөрмәт тәрбияләү.Кыюлык, батырлык хакында сөйләшү.Балаларны тирә-юньдәгеләр кыен хәлдә калганда күрә белергә,ярдәмгә килә белергә өйрәтәм.

Ел саен балалар бакчасына яңа балалар килә. Аларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә,сөйләм телен үстерүдә, җэмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Театральләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә.

Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Башкарылачак роль баланы чиста, аңлашылырлык итеп сөйләвен таләп итә. Театральләштерелгән уеннар барышында, бала персонажлар өчен кайгырта, үзен алар урынына куя, булышу ысулларын таба, яхшылык hәм явызлыкка үзенең карашын күрсәтә. Баланы төрле яктан үстерә.

Театральләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле сөйләшә белүчеләрне оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Театральләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Спектакльләрдә катнашып, балалар тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша- яңа сүзләр белән баетыла. Әкиятне укып бетергәч, балаларга нинди дә булса җөмләне тәмамларга, кабатларга, эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә. Аннан кечкенә хикәяләр алына. Әкренләп монологик сойләм генә түгел, ә диалогик сөйләм дә үсә. Аваз культурасы өстендә эшләнелә. Бала күп нәрсәне исендә калдыра. Аның хәтере үсә. Рольне уйный- уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, татар телен истә калдыру җиңеләя Театральләштерү эшчәнлеге күрсәтүенчә, бала ялгышырга мөмкин, ә менә әкият герое ялгышырга тиеш түгел. Шуңа күрә балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2-3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнәләр. Аларның бу шөгыльләрдән соң хәтерләре яхшыра. Яраткан геройлар балаларга үрнәк булалар. Театральләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә булыша- персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә булыша. Рольне уйнау, баланы башка персонаж алдында чиста, аңлашылырлык итеп аңлатуны таләп итә. Театр бала өчен яп-якты истәлек булып кала.

Театральләштерү әшчәнлеге үз алдына түбәндәге мәсьәләләрне, бурычларны куя :

  • Театральләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү;

  • балаларның сүз байлыгын үстерү ;

  • дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү;

  • мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге тудыру.

Балаларның театральләштерү эшчәнлеге иртәнге, кичке сәгатьләрдә, дәреснең бер өлеше булып, шулай ук аерым планлаштырылган дәрес булып та кертелергә мөмкин.

Театральләштерү эшчәнлеге:

  • курчак театры карау hәм алар буенча әңгәмә оештыру;

  • уен- драматизацияләр;

  • сәнгатьле итеп сөйләү күнегүләре;

  • этика буенча аерым күнегүләрне үз эченә ала.

Ә менә тәрбияче үзе сәнгатьле итеп сөйләү генә түгел, күрә, ишетә белергә,актерлык, режиссерлык осталыгына да әзер булырга тиеш. Тик ул үзенең актерлык осталыгы белән оялчан баланың уйнау теләген бетереп, караучыга әйләндерергә тиеш түгел. Балалар ялгышудан куркырга, гел караучы гына яки гел катнашучы гына булырга тиеш түгел.

Рольләргә бүлгәндә төрле алымнар кулланыла:

  • баланың теләге буенча роль сайлау;

  • төп рольләргә оялчан балаларны билгеләү;

  • карточкалар буенча рольләргә бүлү;

  • парлап уйнау.

Монда ике проблема килеп чыгарга мөмкин:

  • hәр балага рольләр житмәсә нишләргә;

  • тискәре рольләрне кем уйнар

Беренче проблеманы балаларны төркемнәргә бүлеп чишеп була. Ә икенчесен аңлатырга: әкияттә, сәхнәдә барысы да артистлар. Ә артист уңай рольне дә, тискәре рольне дә уйный белергә тиеш. Тискәре рольне уйнау күпкә катлаулырак та, hәр бала тискәре рольне дә, уңай рольне дә уйный белергә тиеш.

Кечкенәләр белән эшләгәндә, мин аларның матур кастюмнарга, әкият геройларына, битлекләргә кызыкканнарына игътибар иттем. Кием алмаштырып үзгәрү алар өчен бик күңелле күренеш. Әкренләп мин аларда сәхнәләштерелгән уеннарга кызыксыну уята, эчтәлеге зур булмаган курчак театрлары күрсәтә башладым. Башта бу уен охшату кебек уздырылды. Мәсәлән, кешеләрнең, хайваннарның аерым гамәлләрен охшатып кабатларга тырышу. (Чыпчыклар канат кагалар, куян төлкене күреп агач астына сикерде яки батыр әтәч юл буйлап атлый). Тора- бара, балаларны спектакльдәге аерым фразаларны кабатларга теләк уяттым. Балаларны курчак театрының төрле төрләре белән таныштырып, аларны кечкенә- кечкенә шигырьләр, әкиятләр өйрәнү процессына этәрдем. Әкренләп балаларда актив сөйләм, уен осталыклары барлыкка килде.(мимика, ишарә, төрле көчтәге тавыш куллана башладылар) Акрынлап, алар уен аралашу процессына күмелделәр.

Үскән саен, балалар театральләштерү уеннарына кызыкынулары артты.Зурлар төркемендә минем алдыма уен-драматизаөияләрне үзләштерергә ярдәм итү бурычы басты. Монда катлаулы эчтәлек, оригиналь тел чаралары белән сөйләшүче кызыклы геройлар бар.

Театральләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшырды, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары артты, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туды. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсте.Балалар әкиятләрне театральләштереп үзләрендә әхлак кануннарын кабул итеп , үз милләтенә ,аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы булып үсәләр.

Әхлак тәрбиясенең нигезе-баланың шәхес буларак формалашуы.Әхлак тәрбиясе- тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Бала үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.Аралашу бала кеше эшчәнлегеннең барлык өлкәләрендә туа,ә инде әхлак мәсәләсе нәкъ менә аралашу дәвамында чагылыш таба.

Мин киләчәктә дә балаларны һәряклап үстерүдә, театральләштерү эшчәнлеге өстендә эшемне дәвам итәргә дип уйлыйм.

Кулланылган әдәбият.

1. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү (Программаның милли-төбәк юнәлеше)=Воспитание и обучение в детском саду (Национально-региональный компонент Программы)/Төз.-авт.: К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, Г.Ә.Галиева һ.б.: Татар. кит.нәшр., 2010.-

2. Зарипова, З.М. Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / төз.: З. М. Зарипова һ.б. - Казан : Фолиант, 2012.

3. Зиннурова, Ф.М. Уйнап укый сабыйлар: Логопедлар, тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен методик кулланма / Ф.М.Зиннурова. - Казан: Мәгариф, 2007. - 158 б.

4. Иң матур сүз: уку китабы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия/ [төз.-авт. К.В.Закирова].- Яңадан эшләнгән һәм тулыл. 2нче басма.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.

5. Хәкимова, Г. Табигатьнең сафлыгы - күңелеңнең пакьлеге/ Г.Хәкимова.- Яр Чаллы: Идел-йорт, 2004.- 136 б.

7. Татар халык табышмаклары.-Яр Чаллы: Идел-йорт, 2000.

8.Татар халык уеннары / Төз: Р.Ягъфәров.- Казан: Мәгариф, 2002.

9. Туган телем - бөек анам теле: татар балаларын ана теленә өйрәтү өчен тәрбиячеләргә методик кулланма / З.М. Зарипова җитәкчелегендә. - Яр Чаллы, 2004.

10. М.Ф.Кашапова. Уйныйк әле, балалар.- Казан, 2011.

12. К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова. Әхлак нигезе - матур гадәт. Методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 2009.

13.Ф.М.Зиннурова.Үз илемдә ,үз телемдә.Казан:Мәгариф,2009.


© 2010-2022