Күңел ачу Аналар көне

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Актаныш районы Яңа Әлем муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе











Аналар көне

(балалар бакчасында күңел ачу)











Тәрбияче: Әгъләмова Филиза Нәҗиповна

25.04.2013 ел

Музыка уйный. Чәчәкләр уяналар, бииләр. Күбәләкләр чәчәкләргә куналар, очалар, уйныйлар. Кояш чыга. (балалар эшлиләр).

1. Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген!

2. Нәрсәдән бу? Мин беләм-

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

3. Тыңладым әкрен генә искәндә

Бәйрәм көн җилен.

4. Анысы да сөйли тагын:

"Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!".

Музыка астында балалар залга узалар

Т: Адилә, матурым, өстеңдәге бу матур күлмәгеңне кем алып кайтты?

-Альмир, сезнең өйдә тәмле ашларны кем пешерә?

- Камилә, акыллым, синең күлмәкләреңне, оекбашларыңны кем шулай чиста итеп юды?

- Үскәнем, иртә белән ягымлы сүзләр әйтеп, йомшак куллары белән иркәләп назлап кем сине уята?

-Сине кем бакчага алып кайта, кем алып килә?

-Акыллым, сезнең өйдә тәмле кабартмаларны, коймакларны кем пешерә?

-Матурым, сиңа матур башлык, матур кофтаңны кем алып кайтты?

- Сине бакчадан тәмле чәйләрен әзерләп кем көтеп тора?

Т:Күрәсезме, балалар, безнең турыда гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче, борчылганда нәни генә кайгыбызны уртаклашучы кеше-әни икән.

Бергә: Безгә һәрвакыт әни кирәк.

Җыр: Әниләр бәйрәме.

Сүз әниләрне котлау өчен бакча мөдиренә бирелә

Иң-иң сабыр,иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле,мәрхәмәтле

Алар безнен әниләр.

Иң кадерле,иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр.

Айдан,кояштан кадерле

Син ул,әнием

Иң ягымлы,иң сөйкемле

Син ул әнием.

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез

Син булганга без бәхетле

Тыныч,рәхәт яшибез.

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп,тәмле итеп

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп,тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга

Үзең эшләгәч тәмле ул-

Кирәк эшлэп ашарга.

Кайчак әни эш кушса

Елыйсы килә минем

Килә шул!

Ни дисән дә,

Төпчеге мин әнинең!

Көннәр якты булсын өчен

Әни кирәк!

Йокы таталы булсын өчен

Әни кирәк!

Җил яңгырдан

Саклар өчен

Әни кирәк

Усаллардан

Яклар өчен

Әни кирәк.

Бию: Мари бию.

Музыка туктагач:

-Әни-ул һава!

-Әни-ул яктылык!

-Әни-ул бәхет!

-Әнидән дә яхшы кеше юк!

-Әни-ул әкият!

-Әниләрне һәр кеше ярата!

-Әни-елмая,

-Әни кайгыра,

-Әни кызгана,

-Әни һәрвакыт гафу итә!

-Дөньяда әнидән дә кадерле кеше юк!

-Әниләрне без буген котлыйбыз!

-Бәхет,шатлык телибез!

Бергә:Без,әни, сине яратабыз!

Сүз уртанчы төркемгә бирелә.Музыка астында керәләр.

Җыр: Әниләр турында җыр.

Кабаттан мәктәпкә әзерлек төркеме керә.

Буген әниләр бәйрәме

Буген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә буген

Гөлләр шуңа шатлана.

Мин елмаям әнигә

Әни миңа елмая

Битләре аның кайнар

Ә куллары йом йомшак.

Дөньяда иң газиз кеше-

Әниләр,һәркем белә

Аларның җылы сүзләре

Җанга рәхәтлек бирә.

Знают взрослые и дети

Это вовсе не секрет

Лучше мамы нет на свете

И добрее,также нет.

Әнием сиңа багышлап

Җырлыйм бу җырымны.

Мин сиңа бу җырда

Ачам бар җанымны.

Җыр: Бәйрәм бүген.

Сүз яслеләргә бирелә

Җырлы уен:"Кайда безнең бармаклар"

Кабаттан мәктәпкә әзерлекләр керә.

Кем дөньяга кеше буләк итә

Ә кешегә-якты дөньяны

Тойгыларга кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

Кем елмая җәйге таң атканда

Балкып китә шундук тирә-як.

Нәфислеге гөлләр сокланырлык

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Кем куңеле тулган айдан серле

Язлар сыман назлы,ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем,сабырлы?

Кем куллары өйне,җирне ямьли

Изгелеге үлчәү,талкысыз

Ул,әлбәттә,яшәү чыганагы

Бергә:Тормыш яме-әнкәйләребез!

Бию: Куяннар бию.

Бәйрәмнен икенче өлкәсендә уеннар.











© 2010-2022