Әнием -кадерлем (аналар көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә)

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Күгеш төп гомуми белем бирү мәктәбе







Әнием - кадерлем

( әниләр көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә)











2015







Әнием - кадерлем

(Бәйрәм буласы зал шарлар, әниләр турында татар халык мәкальләре язылган плакатлар белән бизәлгән. Кичәне кыз белән малай алып бара)

1а.б. Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Укытучы апаларыбызны, кадерле әниләребезне шушы бәйрәм белән чын күңелебездән котлыйбыз.

2 а.б. Әни, әнием,әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз,һәрвакыт яныбызда булган,уңышларыбыз өчен шатланып,кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли.Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк:
"Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да,бурычыңны үтәп җиткерә алмассың.Анаң өчен уч төбеңдә тәбә куырсаң да,хакын хаклап бетерә алмассың." Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга,аңыбызга сеңдерү зарур.
номер

1 а.б.Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.

2 а.б. Сез чаялар,сез батырлар
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.

Номер

1 А. б. Бар хәстәрем, бар хәсрәтем
Бала өчен.
Хөрмәтем дә, хезмәтем дә
Бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр
Бала өчен.
Тынгысыз көн, йокысыз төн
Бала өчен.

2 А.б. Утка, суга укталуым
Бала өчен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала өчен.
Таңнан әүвәл кайнар аш та
Бала өчен.
Тәгәрәгән кайнар яшь тә
Бала өчен.

1 А.б. Иртән - кичен йөрәк хисем
Бала очен.
Барлык эшем, барлык көчем
Бала өчен
Янам - түзәм, көям - күнәм
Бала өчен.
Горур башны түбән иям
Бала өчен.
Төннән якты таңнар көтәм
Бала очен.
Күңелемдә җырлар йөртәм
Бала өчен.

номер

1 А. б. Газиз Әнкәй!
Иң сөйкемле сүзләр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Иң-иң татлы сүзләр-синеке!
Җан изрәткеч җырлар-синеке!
2 а.б.Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!

Номер

А.б. Ана, ана!
Син куш йөрәкледер,
Кәүсәр сеңгән синең күңелгә.
Баштан сыйпап бер елмайдың исә,
Бөтен дөнья ямьгә күмелә.
2 а.б. Ана булу-изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәжә.
Ана кеше hәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сина гел яхшылык тели,
Гаепләрең булса - кичерә...,
Турылыклы калыйк гомер буе
Ана дигән күркәм кешегә.

Номер

1 а.б.Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә - якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

2 а.б.Кем күңеле тулган айдай серле

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

1 а.б.Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңар тиңнәр юк.

2 а.б. Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә яшәү чыганагы.

Тормыш яме - (бергә)Әнкәй, хатын-кыз.

номер

1 а.б. Мөмкин булса, җыеп учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

2 а.б. Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

1 а.б. Җылы наз ул, әнием - синдә генә,

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

Тагын бер кат бәйрәм белән сезне.



© 2010-2022