Лекция на тему Тәрбияле бала - ил терәге

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Статьи
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Акбаш төп мәктәбе









Лекция

«Тәрбияле бала - ил терәге».


Тәрбия эше буенча директор урынбасары

Кильдебаева Самига Самиковна











2013 нче ел.

Лекция «Тәрбияле бала - ил терәге».

Һәр ата-ана үз баласын бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Халык фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында һәр ата-ана да вакытында уйлана микән?

Соңгы вакытта телевидение, радио, газета - журналлар илдә җинаятьчелекнең көннән-көн кискенләшә баруы турында хәбәр итәләр. Чыннан да кеше үтерү, көчләү, талау, кешене кыйнау, имгәтү һ.б. куптөрле җинаятьләрнең ташкынсыман арта баруын ишетеп, күреп беләбез. Ә менә алкоголизм чире белән чирләүче хатын-кыз, ирләр, хәтта балалар саны кискен артты. Ул гына да түгел, наркомания, токсикомания һәм кеше әхлаксызлыгының чиге булган фәхишәлек аркасында дәвалап булмаслык СПИД чире килеп чыкты, Россия төрмәләре тоткыннар белән шыплап тутырылган. Бу хәлгә безне әхлаксызлык, ягъни әхлак нормаларын, кагыйдәләрен тупас бозу, аларны үтәмәү китереп җиткерә.

Әхлак. Нәрсә соң ул, аны ничек аңларга? (нравственность). Әхлак тумыштан, уку, өйрәнү, гаилә тәрбиясе һәм башка юллар белән ирешелгән рухи халәт, сөйләгән сүзләрдә, эшләгән эшләрдә, ясаган хәрәкәтләрдә күпчелек тарафыннан дөрес тип табылган норма. Бу кагыйдәләр кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне (җайга салучы кагыйдәләр) тәртипле итә.

Тәрбияле кеше булу өчен гәүдә саулыгы, матур киемнәр генә җитми, рухи сәламәтлек яки эчке матурлык та кирәк. Икенче төрле әйткәндә, кешедә ике авыру булырга мөмкин: физик һәм рухи. Физик авыруны гади күз белән яки приборлар белән врачлар күрә ала һәм аны дәвалый. Ә менә рухи авыру безнең сөйләгән сүзләребездә, ясаган хәрәкәтләребездә күренә. Гайбәт һәм ялган сөйләү, яла ягу, хайләкәрлек, кешене мыскыл итү, тәкәбберлек, саранлык, ялкаулык һәм башка тискәре сыйфатлар - рухи авыруның реаль чагылышы.

Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта, тегеннән дә моннан түгел, гаиләдә ала. Укучылардагы әхлак сыйфатлар әти-әнидәге сыйфатларның күчерелмәсе. Бала аларны киптергеч кәгазь кебек үзенә сеңдереп кенә ала. Әйтик, бала шулкадәр оста итеп алдалый, кайбер очракларда укытучылар моңа ышаналар. Яки укучы үзсүзле, ялкау, шапшак һәм башка тискәре сыйфатларга ия. Әгәр ул баланың әти-әнисенә игътибар итсәң, ул сыйфатларны аларның берсеннән табасың. Шуның өчен халык «Атасына карап - улын, анасына карап кызын коч» дигән. Без һәрберебез ата-ана, шуның өчен киләчәк буынны тәрбияләү һәрберебездән башлана.

Гаиләдә дөрес тәрбия алган бала мәктәп тәрбиясен дә кушкач, тормыштагы тискәре күренешләрне хупламый, ул гына да түгел, аларга каршы тора ала. Ата-аналар балаларының кемнәр белән дус булуларына игътибарларын юнәлтергә тиеш, чөнки кагыйдә булурак, начар дус иптәшен начар юлга өстериячәк. Балагызда тискәре үзгәрешләр сизәсез икән, аның класс җитәкчесенә мөрәҗәгать итегез, бу очракта укытучы сезнең дустыгыз һәм ярдәмчегез икәнен онытмагыз. Яшьрәк чакны баланы әле тәрбияләве бик үк кыен кебек түгел, ләкин ул үсә барган саен бу эш авырая. Ата-ана бала миннән киендерелгән, исән-сау мәктәпкә озатылган, ә калганы мәктәпнең эше дип тынычланып калса, киләчәктә тәрбия эше шәптән булмаячак. Гаиләдә бала игътибар үзәгендә, ә мәктәптә балаларга бер төрле таләп куела, шул таләпләрне үтәү сорала. Кайбер укучылар мәктәп таләпләренә буйсынырга теләмиләр. Ата-аналар баланың тәртипсезлеген мәктәпкә аударып куярга телиләр. «Нәрсә карый мәктәп?, «Укытучы кайда булган?», «Укытучы эшләп җитми?» дип эшнең бөтен авырлыгын мәктәп һәм укытучыга йөкләп кенә котылмакчылар.

Гаиләләрдә балалар өчен төрле таләпләр, төрле гаиләләр бар, олы яшьтәге ата-аналар бар. Ләкин нинди булуга карамастан, әти-әни булгансың икән, синең төп бурычың - тәрбияле бала үстерү. Хәзер без гаҗәеп катлаулы заманда яшибез. Көндәлек мәшәкатьләр белән тәүлекнең үткәнен сизми дә калабыз, ризык һәм кирәк әйберләр артыннан йөгереп, бала тәрбияләүгә вакытыбыз юк. Бәлки әйтерсез, «Безнең балабыз ач түгел, ялангач түгел, безнең акчабыз җиткелек, өйдә безгә булышалар, өйдә сүздән чыкмыйлар һ.б.» Ә менә өйдән чыгып киткәч, балагыз үзен ничек тота, нәрсәләр белән кызыксына, беләсезме соң? Ә бит тәрбиядән тыш әле нәселдән килгән геннар да көчле булырга мөмкин. Нәселдән килгән сыйфатларга бала гаепле түгел, аны дөрес юлга юнәлтү өчен мәктәп һәм гаиләнең бердәм тәрбия өлкәсендә эшләве кирәк.

Безнең мәктәп һәм гаиләләр өчен нинди бердәм тәрбия чаралары булдыру кирәк булыр дип уйлыйсыз? Шул сорауга җаваплар уйлап торыгыз.

Ә мин лекциямне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без барыбыз да балаларыбызның киләчәктә бәхетле булуын телибез. «Бала гаиләсе эчендә рәхәт күрмәсә, гаилә тышында да рәхәт күрмәс, бәхетле булмас» дигән әйтемне онытмасак иде. Гаиләләребезне тату, бәхетле, тәрбияле итми торып, без балаларыбызны бәхетле итә алмаячакбыз. Ә моның өчен эшне иң элек әти - әни үзен тәрбияләүдән башласа иде.

Бала сездә булган матур сыйфатларны үзенә күчереп алсын. Мәсәлән:

- әти-әни туганнары белән тату яши;

- әти-әни кешеләр турында начарлыклар сөйләми;

- олыны хөрмәт итә;

- күршеләр белән тату яши;

- әти-әнинең үзара татулыгы нык;

- әти-әни начар гадәтләргә ия түгел һ.б. кебек матур сыйфатлар балаларга үрнәк булып торсын.

Хөрмәтле әти-әниләр, әгәр балагызга дөрес тәрбия бирә аласыз икән, тәрбияле бала сезгә олыгайган көннәрегездә шатлык, бәхет, тынычлык китерәчәк, тәрбияле бала синең нәселеңне дәвам итүче, тәрбияле бала - ил терәге.

© 2010-2022