Әфганчылар белән очрашу кичәсе Тирәнәя һаман яралар

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

раслыйм

МБГББУ "Иске Кыязлы урта

гомуми белем бирү мәктәбе" директоры

______________ /М.Ф. Мөдәрисов

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Әфганчылар белән очрашу кичәсе Тирәнәя һаман яралар

(Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылулары уңаеннан үткәрелгән ватанпәрвәрлек дәресе )

Әфганчылар белән очрашу кичәсе Тирәнәя һаман яралар

Класс сәгатен төзеде: педагог-оештыручы Гыйльметдинова Алсу Галимҗан кызы

Төзеде : Гыйльметдинова А.Г.

I кв. категорияле педагог-оештыручы

Иске Кыязлы - 2014 ел.

Максат:

  1. Әфган сугышы, аның асылы белән таныштыру, хезмәт кешеләрен олылау.

  2. Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алу.

  3. Укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, Power Point программасында эшләнгән призентация, Әфган сугышында катнашкан райондашларның фотосурәтләре, магнитофон, Зиннур башкаруында "Әйләнеп кайта алсам" җыры яздырылган кассета, интернеттан алынган "Әфган юлы" документаль фильмы, Әзһәр Зәйнетдинов "Тәмугтан репортаж" китабы, конверт белән хатлар.

1)

"Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы!"

"Ил өстендә бөтерелеп

Йөрсә хәвеф-хәтәр,

Бу инде "батырларча..." дип

Килгән соңгы хәбәр".

"Батырлык, дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?"

2) Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барысына да бу ил булышты.

Тик беләсе иде -

Без соң тагын кайсы илгә күпме бурычлы?

Интернациоаналь бурыч дидек

Әллә нәрсә итеп сөйләдек

Бурычтырмы...

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?

Илдә нигә кадерсезләнделәр

Бурыч түләде бит алар да.

Ахыр чиктә йөрәкләргә нигә

Граната булып ярыла?!

Интернациональ бурыч имеш

Табалмадык шуннан башканы

Ил бурычы булып, әсирлектә

Газап чигә кемнең башлары.

Тагын кемгә, күпме бурычлы без

Нигә белми халык?

Бүгенге яңа буын егетләре үсә

Бурыч түләр өчен түгелме?

(Х.Әюп. Интернациональ бурыч)

Луиза Батыр-Болгариның Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган "Кичер кайта алмавымны" җыры башкарыла.

...Төн үтә, таулар артына

Тулган ай бата;

Татарстан кырларында

Язгы таң ата.

Татарстан, Татарстан!

Бөек Ватанның

Бөтен милләтләре сине,

Бу язгы таңның

Чык кунган чәчәкләредәй,

Якын күрәләр,

Синең бәхетеңне даулап,

Утка керәләр.

Көрәшләрдә алган даның

Ул - Ватан даны;

Халкың түккән ялкынлы кан

Ул - Ватан каны.

Даныңны, утлы каныңны

Таптатмас өчен,

Ватан кояшы - юлбашчы

Туплый ил көчен...

Фатих Кәрим ("Идел егете" поэмасыннан өзек).

1) Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Без бүген залга Ватанны саклаучылар көнен һәм рус гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 25 ел булуны билгеләп үтәргә җыелдык.

2) Без якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен, бу залга җыелдык.

1) Шушы бәйрәмгә үзебезнең якташларыбызны, төрле елларда хезмәт итүчеләрне чакырдык. Алар арасында Әфганстанда хезмәт итүчеләр дә, хәрби-диңгез флотында, Чечняда тынычлык урнаштыруда катнашучылар да. бар.

2) Игътибар иткәнсездер безнең бүгенге кичәбездә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында булачак. 2009 елның 15 феврале - соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 25 ел.

1) Әйе, моннан нәкъ 25 ел элек, 1989елның 15 февраленда Брежнев хөкүмәте башлап җибәргән "тантаналы марш" тәмамлана. Хәер тәмамлана микән? Гомумән ни өчен әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм ул чорда бу ил нинди булган соң?

- Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә. Әфганстан иленә совет гаскәрләрен кертелү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декабрендә үзәк телевидение аша Леонид Ильич Брежнев хәбәр итә.

Беренче бәрелешләрдә үк 86 совет сугышчысы башын сала.

СЛАЙД №6 (1980-1984).

1980 елда Әфганстан җирендә - 1500 гә,

1981 дә - 1300 гә,

1982 дә - 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның саны уннарча меңгә җитә.

1983 елда - 1500 гә,

1984 тә - 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына цинк табутта кайта.

Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Ниһаять, 1989 елның 15 февралендә генә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.

- Укучылар, әйдәгез хәзер шушы беркемгә дә кирәкмәгән каһәрле сугыш турында видеоязма крап үтик.

СЛАЙД №7 ("Әфган юлы").

(укучыларга интернеттан алынган"Әфган юлы" исемле 6 минутлык документаль фильм күрсәтелә. Сайтның адресы: mmg-kgb.ucoz.ru)

Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты.

Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты. Бу аяусыз сугыш Аксубай районын да читләтеп үтмәде: бездән киткән егетләрнең -сы Әфган тауларында башын салды. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

А-1) Нинди кыска гомер, 20 яшь

Җиңү мизгеленә бетте сыеп

Нигә үлем белән түләргә соң

Исемеңне тик калдыру өчен

Мәңгелеккә хәтерләргә уеп?

А-2) Юк, батырлык очрак кына түгел

Кемнәрнеңдер өлешенә тигән

Ватан төшенчәсе солдатка ич

Ата-баба җире, туган туфрак

Ана теле, сөте белән иңгән.

А-1) Шушы соңгы сынау мизгелендә

Тормаган ул хәтта үзен аяп,

Изге антын үтәү өчен газиз

Гомрең биргән солдат - илгә маяк!

Җыр "Ышанмыйм"

1) Әйе, Әфганстанга киткән байтак егетләрне көтеп ала алмадык. Ул егетләр әле бик
яшь кенә булсалар да ата-аналарының йөзенә кызыллык китермәделәр.

2) Безгә хәзер яңа гасырда җир йөзендә тынычлык урнашсын, җитәкчеләребез төпле фикергә килсен дә, балалар сугыш афәтен күрмәсен дин кенә телисе кала.

  1. Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмәделәр. Әфганчылар союзы барлыкка килде.

  2. Тормыш дәвам итә. Әфганчылар завод-фабрикаларда, туган авылларында эшлиләр, өйләнеп балалар үстерәләр. Безнең яктан да лачындай егетләргә Әфган җирен, корал тотып утка керергә, иксез-чиксез океаннарны, күкләрне гизәргә туры килде.

1)Авылдашларыбыз

Аминов Шамил Гомәр улы

Валиуллин Фидаиль Рәшит улы

Гыйззәтуллин Гомәр Әсхат улы

Гыйззәтуллин Шәүкәт Әсхат улы

Гәрәев Әхат Бари улы

Зәйдуллин Мулланур Фатыйх улы

Кыямов Әнәс Сруртдин улы

Сафиуллин Рәфис Абдулла улы

Сөләйманов Искәндәр Вәли улы

Нуриев Таһир Сәмигулла улы

Муллин Андрей Николаевич

Мөдәрисов Рифкать Сәмигулла улы

Хәлиуллин Госман Әһлиулла улы

Шәйхетдинов Камил Мансур улы

Шәйхетдинов Әмирҗан Минзәки улы

Шәйхетдинов Рафаэль Зөфәр улы

Шафигуллин Рамил Хабибулла улы

Морадыймов Исмәгыйль Миншакир улы

сүзне батыр ир-егетебез ___________________________________________- гә бирик.

сөйли. Укучылар сорауларына җаваплар бирә.

(концерт номеры)

  1. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан җирендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның истәлеге алдында баш иябез.

(1 минут тынлык)

Магнитофоннан Зиннур башкаруында "Әйләнеп кайта алсам"

җыры тыңланыла.

- Әфган җырлары - ул хәрби намусның һәм кайгы-хәсрәтнең тере елъязмасы. Әфганстанның көйгән җирләрендә туып, магнитофон тасмаларында, куен дәфтәрләрендә күченеп йөреп, соңыннан әфганчыларның "гимнына" әверелгән.

Бу җырларда искиткеч шәфкатьле көч бар. Алар көчсезләргә көч бирә, югалып калганнарда ышаныч арттыра.

Бер укучы Тәкыя Шәрипованың "Ана өмете" шигырен яттан сөйли.

СЛАЙД №16 (Шигырь).

Чирек гасыр гомер узса да,

Хәбәр көтә ана улыннан.

Өмет итә, бәлки кайтыр, дип,

Күзен алмый киткән юлыннан.

Йокысыз үткән озын төннәрдә

Улы белән һаман сөйләшә,

Шатлык-кайгыларын уртаклаша,

Киңәшләшә, дәшә, серләшә.

Көтә-көтә кара чәчләренә

Ап-ак булып карлар яуса да,

Чиксез авыр сагыш газабыннан

Йөрәгеннән каннар тамса да,

Көтә һаман улын, йөрәгендә

Пыскып яна өмет чаткысы,

Иртәгәге көндә булыр сыман

Куанычы, көткән шатлыгы.

- Әйе, уллары цинк табутларга "төренеп" кайтса да, әти-әниләре күңелләре белән гомер буена газизләрен олы юлга карап, күзләрен алмыйча көтә. Юлда чит-ят кеше күрсә дә, аларга газизләреннән хәбәр киләдер кебек тоела. Әфган сугышында һәлак булганнарны якыннары, туганнары, дуслары олылап һәрдаим искә ала. Аналарның кулларында бары тик улларының балачак, яшьлек фотолары белән беррәттән әнкәйләргә мәхәббәт белән сугарылган солдат хатлары.

Безнең кайбер якташларыбызның туган якларына кайтып: "Исәнмесез!" - дип якыннарын кочагына алырга, елга буйларында ялан тәпи йөрергә насыйп булмады. ________ абыйның һәр хаты сагыну, туган нигез өчен борчылу белән сугарылган. Аны туган якның ак, салкын кышлары, авылның җәйрәп яткан, бәпкә саклап, уйнап йөргән болыннары юксындыра. Язган хатларын укыганда күз алдына көчле рухлы, өмет белән яшәүче, моң-зарны белмәүче егет килеп баса. ___________абыйның солдат хезмәтен тутырып кайтуын өйдәгеләрнең барысы да исән-сау килеш, ишек катында көтәргә тиешләр иде. Ул шулай теләгән. Һәр хатында "Исән торыгыз...", дип язган.

Хаттан өзекләр сәхнә этюды рәвешендә күрсәтелә.

Алгы планда солдат басып тора. Каршыда өч урындык түгәрәк ясап куелган. Алгы урындыкта Ана утыра. Ана калтыранган куллары белән кулындагы хатны ача.

Ана. (Үзалдына догалар укый-укый, хатның беренче битен ача. Ярым ишетелерлек итеп кенә хатның башын укый. Соңыннан солдат-диктор дәвам итә.)

Солдат. Сәлам Термездан!

Исәнмесез, кадерле әнием, әтием, әбекәй, Илфат һәм Илсөяр! Сезгә кайнар солдат сәламнәрен җибәреп хат язучы Илфар дип белерсез. Сәлам барлык туганнарга, егетләргә - кызларга, сораучы кешеләргә. Ярый, сәлам тәмам, алда языласы сүз юлларына күчәм.

...Частька без тугызы көнне килеп җиттек, шул ук көнне мунча кереп, солдат киемнәре кидек, гражданка киемнәренең берсе дә калмады.Безнең полк әле яңа гына төзелеп килә, мотострелковый полк, була инде...

Әзрәк хезмәт иткән урын турында. Мин Үзбәкстанда Термез дигән шәһәрдә хезмәт итә башладым.Табигать болай бик әйбәт, тик кызу, 40 градус җылы була,кайчакта 50 гә дә җитә. Көне буе су эчәбез. Кайбер малайларның борыннарыннан кан китә. Мин әллә кайчан монда яшәгән кебек йөрим. Шәһәр чик буена урнашкан, Әфганстан чиге бездән 1,5 км гына.

Мине гранатаметчик итеп куйдылар. Граната ата торган мылтык кебек нәрсә инде, тик юан.

Без 29 июль көнне сугышчан ант кабул итәбез. Сәгать 12 ләрдә шул көнне исегезгә төшсәм, минем ул вакытта ант биргән чагым булыр.

Үзегезнең хәлләр ничек? Әбекәйне ял иттерегез, мин кайтуга исән булсын. Печән әзерлисезме соң? Монда бодайны суктырып бетерәләр инде. Казахстанда да бетә инде. Бездә дә ура башлаганнардыр...

Ярый, хатны ешрак языгыз. Хушыгыз, исән булыгыз.

Кабат сәлам белән Илфар. (12.07.79)

Ана. Балакаем исән-имин генә хезмәт итеп кайтырга язсын инде. (Ана арткы урындыкка күчеп утыра)

Кыз. (шатлыклы, тыштан йөгереп керә, кулында хат, алгы урындыкка утыра). Абыем, Илфар абыем минем. Ниһаять миңа да хатың килде. (хатны үбеп ала, әкрен генә ачып укый)

Кыз. Исәнме, Илсөяр сеңлекәш!

Сиңа сагынычлы солдат сәламнәре белән абыең Илфар хат яза.

... Минем хәлләр әйбәт. Озакламый кайтыр вакыт та җитәр. Шуңа менә сиңа хат язам. Алайса син нык ачулангансың. Бигрәк "усаллангансың" икән. Мин армиягә киткәнче дә усал идең. Һаман да шулай мени әле син "шайтан кызы"? (Шаяртам гына, үпкәли күрмә). Илфатка "көн" күрсәтмисеңдер инде. Шаярасыздыр инде. Дус булыгыз, менә сезне сагынам да, кайтырга ара ерак, Әлмәт түгел. Әле бит безнең үсеп, таралышып бетәсе дә бар, гел әти-әни янында утырып булмас. Син хәзер бәләкәй кыз түгел инде. Әбекәйнең, әти-әнинең сүзен тыңла! Гел булышып кына тор. Укулар ничек бара соң? Кара аны, әйбәт укы, кыз кешегә начар уку килешми ул, яме?! Дәресләреңне хәзерлә онытма. (23.10.79)

Кыз. И абый, минем өчен борчылып та торасың, инде. Әни, әни дим, абыйдан хат килде. (арткы пландагы урындыкка күчеп утыра). Миңа тырышып укы, дигән. Кайтуына мәктәпне алтын медальгә тәмамлап куярмын әле. Сезгә сәлам әйткән, барысы да яхшы дигән.

Ана. Амин шулай булсын, балакаем. (Кызны кочагына ала).

Малай. (Малай керә, кулында хат, урындыклар янына килеп җиткәч кулын баш өстенә куеп честь бирә, хатны ачып, алгы урындыкка килеп утыра, хатны укый).

Малай. Сәлам таулы Әфганстаннан! Исәнме, энекәшем Илфат!

... Синекеннән алда әниемнең язган хатын алдым. Алдым да кара кайгыга баттым. Бер нәрсә белдермәм дигән идем булмады инде. Әнием хәзер әллә ниләр уйлагандыр инде. Син кара аны, тынычлансын, берегез дә борчылмагыз. Инде апрельда үк яраланган идем, хәзер бит июль. Әллә кайчан төзәлде. Кул белән сугып шешәне "әһ" тә итмичә ватам мин хәзер. Әле күптән түгел бокс буенча да, самбо буенча да өченче разрядка имтихан бирдем. Мактана дип уйлама, кайткач сине дә өйрәтермен, бергәләп тренировка ясарбыз. Ә хәзергә физкультура белән шөгыльләнә тор, яме. Монда хәлләр пока тыныч. Сирәк - мирәк Кабулга яки икенче җиргә чыгып кайтабыз БМД белән. Хәтәр күңелле. Ә болай һаман шул служба... Бик тә кызу, температура 60 ка кадәр җитә, ә күләгәдә 40 градус. Төнлә салкын, одеял ябынып йоклыйбыз. Чыгару турында сөйләнмиләр. (29.07.80)

Малай. (арткы планда утыручы Ана каршына килә). Әни, әни, нигә син шулай моңсу?

Ана. Абыеңнан һаман бер хәбәр дә юк. Пуля тигән дигәннәр иде, нык яраланды микән? Бу арада гел начар төшләр белән дә саташам, балам. Күңелем тыныч түгел (малайны кочаклый).

Малай. Борчылма әни, абыйдан әле генә хат алдым, әни борчылмасын, дигән. Аңа 3 ай үтте, төзәлде, җөе дә калмады дигән. Самбо белән шөгыльләнәм, кайткач сине дә өйрәтәм, дигән. Урамдагы малайлар янына чыгып, борыннарына чиртеп керим әле. Нинди көчле минем абыем. Илсөяр әйдә урамга. (Кыз белән малай шаяра-шаяра урамга йөгереп чыгып китәләр).

Солдат. (чүгәләп, сөйли-сөйли хат яза). Əнием! Син әллә ниләр уйлап үзеңне бетерәсең, әти дә. Əбекәйне дә әйтер идем инде. Мин бит монда берүзем генә түгел, әллә нихәтле солдат монда. Əйтерсең лә, миңа гына интегергә туры килә. Борчылмагыз, баштагы мәлне барыбызга да авыр булды, куркыныч та иде. Хәзер уртача инде, андый хәлләр сирәк - мирәк кенә булып ала.

…Яралану турында язып торасы килмәгән иде инде, үзегез белгәнсез тагын. Сезне борчып торасым килмәде пүчтәк әйбер белән. Муенга түгел, җилкәгә йомшак мускулга тиеп, тишеп чыгып китте пуля. Тектеләр дә, шуның белән бетте. Бер бәләкәй генә җөй калды. Истәлеккә. Кайткач карарсыз.

Минем өчен борчылмагыз, үтенеп сорыйм. Минем кайтуны теләсәгез, әллә ниләр уйлап чыгармагыз. Ни турында уйласаң, шул була ул. Мин бит үземнең исән кайтуыма ышанам, кайтырмын. Ə сез нигә борчыласыз?!

Ышаныгыз минем кйтуыма. Кайткач ниләр күргәннең барсын да сөйләрмен. Шунда белерсез чын дөресен. Ярам турында онытыгыз, яме.

Мин бит исән, таза. Бер ким җирем дә юк. Əле миңа яшисе дә яшисе.

… Əбекәйне саклагыз. Мин кайтканчы булса да. Үзем дә аңлыйм, карт инде ул. Ләкин барыбер минем кайтуны булса да, күрергә тиеш, башкача ярамый…

Исән торыгыз. Кабат күрешкәнгә кадәр. Сезне сагынып Илфар. (7.08.80)

(хатны конвертка сала, чыгып китә).

Ана. (кулында бер кочак хат, аларны актара, укыган кебек итеп ала). И балакаем, балакаем, борчылмасын дип кенә язасың инде син бу хатларны, барысы да яхшы, дип. Күңелем сизенә, йөрәгем тыныч түгел бит (елый).

(еракта шартлау тавышы)

Ана. (Ана кинәт як-ягына каранып ала, ачыргаланып кычкыра) Улым

- Зур сугышлар бетә, ә тарих мәңгелек. Əфган сугышы да тарихыбызга кереп калды. Еллар үткән саен йөрәкләребезне телгәләп, искә төшереп торачак авазлар калды: җан, тән яралары алып кайткан исәннәр, мәңгелек ятып калган солдатларның җырлары калды:

Яз кайтмасак, көзен кайтырбыз, дип

Əнкәйгә кул биреп китмәдек.

Үзебез дә белми, туган җирдә

Соңгы җырыбызны җырладык.

Ә бүгенге көндә, укучылар, Әфганстан, Чечня фаҗигалары башка кабатланмасын, бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булган абыйларга тыныч көннәрдә армия хезмәтен үтеп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп, класс сәгатен йомгаклыйсы килә.

"Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы!"

"Ил өстендә бөтерелеп

Йөрсә хәвеф-хәтәр,

Бу инде "батырларча..." дип

Килгән соңгы хәбәр".

"Батырлык, дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?"

2) Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барысына да бу ил булышты.

Тик беләсе иде -

Без соң тагын кайсы илгә күпме бурычлы?

Интернациоаналь бурыч дидек

Әллә нәрсә итеп сөйләдек

Бурычтырмы...

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?

Илдә нигә кадерсезләнделәр

Бурыч түләде бит алар да.

Ахыр чиктә йөрәкләргә нигә

Граната булып ярыла?!

Интернациональ бурыч имеш

Табалмадык шуннан башканы

Ил бурычы булып, әсирлектә

Газап чигә кемнең башлары.

Тагын кемгә, күпме бурычлы без

Нигә белми халык?

Бүгенге яңа буын егетләре үсә

Бурыч түләр өчен түгелме?

(Х.Әюп. Интернациональ бурыч)

Ана. (Үзалдына догалар укый-укый, хатның беренче битен ача. Ярым ишетелерлек итеп кенә хатның башын укый. Соңыннан солдат-диктор дәвам итә.)

Солдат. Сәлам Термездан!

Исәнмесез, кадерле әнием, әтием, әбекәй, Илфат һәм Илсөяр! Сезгә кайнар солдат сәламнәрен җибәреп хат язучы Илфар дип белерсез. Сәлам барлык туганнарга, егетләргә - кызларга, сораучы кешеләргә. Ярый, сәлам тәмам, алда языласы сүз юлларына күчәм.

...Частька без тугызы көнне килеп җиттек, шул ук көнне мунча кереп, солдат киемнәре кидек, гражданка киемнәренең берсе дә калмады.Безнең полк әле яңа гына төзелеп килә, мотострелковый полк, була инде...

Әзрәк хезмәт иткән урын турында. Мин Үзбәкстанда Термез дигән шәһәрдә хезмәт итә башладым.Табигать болай бик әйбәт, тик кызу, 40 градус җылы була,кайчакта 50 гә дә җитә. Көне буе су эчәбез. Кайбер малайларның борыннарыннан кан китә. Мин әллә кайчан монда яшәгән кебек йөрим. Шәһәр чик буена урнашкан, Әфганстан чиге бездән 1,5 км гына.

Мине гранатаметчик итеп куйдылар. Граната ата торган мылтык кебек нәрсә инде, тик юан.

Без 29 июль көнне сугышчан ант кабул итәбез. Сәгать 12 ләрдә шул көнне исегезгә төшсәм, минем ул вакытта ант биргән чагым булыр.

Үзегезнең хәлләр ничек? Әбекәйне ял иттерегез, мин кайтуга исән булсын. Печән әзерлисезме соң? Монда бодайны суктырып бетерәләр инде. Казахстанда да бетә инде. Бездә дә ура башлаганнардыр...

Ярый, хатны ешрак языгыз. Хушыгыз, исән булыгыз.

Кабат сәлам белән Илфар. (12.07.79)

Ана. Балакаем исән-имин генә хезмәт итеп кайтырга язсын инде. (Ана арткы урындыкка күчеп утыра)

Кыз. (шатлыклы, тыштан йөгереп керә, кулында хат, алгы урындыкка утыра). Абыем, Илфар абыем минем. Ниһаять миңа да хатың килде. (хатны үбеп ала, әкрен генә ачып укый)

Кыз. Исәнме, Илсөяр сеңлекәш!

Сиңа сагынычлы солдат сәламнәре белән абыең Илфар хат яза.

... Минем хәлләр әйбәт. Озакламый кайтыр вакыт та җитәр. Шуңа менә сиңа хат язам. Алайса син нык ачулангансың. Бигрәк "усаллангансың" икән. Мин армиягә киткәнче дә усал идең. Һаман да шулай мени әле син "шайтан кызы"? (Шаяртам гына, үпкәли күрмә). Илфатка "көн" күрсәтмисеңдер инде. Шаярасыздыр инде. Дус булыгыз, менә сезне сагынам да, кайтырга ара ерак, Әлмәт түгел. Әле бит безнең үсеп, таралышып бетәсе дә бар, гел әти-әни янында утырып булмас. Син хәзер бәләкәй кыз түгел инде. Әбекәйнең, әти-әнинең сүзен тыңла! Гел булышып кына тор. Укулар ничек бара соң? Кара аны, әйбәт укы, кыз кешегә начар уку килешми ул, яме?! Дәресләреңне хәзерлә онытма. (23.10.79)

Кыз. И абый, минем өчен борчылып та торасың, инде. Әни, әни дим, абыйдан хат килде. (арткы пландагы урындыкка күчеп утыра). Миңа тырышып укы, дигән. Кайтуына мәктәпне алтын медальгә тәмамлап куярмын әле. Сезгә сәлам әйткән, барысы да яхшы дигән.

Ана. Амин шулай булсын, балакаем. (Кызны кочагына ала).

Малай. (Малай керә, кулында хат, урындыклар янына килеп җиткәч кулын баш өстенә куеп честь бирә, хатны ачып, алгы урындыкка килеп утыра, хатны укый).

Малай. Сәлам таулы Әфганстаннан! Исәнме, энекәшем Илфат!

... Синекеннән алда әниемнең язган хатын алдым. Алдым да кара кайгыга баттым. Бер нәрсә белдермәм дигән идем булмады инде. Әнием хәзер әллә ниләр уйлагандыр инде. Син кара аны, тынычлансын, берегез дә борчылмагыз. Инде апрельда үк яраланган идем, хәзер бит июль. Әллә кайчан төзәлде. Кул белән сугып шешәне "әһ" тә итмичә ватам мин хәзер. Әле күптән түгел бокс буенча да, самбо буенча да өченче разрядка имтихан бирдем. Мактана дип уйлама, кайткач сине дә өйрәтермен, бергәләп тренировка ясарбыз. Ә хәзергә физкультура белән шөгыльләнә тор, яме. Монда хәлләр пока тыныч. Сирәк - мирәк Кабулга яки икенче җиргә чыгып кайтабыз БМД белән. Хәтәр күңелле. Ә болай һаман шул служба... Бик тә кызу, температура 60 ка кадәр җитә, ә күләгәдә 40 градус. Төнлә салкын, одеял ябынып йоклыйбыз. Чыгару турында сөйләнмиләр. (29.07.80)

Малай. (арткы планда утыручы Ана каршына килә). Әни, әни, нигә син шулай моңсу?

Ана. Абыеңнан һаман бер хәбәр дә юк. Пуля тигән дигәннәр иде, нык яраланды микән? Бу арада гел начар төшләр белән дә саташам, балам. Күңелем тыныч түгел (малайны кочаклый).

Малай. Борчылма әни, абыйдан әле генә хат алдым, әни борчылмасын, дигән. Аңа 3 ай үтте, төзәлде, җөе дә калмады дигән. Самбо белән шөгыльләнәм, кайткач сине дә өйрәтәм, дигән. Урамдагы малайлар янына чыгып, борыннарына чиртеп керим әле. Нинди көчле минем абыем. Илсөяр әйдә урамга. (Кыз белән малай шаяра-шаяра урамга йөгереп чыгып китәләр).

Солдат. (чүгәләп, сөйли-сөйли хат яза). Əнием! Син әллә ниләр уйлап үзеңне бетерәсең, әти дә. Əбекәйне дә әйтер идем инде. Мин бит монда берүзем генә түгел, әллә нихәтле солдат монда. Əйтерсең лә, миңа гына интегергә туры килә. Борчылмагыз, баштагы мәлне барыбызга да авыр булды, куркыныч та иде. Хәзер уртача инде, андый хәлләр сирәк - мирәк кенә булып ала.

…Яралану турында язып торасы килмәгән иде инде, үзегез белгәнсез тагын. Сезне борчып торасым килмәде пүчтәк әйбер белән. Муенга түгел, җилкәгә йомшак мускулга тиеп, тишеп чыгып китте пуля. Тектеләр дә, шуның белән бетте. Бер бәләкәй генә җөй калды. Истәлеккә. Кайткач карарсыз.

Минем өчен борчылмагыз, үтенеп сорыйм. Минем кайтуны теләсәгез, әллә ниләр уйлап чыгармагыз. Ни турында уйласаң, шул була ул. Мин бит үземнең исән кайтуыма ышанам, кайтырмын. Ə сез нигә борчыласыз?!

Ышаныгыз минем кйтуыма. Кайткач ниләр күргәннең барсын да сөйләрмен. Шунда белерсез чын дөресен. Ярам турында онытыгыз, яме.

Мин бит исән, таза. Бер ким җирем дә юк. Əле миңа яшисе дә яшисе.

… Əбекәйне саклагыз. Мин кайтканчы булса да. Үзем дә аңлыйм, карт инде ул. Ләкин барыбер минем кайтуны булса да, күрергә тиеш, башкача ярамый…

Исән торыгыз. Кабат күрешкәнгә кадәр. Сезне сагынып Илфар. (7.08.80)

(хатны конвертка сала, чыгып китә).

Ана. (кулында бер кочак хат, аларны актара, укыган кебек итеп ала). И балакаем, балакаем, борчылмасын дип кенә язасың инде син бу хатларны, барысы да яхшы, дип. Күңелем сизенә, йөрәгем тыныч түгел бит (елый).

(еракта шартлау тавышы)

Ана. (Ана кинәт як-ягына каранып ала, ачыргаланып кычкыра) Улым.

Солдат. Сәлам Термездан!

Исәнмесез, кадерле әнием, әтием, әбекәй, Илфат һәм Илсөяр! Сезгә кайнар солдат сәламнәрен җибәреп хат язучы Илфар дип белерсез. Сәлам барлык туганнарга, егетләргә - кызларга, сораучы кешеләргә. Ярый, сәлам тәмам, алда языласы сүз юлларына күчәм.

...Частька без тугызы көнне килеп җиттек, шул ук көнне мунча кереп, солдат киемнәре кидек, гражданка киемнәренең берсе дә калмады.Безнең полк әле яңа гына төзелеп килә, мотострелковый полк, була инде...

Әзрәк хезмәт иткән урын турында. Мин Үзбәкстанда Термез дигән шәһәрдә хезмәт итә башладым.Табигать болай бик әйбәт, тик кызу, 40 градус җылы була,кайчакта 50 гә дә җитә. Көне буе су эчәбез. Кайбер малайларның борыннарыннан кан китә. Мин әллә кайчан монда яшәгән кебек йөрим. Шәһәр чик буена урнашкан, Әфганстан чиге бездән 1,5 км гына.

Мине гранатаметчик итеп куйдылар. Граната ата торган мылтык кебек нәрсә инде, тик юан.

Без 29 июль көнне сугышчан ант кабул итәбез. Сәгать 12 ләрдә шул көнне исегезгә төшсәм, минем ул вакытта ант биргән чагым булыр.

Үзегезнең хәлләр ничек? Әбекәйне ял иттерегез, мин кайтуга исән булсын. Печән әзерлисезме соң? Монда бодайны суктырып бетерәләр инде. Казахстанда да бетә инде. Бездә дә ура башлаганнардыр...

Ярый, хатны ешрак языгыз. Хушыгыз, исән булыгыз.

Кабат сәлам белән Илфар. (12.07.79)

Солдат. (чүгәләп, сөйли-сөйли хат яза). Əнием! Син әллә ниләр уйлап үзеңне бетерәсең, әти дә. Əбекәйне дә әйтер идем инде. Мин бит монда берүзем генә түгел, әллә нихәтле солдат монда. Əйтерсең лә, миңа гына интегергә туры килә. Борчылмагыз, баштагы мәлне барыбызга да авыр булды, куркыныч та иде. Хәзер уртача инде, андый хәлләр сирәк - мирәк кенә булып ала.

…Яралану турында язып торасы килмәгән иде инде, үзегез белгәнсез тагын. Сезне борчып торасым килмәде пүчтәк әйбер белән. Муенга түгел, җилкәгә йомшак мускулга тиеп, тишеп чыгып китте пуля. Тектеләр дә, шуның белән бетте. Бер бәләкәй генә җөй калды. Истәлеккә. Кайткач карарсыз.

Минем өчен борчылмагыз, үтенеп сорыйм. Минем кайтуны теләсәгез, әллә ниләр уйлап чыгармагыз. Ни турында уйласаң, шул була ул. Мин бит үземнең исән кайтуыма ышанам, кайтырмын. Ə сез нигә борчыласыз?!

Ышаныгыз минем кйтуыма. Кайткач ниләр күргәннең барсын да сөйләрмен. Шунда белерсез чын дөресен. Ярам турында онытыгыз, яме.

Мин бит исән, таза. Бер ким җирем дә юк. Əле миңа яшисе дә яшисе.

… Əбекәйне саклагыз. Мин кайтканчы булса да. Үзем дә аңлыйм, карт инде ул. Ләкин барыбер минем кайтуны булса да, күрергә тиеш, башкача ярамый…

Исән торыгыз. Кабат күрешкәнгә кадәр. Сезне сагынып Илфар. (7.08.80)

(хатны конвертка сала, чыгып китә).

Муса

Малай. (Малай керә, кулында хат, урындыклар янына килеп җиткәч кулын баш өстенә куеп честь бирә, хатны ачып, алгы урындыкка килеп утыра, хатны укый).

Малай. Сәлам таулы Әфганстаннан! Исәнме, энекәшем Илфат!

... Синекеннән алда әниемнең язган хатын алдым. Алдым да кара кайгыга баттым. Бер нәрсә белдермәм дигән идем булмады инде. Әнием хәзер әллә ниләр уйлагандыр инде. Син кара аны, тынычлансын, берегез дә борчылмагыз. Инде апрельда үк яраланган идем, хәзер бит июль. Әллә кайчан төзәлде. Кул белән сугып шешәне "әһ" тә итмичә ватам мин хәзер. Әле күптән түгел бокс буенча да, самбо буенча да өченче разрядка имтихан бирдем. Мактана дип уйлама, кайткач сине дә өйрәтермен, бергәләп тренировка ясарбыз. Ә хәзергә физкультура белән шөгыльләнә тор, яме. Монда хәлләр пока тыныч. Сирәк - мирәк Кабулга яки икенче җиргә чыгып кайтабыз БМД белән. Хәтәр күңелле. Ә болай һаман шул служба... Бик тә кызу, температура 60 ка кадәр җитә, ә күләгәдә 40 градус. Төнлә салкын, одеял ябынып йоклыйбыз. Чыгару турында сөйләнмиләр. (29.07.80)

Малай. (арткы планда утыручы Ана каршына килә). Әни, әни, нигә син шулай моңсу?

Ана. Абыеңнан һаман бер хәбәр дә юк. Пуля тигән дигәннәр иде, нык яраланды микән? Бу арада гел начар төшләр белән дә саташам, балам. Күңелем тыныч түгел (малайны кочаклый).

Малай. Борчылма әни, абыйдан әле генә хат алдым, әни борчылмасын, дигән. Аңа 3 ай үтте, төзәлде, җөе дә калмады дигән. Самбо белән шөгыльләнәм, кайткач сине дә өйрәтәм, дигән. Урамдагы малайлар янына чыгып, борыннарына чиртеп керим әле. Нинди көчле минем абыем. Илсөяр әйдә урамга. (Кыз белән малай шаяра-шаяра урамга йөгереп чыгып китәләр).

Лилия

© 2010-2022