Конспект праздника 8 Марта на татарском

Раздел Воспитательная работа
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

8 март кичәсе

(башлангыч класслар өчен)

Хәерле көн, хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, килгән кунаклар! Март - язның беренче ае. Ул җиргә яшәрү, матурлану, яңару алып килә. Гүзәллек арасында һәрвакыт мәхәббәт яши. Ана һәм бала. Бер - берсе өчен яралган бу җаннар иркә язның беренче таңын хәтерләтә. Кадерле әниләребез, бүген сезнең бәйрәм - 8 Март бәйрәме. Сезне барыгызны да чын күңелдән котлыйбыз. Тормыш юлларыгыз сикәлтәсез, тигез, гомер күгегез кояшлы, якты һәм җылы булсын.

Белгәнебезчә, әниләр балалары өчен утка керергә дә, суга сикерергә дә әзер. Сез ягымлы һәм акыллы, кыю һәм уңган, иркә һәм таләпчән. Сезнең канатларыгыз нык, тормыш тәҗрибәгез зур, шуның белән сез балаларыгызның алыштыргысыз киңәшчесе һәм ярдәмчесе.

Ягымлы, әниләребез. Бүген без сезне "Ягез әле, әниләр!" конкурсына чакырабыз.

Конкурс таләбе буенча әниләр чәчәк формасындагы номероклар алалар.Шулар белән чыгыш ясаучылар тәртибе билгеләнелә.

1 нче конкурс

"Әйдәгез танышыйк"

Кадерле, әниләр, һәрбер конкурсның кагыйдәсе буенча, сез үзегез белән таныштырып китәргә тиеш. Таныштыру кыска, матур һәм юморлы булырга тиеш.

2 нче конкурс

"Матурлык салоны"

Сез һәрберегез матурлык салоны директоры. Конкурска модель әзерләргә кушылган. Шушы мәсьәләне чишәр өчен сез эшкә тотынасыз. Кызларга причёска ясарга, аңа исем кушарга кирәк. Яңадан модель подиумда сезнең хезмәтне күрсәтәчәк.

3 нче конкурс

"Ашыгыч ярдәм"

Сезнең балагыз озак йоклап, мәктәпкә соңга калган. Сезнең бурычыгыз:

* Баланы йокыдан уятырга.

* Портфельга китап-дәфтәрләрне, ручка, карандаш, пластилин, краскалар, линейка салырга.

* Баланы киендерергә.

* Жюри алдына китереп бастырырга.

4 нче конкурс

"Җырлар җырлыйм балама"

Һәрбер әни бер куплет җыр җырлый.

5 нче конкурс

" Уңган куллар"

Бик тиз арада күлмәккә сәдәфләр тагарга кирәк. Кем җитезрәк микән - сынап карыйк!

6 нчы конкурс

"Әниемнең куллары"

Әниләр бераз ял итсеннәр. Хәзер балалар сезне кулларыгыздан гына тотып карап, һәрберсе үз әнисен табарга тиеш була.

Жюри составы урыннар билгели. Әниләргә "Иң уңган әни", " Суперәни", "Иң матур җырлаучы әни", "Иң ягымлы әни".

Кадерле әниләр, сезнең алда без баш иябез. Безгә шундый күп шатлык, елмаю бүләк иткән өчен бик зур рәхмәт. Сезгә ничә яшь булса да, күңелегез белән һәрвакыт яшь, чибәр, мөлаем бала булып калыгыз. Барыгызга да зур уңышлар, шатлыклар телибез. Балаларыгызның игелеген күреп озын-озак яшәргә язсын.

Конспект праздника 8 Марта на татарском

© 2010-2022