Исследовательская работа Якташ язучы Роман Солнцев

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:







Якташ язучы безнең күңелләрдә

(Ринат Суфиев- Роман Солнцев)

Башкарды:

Татарстан республикасы

Минзәлә муниципаль районы
Матвеевка урта гомуми белем бирү

мәктәбе:

Валиева Роза Назиф кызы

(Татар теле һәм әдәбияты укытучысы)






Кереш өлеш:

Максат:

Авылыбызда мәктәптә белем алган якташ язучыбызның хәтирәләрен, туган якны сүрәтләгән әсәрләрен тирәнтен өйрәнү

Бурыч

  1. Якташ язучылар иҗатына кызыксыну уяту, горурлану хисләре тәрбияләү;

  2. Язучының иҗади мирасын өйрәнүне дәвам итү;

  3. Язучының күпләргә билгеле булмаган мәктәп еллары истәлекләре белән таныштыру, иҗатын өйрәнү.

Туган ягыбыздан чыккан бүгенге көн язучылары арасында Роман Солнцев исемен ишетергә мөмкин. Кем соң ул? Ул - Суфиев Ринат Харис улы, ерак Себер шәһәрендә яшәп иҗат иткән язучы. Ринат Суфиев 1939 нчы елда Минзәлә районы Күзкәй авылында укытучы гаиләсендә туа. Балачак еллары туган авылында уза. Сугыштан соң әтисе Суфиев Харис Әхмәт улы Матвеевка районына (хәзерге Матвеевка авылына) эшкә күчерелә. Ринат 1 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр Матвеевка урта мәктәбендә укый. 10 нчы сыйныфны Бөгелмәдә тәмамлый. Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлангач, Себергә барып, укытучы булып эшли. Аның тормышы Красноярский якларында уза. Кечкенәдән әдәбиятка тартыла, бик күп шигырь җыентыклары, әсәрләре бастырыла. Беренче җыентыгы 1955 нче елда чыга. "Кояшлы хан" шигырь җыентыгы Татарстанда таныла. Аның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителә.

Төп өлеш: Ринат Суфиев үз язмышына озак бара. Аның "Мин шулай истә калдырыгыз", "Өчәү кызыл коверда" пьесалары зур үзгәрешләр чорында совет халкының уяну чоры әсәре булып тора, берәүне дә читтә калдырмый.

Ринат Харис улы Суфиев Себердә үлгән дустының исемен мәңгелештерү исәбеннән, әтисенең хәер-фатихасы белән, Роман Солнцев исемен үзенә ала. Хәзер туган ягыбызда туып-үскән якташыбызны Роман Солнцев дип йортәләр.

Авылдашлары якташыбызны онытмыйлар. Классташлары истәлекләре:

Салягина Нина Петровна:

- Ринат Суфиев белән бер класста без берничә ел бергә укыдык. Тормыш бик авыр иде, ачлык, ялангачлык, шуңа да карамастан, бик тырышып укыдык. Ринат Суфиев гади малай булып үсте. Башкалар кебек үк бик шук булса да, ул гади, тыйнак иде. Дәресләрдә игътибарлы, кызыксынучан булды. Яхшы укыды, дусларына ярдәмчел иде. Укырга, башкаларга укыганнарын сөйләргә яратты. 7 нче сыйныфта шигырьләр яза башлады.Туган якка, укытучыларга кечкенә шигырьләр багышлый иде. Ул вакытта моңа берәү дә игътибар итмәде. Укуын Казанда дәвам итте. Хәзер без аның әсәрләрен укып горурланабыз.

Петухов Александр Михайлович:

- Без Ринат белән бергә укыдык. Буш вакытларда бергә болынга чыга идек. Ринат безнең белән 9 нчы сыйныфка кадәр укыды. Инде мәктәптә укытучы булып эшләгәндә Ринатның Себердә эшләвен һәм шигырьләр язуын ишеттем.

- Вавилов Геннадий Александрович:

Бервакыт безнең сыйныфка бер малайны алып керделәр, һәм аның безнең сыйныфта укыячагы турында әйттеләр. Һәр яңа укучы кызыксыну уята. Ул бик гади, ләкин пөхтә киенгән иде. Без аны, ә ул безне игътибар белән күзәтте. Ул бик яхшы укыды. Ул үзенчәлеге белән башкалардан аерылып тора иде. Дәрестә укытучы соравына җавап биргәндә, без ишетмәгән мәгълүмат китерә иде. Бервакыт без аның шигырь дәфтәрен күреп гаҗәпләндек. Ул елларда яшьләр өелинага баралар иде, ул бу турыда шигырь язды. Кечкенәдән машина белән кызыксынды.

Кириева Александра Василий кызы: (укытучысы)

- Ринат кечкенәдән математика белән кызыксына иде. Авыр мәсьәләләрне чиште. Математика түгәрәгенең актив катнашучысы булды. Хәзер дә исемдә. Бөек математик Лобачевскийга багышланган кичәдә доклад ясады. Үз дусларына: "Әле математика өлкәсендә ачылмаган урыннар күп, аны киләчәк буын эшләргә тиеш" диде.

Мәктәп еллары иң кадерле елллар ул. Ринат абый Суфиев та үзе белем алган мәктәбенең укучылары белән элемтәне өзми, алар белән хат языша. Ринат Суфиевның Матввевка укучыларына язган хаты мәктәптә саклана:

"Кадерле балалар!

Мин яңа гына әйләнеп кайттым - тагын мине сезнең хат көтә иде. Сез фоторәсемнәр, фотосүрәтләр сорыйсыз. Сезгә берничә генә сакланган рәсем җибәрәм - мин карточкага төшәргә дә, сакларга да яратмыйм. Хатларны, яр буенда төшкән сүрәтләрне дуслар, студентлар, укучылар алып бетергәннәр. Миңа үпкәләмәгез, шушы берничә рәсемнән башкалары юк, кире ягына кайда төшүен яздым. Китай-Совет чигендә төшкән, кайдадыр төшкән сүрәтләр... Шушының белән тәмам.

Сезгә бәхет, сәламәтлек телим. Бөтен фәннәрдән дә яхшы билгеләргә генә укыгыз.

Зур, матур булып үсегез, кызларны рәнҗетмәгез, әти-әниләрегезне борчымагыз. Исегездә тотыгыз - көчле кешеләр һәрвакыт яхшы, ягымлы һәм тыныч.

Сезнең тормышыгызда кызыклы яңалыклар булса - миңа языгыз.

Ә хәзер мин Мәскәүгә очам - 1983 нче елда минем яңа шигырь җыентыгым чыгачак, редакторлар белән сөйләшергә кирәк. Өйгә апрельдә кайтачакмын. Ул вакытка, мөгаен, сездә генә түгел, бездә, Себердә дә яз булыр, ә хәзергә 40 градус салкын, кар. Менә бездә ничек!

1982 нче ел"

Хатындагы берничә җөмлә аның әти- әнигә, кызларга карашын ачып күрсәтә. Безне, яшьләрне көчле, кешелекле булырга өнди.

Балалык һәм яшьлек елларына аның "Сугыштан соң", "Ык елгасы", "Матвеевка урманлыгындагы хәл" шигырьләре бар. Әтисе Бикбау авылында туган. Әтисенең туган авылына "Туган йорт" һәм "Лодка пойдет на дрова - "Көймә утынга китә" повесты багышланган. 1978 нче елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Ринат Суфиев бервакытта да үзенең туган ягын онытмады, Бикбау һәм Матвеевка авылларына август айларында кунакка кайта иде.

Ринат Суфиевның туган ягыбыз табигате сүрәтләнгән әсәре бар. Ул- Көймә утынга китәр" дигән әсәре. Вакыйга Танзелинск районында була. (Минзәлә районын үзгәртә). Гади авыл карты әсәрнең төп герое. Язучы бер очрашуында "Бикбау авылын (әтисенең туган авылын) күздә тотып, шунда яшәгән Афзал бабай образына таянып яздым"- дип әйтә.

Балыкчы Ислам бабай иртән уяна, алдагы көндә булган хәлләрне искә төшерә. Узган көнне ул яңа ясалган көймәсен, ачу белән вата, көн дәверендә шул көймәне утынга ваклата. Ни өчен без гаепсез көймә ватыла соң?

Авылга кунакка кияве кайта. Ислам бабай киявен яратмый, ул бик карун, мактанырга ярата, нәчәлникләргә ярарга тырыша. Ә гомер буе гадел Ислам бабай, аның еланлыгы белән килешә алмый. Киявенең дуслары кечкенә генә инешкә, җәтмә куеп, балыкны юк итәләр. Кызының байлыкка кызыгуына, улының шул бай җизнәсенә ияреп, аның сүзенә ышануына бик рәнҗи.Киявенә ачу итеп , көймәне вата.

Әсәр бабайның тормыш юлын тулысынча сүрәтли. Басмачларга каршы көрәше, корылык еллары, сугыш еллары, хәзерге мул тормыш. Бабай юлларында абынган кешеләрне аңларга тырыша, революция елларында патриотларның ялгыш кылган гамәлләрен кичерергә тели.(Авылдашы Арслан хыянәтчене эзләп тормыйча, ике шикләнгән кешене дә атып үтерә, гаепле кеше белән гаепсез кешенең гомере дә өзелә. Ислам бабай Арсланга кич утырырга килеп, аны аңларга тырыша..) Гомер буе намуслы балыкчы карт. Коры елда инешләр кипмәсен, корымасын өчен, балыкларны береннән-беренә күчерә. Бабай балаларын гаделлек белән үстерергә тели. Кызы кияүгә чыга, кияү - карун, шушы хәлгә риза түгел. Ислам бабай хәзерге белән үткәнне бәйләп торучы образ.

Әсәр эчендә әкият бар.Әкиятне революөия вакытында солдатларга сукыр сәяхәтче сөйли: "Бер патшаның өч улы була. Патшалыкка кайсын калдырырга икәнен белмичә, ярыш уздыра. 3 таш куя, таш астына йөзем , шуны кем беренче авызына кабып алып килә, шул патша була. Кече улы кулларын юып, намаз укыганнан соң таш янына килсә, ике абыйсы да үлеп ята. Таш астында чаян белән елан (гюрза) ята. Егет өченче таш астындагы алмазны алып, әтисе янына килә. Ул: Мин патша булмыйм, чөнки бу ярышта аңлы һәм тәрбияле улың җиңде, ә ике улың үлде. Мин сәяхәтче булачакмын,- ди. Кайгыдан әтисе коега ташлана, ә патшалык ком астында кала. Солдатлар әкиятнең революциягә ничек бәйле икәнен сорагач, сукыр бабай: Ахыр нәтиҗәгә ашыгып та, акрын да барып җитәргә була, нәтиҗәсе генә булсын",-ди. Ислам бабай образы революция, сугыш, хезмәт ветераннарына хөрмәт, ихтирам тәрбияли.Әсәр бик кызыклы.

Язучының Матвеевка авылына багышланган шигыре бар. "Матвеевка урманлыгындагы хәл". Бу шигырендә егет урманда төнлә сөлгесен югалта. Сөлгесе самолет- җөймә кебек очып киткә. Шигырендә язучы Туган ягында калуына сөенә. Ә чынлыкта туган ягыннан бик еракта яшәп иҗат итә. Чыннан да язучы туган ягын бик сагына. Якташлары белән еш очраша, әтисенең каберен онытмый. Безнең мәктәптә язучының шәхси имзасы белән китаплары саклана. 2006 нчы елда Минзәләдә очрашуда була. Аннан соң Матвеевка укучылары белән очраша. Авылдашларында бары якты истәлекләр генә саклана. Аның "Ык елгасы" дигән шигыре дә безнең авылга багышланган.Мәктәп елларына багышланган "Родная речь" шигыре мәктәбендәге беренче дәреслегенә багышлана. Һәр кешенең беренче китабы була. Ә язучының беренче китабы "Туган тел" китабы була. Шулай ук балалык дустына багышланган шигыре дә укучыларның күңеленә якын.

Язучының әсәрләре нәрсә белән үзенә җәлеп итә соң?

Йомгаклау: Язучының Татарстанда яшәгән, белем алган чоры билгеле түгел. Якташларының хәтирәләре бер безнең мәктәптә генә саклана, аларны саклау мөһим. Әсәрләре, шигырьләре тәрбияви. Ләкин татар теленә аз тәрҗемә ителгән. Бикбау авылыннан шагыйрь Азат Мәрдән аның шигырьләрен тәрҗемә итте. Якташ язучыбызның әсәрләрен тирәнтен үзләштереп, шигырьләре тәрҗемә ителсә, яшьләргә бик әһәмияте зур булыр иде.


Файдаланылган әдәбият:

  1. Р. Солнцев "Лодка пойдет на дрова"."Москва. "Советский писатель» 1976.

  2. Р. Солнцев "Случай в Матвеевском бору"."Москва. "Советский писатель» 1976.

  3. Р. Солнцев "Родная речь". Красноярск. Издательство "Гротеск".2004.

  4. Р. Солнцев "Речка Ик". Красноярск. Издательство "Гротеск".2004.

  5. Воспоминания одноклассников.

  6. Письмо Р.Солнцева ученикам Матвеевской школы.

Район газеты "Минзәлә". 25 август. 2006 нчы ел

© 2010-2022