Сценарий Әмир һәм Әминә маҗаралары

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Экологик темага театраль тамаша.

"Әминә һәм Әмир маҗаралары"

Катнашалар:

Урман тылсымчысы

Урманчы карт

Әмир

Әминә

Убырлы карчык

Шүрәле

Мырауҗан

Күбәләкләр, куяннар, чикерткәләр, бакалар һ.б. хайваннар.

(Сәхнәдә урман аланы (чәчәкләр, куаклар, агачлар). Уртада артка табарак утыру өчен агач төпләре куелган. Халык көе яңгырый. Сәхнәгә Урман тылсымчысы чыга).

Урман тылсымчысы. Исәнмесез балалар, кызлар һәм малайлар! Мин - урман тылсымчысы. Мин монда Әминә белән Әмирнең яңа кызыклы маҗаралары турында сөйләргә килдем. Сез дә бу әкиятнең геройлары булырсыз. Ә менә безнең геройларыбыз - Әминә белән Әмир дә киләләр.

(Уйнаган көйгә зал буйлап Әмир белән Әминә керәләр. Әминә кулында кәрзин).

Әминә. Җиләк җыярга диеп,

Без урманга барабыз.

Очраган бер гөмбәне,

Кәрзиннәргә салабыз.

(Урман тылсымчысы сәхнә артына кереп китә. Агач артыннан Урманчы карт чыга. Йөзе кайгылы. Ул агач төбенә утыра да авыр сулап куя, башын болгый).

Әмир. Әминә, карале, Урманчы карт бабай агач төбендә хәсрәткә батып утыра.

Әминә. Бабакай, сезгә ни булды? Нигә болай авыр сулыйсыз?

Әмир. Нәрсә булды? Нинди хәсрәт ул?

Урманчы карт. Сөйлим сезгә, дусларым,

Минем урман - борынгы урман,

Гүзәлләрнең гүзәле.

Җырчы кошлар - сандугачлар,

Сайрады таң туганчы.

(Күңелле көй яңгырый. Сәхнәгә күбәләкләр, куяннар һ.б. хайваннар йөгереп чыгалар. Алар күңелле җыр җырлыйлар һәм бииләр).

Урманчы карт. Болар бар да булды... Ә хәзер монда тынлык, чүп һәм калай савытлардан башка берни дә юк. Сезгә Кащей патшалыгыннан Кар кызын коткарырга комачаулаган Убырлы карчык, Мырауҗан һәм Шүрәле бөтен урманны пыран-заран китерделәр: кошларны куркыттылар, җәнлекләрне җәберләделәр, гомумән, урманда үз тәртипләрен керттеләр.

Әминә. Нишләргә соң? Әмир, зинһар, киңәш бир!

Әмир. Без барсына да ярдәм итәргә тиешбез. Бабакай, кайгырмагыз, борчылмагыз.

Әминә. Явызларны табарбыз, җәзасыз калдырмабыз!

Урманчы карт. Сез, балалар, булдырырсыз, урманны коткарырсыз. Мин сезгә серле көзге бирәм. Авыр вакытта шул көзгегә карагыз да әйтегез: "Урман тылсымчысы, урман тылсымчысы! Тизрәк пәйда бул, безгә ярдәм ит" Шуннан соң Урман тылсымчысы сезгә ярдәмгә килер.

Әминә. Рәхмәт сезгә, бабакай!

Әмир. Сау булыгыз, Урманчы карт! (Урманчы карт китә)

Әминә. Әмир, әйдә җиләк җыярга барабыз. (китәләр)

(Рогатка тоткан Убырлы карчык йөгереп чыга һәм куакта, агачларда утырган кошларга ата)

Убырлы карчык. Урман буйлап атлыймын

Рогаткадан кошлар атып.

Урмандагы бар үләнне,

Чәчәкләрне таптыймын.

(Җырлый - җырлый Мырауҗан чыга).

Мырауҗан. Мин Мырауҗан - киләмен

Банка, чүпләр, капкачларны,

Полиэтилен, шешәләрне,

Агач төбенә сибәмен.(Сәхнәгә Шүрәле чыга).

Әй, Шүрәле, Шүрәле,

Куакларны сындырма.

Куакларны сындырып,

Җәнлекләрне куркытма.

Убырлы карчык. Минем борынга кеше исе килә. Әмир белән Әминә килмәгәндер бит?

Мырауҗан. Әле аларга Кар кызын Кащей патшалыгыннан коткару гына җитмәгәнмени? Нәрсә калган аларга урманда?

Шүрәле. (тыңлый) Ишетәсезме? Кемнәрдер гөмбә турында җыр җырлыйлар.

Мырауҗан. Нәрсә, нинди гөмбә? Алар безнең турында җырлыйлар шикелле. Күрәмсез, без явызлар һәм юньсезләр икән бит.

Убырлы карчык. Минем планым бар. (Мырауҗан белән Шүрәленең колагына нәрсәдер пышылдый. Өчесе дә сәхнә артына кереп китәләр. Сәхнәгә Әмир белән Әминә чыга)

Әминә. Без кәрзингә гөмбәләрне җыярбыз, җыярбыз,

Явызлардан урманны сакларбыз, сакларбыз.

Әмир. Урман сукмагыннан атлаганда гүзәл аланлыкка юлыктык.

Әминә. Кояшлы аланлыкта

Бик күп банкалар ята.

Ватылган пыялалар

Өем булып өелгән.

Әмир. Димәк, монда Убырлы карчык, Шүрәле, Мырауҗан инде булганнар.

Әминә. Куакларны сындырганнар, үләннәрне таптаганнар. Бөтен җирне чүп-чар белән тутырганнар. Әмир, нишләргә соң? Киңәш бир!

Әмир. Кемгә ярдәм кирәк, без барысына да ярдәм итәргә тиеш. Башта аланлыкны җыештырабыз, ә аннары ял итәрбез. (чүпләрне кәрзингә җыялар).

Әминә. Уй, Әмир, мин банка калаена кулымны кистем.

Әмир. Әз генә түз инде. Син бит юл буеннан дару үләннәре җыйдың. Үләннәрең арасыннан бака үләнен ал да яраңа яп. Булды. Әминә, әйдә агач төбенә утыр да ял ит. (утыралар) Әминә, кара әле, мин банкаларны бәйләдем. (көзгенә карый да)"Урман тылсымчысы, урман тылсымчысы! Ярдәм ит! Бу банкаларны чүплеккә илт!" Бер, ике, өч... (банкалар сәхнә артына китәләр)

(Аланлыкка Убырлы карчык килеп чыга)

Убырлы карчык. Бу ниди тавыш? Нәрсәдән? Берни дә аңлый алмыйм.

Әмир. Исәнмесез, әби!

Убырлы карчык. Исәнме, исәнме, шук малай!

Әмир. Бу тавыш беләсезме нәрсәдән? Без урманны чүптән арындырабыз.

Әминә. Сез үзегезнең дусларыгыз белән бөтен кошлар һәм хайваннарны куркыткансыз, урманны чүпләгәнсез.

Убырлы карчык. Мин түгел ул кадерлем, мин түгел. Барсын да Шүрәле белән Мырауҗан. Мин әйбәт.

Әмир. Ә бу нәрсә? (кесәсеннән чыгып торган рогатканы күрсәтә)

Убырлы карчык. Бу минеке түгел. Бу минеке түгел. Минем кесәгә аны Мырауҗан салган. Ә син, Әминә, менә кулыңны кискәнсең. Мин сиңа дускаем менә шушы чәчәкне бирәм. (үлән суза)

(Әминә чәчәкне алмакчы була, ләкин аны Әмир туктата)

Әмир. Әминә, тимә. Син нәрсә, Убырлы, алдаламакчы булдыңмы, явыз. Син бит беләсең, бу - агулы үлән. Аннан баш бик каты авырта.

(Убырлы карчык йөгереп кача)

Әминә. Ай-яй, бу Убырлы карчыкны, гел әшәкелек кенә моның уенда. Әле рогаткадан кошларга ата, әле агулы үлән китереп тыга.

( Качып кына Убырлы карчык әйләнеп кайта)

Убырлы карчык. Балалар, мин башка алай эшләмим. Әйдәгез, аланлыкка барып гөмбәләр җыябыз.

Әмир. Әбекәй, сез безне тагын алдыйсыз, ахрысы.

Убырлы карчык. Син нәрсә, шук малай, теге аланлыкта гөмбә җыеп бетергесез. (Убырлы карчык балаларны сәхнә артына алып китә. Ә бу вакытта Мырауҗан белән Шүрәле аланлыктаагулы гөмбәләр тезәләр. Сәхнәгә балалар белән Убырлы карчык чыга).

Убырлы карчык. Әминә, Әмир! Карагыз әле, күпме гөмбә. Тизрәк кәрзиннәрегезгә җыегыз.

Әминә. Абау, болар агулы гөмбәләр бит. Без сиңа башка ышанмыйбыз, Убырлы карчык. Син безне агулы гөмбәләр ашатып теге дөньяга җибәрергә телисеңмени?!

Убырлы карчык. Алайса бу гөмбәләрне аякларыгыз белән изегез.

Әмир. Ә нигә, әбекәй? Кешеләр өчен агулы булсалар, поши һәм башка җәнлекләр ул гөмбәләр белән деваланалар. Балалар ул гөмбәләрнең исемнәрен дә беләләр.

Убырлы карчык. Алайса хәзер без аны тикшерәбез. Мин балаларга табышмаклар әйтәм, ә алар җавап биреп карасыннар. (Убырлы карчык гөмбәләр турында табышмаклар әйтә, балалар җавапларын табалар).

Әмир. Әбекәй, без синнән туйдык, кит моннан!

Убырлы карчык. Китәм. Хәзер бу урманда мин үзем дә кала алмыйм. Бу табышмакларны белмәгән балалар башка җирдә бардыр әле. Хәйләләп, аларга агулы гөмбәләр бирермен. (Убырлы карчык кача).

Әмир. Әйдә, Убырлы, йөгер!

Мәктәптәге балалар,

Гөмбәләрне, үләннәрне,

Бик тә яхшы беләләр.

Әминә. Әмир, мин ардым. Әз генә ял итеп алыйм.

Әмир. Ярый, ярый. Ә мин сине саклармын.(Балалар агач төбенә утыралар һәм йоклыйлар. Бу вакытта Шүрәле белән Мырауҗан керәләр).

Мырауҗан. Шүрәле, тавышланма! Күрәсеңме йоклыйлар. Алар урманны чистартканнар, агулы гөмбәләрне өзмәгәннәр. Убырлы карчык та качкан. Боларга бу гына аз ахрысы. Әйдә, без аларны әйбәтләп бәйлибез. (йоклаган балаларны Шүрәле белән Мырауҗан бәйлиләр).

Шүрәле. Йоклыйлар, күгәрченнәр.

Балалар минем турында

Надан диеп уйлыйлар.

Башы тулы чүбек моның,

Ямьсез диеп көләләр.

Юк, көлмәгез әле, дусларым.

Мин күп белергә телим.

Явызлыктан арынып,

Белем алырга телим!

Мырауҗан. Мин дә телим, мин дә. Алай булгач, без балаларны чишик. (Балаларны чишәләр).

Әмир. Булдырасыз Шүрәле. Сез һәм сезнең дусларыгыз табигать дуслары булуыгызга без бик шатбыз. (Сәхнәдә Урман тылсымчы күренә)

Урман тылсымчысы. Явызлык юкка чыкты.

Җиргә мәрхәмәт килде.

Урманда якты һәм рәхәт.

(Сәхнәгә Урманчы карт һәм башка катнашучылар чыга)

Урманчы карт. Балалар, урман безнең дустыбыз. Аны сакларга кирәк.

Катнашучылар. (бер-бер артлы)

  • Урманны чүпләмәгез;

  • Кошларны куркытмагыз;

  • Агач һәм куакларны сындырмагыз;

  • Үләннәрне таптамагыз;

  • Агулы гөмбәләрне измәгез;

  • Урманны янгыннан саклагыз.

Барысы бергә. Урман матур да, файдалы да. Аны сакларга кирәк!

(Дуслык турында җыр башкарыла).


© 2010-2022