Сценарий для родителей по книге Р. Фәхреддина “Тәрбияле ана”

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Сердәш" ата-аналар клубы утырышы.

(Р.Фәхреддиннең "Тәрбияле ана" китабы буенча)

Тема: "Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә, тәрбияле баладыр ."(Р.Фәхреддин)

Бурычлар:
1) белем бирү: ата-аналарга гаиләдә тәрбия процессын оештыру буенча педагогик белем, күнекмә, осталык белән кораллану мөмкинлеге тудыру
2) тәрбия:
гаиләдә бала өчен уңайлы шартлар булдырырга, балага карата ялгыш гамәлләрдән тыелырга ярдәм итү, гаиләнең педагогик культурасын үстерү, укучыларда әти-әнигә хөрмәт тәрбияләү.

Катнашучылар: ата-аналар, балалар.


Барышы.

Зал матур итеп бизәлгән. Түрдә Р. Фәхреддиннең "Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык булмас" дигән сүзләр эленгән.

Зал кырыйлап һәр гаилә өчен өстәл куелган, өстәл өстендә гаиләнең фамилиясе язылган язу. өстәл артында әти-әни, балалар утырган.

Алып баручы кичәне башлый:

- Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Кичәбез "Гаиләдә әхлак тәрбиясе бирүдә Р.Фәхреддин кинәшләре" дип атала. Без бүген барлык гаиләләр белән тагын да якыннан танышырбыз, аларның яңа сәләтләрен ачыкларбыз, ярышырбыз, дуслашырбыз. Нәтиҗәдә бер зур гаилә - безнең мәктәп гаиләсе тагын да ныгыр.

Гаилә - кешенең бишеге, туган йорты, аның тормыш асылы, яшәү мәгънәсе. Кешелек гаиләдән башлана. Аны җәйге болынга тиңләргә мөмкин, һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән гаилә кебек үк, гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя, ныгый, үсеп кила

«Гаилә бәхете, ил бәхете», - ди халык. Бу исә гаиләбезнең сәламәтлеге - ул ыруг нәселебез абруе, ил абруе дигән сүз. Гаилә һәр кешенең таяныр ноктасы.

Безнең балаларыбыз кайда тәрбияләнә? (Гаиләдә, балалар бакчаларында, мәктәптә.) Гаилә -җәмгыятьнең нигезе. Нәрсә ул гаилә? Минемчә гаилә - бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм якын туганнардан торган кешеләр төркеме ул. Шуңа күрә милләтнең бөтенлеге, бердәмлеге һәм саулыгы гаилә ныклыгына турыдан-туры бәйле. Без гаиләдә балаларны үстерәбез, аларга йогынты ясыйбыз, шәхес тәрбиялибез. Ә кем ул шәхес? Шәхес - ул аерым сыйфатларга ия булган, мораль яктан нык, физик сәламәт кеше.

"Ана сөте белән кермәгәнне - тана сөте белән кермәс," - ди халык мәкале. Димәк, бөтен хикмәт, бәхет-сәгадәтнең , тәүфикъның башы хатын-кызда - анада. Р. Фәхреддиннең һәр хезмәтендә диярлек шул фикергә басым ясала. "Аналарның хезмәтләре - язып, тел белән сөйләп бәян кылырлык түгелдер. Алма, әфлисун, лимон агачларын карап үстергән бакчачыларны мактаган кебек, яхшы балалар үстергән аналарны да мактыйлар," - дип яза ул үзенең "Тәрбияле ана" хезмәтендә. Галим , балага биргән тәрбиясенә карап, аналарны ике төргә бүлә: тәрбияле анага һәм тәрбиясезләргә. "Тәрбияле аналар балаларын үзләре тәрбияләрләр, мөмкин кадәр икенче кешегә тапшырмаслар. Чөнки балаларны үз анасы кебек һичкем тәрбияли алмас. Шулай ук , биш яшь булмастан элек, шәфкатьле аталар да аналар кадәр була алмаслар". Димәк, моннан шундый нәтиҗә ясарга була: бала тәрбияләү мәсьәләсендә беркем дә ананы алыштыра алмый. Хәтта әтисе дә . Әлбәттә, бу атаның тәрбия бирергә теләмәвеннән түгел, ата белән ананы балага карата табигать шулай итеп формалаштырган, шулай яраткан.

"Тәрбияле аналар - олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар. Тәрбияле аналар үзләренең йөрү, тору, кыйланышлары белән балаларына һәркайчан күчергеч һәм үрнәк булып торырлар." Күргәнебезчә, бик күпләр бүгенге көндә вак нәрсә дип караган әйберләргә дә Р. Фәхреддин зур мәгънә сала, бала тәрбияләүдәге әһәмиятен ачып бирә.

1 укучы:

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк.

Без яшәрдәй өй кирәк,

Әллүкиле көй кирәк.

Тукай туган тел кирәк,

Туган-үскән җир кирәк.

Мәңге имин ил кирәк!

2 укучы:

Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам әнкәй күңелдә

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп йөри гомергә

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Ай- кояштан һәйкәл салырлык.

Җан җылысын тоя күңелебез

Әнкәй көчен тоя кулыбыз.

Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз!

3 укучы:

Әткәй, әнкәй, сездән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле?

Кояш сыман әнкәй берәү булса,

Син дә , әткәй, шулай кадерле!

Сайрап туймас сандугачлармыни -

Сүзләребез бетми серләшеп.

Чәнечкеле битләреннән сыйпап

Иркәләнү үзе бер бәхет!

Алып баручы:

Әйе, әни-әнкәй сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Балалар­ның шатлыгын, кайгы-хәсрәтен алар беренче булып уртаклаша, акыллы киңәшләр бира Әниләрнең ягымлы, тәмле, йомшак сүзләре балага юлдаш була.

Ә хәзер үзләре белән таныштыру өчен, сүзне гаиләләргә бирәбез һәм һәр гаилә Р.Фәхреддиннең тәрбия темасына багышланган, гаиләнең девизы булырдай җөмләләр әзерләп килергә тиеш иде. (Һәр гаилә өйдә хәзерләнеп килә).

1 гаилә: : "Игелек орлыклары чәчегез,

Бәхет игеннәре игәрсез"

Р. Фәхреддин.

2 гаилә: "Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз"

Р. Фәхреддин.

3 гаилә:"Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер"

Р. Фәхреддин " Тәрбияле бала"

Алып баручы: Гаиләнең җылысы, татулыгы, андагы һаваның сафлыгы - ир белән хатынның иҗат җиме­ше. Бу өйнең зурлыгына да, җиһазларын зиннәтлелегенә дә карамый. Бәхетле гаиләләрдә җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә анда мактау, рәхмәт сүзләре ешрак ишетелә. Бала әйләнә-тирәне танып белергә иң башлап гаиләдә өйрәнә. Гаилә аша урамга, олы дөньяга чыга. "Оясында ни күрсә, очканда шуны эшли" дигән мәкаль шуны раслый. Ата-ана абруе, үрнәге - тәрбия эшендә бөтен мәсьәләләрнең дә мәсьәләсе. Моннан чыгып, балада иң башлап, Риза Фәхреддин өйрәткәнчә, гүзәл холык тәрбияләргә кирәк. Ул кечкенәдән үк үз-үзенә ышанып, һәр нәрсәне үз көче белән башкарырга өйрәнеп, мөстәкыйль булып үссен. Бала мәҗбүри өйрәнергә тиеш булган гадәтләр беренче карашка авыр да, катлаулы да түгел: үз киемеңне үзең киясең, үзең саласың һәм билгеләнгән урынга көн дә элеп куясың. Урыныңны үзең җыештырасың. Өлкәннәр белән якты йөз күрсәтеп исәнләшәсең һ.б. ш. охшаш таләпләр. Үзагымына куелмыйча, башта таләп итеп башкарылган бу эшләр соңыннан баланың гадәтенә әйләнә. Гаиләдә кечкенәдән тиешле әхлак тәрбиясе алып үскән баланың әдәпле, итәгатьле булуы шөбһәсез.

1. -Ә хәзер, әниләр һәм балалар бер-берсенә нинди назлы сүзләр әйтәләр икән? (Чиратлашып һәр гаиләдән әни белән бала ягымлы сүзләр әйтәләр.)

2. Бик матур сүзләр дә беләсез икән. Ә хәзер татар халкының милли ашлары буенча ярыш оештырып алыйк.

Һәр гаиләгә - 1 сорау.

  • Аш пешергәндә кулланыла, татар халкына хас ризык.

  • Көн саен кулланыла, аннан башка өстәлдә ямь юк. Аңа халык дан җырлый.

  • Каз өмәсе табынының бизәге.

  • Күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге.

  • Җиләк-җимешне кайнатып, сөзеп ясала.

  • Милли татар ашамлыгы.

  • Эченә бәрәңге яки тары ярмасыннан эчлек салып пешерелә

  • Бик үзенчәлекле ашамлык. Эчлеге рәт-рәт итеп тезелә

  • Иң борынгы эчемлек.

Алып баручы: Гаиләдәге ир-хатын мөнәсәбәтләре, ата-ана дәрәҗәсе турында да кайгырта Р.Фәхреддин. "Тәрбияле аналар балаларга аталарын иң хөрмәтле кеше итеп күрсәтерләр. Аталары никадәр юаш булсалар да, иң зур, иң олуг вә иң гайрәтле кеше итеп танытырлар," - дип яза мәшһүр педагог. Шушы сүзләре аның ир һәм хатын арасындагы бер-берсенә булган хөрмәт, ихтирамны аңлата. "Чөнки ирләр - гаиләнең җитәкчеләре булган хәлдә, хатыннар - шул гаиләнең нигез терәкләре һәм өйнең идарә итүчеләре булырлар".Ә менә балалар белән әти-әниләр бер-берләрен яхшы бел­әме икән? «Бер-беребез турында нәрсәләр беләбез?» конкурсы.

(Һәр гаиләгә - балаларга 1 сорау, зурларга 1 сорау).
Балаларга сораулар:

  1. Әти-әниеңнең балачакта яраткан конфетлары?

  2. Бала чакта әти-әниеңнең яраткан җырлары.

  3. Әтиеңнең балачакта яраткан шөгыльләрен беләсеңме?

  4. Мәктәптә укыганда нинди фәннәрне яратмаганнар?

  5. Әтиең һәм әниеңнең яраткан укытучыларын беләсеңме?

  6. Әти-әниеңнең балачактагы кушаматлары.

  7. Әтиеңнең иң яхшы дустының исеме?

  8. Әниеңнең иң яхшы дустының исеме?

  9. Әти-әниеңнең иң яраткан җырчылары?

Әти-әниләргә сораулар:

  1. Сезнең балагызның яраткан киемнәре.

  2. Балагызның иң зур теләге?

  3. Кызыгызның яки улыгызның яраткан ризыгын атагыз.

  4. Балагызның иң яхшы дусты.

  5. Балага иң зур җәза нәрсә?

  6. Яраткан фәне?

  7. Яраткан шөгыле?

  8. Яраткан китабы?

  9. Яраткан җыры, җырчысы?

Алып баручы: Сәламәтлек - зур байлык. Һәркем кече яшьтән үк үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш, дип саный бөек педагог.

Җитезлеккә бәйге - спорт гаиләсен ачыклау. (Кыршау аша сикереп, гаилә билгеле бер араны уза).

Алып баручы: Тормышның мәшәкатьләре булган кебек, бәйрәмнәре дә бар. һәркем бу бәйрәмнәрне үзенчә үткәрә Баланың беренче атлап китүе, «әннә», «әттә» дип дәшүе, бакчага, мәктәпкә китүе һәр гаиләгә бетмәс-төкәнмәс шатлык китерә. Бал корты чәчәктән бал табар, балалар әкияттән тәм табар. Гаиләнең яраткан әкиятен сәхнәләштерү.

Алып баручы: «Безнең әти-әниләрнең балачагы» фотокүргәзмәсен ачу.

Бу өлеш ата-аналарга сюрприз була. Күргәзмәнең презентациясендә фотография белән балалар да, ата-аналар да таныштыра ала (кайчан, кайда төшерелгән Һ.6.). Әти- әниләргә балалар кулы белән эшләнгән бүләкләр тапшырыла.

Алып баручы: Әйе, тәрбия зур сабырлык, түземлек сорый. Бала тәрбиясез икән, моның асылын гаиләдән, ата-анадан эзләргә кирәк, дип саный галим: "Бозык вә тәрбиясез аналарның балалары күп вакытта усал вә тәрбиясез булырлар. Бик бай булган өйләрдә, тәрбияле аналар булмаганга күрә, ул бик ярлы , фәкыйрь күренер."- дип яза галим.

Татар халкы - әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Әйтем - сүзнең бизәге, мәкаль - сүзнең җиләге (ахырын әйтергә).

1.Оста барда кулың тый, Белгән барда телең тый.

2.Ана балага авызыннан өзеп каптыра.

3.Ана күңеле балада, Бала күңеле далада.

4.Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама

5.Казанга ни салсаң, Чүмечкә шул чыга.

6.Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

7.Эшлегә көн җитми, Эшсезгә көн үтми.

8.Чит илдә солтан булганчы, Үз илеңдә олтан бул.

9.Яхшы гадәт адәм итә, Яман гадәт әрәм итә.

Алып баручы: Икенче бер хезмәтендә: "кешенең матурлыгы - аның тәрбияле, эшчән, намуслы булуында, олыларны олы итеп, кечеләрне кече итеп яши белүендә,"-дип искәртә бөек галим.

Гаиләдә хезмәт тәрбиясенең әһәмияте чиксез зур булуына да басым ясый галим. Көче җитәрлек эшкә баланы да өйрәтергә кирәк, ди ул.

"Иң эшчән гаилә" - пантомима. Гаиләдә күмәк эшләнә торган эшне сурәтләп күрсәтергә.

Алып баручы: Р. Фәхреддин 1917 елда Оренбургта басылган "Җәвамигуль - кәлим шәрхе" китабында болай дип яза:" Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән төшмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә - яшь вакытларыннан башлап яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш - ата-ана өстендәге иң олуг бурычтыр…" Җәмгыятькә лаеклы алмаш, лаеклы шәхес тәрбияләү турында Р. Фәхреддин үзенең бөтен гомере буена уйлана, борчыла, кешене бөтен яктан да камил зат итеп күрәсе килә. Кичәбез ахырына якынлаша. Гаилә - баланың төп тәрбиячесе. Балага игътибарлы булу, аны ярату, өй эшләренә җәлеп итү тәрбия бирүдә иң мөһим шарт. Бала, шәхес буларак тулысынча ачылсын өчен, тирә-юньдә аны яраткан, аңлаган, ягымлы карашы белән җылытучы әти-әни кирәк. Шуны онытмасак иде: бары бердәм, мәгърифәтле һәм мәдәниятле милләт кенә җинаятьчелек, наркома­ния кебек афәтләргә усаллыкка каршы тора ала.

Ә хәзер «Гаилә» кафесына рәхим итик.



© 2010-2022