Птицы - наши друзья!

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Тема Кошлар - безнең дуслар.

Максат: Балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; аларны танырга өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Шөгыль барышы. №1

- Исәнмесез, балалар, хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

Без сезнең белән бүген туган ягыбызда кышлаучы кошлар турында сөйләшербез. Сез инде кошларны беләсез, без аларны ике зур төркемгә бүлеп йөртәбез. Нинди төркемнәр әле алар. (күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар).

- Күчмә кошлар турында нәрсә әйтә аласыз? (көз көне җылы якка очып китәләр).

- Ә кышлаучы кошлар нишлиләр? (урманнардан кешеләр янына очып киләләр).

- Әйдәгез кышлаучы кошларны санап китик әле. (чыпчык, кызылтүш, песнәк, саескан, күгәрчен, тукран).

- Исемнәрен бик яхшы беләсез, ә үзләрен таный алырсыз микән? №2,3,4,5,6

Кошлар безнең дусларыбыз дибез, ә алар кешеләргә нинди файда китерәләр соң? (җәй көне зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр, шулай итеп урман, болыннарны кибүдән саклыйлар; матур итеп сайрыйлар, үзләренең матурлыклары белән тирә -юньне балкытып торалар).

Балалар, хәзер безнең кайсы ел фасылы? (кыш). №7

Урамнарга, бакчаларга

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Һава саф - рәхәт суларга,

Яп-якты бөтен урын.

Көндезләрен кояш көлә,

Җир киде йомшак тунын.

- Кыш айларын санап китик әле. (декабрь, январь, февраль).

- Балалар, кыш көне туган ягыбызда нинди үзгәрешләр була? (җир кар белән каплана, урманнар, кырлар кар астында кала, сулыклар боз белән каплана, көннәр салкын була)

Кошлар шушындый салкын көннәрдә нишлиләр икән? Нәрсә белән тукланалар? (кешеләр янына очып киләләр, калган җиләк - җимешләрне ашап бетерәләр, Кешеләрдән калган азык- төлек калдыкларын чүплиләр, кешеләр җимлекләр эләләр). №8

Ә җимлекләргә нәрсәләр салырга була? (ипи бөртекләре, май, шикәр,ярма). №9

Кош очып керә.

Ачты бик карыным,

Өшимен, туңамын,

Кешеләр ярдәмгә килегез,

Суыктан бит харап булабыз!

Кыш җитте, бөтен җир

Капланды кар белән.

Салкында кошларга

Бик авыр, мин беләм.

- И кечкенә кошчыгыбыз! Бик ачыккансың, туңгансың икән. Әйдә без сине ашатабыз, җылынырсың, рәхәтләнеп очарсың!

Бала җимлек чыгара, балалар җим салалар.

Мин ярма салам!

Мин симәнке салам!

Мин шикәр салам!

Мин ипи салам!

- Әйдәгез, балалар, кошчыкның дусларын да чакырыйк әле, бергә бергә күңелле булыр.

Килегез, кил кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар.

Бакчабызга куныгыз,

Көн дә кунак булыгыз.

Песнәк, песнәк, кил тизрәк

Җим сибәм сиңа әзрәк. №10

Бигрәк суык кышларын,

Белмим ничек кышлармын?

Азык табу бик кыен,

Җаным асрау бар уем.

Чыпчык, чыкчык-чык-чырык, №11

Җим сиптем, кил тиз очып!

Салкын дими, буран дими,

Чыркылдаучы әле без.

Башкаларны гына сыйлап

Мине оныта күрмәгез.

Кызылтүшем оялма, №12

Җим сибәмен бер оя.

Балан белән миләшне

Күптән ашап бетердек.

Безгә азык кирәк дип

Сезгә хәбәр китердек.

Күгәрченем гөр-гөр-гөр, №13

Җим сиптем менә күр-күр.

Күгәрчен тыныч көнкүрә

Кешеләр белән бергә.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

Бигрәк җитез өлгер ул.

Саескан ала канат,

Җим сибәм кабат - кабат. №14

Саескан гына димәгез,

Мин дә бик кирәкле кош.

Миңа да салкын куркыныч,

Бик авыр була бит кыш.

Әйдәгез кошларны сыйлап алыйк әле!

Ашагыз, кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар!

- Кошчыгыбыз без сиңа бик матур бер җыр да бүләк итәбез. Күңелләрең күтәрелеп китәр.

Җыр

Кош.

Рәхмәт инде , балалар,

мине ачлыктан коткардыгыз

Тәрәзәгезгә килеп сезне

Һәр бәйрәмдә котлармын.

- Башкаларга да әйтермен: бу балалар бакчасында бик кайгыртучан балалар яшиләр, сез шунда барыгыз диярмен.

- Ә без, үз чиратыбызда, агачларга җимлекләр эләрбез,һәм сезнең килүегезне түземсезлек белән көтәрбез! Сау бул!

- Әйдәгез, балалар, кошлар турында табышмаклар әйтешик әле. "Кем зирәк - әйт тизрәк!" уенын уйныйбыз.

Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын

Салмый сары

Алъяпкычын. (песнәк) №15

- Элек-электән килгән шундый гыйбәрә бар: песнәкләрне үтерергә ярамый. Әгәр дә песнәкне үтерсәң,башка хайваннарны үрчетеп булмый. Шуңа күрә җимлекләрне бик аска куярга ярамый, песиләр тотарга мөмкин.

Ап-ак карда кып-кызыл алмалар. (кызылтүш). №16

- Кызылтүшләр бик матур кошлар. Ап-ак карда кызыл түшләре алмаларны хәтерләтә.

Бер кошка кызыгамын-

Тәпие кызыл аның.

Атлаган саен баш ия-

Гадәте кызык аның. (күгәрчен). №17

- Күгәрченнәрнең нинди генә төрләре юк. Алар кулга бик тиз ияләшәләр.

Циркта күгәрченнәр төрле-төрле катлаулы күнегүләр башкаралар.

Коерыгын алса- башы ябыша,

Башын алса-коерыгы ябыша. (саескан). №18

- Саескан ялтыравыклы әйберләр ярата. Ул нинди ялтыравыклы әйбер күрсә, шуны оясына ташый. Кайвакытта саескан оясында алтын әйберләр дә тапканнар.Аны шуңа күрә русча сорока - воровка,

Ягъни саескан карак дип тә атыйлар.

Урмый-чәчми,

Ил өстендә көн итә. (чыпчык). №19

- Чыпчыклар бик әрсез кошлар. Әгәр дә чыпчыклар бик каты чыркылдаша башласа, җылы буласын көт тә тор.

Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран) №20

Тукран бөтен агачны

Тук-тук-тук сугып карый,

Көчле һәм очлы борыны

Шундый зур эшкә ярый.

Агач кимергән кортларны

Эзләп, чукып бетерә.

Урман докторы булып ул

Бик күп файда китерә.

- Балалар кошларны ничек итеп сакларга кирәк инде? №21 (җимлекләр ясап элергә, ясап куйгач, алар турында онытмаска, карларын себереп төшереп, җимне салып торырга; Җимлекләрне аска куймаска, кошларны песиләрдән сакларга.



























© 2010-2022