Конспект авторской разработки по теме Чистаем-туган ягым (10 класс)

Раздел Воспитательная работа
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Чистаем - туган ягым


Сөнгатуллина Н.М., Чистай шәһәре 5нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

(Чистай шәһәре һәм төбәгенең танылган һәм җирле шагыйрьләренең шигырьләрен кулланып төзелгән ачык чара. Искәрмә: Ә.Рәшит "Гаяз Исхакый китабы чыккач"шигыре)

Максат:

Чистай шәһәренең тарихы, данлыклы кешеләре, онытылмас шәхесләре турында мәгълүмат бирү,истәлекле урыннарны барлау; туган җиргә, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү; туган җирең, халкың белән горурлану, кызыксыну хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Чистай шәһәренең картасы, интерактив такта, компьютер, аудиоязма, Чистай шәһәре һәм төбәгенә кагылышлы китаплар күргәзмәсе, матбугат материаллары.

Укытучы. Хәерле көн, укучылыр, исәнмесез! "Чистаем-туган ягым" исемле кичәбезне башлыйбыз. Игътибарыгызны шуңа юнәлтәсем килә:бүген сез ишетәчәк шигырь юлларының авторлары- Чистай шәһәре һәм төбәгендә туып үскән, бүгенге көндә дә илһамланып иҗат итүче якташларыбыз.

1нче слайдка И.Исламовның "Туган шәһәрем" шигыре. Бер укучы яттан сөйли.

Чиста кыр дип ике гасыр элек,

Телгә алган халык бу якны.

Булсын, дигән, гүя шушы сыйфат

Шәһәремнең гомер юддашы.

Кыр-болыннар иңләп искән җилләр

Айкый монда шәһәр эчләрен.

Җәйрәп яткан Кама дулкыннары

Юып тора шәһәр итәген.

Укытучы. Шигырь юлларына игътибар итик әле, укучылар. Ни өчен автор "халык чиста кыр дип атады",-ди?

Укучы. Тарих битләреннән билгеле булганча, крепостнойлыкның авыр елларында крестьяннар Уралга, Донга, Идел буе, Кама буйларына ирекле тормыш эзләп таралганнар. Рәсемдәге төсле матур булган Кама елгасының сулъяк ярына качкын крестьяннар килеп урнаша, тик аларны кире үзләренең якларына куып җибәрәләр. Императрица Екатерина II указы буенча, качкын крестьяннар поселогы яндырылган һәм ул урында бары тик чиста кыр гына калган. Әлеге җиргә истәлек йөзеннән "чиста кыр"дип исем бирәләр,ә моннан инде русчага тәрҗемәсе-"чистое поле", ягъни "Чистополь"барлыкка килә. Ләкин "чиста кыр" буш тормый: бу җиргә кабат крепостной крестьяннар килеп урнаша.

Укытучы. Кешеләре гадел, намуслы, тарихка кереп калды, дип, автор кемнәрне атый?

Укучы. Якташ шагыйребез Валентин Ерашов әйтүенчә, (2нче слайд) "Безгә шәһәребез белән горурланыр өчен бөтен дөньяга танылган исем-Александр Михайлович Бутлеров исеме генә дә җитәр иде". Әлеге шәхес истәлегенә хөрмәт йөзеннән, шәһәребезнең бер урамы танылган химик-органик , академик, галим Александр Михайлович Бутлеров исемен йөртә.

Укучы. Чистай төбәгендә шундый бөек талантларны дөньяга бүләк иткән Яүширмә авылы бар. Күпкырлы җәмәгать эшлеклесе, тел, милләт язмышын һәрдаим кайгыртып яшәгән, тапталган һәм якланган шәхес-Гаяз Исхакый (3нче слайд).Ул 1857нче елда Чистай төрмәсендә утыра, "Зиндан" исемле әсәрен яза, патша властен да, Совет властен да кабул итә алмый, чит илгә китә. Кабере-Төркиядә.

Укучы. Әйе, укучылар, җисеме туган илдән еракта калса да, исеме һәм иҗаты яңадан үз халкына әйләнеп кайтты. Яңа заман килде, дөреслек өскә чыкты.Исхакый исеме иң матур сыйфатлары белән туган иленә яңадан кайтты, әдәби җәүһәрләре яңадан басылып чыкты.Бу сөенечкә шагыйрь Әхмәт Рәшит "Гаяз Исхакый китабы чыккач"шигыре белән җавап бирде.

Шигырь: Ә.Рәшит "Гаяз Исхакый китабы чыккач"

Укучы. 1999нчы елда Яүширмә авылында Гаяз Исхакый музей-утары ачылды.(5нче, 6нчы, 7нче слайдлар).Бүгенге көндә музей-комплекс экспозициясе 6 бүлектән тора. Әлеге музейга сәяхәт укучылар күңелендә онытылмаслык истәлекләр калдырды.

Укучы. Шул төбәктән чыккан шагыйрә,җәмәгать эшлеклесе һәм күпсанлы җырлар авторы Флера Тарханованың иҗаты туган якка мәхәббәт, дуслык, кешелеклелек, ата-анага хөрмәт хисләре белән сугарылган. (8нче слайд. Ф.Тарханова шигыре.Бер укучы яттан сөйли)

Мин бәхетле:Исхакыйлар белән

Бер туфракта туып үскәнмен.

Чирәм сарган бер сукмакны таптап,

Бер чишмәдән сулар эчкәнмен.

Милләтпәрвәр хисләр Исхакыйга

Шул туфрактан, судан иңгәндер,

Давылга тиң рухы, гаярьлеге

Халкы язмышыннан килгәндер.

Укытучы. -"Үткәнен белмәгән киләчәген белмәс",-ди халык. Әйдәгез, укучылар, бормаланып-бормаланып аккан, тарихы белән дә бик нык үзенчәлекле Чулман елгасы буена урнашкан, бик күп серләрне үз эченә яшергән Чистай шәһәре буйлап сәяхәткә чыгыйк әле.

Укучы.Чистай шәһәре бөтен Россия буенча сәүдә итү эшләренең үзәге булып торган.Чистай сәүдәгәрләре Англиядә, Германиядә, Голландиядә икмәк белән сәүдә иткәннәр һәм Каспий диңгезе буенча Иран, Һиндстан, Кытай белән элемтәдә торганнар.

Укучы. 1838нче елда бертуган сәүдәгәрләр Г.А. һәм Д.А.Поляковлар үз акчаларына Собор төзетәләр.(9нчы слайд.) Әлеге бина бүгенге көндә дә Собор булып хезмәт итә.

Укучы. Хәзерге "Укытучылар йорты"нда (10нчы слайд)К.Ф.Ковалевскийның борынгы аптекасы урнашкан булган.Мемориаль тактада күрсәтелгәнчә, бу бинада 1941-1943нче елларда Совет язучылары Союзының иң эре бүлекчәсе булган.Бу бинада Николай Асеев, Михаил Исаковский шигырьләр, Леонид Леонов, Константин Федин, Александр Фадеев үзләренең әсәрләрен укыганнар.Безнең шәһәребезгә Бөек Ватан сугышы елларында язучылар, артистлар, шагыйрьләр-барлыгы 150ләп кеше эвакуацияләнгән.

Укучы. Батырлар аллеясы-Татарстанда бердәнбер аллея.(11нче слайд) Фашистлар Германиясенең безнең илебезгз һөҗүме чистайлыларны да читләтеп үтми.Шәһәр һәм районнан фронтка барлыгы 18 мең кеше китә.Шуларның 11меңнән артыгы яу кырында ятып кала.15 чистайлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Мәрхәмәтле шәһәрлеләр үз көчләре белән якташларына хөрмәт һәм истәлек йөзеннән зур булмаган, әмма мәһабәт һәйкәл-обелиск торгызалар.

Укучы. Әлеге һәйкәл 1957нче елда архитекторлар Нестеров һәм Новосельский акчаларына төзелгән.(12нче слайд) Нәкъ шушы туганнар каберлеге хакында шагыйрь Михаил Исаковский түбәндәге юлларны яза:

"Куда б ни шел, ни ехал ты

Но здесь-остановись.

Могиле этой дорогой

Всем сердцем поклонись…»

Укытучы. Укучылар, безнең матур киләчәгебез өчен яу кырында башын салган герой-якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алыйк. (1минут тынлык)

Шигырь :«Солдат-ветераннар» (авторы- Е.Сидорова)

Укучы. XIX гасырның II яртысында (13нче слайд) сәүдәгәр М.Л.Мельниковның модерн стилендә төзелгән бу купшы йорты белән кем генә сокланмаган икән?! Почмактагы өлешендәге чүкеп ясалган ярымтүгәрәк балконны манара һәм гөмбәздән торган ике катлы чатыр бизи. Бүген бу йортта "Чистополь-ТВ" ТРК эшли.

Укучы.Сәүдәгәрләр (14нче, 15нче,16нчы слайдлар) А.К.Кутермин, И.Г.Стахеев һәм Е.Д.Мясниковларның XIX гасыр ахырында төзелгән әлеге утарларында хәзер "Җылы йорт" приюты, шәһәр өяз музее һәм Никахлашу Сарае урнашкан.

Укучы. Бик талантлы халык яшәгән һәм яши безнең якларда.Гомер-гомергә үзенең язучылары, шагыйрьләре, артистлары һәм композиторлары, җәмәгать эшлеклеләре белән горурланып яши ул.

(17нче слайд "Чистай вальсы"(Ф.Әхмәдиев музыкасы һәм сүзләре) җыры астында күрсәтелә. Җырлый-9нчы сыйныф укучысы Биктимиров Нурислам)

-Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор София Гобәйдуллина;

-Татарстанның атказанган артисты җырчы Резеда Галимова;

-Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закиров;

-Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Закиров;

-Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкина;

-Танылган юморист Сергей Чванов;

-Эстраданың танылган яшь җырчылары Румия Фәтхетдинова, Марина Тюрина;

-Танылган рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Эльмира Мостафина һ.б. һ.б.

Шигырь: "Авылдашлар" (авторы-К.Тимбикова)

Укытучы. Әйе, укучылар, саный китсәң, горурланырлык якташларыбыз бик күп безнең. Чистайның уңдырышлы кара туфрагында баш калкыткан балалардан кемнәр генә үсеп чыкмаган?! Алар- безнең горурлыгыбыз!

Шигырь "Дөньям нуры" (авторы- Роза Сафина)

Укучы. Чистай-Чулман елгасы буена урнашкан борынгы шәһәрләрнең берсе.Аның үз төсе, үз яме бар. (18нче, 19нчы, 20нче слайдлар) Космоска хәтле "очучы" сәгате белән дан тоткан Чистайда бүген икмәк заводы, кондитер фабрикасы, сөт-май комбинаты,судно-ремонт, аракы-ликер заводлары бар.

Укытучы. Чистай мәгариф челтәрендә бүген 35урта мәктәп, 2 мәктәп-гимназия,2 коррекция мәктәбе,1 лицей, 52 балалар бакчасы,медицина һәм педагогия училищелары, Авыл хуҗалыгы техникумы, сәнгать һәм музыка мәктәпләре, үзәк китапханә, балалар китапханәсе бар.

(21нче слайд.)

Чистай шәһәре елдан- ел үсә, төзекләндерелә,матурая. (22-25нче слайдлар)Заманча йортлар төзелә, "Яшьлек" паркы, Боз Сарае төзелде, "Батыр"спорт-комплексы эшләп килә. Шәһәр матурлыгына мөселман мәчетләре дә үз өлешләрен кертәләр. Яңа гына тагын ике: "Әнәс" һәм "Ихлас" мәчетләре ачылды. Бик күркәм, бик матур күренешләр! Әгәр дә һәрбер кеше үз төбәге белән горурланып, аны яратып яшәсә, ул туган җире матур, төзек булсын өчен барысын да эшләячәк.

Туган төбәгебез үзенең күренекле кешеләре белән алга таба да горурланып яшәсә иде!

(25нче слайд.Сүзләр: "Кама буе-туган ягым! Мәңге яшә, мәңге яшь бул, туган төбәгем!)

Укытучы яттан шигырь укый. "Әй, туган җир!" (Авторы- Роза Сафина)

Әй, туган җир,әй, газиз җир,

Чәчкәле гөлләр иле.

Әй, туган тел, әй, матур тел,

Әткәм,әнкәмнең теле.

Әй, туган өй, әй, моңлы көй,

Әнкәмнең бишек җыры.

Әй, йөрәк, ян, өзгәлән, җан,

Бу бит туган як моңы.

Әй, туган җир, әй, сөйгән ил,

Сайрар былбыллар иле.

Әй, туган өй, әй, моңлы көй,

Кабатлый балаң теле.





© 2010-2022