Мастер-класс по теме Шесть шляп

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Критик фикерләүтехнологиясенең 6 эшләпә ысулы

Мастер - класс.

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр! Мин үз дәресләремдә критик фикерләү технологиясен уңышлы кулланып эшлим. Сыйныфта фикерләргә иренгән, фикере булса да, ялгыш җавап бирүдән курыккан балалар байтак иде. Максатым аларны "уяту" һәм иҗади эшкә тарту булды. Өйрәтү авыр булса да, тора-бара мондый эшләр гадәти күренешкә әйләнеп, укучыларым мөстәкыйль фикер йөртүдән курыкмый башладылар.

Әлеге мастер-класста "Алты эшләпә" ысулы ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтергә телим.Миңа 6 катнашучы кирәк булыр ,ә сыйныфта мин укучыларны 6 төркемгә бүләм. Сез хәзер һәрберегез төрле төстәге эшләпә алагыз.

-Ә хәзер танышыйк : ни өчен сез ак эшләпә алдыгыз? и.тд.

1 нче укучы. "Мин ак эшләпәне алам. Ак төс - төгәллек төсе".Сез әсәргә анализ биргәндә бары тик төп вакыйгаларга тукталып китергә тиешсез.Төп геройларга кыскача бәя бирергә.

2 нче укучы. "Сары - җылылык, кояш төсе. Һәрчак кояш кебек балкып торырга телим."Сез бирелгән әсәрдән уңай фикерләр генә тупларга тиешсез.

3 нче укучы. "Миңа гына игътибар итсеннәр, кызыл эшләпәне алам."Әсәрдә хис-кичерешкә бай урыннарга тукталып китергә тиеш буласыз.

4 нче укучы. "Мин табигатьне, андагы үзгәрешләрне яратам, шуңа яшел эшләпәне алам".Сез әсәрдәге табигать күренешләренә генә игътибар иттәрсез.

5 нче укучы."Кара эшләпә - җитдилек төсе, һәрчак үзенә тартып тора".Сезгә әсәрдән тискәре фикерләрне табарга кирәк булыр.

6 нчы укучы. "Мин бөтен галәмне танып белергә телим. Миңа зәңгәр эшләпә кирәк".Бу эшләпә ияләре фәлсәфи фикер йөртә,йомгак ясый,нәтиҗә чыгара.

-Таныш булыгыз-

1.ак-эшләпә- галимнәр

2.сары эшләпә- оптимистлар

3.кызыл эшләпә-рәссамнар

4.яшел эшләпә-иҗатчылар

5.Кара эшләпә-тәнкыйтьчеләр

6.Зәңәр эшләпә-оештыручылар

  • Хөрмәтле коллегаларым, экранга игътибар итегез, бу рәсем сезгә танышмы?.

  • Ничек уйлыйсыз, ни өчен мин бүгенге очрашуга Г.Тукайныңәсәрен алдым?

  • Әйе, быел татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне, аның тууына 130 ел.

  • "Шүрәле" поэмасыбарыбызга да таныш. Искә төшерү кирәк түгелдер.Хәзер әсәрне системага салып анализлап карыйбыз.

(Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар укылган әсәр буенча геройларга карата үз фикерләрен белдерәләр).

2 нче этап. Укытучылар чыгыш ясый.

1.Ак эшләпә (галимнәр).

  • Мин бары тик фактлар белән генә эшлим. Әсәрнең төп вакыйгаларын санап чыгам, нинди персонажлар булуын әйтәм, аларга кыскача бәя бирәм.

2.Сары эшләпә (оптимистлар).

  • Мин уңай фикерләрне генә туплыйм. Һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйлим.

3. Кызыл эшләпә(рәссамнар).

  • Бу эшләпә эмоциональфикерләүне таләп итә. Тексттан хис - кичерешләргә бай урыннарны үзенә туплый.

4. Яшел эшләпә(иҗатчылар).

  • Мин иҗади булуым белән аерылып торам.

5. Кара эшләпә ( тәнкыйтьчеләр).

- Мин тексттан тискәре фикерләрне табам. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәм.

Зәңгәр эшләпә. (оештыручылар)

  • Бу эшләпә ияләре әсәр буенчафәлсәфи фикер йөртә, йомгак ясый, нәтиҗәләр чыгара.

  • Рефлексия

  • Сезнең алдыгызда шүрәле рәсемнәре .Кайсы шүрәле күңелегегә ошый,шуны алыгыз һәм сорауны укыгыз.

Анализ

-Әлеге мастер-класста мин критик фикерләү технологиясенең бер ысулынтәгъдим иттем. Бу технологиянең ысуллары төрле була. Кәрзин, Инсерт, Синквейн, Кластер һәм 6 ЭШЛӘПӘ ысуллары. 6эшләпә ысулы шәхсән минем өчен иң уңышлысы дип уйлыйм. Критик фикерләүне үстерү технологиясе 3 төрле фазадан гыйбәрәт.1-укучыларны чакыра.2-яңа мшглуматны аңларга ярдәм итә.3-рефлексия-фикер формалаштырыла.

Сыйныфта фикерләргә иренгән , фикере булса да, ялгыш җавп бирүдән курккан балалар байтак. Максатым аларны "уяту" һәм иҗади эшкә тарту . Өйрәтү авыр булса да, тора-бара мондый эшдәр гадәти күренешкә әйләнде,укучылар мөст. Фикер йөртүдән курыкмый башладылар.

Шулай итеп, критик фикер йөртү технологиясе баланы мөст. фикерләргә өйрәтә. Бу технолгиянең нигезендә ирекле күзаллау, катлаулы проблеманың чишелешен табу һәи тҗади эшләү ята.Әсәргә мондый анализ бирү укучыларга әсәрне төрле яклап тикшерергә мөмкинлек бирә. Геройлар, аларның уңай һәм тискәре яклары турында белергә, истә калдырырга, нинди булырга ярый һәм ярамый икәнлеген белергә ярдәм итә. Нәтиҗә чыгарырга, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтә.


© 2010-2022