Озак яшә, әнкәй. .. исемле Әниләр көненә багышланган әдәби кичә

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


...Бирде әнкәм өч хәзинә, өч саф гөл:

Берсе -гомер, берсе-исем, берсе -тел...


Максат:

  • Әниләргә, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү;

  • әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү

  • балалар белән ата-ана-лар арасын тагын да якынайту.


Галимуллина Алия "Бишек жыры"

Презентация курсәтелә "Йомшак куңелле фәрештәләр"


Хасанова Алия:

Кем дөньяга кеше бүләк итә

Ә кешегә - якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

Кем күңеле тулган айдай серле

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларны башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык

Көләчлектә аңа тиңнәр юк!

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тактасыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы

Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

Алып баручы. Исәнмесез, мөхтәрәм радиотынлаучыларыбыз. 24 ноябрь пәнҗешәмбе көннәренең көндезге эфирында эш сәгатебезне без Айгөл Гараева һәм Гадилә Замалиева башлап жибәрәбез. Шушы минутлардан 6 сәгать дәвамында 103,9 фм дулкыннарында сөйләуче "Әллүки "радиосында бергәләшеп тирбәлербез. Өйдәге эш мәшакәтьләренә чумып, безнең радио белән бергә булучы радиотыңлаучыларыбызга көннәрен файдалы, куңелле үтүен телибез. Сезнең кәефегезне кутәрергә, куңелегезгә хуш килгән җырларны куеп, тормышыгызны аз гына булса да кутәрә алсак, безнең дә эшебезнең нәтиҗәсе шул булыр иде.

Бүгенге программа иң кадерле, газиз кешеләребез -әниләргә багышлана. Сезнең исә чын куңелдән әйтелгән ихлас сәламнәрегез, теләкләрегез аларның бәйрәмнәрен тагын да ямьлерәк, онытылмаслык итәр. Шулай итеп, тагын бер кат хәерле иртәләр, шатлыклы көннәр теләп, турыдан-туры эфирда" Әллүки" радиосы, безнен белән эфирда калыгыз!

А хәзер радиобызга килеп ирешкән иң беренче хатыбызны укып китәбез. Аны безгә Арча агро һөнәр көллияте администрациясе юллаган. "...Хөрмәтле «Әллүки» радиосы! Без,Арча аграр-көллият администрациясе бүген барлык әниләрне, әбиләрне бәйрәм б/н котлыйбыз!

Ана ,нинди матур исем!

Нәрсә җитә ана булуга,

Хатын кызның бөтен матурлыгы

Бөтен күрке ана булуда.

Юкка гына бөек язучыбыз Х.Такташ аналарны мактамаган. "Ана мәктәбе-тәрбиянең гомерлек чишмәсе ул". Ана педагогикасы- гаять мәрхәмәтле, иң кешелекле, эчкерсез, изге максатларда гына юнәлдерелгән эшчәнлек. Халык педагогикасында ана-хәлиткеч фигура. Аның ягымлы педагогикасы балаларга таләпчән мәхәббәткә нигезләнә.

Хөрмәтле әниләр! Тормышыгыз тазалыкта -саулыкта,исәнлектә-байлыкта һәм рәхәттә узсын. Бергәләп тәрбияләгән балаларның игелеген күрергә язсын!..."

Мөхтәрәм әниләр! "Әллюки радиосы" да шушы теләкләргә кушыла. Арча агро һөнәр көллиятендә эшләүче Хабибуллин И.А. " Су буеннан әнкәй кайтып килә" җыры сезгә бәйрәм котлавы булып ирешсен.


Алып баручы Жир йөзендәге иң кадерле, иң изге кеше әни турында бу жыр . Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы - шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй - фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.

Алып баручы 1998 елның ноябрь аенда беренче тапкыр әниләр көне билгеләнеп үтте. Әлбәттә әниләр турында бер көн түгел , көнсаен , һәрвакыт, гомер буе кайгыртып торырга кирәк. Быел "Әниләр көне " 27 ноябрь көненә туры килде.

Бүген безнең редакциябезгә әниләрне бәйрәм б/н котларга 23 төркем укучылары килде ,эфир давамында без аларга да сүз биреп алырбыз. Шулай итеп иң беренче сүзне Мухаметзянова Әнисәгә бирәбез.

Мухаметзянова Әнисә Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер - хөрмәттә яшәргә язсын.

Ана назы - җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр - бишек җырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

Сезнең хөрмәткә "Озак яшә әнкәй.." исемле җырымны башкарып китәм.

Алып баручы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

Алып баручы Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: "Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Анаң өчен учыңда тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың". Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы сүзләрне җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур.

Саматова Голшат

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез,

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

Татар бию

Алып баручы Ана! Нинди бөек исем бу! Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Минемчә, һәр хатын-кыз, үз гмерендә Ана булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү- һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә.

Алып баручы Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр- әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итте. Әни - җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар - безнең дөньябызның яме.

Алып баручы Турыдан - туры эфирда "Әллүки" радиосы үзенең эшен дәвам итә.

Сезнең исә чын кунелдән әйтелгән изге теләкләрегезгә без дэ кушылып, матур жыр канатларында юлларбыз. Сезнең белән бергә вакытыбызны онытылмаслык итеп уткәрик, дуслар! Хәзер без сезгә "Әллүки" радиосына килгән алдагы котлау хатын укып китәбез. Аны безгә арча агро һөнәр көллияте укучысы язып җибәргән.

"...Исәнмесез, хөрмәтле "Әллүки" радиосы.Сезгә бу хатны арча аграр һөнәр көллияте укучысы яза. Беренчедән мин "әллүки" радиосында эшләүче барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйм. Эшегездә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим.

"Җәннәт - аналарның аяк астында " диләр. Әйе, бу сузләр бик дөррес әйтелгән. Бары тик ата-аналарын кадерләп хөрмәтләп яшәгән кешеләр генә тормыштан тәм табып, матур итеп яшиләр. Алар эшләгән эшләрендә дә зур уңышларга ирешәләр. Чөнки әни - безгә тормыш биргән кеше. Ул безне тудырган, тәрбияләп устергән, белем алырга момкинлек биргән кеше. Мин тормышымны әниемнән башка бер генә мизгелгә дә куз алдына китерә алмыйм. Әнием минем өчен - бердән-бер сөекле кеше. Әни булмаса мин дә булмас идем. Мин аны гаҗәеп дәрәҗәдәге яхшылыгы , шәфкатлеге өчен яратам. Эштән арып кайтса да, ул безне бер дә читкә какмый.

Әни, синен кузләрен шундый мөлаем, һәм ягымлы. Ә сүзләрен шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә, җитмәс төсле. ..

Хөрматле Валентина Васильевна,Рамзия Равкатовна,Раузия Гайфутдиновна,Фарзия Гайфутдиновна,Голфинур Гафиятовна! Сезне котлап Альбина Сулеймановна жырлый.

Альбина Сулеймановна Кадерле әнием, сине чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе телим.

Иң-иң әйбәт балаң булып,

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышынычын

Аңласам ярар иде.

Җыр "Әнием"

Ләйсән Кара әле , барлык кызлар да тизрәк үсеп, кияүгә чыгарга хыялланалар дип ишеттем.

Фирүзә әлбәттә шулай, кем генә бүләкләр, чәчәкләр, конфетлар алырга теләмәс илән?

Ләйсән ә син кияүгә чыккач һәм әни булгач, бизәнеп, конфет ашап һәм бүләкләр алып кына утырырмын дип уйлыйсың мы?

Фирүзә башкача да булырга мөмкинмени?

Алып баручы Статаистикага күз салыйк әле... уртача алганда, әниләр авыру балаларны янында 3 меңнән артык йокысыз төн үткәрәләр, әниләр, пешекче һөнәренә ия булмасалар да, уз гомерләрендә 500 төрле ризык әзерлиләр, әниләр тау хәтле кер юалар. Аларның гомер буе юган керләрен юып барсаң, Элҗбрус тавы биеклеге булыр иде, әниләр тарафыннан үтүкләгән сөлгеләрне җыйсаң, җыр шарын уратып алырга җитәр иде. Әниләр балалары өчен борчылып купме куз яшләре түгә.

Алып баручы. Ә хәзер алдагы хатыбызны тынларга радио алдына Пшалым авылында 5 бала тәрбияләп устерүче Зиятдинова Фанияне чакырып калабыз.

Әнием матурым! Син дөньяда иң әйбәт әни. Безне үстергәндә син купме йокысыз төннәреңне,купме көчеңне,купме сабырлыгыңны бирдең. Без балаларың сине бик яратабыз, сиңа тазалык, саулык, тыныч тормыш телибез.алдагы көнәреңдә синең йөзеңә кызыллык китермәбез, дип юллаган узеннең хатын кызы Ландыш. Ландыш әнисенә узе чыгарган шигырне багышлый.Бу шигырь шулай ук Лайсана Галеевна ,Альфия Зиннуровна,Гулира Шамиловна,Ризида Рафиковна,Гульзада Саматовнага да бездән бәйрам котлавы булып яңгырасын.


Ландыш шигырь укый


А хәзер реклама. "Көзге киемнәр"

Алып баручы Әйе шул... әни булу зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый икән шул. Ә әниләрнең бәхете нидә соң...

Ф Яруллин "Аналар бәхете нидә?"

Аналар бәхете нәрсәдә?-

Табыннар муллыктамы,

Торган, яшәгән йортыңның

Нигезе ныклыктамы?

Аналар бәхете нәрсәдә?-

Гаилә татулыктамы,

Сандугачларга җыр биргән

Таңнар матурлыктамы?

Аналар бәхете нәрсәдә?-

Илләр иминлектәме,

Балалар көлүендәме,

Күкләр биеклектәме?

Аналар бәхете нәрсәдә?-

Дөнья ямьлелектәме,

Баладан балага күчкән

Гомере мәңгелектәме?

Аналар бәхете нәрсәдә?



Сценка 3 ана.

Алып баручы Турыдан - туры эфирда "Әллүки" радиосы үзенең эшен дәвам итә. Бергәләп "Әллүки" радиосына килгән бер хатка куз салыйк. Аны безгә Арча урман хужалыгы бистәсенда яшәуче , арча агро һөнәр көллияте укучысы Сибгатуллина Ландыш язып җибәргән.

"Исәнмесез, хөрмәтле "Әллүки" радиосы.Сезгә бу хатны арча агро һөнәр коллияте укучысы яза. Беренчедән мин "әллүки" радиосында эшләүче барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйм. Эшегездә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим.

Әнием,әнкәем! Газиз әнкәм! Синнән дә кадерлерәк,якынрак кем бар соң дөньяда! Тагын бер күзләреңә карап, кат-кат, кабатлар идем мин бу сүзләрне. Күкрәк сөтен имезеп,көнен-төнгә ялгап,күз карасыдай үстердең син 12 балаңны.

Әниемнең "балам " дип эндәшүләре генә ни тора иде! Кызганычка каршы ,явыз үлем, безне ятим калдырып, сине бездән тартып алды.

Хөрмәтле радио хезмәткәрләре!Әниләр көне уңаеннан Мунира апа башкаруында

җыр тапшырсагыз мин бик рәхмәтле булыр идем.Бу җыр әнием һам әтием рухына дога булып ирешсә иде.Бүген безнең арада утырган кунагыбыз Фәрида Музиповна үз балалары өстенә 5 баланы тәрбиягә алган кеше. Хөрмөтле Фаридә ханым! Үзегез яшь кенә булсагыз да,сез бик зур батырлык күрсәттегез. Бик зур рәхмәт сезгә! Хәзерге заманда кирәк булган сабырлык ташламасын сезне!Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр төсле..чын күңелдән сезгә кайгысыз- хәсрәтсез тыныч тормыш телибез.

Абдуллина Мөнирә җыр.

Алып баручы Статистикага куз салыйк. Чит кеше баласын узеннекедәй якын куреп тәрбияләү һәркемнең дә кулыннан килмий. Аларга чын ана назын буләк итү - зур һәм изге эш ул. Арча районы буенча саннарга куз салганда 44 бала туганнары тарафыннан опекага, ә 42 бала балалыкка алынган. Бу аналарны Аллаһыбыз зурласын, изгелекләрен җавапсыз калдырмасын иде дигән теләктә калабыз.

Ахатова Алфира.

Ана күңеле мәңге күләгәсез

Ана күңеле мәңге бозланмый.

Кирәк икән, ул баласы өчен

Яшьлеген дә, саулыгын да

Гомерен дә хәтта кызганмый.

Әниләргә Алла ярдәм бирсен

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әниләргә сүнмәс йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык

Алып баручы Хатын-кыз- бөек зат,ул күркәм,гүзәл,уңган-булган,тырыш, оста,җитез,түземле.Хатын-кыз ул-ана,тормыш бизәге,аның чәчәге булган иң гүзәл зат.Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле,нәфис,хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы,иң четерекле вазифаны - бала тәрбияләүне йөкләгән.

Алып баручы Хатын-кыз - иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.Еллар аңа тирән эзләрен салган, карашына моңсулык иңдергән.Тормыш берәүне дә аермый: ачысын да, төчесен дә мулдан өләшә, һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән бит.Булдыра алган кадәр аналарны кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик.Кайчак бер җылы сүз дәҗитә бит талчыккан күңелләргә, җылы сүз - җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул.

Алдагы җырыбыз Фирдания Фахрисламовна,Сания Вагизовна,Люөия Габдулхаевна,Нурдиля Анасовна,сезга бабаларыгыздан бәйрәм котлаулары булып ирешсен.

"Озак яшә әнкәй шатлык белән " җыр

Шакирова Раиля

И, хатын - кыз!

Әгәр син булмасаң, сүнәр иде дөнья,

Булмас иде җирдә тереклек

Сездә яши сүрелмәслек хисләр,

Йөзегездә шәфкать нурлары

Сезнең җырлар аша күчә безгә

Туган халкыбызның моңнары

Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз

Тормыш юлларыбыз күгендә

Иң кадерле бер кешебез булып

Сакланырсыз күңел турендә

Алып баручы Безнең әниләр тарафыннан "Оста куллар" кургәзмәсе оештырылды. Һәр бер әни үзенең осталыгын, уңган булганлыгын алып килгән ризыклар, әйберләр ярдәмендә презентация ясар.

Алып баручы 103, 9 фм ешлыкларында сөйләуче «әллүки » радиосы эшен дәвам итә. Яңгыраган жырлар сезгә уңай эмоция, куңел корлеге, кәеф күтәренкелеге генә бирсен! Алдагы хатыбызны укып китәбез. Аны безгә шулай ук арча агро һөнәр көллияте укучысы язып җибәргән.

"...Исәнмесез, хөрмәтле "Әллүки" радиосы.Сезгә бу хатны Кукмара шәхәрендә яшәүче Файзрахманов Рәлиф яза. Мин, сезнең радио аша, Кукмарада яшәүче дәү әниемне әниләр бәйрәме белән котларга телим. Аның исеме - Гульфия апа. Әбиемнең яшьлеге авыр чорга туры килсә дә, башлангыч белемне алу бәхетенә ирешә. Тормышка чыгып, бабай белән 2 бала үстерәләр. Әнием бу дөньядан киткәч, дәү әнием мине 2 яшьтән һәм 9 көннек энемне карап үстерде.

Яраткан Дәү әнием! Сине чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе телим.

Алып баручы. Кадерле Дәү әниләребез, буыннар чылбыры бервакытта да өзелмәсен! Картаймыйча,безгә ярдәм итеп яшәгез,ә урыннарыгыз һәрчак өйнең түрендә булсын.

Ак әбиләр бер елмайса

Үсә куңел офыклары

Яннарында уйнап йөри

Орчык кадәр оныклары.

Алар кичен сабыйларга

Мөнәҗәтләр көйли-көйли

Пәйгамбәрләр тарихыннан

Гыйбрәтле бер кыйсса сөйли

Мич янында тып-тын гына

Тыңлап тора киленнәре.

Шулдыр үзе өйгә иман,

Татулыкның иңүләре.

Ходайның һәр бирмеш көнен

Дога кылып сәламлиләр.

Ил шатлыгы, ил аклыгы-

Ак яулыклы ак әбиләр.

Алып баручы Ана! Бу сүз һәр телдә дә матур яңгырый.Иң йомшак куллар - Әниләр кулы. Барысын да алдан сизеп торучы кешеләр дә - әниләр. Кешегә ничә генә яшь булса да , аңа һаман әни кирәк...

Хөрмәтле Гүзалия Салиховна,Язилә Адгамовна ,Разилә Маславиевна,Танзиля Маславиевна,Элҗмира Нургалиевна !Бу номерыбыз сезгә балаларыгызның байрәм котлавы булсын.

Бию "кәтук тути".

Алып баручы Ә хәзер безгә кунакка килган әниләр б/н азрак сөйлөшеп алыйк.

___Хөрмәтле Раузия ханым! Менә сез үзегезнең балаларны гына түгел бакчада тагын бала тәрбиялисез.Раузия ханым көне буе балалар б/н эшләү арытмыймы?

Рәхмәт җавабыгыз өчен .

____Фирдания ханым! Сезгә бер сорау бирергә ярармы икән? Сезнең улыгыз Ильфатка 18 яшь тулды,бәлки сез солдат әнисе булырсыз,Сез моны ничек кабул итәсез?

____ Рәхмәт.

Гөлнара ханым! Сезгә малаегызның Арча агро һөнәр коллиятендә укуы ошыймы? Аның нәрсәләр белән мактанганы бар.

____ Рәхмәт.

Хөрмәтле Рәзилә ханым! Сез узегез дә пешекче һөнәренә укыган кеше. Сез кызыгызның бу һөнәр сайлавына ничек карадыгыз? Яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез.

_____ Рәхмәт

Алып баручы ..... Интернеттан кызык мәглумат..... Баланың әнисенә бәйлелеген Ходай дөньяны яратканда ук булдырган диләр. Тормышыбыз әниләргә шулкадәр нык бәйләнгән безнең. Ана мәхәббәте - дөньядагы иң көчле, мәңге сүрелмәс хис бит ул. Бала мәхәббәте дә шундый ук нык хисме икән соң? "Әллүки радиосы" тарафыннан "Әниемнең җылы куллары " исемле иншалар бәйгесе уткәрелде. Кайбер өзекләр белән сезне дә таныштырып китәбез.

"...Ләкин еш кына без әниләребезнең сузләренә колак салмыйбыз, узебезнеке иң дөрес кебек тоела . Тик соңыннан укенергә туры килә. Мин әниемнең сузен тыңларга тырышам. Әниләр һәрвакыт дөрес әйтәләр шул.

Бәхетле бала гына

"Әни" диеп әйтә ала.

Аңлагансыз дыр инде

Мин-бик бәхетле бала...."

Саетгараева Зилә.

"...Яхшы укуыбыз, матур яшәвебез, игелекле эшләребез белән әниләрне сөендерик, аларны хөрмәт итик, кадерләрен белик, чөнки җәннәт- әниләрнең аяк астында бит. Уз анасын хөрмәт иткән кеше генә киләчәктә бәхетле була ала..."

Сафина Лилия

"... И әни....Без дә узең кебек. Ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән генә әйтә алмыйбыз. Тәнең, җаның өшегәндә һәрвакыт яныңда да булмыйбыз...Әмма куңелдән нурлы йөзеңнең сурәте җуелмый..."

Камалетдинов Искәнләр

"... Узең ата-ана булмый торып ата-ана хәлен аәламыйсың шул. Әниләребез безне уз яннарында гвна тотар иде дә, без алар янында гына тормыйбыз, каядыр ашкынабыз. Читкә китәбез дә.. әниләребезне курергә зарыгып яшибез...Бер тамчы игтибарыбыз, бер шалтыратуыбыз йөз меңлек бүләктән дә кадерлерәк..."

Гараева Гузәл

"... Әнием! Син минем өчен зур кеше., һәркемгә дә урнәк булырдай ана. Мин сиҗа бары тик сәламәтлек, сабырлык, тыныч көннәр телим. ... "

Хайруллина Ләйсән.

"Әниләрне ташлап китмәгез" Габидә Хөйретдинова сүзләре. Кашапова Зилә

Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,

Әниләрне ташлап китмәгез.

Ташлап китеп, картлык көннәрендә

Сез аларны ятим итмәгез.

Әниләрнең бөтен мәхәббәте,

Бөтен мәрхәмәте балада.

Аналарга дигән җан җылысы

Адашып йөрмәсен далада.

Безнең өчен күргән кайгылардан,

Әниләребез яшен түкмәсен.

Әниләрнең түккән күз яшьләре

Каргыш булып безгә төшмәсен.


Җыр

Алып баручы Без тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз сезне, кадерле әниләребез! Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган Сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек!

Гомер юлларыгыз озын булсын ,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен .

Алып баручы Кадерле әбиләр, әниләр, апалар, сеңеләр, укытучылар, укучылар! Хәзергә "Әллүки" радиосы сезнең белән хушлаша. Сезнең барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе, эшегездә уңышлар, чиксез шатлык-куа-нычлар телибез. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты бусын!Сау булыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр.

Ә хәзер бәйрәмебезне табын артында дәвам итәрбез.



Озак яшә, әнкәй... исемле Әниләр көненә багышланган әдәби кичә



Озак яшә, әнкәй... исемле Әниләр көненә багышланган әдәби кичә




Озак яшә, әнкәй... исемле Әниләр көненә багышланган әдәби кичә

Озак яшә, әнкәй... исемле Әниләр көненә багышланган әдәби кичә






© 2010-2022