- Преподавателю
- Воспитательная работа
- Отчет о проведении Международной недели татарского языка
Отчет о проведении Международной недели татарского языка
Раздел | Воспитательная работа |
Класс | 8 класс |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Хаттапова Ф.С. |
Дата | 01.02.2016 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
15 февраль көнне Халыкара туган тел атналыгын ачу булды. "Туган тел - иң татлы тел" дигән тел кичәсе үтте. 5 сыйныф укучылары телебезнең матурлыгын, кирәклеген, гүзәллеген аңлаттылар. 9 сыйныф укучысы Хәбибуллина Асия тел турында риваять сөйләп үтте.
15 - 16 февраль көнне мәктәбебездә "Туган телем - татар теле" Халыкара туган тел атналыгы кысаларында Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләнде, тууына 110 ел уңаеннан "Хәтер маршы - 2016"да катнашу буенча әдәби кичә үтте. Анда башлангыч һәм урта сыйныф укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, укыдылар. Тоткынлыктагы тормышы, иҗаты турында таныштылар.
17 февраль көнне 5 - 8 класс укучылары арасында "Тамчы интеллектуаль уен - бәйге" үткәрелде. Татарстан елгалары, файдалы үсемлекләрен атауга бәйле сораулар, төрле мәкальләрне әйтеп бирүдә ярыштылар. Халирахманова Гүзәл, Гайфуллина Хәбибә, Кадыров Айнур, Гыймадиева Гөлкәй - иң актив катнашучылар булдылар.
22 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары Бакый ага Урманченың туган көнендә авылдагы рәссамның музеена керделәр. Рәссамның иҗаты белән танышуны дәвам иттеләр, үзләре дә рәсемнәр ясадылар.
Атна ахырында Татар теле һәм әдәбияты атналыгына йомгак ясалды , актив укучылар билгеләнде.