Внеклассная работа Ягез әле, кызлар! (1-9 класс)

Раздел Воспитательная работа
Класс 9 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ягез әле, кызлар!

Төзеде: Яңа Чишмә районы Акбүре төп мәктәбе,

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Харисова Гүзәл Ильяс кызы

(Җиңел музыка астында алып баручы чыга).

1 а.б.Язлар җитте исә бар табигать

Кояш нурларына күмелә

Яфраклардан таңда чыклар тама,

Сиреньнәрдән хуш ис сибелә.

1а.б. Көннең яктылыгы - кояшта,күкнең матурлыгы - йолдызларда, җирнең гүзәллеге - кызларда. 8 март хатын - кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме - Халыкара хатын - кызлар көне белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер,елмаеп балкыган кояш матурлыгы,укуыгызда зурдан - зур уңышлар телибез.

2а. б. Бәйрәм белән, хөрмәтле кызларыбыз! Ә хәзер бәйрәмебезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Бәйрәмебезнең исеме дә "Ягез әле, кызлар!" дип атала. Бүгенге бәйгедә Акбүре төп мәктәбе кызларыннан төзелгән 2 команда көч сынашачак. Командаларның кайсы көчлерәк,кайсы җитезрәк икәнлеген билгеләү өчен безгә жюри составы кирәк була. (жюри сайлау) Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып, кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк. (Музыка астында сәхнәгә кызлар чыгалар. Аларның күкрәкләренә номерлар беркетелгән.) Рәхим итегез!

1. "Таныш булыйк".

А.б. Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз. Ул «Таныш булыйк!» дип атала. Бер - берсен сәламләү өчен сүзне үзләренә бирик. Рәхим итегез!(эмблема, исем, девиз, җыр)(Командалар чыгыш ясый) 4 балл

- Командалар бик матур чыгыш ясадылар, рәхмәт сезгә!

2. "Тәлинкәдә нәрсә?" конкурсы. Командалардан 1әр кыз чакырыла. Күзен бәйләгән килеш ул тәлинкәләргә салынган он, шикәр комы, дөге, карабодай, тары, тозны кул белән генә капшап нәрсә икәнен белергә тиеш. 6 балл

3. Конкурс "Интеллектуаллар" Командаларга 3 әр сорау бирелә. Бер дөрес җавап өчен 3 балл.

1. Сакалы бар, акылы юк, ул нәрсә? (Кәҗә)

2. Үзе суфый, үзе урлаша. Әле тотсаң тырнаша. (Песи)

3. Кош тугел койрыклы. (Балык)

4. Мамык юрган, кат-кат сырган. Үзе бик суык. ( Кар)

5. Җәй буе ял итәләр, кышын тәпиләп китәләр ( Чаңгы)

6. Җәеп тотсаң, табактай,

Җыеп тотсаң, таяктай (зонт)

Ә хәзер музыкаль пауза, сәхнәгә 2,4 нче сыйныфлар чакырыла__________________

4. Конкурс "Кем чибәррәк?"

Җир йөзендә үз-үзенә бәя бирә белүче кешеләргә яшәргә җиңелрәк икән. Психологлар фикеренчә, үз-үзенә дөрес бәя бирә алган кешеләр бәхетле була алалар. Командадан берәр кеше чакырыла. Һәр гүзәл зат үзенең иң-иң булуын расларга тиеш. Ул көзгегә карап жюрига һәм тамашачыларга үзенең нинди булуын сөйләп бирә. Конкурсның төп шарты 2 минут эчендә кызлар безне һәм үзләренең иң яхшы булуларына ышандырырга тиешләр. Ләкин көләргә һәм бер үк сүзләрне кабатлау тыела. Жюри кайсы кызның иң яхшы чыгыш ясавын бәяли.

5. "Аңла мине" уены. Командаларның капитаннары килеп кәгазь битенә язылган эшне жестлар ярдәмендә командадагы икенче иптәшенә, аннан ул өченчесенә аңлатырга тиеш. Иң соңгы кыз ни хакында сүз барганын әйтеп бирә. Команданың башка членнары бу арада башка бүлмәдә торалар. Аларны чакырып кертәләр. Шул рәвешле бер команда "Пилмән ясау", икенче команда " Токмач җәю"не башкаларга аңлата.

6. Хәзерге чорда көн кадагы булып сәламәтлек темасы тора. Шуннан чыгып, кызларыбызга сәламәтлек белән бәйле булган мәкальләр, әйтемнәр әйтергә. Кем күпме әйтә ала? Берберегезнең әйткәннәрен икенчегез кабатламасын. Очколар саны 5 балл белән бәяләнә. Иң күп әйткән командага биш балл куела. Сәламәтлек, саулык.

1. Байлык бер айлык, саулык - гомерлек.

2. Байлыкның башы - тазалык.

3. Баш сау булса, башка бүрек табылыр.

4. Баш сау булмаса, мал күзгә күренми.

5. Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.

6. Дөньяда иң кечкенә бәхет - байлык, иң зур бәхет - саулык.

7. Пакълек сөйгән сау булыр.

8. Саф һава - тәнгә дәва.

9. Сәламәтләк - җәүһәр, ләкин тиз югала.

10. Таза булсаң, таш та ярып була.

11. Саулыкны сатып алып булмый.

12. Авыруга алтын кровать та ярдәм итә алмый.

13. Чирне дәвалап була, куркуны - беркайчан да.

14. Бер нәрсәң булмаса да, ике нәрсәнең кадерен беләләр: яшьлекне һәм саулыкны.

15. Дөреслекне табибтан һәм адвокаттан яшерлә.

16. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

А.б. Кызлар шигырь тыңлый,

Шигъриятне

Яратырлар икән шул хәтле.

Яратырлар алар Есенинны,

Яратырлар алар Зөлфәтне.

Онытылып шигырь тыңлаганда

Хисләр белән тула җаннары,

Бер үзләре генә белә кызлар

Йөрәкләре ничек янганын.

Бәйгебезнең бу өлеше шигырь юллары белән бәйле. Мин сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигырь юлларын укырмын. Сез алаларның исемен, авторын әйтерсез. (2 балл)

1. Әйдәле, маэмай, өйрән син...

Арт аягың берлә тор

Аума, аума, туп - туры тор

Төз утыр, яхшы утыр.

(Г. Тукай, "Кызыклы шәкерт").

2. Җырларым, сез, шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз;

Күпме булса сездә көч һәм ялкын

Шулкадәрле җирдә хаккыгыз.

(М. Җәлил. "Җырларым").

3. Иртәңге таң нурыннан

Уянды ромашкалар;

Елмаеп хәл сорашып,

Күзгә күз караштылар.

(М. Җәлил. "Ромашкалар").

4. Нәкъ Казан артында бардыр

бер авыл - Кырлай, диләр.

Җырлаганда көй өчен тавыклары

Җырлай, диләр.

(Г. Тукай).

Командалар әзерләнгән вакытта концерт номеры 5,6 сыйныфлар____________

8. "Бәрәңге җыю" конкурсы. Һәр командадан бер кыз чакырыла. Мөмкин кадәр тиз арада бәйләнгән күз белән бәрәңгене җыеп бетерәсе.

9. "Эстафета". Кулда себерке, башта китап, уң кулда тәлинкә. Билгеләнгән җирдән әйләнеп киләсе.

10. "Осталык" конкурсы.

А.б. Татар халкы борын - борыннан бик кунакчыл. Ул кунакларны еш җыю белән бергә, үзе дә кунакка йөрешә, аның табыны мул, ризыклары да күп төрле була. Хәзер кызларыбыз кунак өстәле хәзерләү осталыгын күрсәтерләр.

Бирем:

1) Салфетка әзерләү.

2) Пешкән йомыркадан "ромашка".

(Әйләнә буенча юка гына итеп йомырканың агын кисәргә һәм чәчәк ясау өчен кулланырга. Уртасына сарысын куярга.)

3) Лимон белән салатны ничек бизәргә.(Лимонны түгәрәк итеп кисәргә һәм түгәрәкнең очларын төрле якка боралар.)

Кызлар жюрига поднос белән эшләрен алып баралар.

Әйдәгез, сүзне жюрига бирик. Кызларыбызның кайсысы уңганнардан да уңганрак икән? (3балл)

Кызларыбызны котларга сәхнәгә 7 сыйныфларны чакырабыз____________Рәхмәт!

11. "Кара-каршы" конкурсы. Командалар җыр буенча көч сынаша. Беренче команда башлый, ә икенче команда соңгы хәреф нинди була шуннан җыр башларга тиеш.

12. "Сүз төзү". "Карлыган" сүзеннән кем күбрәк сүз төзи ала 2 минут эчендә.

13. "Бию" конкурсы. Кәгазьдә язылган бию төрен команда белән биисе.

Кичәбез бик күңелле узды. Кызларыбыз уңганнар да, тапкырлар да, тырышлар да икән. Алар арасыннан җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмас, дип уйлыйм. Сезне тагын бер тапкыр яз бәйрәме - Халыкара хатын- кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хәзер жюри конкурсларга йомгак ясый тора, ә без җыр тыңлап үтәбез.

8,9 нчы сыйныф егетләре (Динә Шайдуллина) _________________________________

Жюри… Җиңүчеләргә бүләк тапшырыла.

А.б. Күзләреңнең каралыгын

Шомыртлардан алдың мәллә?

Су буенда гына , үскән

Зифа талдай синең гәүдәң.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар кызы

Кем бар тагын синдәй бүтән? - дип язган бит шагыйрь дә безнең кызлар турында.

А.б. Кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез.

Шушының белән "Ягез әле , кызлар!"бәйгесе 1 өлеше тәмам, 2 өлеше бергәләп чәй эчү.

© 2010-2022