Сценарий к мероприятию Международный день родного языка

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

"Мамадыш шәһәре өченче номерлы гомуми урта белем мәктәбе"





21 нче февраль -
Халыкара Туган тел көне



Туган телләр була бер генә,

туган телнең кадерен бел генә!






Эшне башкарды

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мөбарәкшина Ләйсән Зәбир кызы



2015


Максат. Укучыларда туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Туган телнең сафлыгын, матурлыгын, дөнья телләре арасында тоткан урынын билгеләү.

Алып баручы:

Хәерле көн телим Таңнар саен,

Аяз кукләр телим жиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә,

Һәм иминлек телим илемә.

Матур сүзне матур сүзгә

Сөйлибез, бәйләп кенә.

Әйләнсен һәрбер көнебез

Туган тел бәйрәменә!

Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, кадерле тамашачылар! Без бүген туган җиребезгә, туган телебезгә багышланган әдәби кичәгә җыелдык. Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр - биюләр, шигырьләр аша белдерәбез. Туган телне ничек яратуыбызны да дәлилләрбез.

Ведущий: Ежегодно с 2000 года 21 февраля отмечается международный день родного языка. Этот праздник ещё очень молодой. Ему всего лишь 13 лет. Мы считаем, что этот праздник очень важный и нужный. У каждого народа есть свои особенности, традиции, культура и язык. Всё это отличает каждый народ друг от друга. Именно это заставляет людей гордиться принадлежностью к тому или иному народу. Ав языке передаются все особенности образа жизни народа. Поэтому многие из них, даже малые, стараются всеми средствами и силами сберечь свой язык, свою гордость, отдавая дань предкам и своей уникальности.

Энҗе Мөэминованың "Туган илем" җыры башкарыла

Алып баручы: 21нче февраль - Халыкара туган тел көне. Безнең мәктәптә 7 төрле милләт баласы белем ала. Аларның һәрберсенең туган теле үзенә газиз. Ата - ана теле барлык милләт кешеләре өчен дә җанга бик якын тел. Ә хәзер алар сезгә үзләренең туган телләрендә шигырьләр сөйләрләр.

Ведущий: В России русский язык является языком межнационального общения. Но есть ещё и язык международного общения - английский. В любой стране мира изучают и знают английский язык, куда бы вы не поехали в путешествие, английский язык ваш главный помощник.

Ведущий на английском языке:

- А сейчас послушайте песню на английском языке ..............

Алып баручы: Безнең туган телебез - татар теле. Күп гасырлык тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, камилләшкән, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын "тишеп чыгып", бөтен дөньяга яңгыраган, утларга - суларга "салсалар" да, "ассалар - киссәләр" дә исән калган, сынмаган - сыгылмаган, баш имәгән горур тел!

И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.

Татар халык биюе

Ведущий: Горького зоркость, бескрайность Толстого,

Пушкинской лирики чистый родник,

Блещет зеркальностью русское слово -

Выучи русский язык!

Он твой наставник великий, могучий,

Он переводчик, он проводник.

Если штурмуешь познания кручи-

Выучи русский язык!

Стихотворение "Могущий русский язык"

Алып баручы: Халык авыз иҗаты аша без телебезнең байлыгын, матурлыгын күрәбез, туган телебезне яратабыз, зурлыйбыз, аңа сокланабыз.

Ведущий: У каждого из народов нашего края есть замечательные танцы, они связаны с его культурой и бытом. Танцы - воплощение души народа, его национальных традиций.

Рус халык бию...

Алып баручы: : Заман миңа югарыга мен дип,

Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе - татар теле,

Икенчесе - бөек рус теле.

Ведущий: Два крыла вручила мне природа,

На них парю я каждый час и миг.

Одно - язык татарского народа,

Второе - русский пламенный язык.

Татар һәм рус телләрендә җырлар башкарыла.

Алып баручы: Туган тел - Туган җир кебек кадерле һәм газиз. Чөнки ул кеше күңелендә иң күркем сыйфатлар тәрбияләүнең күәтле чарасы. Ул әби - бабай, әткәй - әнкәй теле; дөньяга күзең ачылырга, әйләнә - тирәне танып белергә, мөңлы көйләребезне аңларга ярдәм итә торган тел. Үз телеңне белмәү, ана телендә аралаша алмау кимчелек кенә түгел, зур югалту.

Ведущий: С рождения ребенок слышит звуки родного языка. Мать поет колыбельные, бабушка рассказывает сказки. В каждом языке есть свои пословицы и поговорки.

Алып баручы: Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Без мәкальләрнең башын, ә сез ахырын әйтеп бетерерсез.

Иң татлы тел - (туган тел, анам сөйләп торган тел.)

Теле барның (юлы бар.)

Телләр белгән - ( илләр белгән.)

Что написано пером- (не вырубишь топором.)

Слово не воробей: (вылетит- не поймаешь.)

Живое слово (дороже мёртвой буквы).

Алып баручы: Телләр белү милләтара дуслыкны ныгытырга да ярдәм итә. Шуңа күрә балаларга дустыңның туган телен дә, аларның мәдәниятен дә үз туган телеңне, мәдәниятеңне яраткан кебек якын итәргә, хөрмәт итә белергә кирәк.

Вед: Признание и уважение всех языков является ключом к сохранению мира. Каждый язык самобытен. Он имеет собственные выражения, которые отражают менталитет и обычаи народа. Подобно нашему имени мы обретаем родной язык от нашей матери в детстве. Он формирует наше сознание, пропитывает заложенной в нем культурой.

Наҗар Нәҗминең "Татар теле"шигыре сөйләнә

Ведущий: Мы завершаем наш вечер, посвященный Международному дню родного языка.

Пусть люди празднуют года, века

Международный день родного языка

Цените же язык чудесный свой!

Родную речь любите, уважайте,

И никогда её не засоряйте.

Алып баручы: Инде бәйрәмебез тәмамланып килә. Бәйрәмебезне йомгаклаганда, сезнең басуыгызны һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән кичәбезне тәмамлавыгызны сорыйбыз.

Туган тел җыры ..................

Ведущий: Безнең Халыкара туган тел көненә багышланган кичәбез тәмам. Үз туган телебезне, илебезне яратып яшик! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

© 2010-2022