Сценарий внеклассного мероприятия Ягез әле, кызлар!

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Алып баручы 1. Язлар җитте, исә бар табигать

Кояш нурларына күмелә

Яфраклардан таңда чыклар тама,

Сиреньнәрдән хуш ис сибелә.

Алып баручы 2. Кем сокланмас шушы гүзәллеккә!

Кем сөенмәс күреп яз ямен!

Иң зур бәхет - дуслык, тынычлыкта

Каршы алу язлар бәйрәмен!

Алып баручы 1. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, килгән кунаклар!

Алып баручы 2. Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җирнең гүзәллеге - хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!

Алып баручы 1. Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен сүзне _____________________________________________________________ бирәбез.

Алып баручы 2. Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган кызларга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә "Ягез әле, кызлар!" дип атала.

Әйдәгез хөрмәтле дуслар, кул чабып, кызларыбызны бирегә чакырыйк.

Музыка астында 5А, 5Б, 6, 7, 8, 9 класслардан 4 әр кыз үз өстәлләренә чыгып утыралар. Өстәл өстендә чәчәкләр белән ваза, һәм кызларның кул эшләреннән күргәзмәлелекләр куелган.

Алып баручы 1. Менә бу өстәл артында жюри әгъзалары утыра (жюри әгъзалары белән таныштыру)

Алып баручы 2. Биредәге кызларның иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә. Ә хәзер командалар белән танышу өчен кызларның үзләренә сүзне бирик.

Һәр класс үзенең командасы белән таныштыра. Таныштыруны оештыру классның үзеннән тора, вакыты чикләнмәгән.

Алып баручы 1.

Хатын-кызлар кулы нинди була?

Ай янамы, йолдыз калкамы -

Ул кулларда язын - чәчәк исе,

Җәен - икмәк, кышын - кар тәме.

Алып баручы 2. Алдагы конкурсыбызны башлыйбыз. Кичәдә катнашучыларга өйдә кул эшләре, җиләк-җимешләрдән карвинг эшләп килергә кушылган иде. Хәзер безнең кызларыбыз аларны жюрига тәкъдим итә.

Алып баручы 1. Кызларыбызны котлау өчен сүзне 9 класс егетләренә бирәбез. Концерт номерлары барган арада кызларыбыз "Язгы мода - 2016" бәйгесенә әзерләнә торалар.

Алып баручы 2.

Кем сокланмас шушы күзәллеккә!

Кем сөенмәс күреп яз ямен!

Иң зур бәхет-дуслык,тынычлыкта-

Каршы алу язлар бәйрәмен!

Алып баручы 1. Пучы авылы мәктәп укучыларының 2016 нчы елның язгы модасын тәкъдим итү өчен сүзне кызларыбызга бирәбез. Рәхим итегез!

Алып баручы 2. Кызларыбызны котлау өчен сүзне 8 класс егетләренә бирәбез. Котлау вакытында командаларыбыз Оста хуҗабикә бәйгесенә сәдәф тагу, бәрәңге чистарту өчен берешәр кеше, ә иң матур прическа ясау өчен 2 кешене сайлый тора.

Алып баручы 1.

Жир шарының ак бәхете өчен

Яратылган жәүһәр, алтын сез.

Кешелекнең иң зур зиннәте - сез,

Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз.

Алып баручы 2. Кызларыбыз арасында Оста хуҗабикә бәйгесен башлыйбыз.


Сәдәф тагучы кызларбыз биредә ярышачак, бәрәңге әрчүче кызларыбыз әлеге өстәл янына киләчәк, прическа ясаучылар уртада торучы урындыклар янына киләләр. Эшләрен тәмамлаган кызлар жюрига тапшыралар. Жюри әгъзалары җитезлеккә, эшнең үтәлешенә, прическаның катлаулыгына, матурлыгына игътибар итәләр.

Алып баручы 1. Кызларыбызны котлау өчен сүзне 7 класс егетләренә бирәбез. Кызларыбыз алдагы бәйге курчак төреп, бишек җыры көйләп йоклату өчен әзерләнә торалар.

Алып баручы 2.

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Алып баручы 1. Кызларыбыз белән курчак төреп, йоклату бәйгесен башлыйбыз. Кемнең бәбие дөрес итеп төрелер, матур бишек көйләрен тыңлап йоклар икән.

Алып баручы 2. Кызларыбызны котлау өчен сүз 6 класс егетләренә бирелә.

Алып баручы 1. Хәзер командаларның яз турында әзерләп алып килгән сынмашларын тыңлап үтәбез. Командалар башлый, тамашачылар ахырын дәвам итәләр. Кайсы команда җанатары сынамышны дөрес итеп дәвам итә, шул команда кызларына очко языла.

Алып баручы 2. Кызларыбызны котлау өчен сүзне 5Б классы егетләренә бирәбез.

Алып баручы 1. Безнең инде соңгы конкурсыбыз, командирлар ярышына якынлаштык. Һәр командадан командирлар чакырыла. Безнең кулдагы карточкаларны алып, шул хәрефкә башланган 10 татар кызы исемен әйтергә.

Алып баручы 2. Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада кызларыбызны котлау өчен сүзне 5А классы егетләренә бирәбез.

Алып баручы 1. Командаларны бирегә чакырабыз. Конкурсны йомгаклау өчен сүзне жюрига бирәбез.

Алып баручы 2. Хөрмәтле укытучы апалар, кадерле укучы кызлар, килгән кунаклар! Сезнең барыгызны да язның беренче бәйрәме-8март-Халыкара хатын- кызлар көне белән котлыйбыз!

Алып баручы 1. Язгы гөрләвек сезгә эшегездә, укуыгызда, тормышыгызда бәхет-куаныч, саулык -сәламәтлек, бәхетле, шатлыклы көннәр алып килсен!

Алып баручы 2. Язгы бөреләр белән күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын. Мөлаемнар, сизгерләр, уңган-булганнар, рәхимле - сөйкемлеләр дигән, ягымлы сүзләр күбрәк әйтелсен!

Алып баручы 1.

Эшләрегез уң булсын, якты хыяллар тормышка ашсын!

Илебез имин, күгебез аяз, тормышлар мул булсын!





















Татарстан Ремпубликасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе




8 нче мартка багышланган кичә




Сценарий внеклассного мероприятия Ягез әле, кызлар!




Сценарий внеклассного мероприятия Ягез әле, кызлар!





2016 ел


© 2010-2022